Tatar.com.ru

Обновлено:

Котб. Хосров и Ширин — часть 1

Котб. Хосров и Ширин

Котб. Хосров и Ширин — часть 1
Материал 2007 года

С тех пор правила могли измениться. Актуальный порядок — в разделе вопрос-ответ.

Котб. Хосров и Ширин

БЕРЕНЧЕ БАБ

АЛЛАНЫ ТӘГАЛӘНЕҢ
БЕРЛЕГЕ ТУРЫНДА

Илаһым, дип, шагыйрь, башла сүзеңне,
Нәкъ ул бар итте юклыктан үзеңне.

Олугъ Тәңре-галәмне ул яратты,
Бизәп җирне, күген җиргә каратты.

Таный барча халыклар берлегеңне,
Вә күп нәрсә дәлилли барлыгыңны.

Бөек Алла (аңар кайда вә кем тиң?)
Яратыр һәм йөретер бер хөкемдин.

Фәләк — күкне борып, йолдыз йөреткән,
Иген игеп яшәргә мәҗбүр иткән.

Ничаклы ул гыйлем-хикмәт яралткан,
Төн артыннан тагын көнне яңарткан.

Яралткан төн-көнен, йолдыз-аен да,
Сагыш, шатлык, хәтәр, өмет — барын да.

Бу дөньяда ни бар аннан да сафрак?!
Бар ул — бу ап-ачык бераз карансак.

Бөтен галәм хөкем алган аңардан,
Адәмнәргә бирә ул көч, һөнәр, дан.

Җете күзле галимнәргә терәк ул,
Вә чүлдәге Заһидләргә кирәк ул.

Табылмас, эзләмә — охшаш ише юк,
Фикер йөртеп, аны аңлар кеше юк.

Аның заты тәмам үзгә җисемнән,
Биегрәк ул кешенең аң-исеннән.

Аның затын белим дисәң, күңел, бел:
Хуҗа һәм бакчачы улдыр, ә син — гөл!

Үзеңне йөзгә бүл, гөл тик, гомердә,
Барыбер тәнгә саулык юк бу җирдә.

Сораулардан качып килдеңме монда?
Кире кач тиз — яна күрмә утында...

Аны эзләп уем гизде галәмдә,
Күңел-җан янды дөрләп, эзләгәндә.

Галим мин һәм белермен дигәнеңдә
Бу сер калыр — югалыр белгәнең дә.

Бу хәлдә хәтта Үздән* кул күтәрде,
Ахырда үз-үзен җирдән китәрде.

Аны белмәк кирәк түгел болай бик,
Ләкин безне күп эш хәйран кыла тик.

Шәме кемнең чәчәр якты нурын, күр,
Шуңа дәлил була, гүя: бар ул, бер!

Белем бирде үзен танып белергә,
Сизем бирде сизеп хәвефләнергә.

Күген төзде, уйлансын, дип, хәкимнәр,
Язып йолдыз белән саннар, рәкымьнәр*.

Кара туфрактан ул чәчкә яратмыш,
Вә бер тамчы судан шәхес түрәтмеш*.

Бәгыреннән сугарып җаныбызны,
Кабызды ул чырак-күз җаныбызны.

Югаласы бу дөнья, бер югалыр,
Югалмас зат бары тик ул гынадыр.

Иҗат серен аның белмәс кемең дә,
Ничек башлап, ничек бетергәнен дә.

Юмарт ул ярдәмендә барчабызга:
Биреп куйган һәр эшнең башламын да.

Анык кылган бу башламнарны чыннан,
Ьәр эшне башлагыз, дип нәкъ шушыннан.

Җиһанга алты күлмәк ул кидерде,
Вә сайлап җиргә дүрт гәүһәрне бирде.

Малын бирде берәүгә: «Бу бетерсен!»
Саран итте икенчесен: «Котырсын!»

Сарыф иткән беләлми: «Кем бирә мал?»
Җыючылар уйланмый: «Соң нигә мал?»

Ут аңламый нигә көйдергәнен һич,
Су аңламый нигә сүндергәнен һич.

Бөтен барны бар иткән ул — тиңе юк,
Бөтен фәрман аңардандыр — шигем юк.

Берәү бармы аның кәрваннарында

Ки, баш тарткан аның фәрманнарыннан?

Анадыр — җир, ләкин бер дайәсе юк,
Вә җил сипкән җөфарның бәясе юк.

