Tatar.com.ru

Обновлено:

Кыш урталарында Сафа белән Саҗидә тансык баланы каршы алырга

Махмут Галяу

Кыш урталарында Сафа белән Саҗидә тансык баланы каршы алырга
Материал 2007 года

С тех пор правила могли измениться. Актуальный порядок — в разделе вопрос-ответ.

Махмут Галяу

Мәхмүт Галәү

БОЛГАНЧЫК ЕЛЛАР

ИЛ ТЫНЫЧ ЧАКТА

I. Каклаган казны коймакка төреп, коймакны каймакка манып

Төш вакытлары җитәрәк көн кисәк үзгәреп китте. Тау-тау ак болытлар куерып, салынкы кара-кучкыл яңгыр болытларына әверелделәр. Каты җил өй түбәсе саламнарын тузгыта, тирәкләр, яшь ботакларын җиргә чаклы иеп, зарланышкан сыман шаулаша башладылар. Навага, күбәләк өере шикелле, ап-ак шомырт чәчәкләре тузгып очты. Аннары шыбырдап яңгыр яварга тотынды.

Җылы бөркеп, тирес исе аңкытып яткан буразналар өстеннән кешеләр башларын күтәрделәр. Яңгыр коеп яварга керешкәч, алар ышык урыннарга кереп постылар.

Буразна араларыннан гөрләвекләр ага башлады. Җир камыр кебек күперде, кабарды. Утыртырга дип ярып салган бәрәңге чиләкләренә яңгыр суы тулды. Көрәк-тырма саплары коеп яуган яңгырда юылып агарып калды.

Яңгыр, кисәк кенә башланган кебек, кисәк кенә узып та китте. Ялт итеп яңадан кояш чыкты. Яшел яфраклар ^өстендә энҗе бөртекләредәй тамчылар җемелдәшә башлады. Йомшак кына сары мамыклы нәни бәбкәләрен ияртеп, казлар яңадан урамга чыктылар.

Көнчыгышка таба китеп барган яңгыр болыты өстендә дугайланып салават күпере сызылды. Күк күкрәгән тавышлар кайдадыр еракта тынып калдылар.

Шулвакыт ындырлар арасындагы юлда җигүле ат күренде. Арбага ике кеше утырган иде. Җигүле ат, тоякларыннан пычрак чәчрәтә-чәчрәтә, авыл башына җитеп, басу капкасы төбенә килеп туктады.


Арбадагыларның берсе, капканы ачып, атны керткәч, капканың мунчала бавын яңадан казык башына элде, арбага утырып, дилбегәне какты.

Авылның уртасында юан гына манаралы таш мәчет кукраеп утыра. Шул мәчеткә җитәрәк, юлчылар өстенә кечерәк кенә такта түбә тоткан урыс капкага таба борылдылар.

Арбадагыларның берсе капканы ачты, йортка керүчеләрнең картлысына таза гына бер карчык чыкты. Солдат аның янына ук килеп:

— Исәнме, әнкәй! — диде.— Бу — мин! Танымыйсыңмы әллә? Әхмәтсафа ич.

Карчык:

— И Аллам! Танымадым шул, балакаем, танымадым! — диде дә улына килеп сарылды.

Өйдән солдатның абыйсы Вафа йөгереп чыкты.

Ул арада хәбәр бөтен авылга таралып өлгерде. Һәр йортта Миңлебайлар турында, Сафаның кайтуы турында сөйләштеләр. Ана кешеләр шул уңай белән үзләренең солдат балаларын искә төшерделәр, ата кешеләр дә патша хезмәтенә киткән улларын телгә алдылар. Ир туган — ир туганын, кызлар сөйгән егетләрен искә алдылар.

Ишегалды бала-чага белән тулды. Сафа, арбадан кечкенә капчыгын алып, малайларга учлап-учлап кызыл билле прәннек, эрбет чикләвеге сипте.

Тиз генә самовар куелды. Бөтен өй җәмәгате чәй эчәргә утырды: иң түргә йөз яшьлек Зөһрә әби, аның бер ягына Сафа, икенче ягына Патый карчык утырды. Вафа самовар артыннан урын алды.

Солдат белән күрешергә дип, әледән-әле күршеләр керә торды. Килүчеләрнең һәркайсы, Сафа белән күрешеп, мич буена чүгәли, дога кылып битен сыпыра да тегене-моны сорашырга керешә иде.