Никадәр ул нәфис сәнгать иясе,
Никадәр зур куәт-кодрәт иясе!

ГАЛӘМ ХӘРӘКӘТЕ ТУРЫНДА

И дус, күрче галәм җисемнәрен бер:
Нигә кәгъбә икән алар өчен җир?

Җир аларның гыйбадәтханәсеме?
Йә юллары бу җир әйләнәсеме?

Урап җирне, ни максат күзли алар?
Бу сандыктан ни байлык эзли алар?

Ник әйләнеп, күчәрдә нык торалар?
Бере йөреп, бере ник тик торалар?1

Ничәмә мең чәчәк кебек ачык йөз,
Кәмәр* баглап табынмаклыкта сүзсез.

Моны күрсәм, уйлыйм, дус, мин калып таң:
«Буып зөннар, әгәр потка табынсам?»

Тиде хак дингә бу шөбһәм, вә мескен
Шагыйрьгә — Тәңредәндер — килде бер өн:

— Бу хикмәтләргә бакма син тышыннан,
Алар һич тә табынмас үз башыннан!

Алар җәзбә* кебек әйләнсә, күктән
Шуны эзли: «Йә, кем безне бар иткән?»

Җитәр сиңа, кулың булсын эшеңдә,
Йөренмә потханәләр ишегендә.

Син Ибраһим* кебек мыскылла потны,
Барып ул потханәгә, йотма утны.

Караш ташлап шуңа, бума билеңне,
Потын таптап, котылдыр син үзеңне.

Күренгән бу җисемнәр — җир вә күктә,
Болар тышлык — бөтен эш эчтәлектә.

Ачылыр — ерт кына — тылсымлы тышлык,
Күрерсең бер хәзинә — кыл тырышлык.

Табигатькә караш ташла, күңел куй,
Белек күзең җете булсынга нил* куй!

Бу күкләр — чуп-чуар нәкыш — уен бу,
Чишәм димә, чияле бер төен бу.

1 Планеталар «йөри», йолдызлар «тик тора».

Мавыксам да галәм сере белән мин.
Күренгән бу нәкыш нәрсә? — беләлмим.

Әгәр булсам болар серен алырлык,
Бу нәкышләр үзе аваз салырлык.

Бу гөмбәз нур чәчеп гел әйләнәдер,
Һәр әйләнгән саен бер үзгәрәдер.

Кануннар бар фәләк әйләнешендә,
Үзен әйләндерү күкнең көчендә.

Ъ.әр эштә бар сәбәп — йөртүче бер көч,
Вә күк әйләнсә — бардыр эчке боргыч.

Зырылдый, күр, чыгыр әби кулында,
Вә җир дә әйләнә — сәбәп ни монда?

Сүземдә юк мәкер — бак та, күрә бел:
Бу күкне нинди зат әйләндерәдер?

Гыйлем булмаса кул әйләндерәлмәс,
Тәнендә булмаса җан — тел сөйләмәс.

Фәләк әйләнгәнен күргән галимнәр
Шуңа багып, чыгарган күп кануннар.

Ләкин белдермәсе Тәңре, ни имгә
Хисап, астролябияләр галимгә?

Кирәксездер китап белән багулар;
«Галиммен»,— дип, олы чалма чалулар.

Ни нәкыштә чагылдырса үзен ул,
Шуңа корган фалын һәм йолдызын ул.

Берәү өчен он, арпа — иң кирәге,
Берәү ясый точ* аләт — фән терәге.

Ә дөнья әйләнә көн-төн, ял итми,
Вә точ һәм арпага игътибар итми.

Ике ошбу терәк төрләнде йөзгә:
Бу хакта тик берәү дә килми сүзгә.

Әгәр куйсаң җиһанга кодрәтеңне,
Фикерне һәм коралны — бар рәтеңне,

Кушып янә хыялыңны коралга —
Ни кылгансың, теләмәсә бер Алла?

Әгәр туфрак, җил, ут бергә кушылса,
Шулардай бер әкәмәт сын корылса,

Булыр идемени күкләргә фәрман?
Килеп чыгар идемени тере җан?

АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘНЕҢ
МАКТАУЛЫ СЫЙФАТЛАМАСЫ

Әвәләп Алла безне балчыгыннан:

«Миңа сез кол!»— дип әйткәннең соңыннан,

Яшәмәкне фарыз кылды эш эшләп,
Җәзалауны үзе, күр, алды йөкләп.

Без инде шул гаҗиз-көчсез буларак,
— Кабул итче гамәлләрне, дибез, хак!

Синең ярдәм итәр мөмкинлегең бар,
Зәгыйфь колны нахак еглатма аһ-зар.

Теләк тармаклана чиксез вә хәтсез,
Юмарт булсаң — булырбыз канәгатьсез.

Югыйсә соң бер уч туфрак ни кылсын?
Чамаңнан тыш дулап ни майтарырсың?

Бир ихтыяр — нәфестән ваз кичик без,
Иман-тәүфикъ белән булсын күңел төз.

Лаек булсак илаһи истәлеккә,
Чакырган ул, берәмләп, безне күккә.

Ә без коллык итик көч җиткәненчә,
Гамәл кылып көнебез чиклэренчә.

Разый булсаң әгәр без — туфрагыңнан,
Сиңа булмас зыян, безгә керер җан.

Әгәр башланса бу мизгел кыямәт,
Кичер, күрсәт, илаһи, син кәрамәт!

Тәнем — туфрак: бар иткәчтен үзең син,
Синең кодрәт бу җанга бирде җисмен.

Яраттың да тәнемне тамчы судин,
Бүләк иттең бу җанга хис вә уй, дин.

Бәдән бирдең вә күзгә инде бир нур,
Канәгатьлек хисен күңлемә иңдер.

Кыенлыкта сабырлык бир, фикер бир,
Җиңеллектә тынычлык бир, шөкер бир.

Гөнаһым хәттин ашты — мең оятлар,
Мине тәүбәм генә хөкмендә яклар.

Нәкыш күрсәм уйлыйм: син ул — бизәктер,
Хәреф күрсәм юрыйм: синдин теләктер.

Җүләрлек бәндәгә тагын бирелгән,
Калышмыйдыр миле һич тә тилеңнән.

Минем максат — сиңа хезмәт итүдер,
Адашсам — инде тугры юлга күндер.

Юнәлдем Кәгъбәгә бүген тотып юл,
Әгәр чүлдә югалсам — язмышым шул.

Күренми күзгә ни сафлык, ни пычрак,
Ризалыгың сөйгән ярдан кыйбатрак.

Йөгерекнең аягын сындырасың,
Очынганны канатсызландырасың.,.

Моны күргәч сорау борчый күңелне:
Ә миннән ул ризамы соң, түгелме?

Гөнаһлымын, ничек килсә — үлем бер,

Ни булса да кичер — бәндәң үземдер.

Игелегең белән колыңны кыл дус,
Эшемне төпчемә, и Тәңре, бул дус!

Теләкләрем минем азгын түгел һич,
Синең теләк гүя гәүһәр, минем — точ.

Дөрес юлның нурын күңлемдин алма,
Йәнә мине караңгылыкка салма.

Белемле ит һәр эштә дә үземне,
Күтәр йокы томанын, ач күземне.

Фикеремнән чыгарт исрек сусынны*,
Җегәрле ит, аек кылгыл һушымны.

Тәнемне ит тыныч һәм җанга кол кыл,
Исәнлекне тырышлыкка корал кыл!

Тәнем-җаным булып хезмәт юлында,
Мине калдырмагыл бәндә кулында.

Шулай тот син мине бу барлыгымда,
Ризалыгың басып торсын янымда.

Азаплама мине вак эш белән син.

Ни сөйлим соң сиңа? Барсын беләсең...

Күңелемнең ярасына дару бир,
Эшемдә гел акыллы башкару бир.

Эчем якты булып торсын нурыңнан,
Ераклатма рухымны хозурыңнан.

Күңелемнең ярасына дәва кыл,
Кыямәттә булышчым Мостафа* кыл.

РӘСҮЛ ГАЛӘЙҺИӘССӘЛАМНЕҢ ТАСВИРЛАМАСЫ

Мөхәммәд ул бер илче иде, хактин

Аңар фәрман бирелгән: «Ач,— дип, — ак дин».

Яратыл мыш буенча ул да туфрак,
Ни әйтсә дә, сүзе, ләкин, аның хак!

Аның йөзе күңелләргә чырактыр,
Сүзе — дингә кояш, өммәткә — сактыр.

Мөкатдәс юлда ул, чапкын атында
Нәбиләр кәрванының иң башында.

Карап үстерде диннең багларын ул,
Өзеп йөрде кяферлек бауларын ул.

Газиз ярдәмчесе ул өммәтемнең,
Афәрин, шундый җанга инде мең-мең!

Шәригать гөлләренең хуш исеннән,
Хакыйкать диңгезенең энҗесеннән,

Адәмнең туфрагыннан саф өлеш ул,
Бөтен дөнья күзендә шат көлеш ул.

Шәригатьчә бөтен дөньяны төзде,
Хаталарның төбен тамырдан өзде.

Аның дине бүтән диннәрне узды,
Хорафатны юк итте, изде, бозды.

Кулы чәчте рәхим-шәфкать мисалын,
Теле ачты күңелләрнең йозагын.

Аңа җиңү кылычын Тәңре сонды,
Кире җаннарга ул бик катгый орды.

Кяферне мыскыл итте могҗизасы,
Күңелләрне кояш итте мирасы.

Аны үз каршына Алла китергән,
Шәрәф, гыйззәт тунын шунда кидергән.

Шат ул шатлык күреп өммәт йөзендә,
Вә сәрви ул галәм багы түрендә.

Бу сәрви күккә бирсә нурлы төсне,
Тараткан чалмасы барча хуш исне.

Халыкка коллыгы — үз ихтыяры,
Дәвам итте эшен дүрт изге яры1.

Гарешкә булмыш аның башмагы таҗ —
Моны раслый халыкка серле мигъраҗ*!

1 Ягъни дүрт сәхабэсе — Әбүбәкер, Гомәр, Госман, Гали.

Чокырдан безне күккә ул күтәрде,
Фәрештәгә тиң итте керле тәнне.

Чирү җыйганда ул чын дусларыннан —
Гүяки Гайсаның чавышларыннан1

Качып йөрде, җир асты — гарда торды:
Аңарга үрмәкүчләр пәрдә корды.

Тешен тишкеч, иренен чут* итеп ул,
Таш астыннан бәреп чыкты, тишеп юл.

Тагын бәрде чүкеч һәм тишкечен дә,
Ләгыль-җәүһәр иде ул таш эчендә.

Ярылды таш, ярылды — чыкты җәүһәр,
Нурын күреп, йөгерде күп адәмнәр.

Күзен йомса, җаны Хакк каршысында,
Гамь, уй, мәгънә эчендә һәм тышында.

Тәмуглардан гөнаһлыны йолыр ул,
Кыямәттә аралаучы булыр ул.

Гаебем күп илаһка итагатьтә.
Рәсулулла! Ни эшлим бу халәттә?

Сорыйм мин дә йөзем оҗмах багыннан,
Сораганга ачуланмасмы Аллам?

Күтәреп кул, дога кыл — йол колыңны.
Таратырсың бөтен кайгы-моңымны.

Уң ит Котб эшен, кума тирәңнән,
Гафиллекләрне ал рух, җан вә тәннән.

Аның күңлен тынычлыкка этәр син,
Ни булса да авырлыкны китәр син!

Әгәр колга язык йөкләнсә таудай —
Йотылсын диңгезеңдәге атаудай.

Теләсә ул табар сәбәпкә сылтау,

Аңар мең ел догаң да — бер тузан, кау*.

РӘСҮЛ ГАЛӘЙЬИӘССӘЛАМНЕҢ
ДҮРТ ДУСТЫНА МАКТАУ

Рәсүлгә дус-сәфәрдәшләр дә булган,
Алар һәрчак хәерле эшне кылган.

Әбүбәкер беренче, тугрылыкта

Ярыр булган, ди ул, кылны кырыкка.

Икенчесе — Гомәр. Ул дин сагында
Торып, кырган кяфернең барчасын да.

Вә шайтанның да, аны күргәнендә,
Тыпырчыныр икән җаны тәнендә.

Өченчесе — тыйнак, инсафлы Госман,
Укымышлы, гыйлемле, тәкъва бер җан.

Илаһи сүзне иң башлап җыя ул,
Вә дингә юлны киң ачып куя ул1.

Гали дүртенчесе, гаскәрдә башчы,
Рәсүлгә яшьтән үк дус һәм киңәшче.

Хәсәнгә һәм Хөсәенгә ата ул2,

Вә Коръәндә «асылташ» дип атаулы.

Әгәр дә кем дә кем сөйсә бу дүртне —
Шуның белән дә яулар ул бәхетне.

Яратмаса әгәр дүрттән берен кем —
Тәмугтадыр аның урны — килер көн.

Илаһи, мин калам тугры боларга,
Кыямәт көндә ярдәм кыл миңарга.

Бу дүртәүдән калып бик күп яраннар*,
Фида кылды илаһка тән вә җаннар.

1 Гайсаның чавышлары —• апостоллар.

1 Госман хәлифә Коръәннең текстын төзеткән.

2 Хәсән һәм Хөсәен — хәзрәти Галинең Мөхәммәт пәйгамбәр кызы Фатыйма
тапкан угыллары. Алар изгеләр исәбендә.

Торыр иде карап бар да Рәсүлгә,
Аның һәрбер сүзен салып хәтергә.

Алар булды менә чыннан да өммәт!
Ләкин кайда хәзер шундыйны күрмәк!

Менә шулар тырышлыгы белән дин
Биләп алды җиде икълим* иңендин.

Илаһи, мин сөям ошбу токымны!
Харам кыл бу бахырга тәмугыңны.

Кем «Амин!» дип хәзер тибрәтсә телне,
Сәхабәләргә тиң дип бел шул ирне.

ШАҺЗАДӘ ТИНИБӘККӘ МАКТАУ

И таң җиле! Барып шаһка тиз үк син,
Бу дустыннан сәламнәр әйт тезеп син!

Җир үп, аңлат, бу бәйрәм шәп корылмыш,
һәм Өлкәргә* гүя кипрән* өрелмеш.

Аның йөзе белән бу дөнья нурлы,
Бу дин — дәүләткә ул яктырта юлны.

Улус*-илнең көче, солтан вә хандыр,

Җиһан халкы — тән, ул — шул тәнгә җандыр.

Ханыбыз ул — Тинибәк*, ул бәхетле,
Куандырадыр ул таҗ һәм тәхетне.

Җиде икълим эчендә бу заманда
Тиңең юк синең ошбу киң җиһанда.

Бүген ханлык эчендә чын хан ул — син!
Шуңа күрә җиһанның да җаны син!

Белек камчысының тот нык сабын син,
Менеп алгач бу дәүләт тул парын, син.

Каты тот тезгенеңне, атны чаптыр,
Бу дөнья мәйданында туп уйнаттыр.

Чирүеңне дөрес, тиешчә тездең,
Хыянәтчел ыругның башын өздең.

Хан икәнсең — риза-бәхил бөтен кол,
Кылыч белән салалдьщ таш үтә юл.

Теләк — Рөстәмнеке*, Зәххакныкы* — сын,
Ләкин бар ким җирең — артык намусың!

Әгәр таҗлы сораса: «Бир тагын таҗ?!»
Үзеңнекен бирерсең, дип: «Бу мохтаҗ».

Пичәт басып йөзек-мөһрең, бир әмер:
Хәраҗ* җыяр сиңа нәкъ Румгача җир.

Синең изге исемеңә офык тар,
Йөзеңне бер күрергә зар халыклар.

Илаһ сиңа үзе биргән бәхет бит!
Терелсә, җир үбәр алдында Мәхмүд*!

Ике дөнья бәхете тиң бирелгән,
Холык гүзәл вә күңел киң бирелгән.

Лаек холкың хәкимгә ил күзендә,
Вә мәгънә энҗесе бар һәр сүзеңдә.

Холык һәйбәт, фәһемлесең, гыйлемле,
Акыллы син һәм ипле, хуш күңелле.

Хакимлегең тоташ шәфкать, канун — нык,
Дога кылмыш сиңа халкым — зарым юк.

Әгәр Хөсрәү кубылса төрбәсеннән,
Алырлык ул сабак шаһлыкта синнән.

Каян Хөсрәүгә килсен бу җегәрлек?
Каян Шириндә булсын бу чибәрлек?

Вә мең Хөсрәү сиңа коллык итәрлек,
Ачык Ширин сиңа тиеш икәнлек.

Бүгенгенең Сөләйманы менә син!
Ярың да бит аның Бәлкыйсенә* тиң. Бу хәлеңне ганимәт тот — үтәр, бел!
Сине каплар дивар булмас — исәр җил!

Җиһанга юк ышаныч — син көнеңне
Күрерсең, күрсәтеп егетлегеңне.

Күгең хәйлә болытында — юанма,
Бүген хәлләр имин дип тә куанма1.

Ил аһ бүләк бирә тик эш эченнән,
Тырыш ныклап, көрәштә бар көчеңнән.

Шул ук вакыт шөкер кыл да йөзең сөрт:

«Йа Тәңре, мин — колың»,— диеп фикер йөрт!

Риза итсәң, сине Алла тотар шат,
Синең язмыш бәхет нәрден* отар, шәт!

Йөрет барча җиде икълимгә фәрман!
Бу дөньяда калыкмасын бүтән хан.

Мисыр һәм Шамда йөрсен ярлыгыгыз,
Рәхәт күрсен табигъ* ярлыларыгыз.

Хаканнардан булып бар колларыгыз,
Җитеп күккә гыйбадәт кылганыгыз.

Булыгыз чын сәгадәтле хөкемдар,
Сәламәт-сау узып шатлыклы еллар.

Тимерказык* вә дәүләт бар чагында
Сабыйларча сәгадәт кыршавында,

Җаныгызны камиллеккә юнәлтеп,
Табышкансыз гүя гөл һәм гөләп тик.

1 Котб Тинибәкне аның дошманнары күплегеннән кисәтә. Тик Тинибәк
җитәрлек саклану чараларын күрмәгән — аны тиздән үтерәләр.

МӘЛИКӘГӘ МӘДХИЯ

Гасырга бер чибәр — чорга бизәк ул,
Җиһанга бер үзе булса кирәк ул.

Сөйкемле бу хатын — нишан* бәхеткә,
Ак Урда котлы —- ул торса тәхеттә.

Тиңе юктыр гүзәллек, уш, холыкта:

«Ай ул йолдызлы күктә»,— ди халык та.

Чагылыр күз йөзенең нурларыннан,
Хатын-кызның бүтәне — сын, ә ул — җан!

Йөзен ачкан чагында — уфтаныр көн,
Чәчен күрсә, җиңелгәнен таныр төн.

Матурлыкка лаек әхлак, сәләт, һуш,
Аны Алла камил итеп яратмыш.

Килерме шундый зат, айдай тулып бер?
Күреп хәйран кала яшь-карт, егет-ир.

Аның йөзен галәм, күкләр сагынмыш,
Аяк эзләренә күпләр табынмыш.

Шуның чаклы йөзе-холкы дан алды:
«Аңарга тиң бүтән юк»,— дип саналды.

Аның даны табып күкләргә юллар,
Аңарга охшады оҗмахта хурлар.

Бөек дәртләр туадыр шундый ярдин,
Тереклекнең нигезе шундыйлардин.

Бәхетенә таман төс, йөз вә буйдыр,
Шуңа карап күк үзе фал юрыйдыр.

Фәләк тә, тугры бер кол сыйфатында,
Югарыдан төшеп баскан катында.

Хуҗа булса да дошман барча җиргә,
Табалмас юл эзеңне бер үбергә.

Аяк баскан җире йөз төрле гәүһәр,
Ничек энҗе вә таш булсын бәрабәр?

Гакылы — чакмадыр: утлар чагылса,
Гаҗәп булыр, чыдар дошман табылса.

Көл итер дошманын сүз чаткысыннан,
Чәчәр Таң йолдызы нур-шатлыгыннан1.

Төгәл исәп белән төзеп һәр эшне,
Белә ул дус вә дошман, ят-белешне.

Ничә төрле гыйлемнәрдән хәбәрдар,
Сүзен хәйран булып тыңлар адәмнәр.

Сөйкемлелек шаһы кыл ярса сүздә,
Кая инде аңар җитәргә безгә?!

Вә ләкин бар өмет: итәр дә хөрмәт,
Кылыр безләргә дә рәхим вә шәфкать.

Галимне ул сөядер, гыйльме бар, дип,
Гарипне ул карый, ятим-сыңар, дип.

Хаҗәтле кем генә килсә дә монда,
Табыр ярдәм бу ханча капкасында.

Кирәк читтән, кирәк үз, бай вә ярлы,
Шөкер итми берәү киткәне бармы?

Кабул кылса, барыйм каршына мин дә,
Көчем җиткәнчә булыйм хезмәтендә.

Бу ханбикә кулында калса дәүләт,
Вә бу колга һаман яр булса һиммәт,

Ничә яшьләргә җитсәм дә үзем мин,
Дога булгай аңар телем-сүземдин.

Яшәсен ханбикә, хан янда булсын,
Аларның сакчысы бер Алла булсын!

КИТАПНЫ НАЗЫМ*
КЫЛУ СӘБӘПЛӘРЕ

Ничә еллар булыр — җаным төбендә
Шушы фикер бар иде уй-күңелдә:

Берәр шаһның сараена барыйм, дип,
Бетәр шунда бөтен кайгыларым, дип.

Күңел сизде менә җае чыга, дип
Боерды ул: «Бәхетеңне сына», дип.

Тиз үк, Котб, кичекмә, соң булыр, бел,
Сөйли белсәң, сине мәшһүр кылыр тел.

Низамидан ал үрнәк — тез сүзеңне,
Төгәл белдер бу ханга кемлегеңне.

Ханың белән ханымның катына кер,
Китабыңны язу максатына кер!

Гамәл дигән шәһәргә хан — күңелдер,
Җаным белән кабул иттем, җигелдем.

Күңел әйткән шушы сүзләрне тоттым,
Бүтән уйларны берьюлы оныттым.

Фикер кайнап, казандай, ошбу хәлдә
Низаминың балыннан пеште хәлвә.

Моны фарсычадан ханга, ханымга
Күчердем — мәзмүнен салдым назымга.

Чыгардым саф, көмеш су ошбу күлдин,
Сусау китсен, дип, ихлас һәр күңелдин.

Кылып хан дәүләте бу колга ярдәм,
Күңел кузын куҗытты Тәңре һәр дәм.

Бу назымга тезеп тел былбылы саз,
Бу аһәңдә бәян иттем хушаваз.

1 Ягъни Таң йолдызы [Чулпан, Венера] Мәликәне таң дип уйлый.

Морадым шул гына — уңсын юлым, дип
Табылса иде миңа да урын, дип,

Сәфәр кыеннарын күп көн кичердем,
Килеп җиттем, ахыр, хезмәт өчен мин.

Ниләр күрсәм дә мин юл йөргәнемдә,
Төгәл йөрдем, төгәл килдем, көнендә.

Бик акыллы сүз әйтте миңа бер карт:
— Кичексәң дә юанма, тик килү шарт.

Килүдән ошбу максат торды алда:
Теләгемне үтәр монда хак Алла.

Шөкер хакка — бу максатка китерде,
Теләк-өмет җәясен нык киерде.

Күңел кошым хәзер үз бакчасында:
Кирәк былбыл, кирәк — син карга шунда.

Күңелемдин тагын килде бер аваз:
И былбыл! Гөлләрен ачты сиңа яз!

Бу дөнья бакчасы, бак, ятты җәйрәп,
Гыйшыгым никадәр — аңлатчы сайрап.

Менә шуннан, гашыйк былбыл кебек мин
Шигырь багын бизәдем, сүз төзеп мең.

Гыйшык дәрте биләп алса адәмне,
Гүя былбыл, зарый кылса, гаҗәпме?

Фәләк-михраб гашыйкларга кылыр фал,
Гашыйк сүзгә гыйшык тотып, колак сал!

Гашыйк түгел кеше гүя мәеттер,
Үлекне соң «акыллы» дип кем әйтер?

Вә керсә эткә хәкъ гыйшкы әгәр дә,
Килер телгә вә китмәс типсәләр дә.

Гашыйк булмаса, ник бу җиде кат җир —
Халаек рәнҗетә, ерта — түзәдер?

Вә диңгезләр гашыйк булмаса, һәр көн
Нигә шаулар, гөрелдәр иде типкен*?

Вә күк чары, гашыйк булмаса җиргә,
һаман ник әйләнә, ял итми бер дә?

Ни күрсәм дә сорадым: һәр күренгән
Нигә болай? Җавап килде күңелдән:

Гыйшык белән терек ошбу галәм дә,
Яратылмас иде шунсыз адәм дә.

Гыйшыклыкта хасият ни? Җавап шул:
Күңел биреп гыйшык алу савап ул.

Гыйшыклыкка багышланды бу дастан,
Шуңа өндим, көтәм гыйшык җиһаннан.
Изучаем языки:
  • Крымскотатарский
  • Турецкий
  • Удмуртский




  • cделать стартовой | добавить в избранное




    Статистика ¤ Обмен ссылками ¤ Использование ¤ Лаборатория
    © Фонд развития татарского языка и культуры «Татарнамэ»


         ./_foot.php"; ?>

    Ещё в рубрике «Библиотека»