Сафа мактанмыйча, күргән-белгәннәрен әйбәтләп сөйләп бирде, белмәгәнен белмим диде.

Сафаның өйдә утырасы килмәде. Ул, зиратка барып, әтисенең кабере өстендә Коръән укып кайтырга булды.

II. Сөлекләр

Шәмси мулланың челтәрләп бизәлгән, төрле төсләргә буялган алты почмаклы, чарлаклы йорты мәчет каршына салынган. Бүрәнәләре юан, таза. Сарыга буялган биек-биек ике капка йортны тагы да мәһабәтрәк итеп күрсәтә.


Ул капкаларның берсе бервакытта да ачылмый диярлек. Аның каравы икенче капка турысы тапталып беткән. Кешеләр хәзрәт янына шушы капкадан керәләр. Шәмси мулланың үз гаиләсе дә шушыннан йөри.

Мулланың хәер-фатихасын алырга килүче Сафа да шушы капкадан керде.

Мулланың хатыны читтә эшләп яки солдатта хезмәт итеп авылга кайткан егетләрне яратмый иде, чөнки аларның кайткан берсе өйләнми калмый. Бу егетләр иң яхшы кызларны сайлап алалар, төн буе ашъяулык-сөлге сугып, юк-бар муенса-беләзекләр хакына буй зифалыкларын бетереп үпкә чире алучыларны Әсмадан коткаралар иде.

Әсманың бөтен тирә-юньгә баш буласы килә иде. Шәмси исә йомшак холыклы бер кеше, кайгы-мәшәкатьсез, тыныч кына яшәргә ярата иде. Әсмага аны үз кулына алып, үзе теләгәнчә борып йөртүе әллә ни кыен булмады. Шулай итеп, Шәмси, тора-бара гарәпчә басылган китапларны ташлап, Әсманың бөтен эшендә ярдәмчесе булып китте. Ул еш кына чарлагына менеп, йомшак келәм өстендә ялтыравыклы ука йомгакларны сүтә яки җепкә пыяла муенсалар, таш мәрҗәннәр тезеп утыра торган булды.

Хатыны Әсма Сафа килгәнен әйтергә дип менгәндә дә Шәмси мулла шул эш белән мәшгуль иде. Мулла:

— Вәгаләйкем әссәлам! Рәхим ит, Әхмәтсафа! — дип, йомшак ак кулларын күрешергә сузды.

Икәү бергә бакчадан чыктылар. Капка төбенә җиткәч, мулла:

— Мәзингә кермәдеңме? —дип сорады.— Аның да фатихасын алырга кирәк.

Сафа, мулла белән саубуллашып, капкадан чыгып китте.

Сабирҗан мәзиннең указы юк иде. Заманында Шәмси мулланың яхшы карашы аңа дин әһеле булып китәргә ярдәм итте. Аның атасы Гариф мәзин дин эшен сәүдә эше белән бик оста аралаштырып яши иде. Сабирҗан әтисенә бик яхшы ярдәмче иде. Сабирҗан мәзин булып китте, мәгәр сәүдә эшләрен дә ташламады. Авылдагы бердәнбер кибет һаман аныкы булып кала бирде. Ул һәртөрле чимал, күкәй җыйды, икмәк белән сату итте. Чыпта суктырды.

Сарыга буялган ян капканы ачып Сафа килеп керүгә, зур кызыл эт атылып чыкты да котырынып өрергә тотынды. Сафа сәлам биргәннән соң, әзерләп куйган егерме тиен көмешен мәзиннең учына салды.

Мәзин, дога кылып, битен сыпырды.

Шулвакыт, капка ачылып, кычкырып сәлам биргән тавыш ишетелде.

— Азан әйтер вакыт җитте бит,— дип, авылның бай куштаны, умартачы Гыймади килде. Сафа икесе белән дә саубуллашкач, өенә кайтып китте.

Умартачы Гыймади авылның иң бай, иң дәрәҗәле куштаны иде. Гыймади күп еллар буена, үз авызыннан өзеп дигәндәй, бөтен булган акчасын баю эшенә җикте.

Берничә елдан соң инде Гыймадиның байлыгы Сабирҗан белән ярышырлык дәрәҗәгә җитте.

Мир эшләрендә Гыймади гадәттә үзенә файдалы фикергә кушыла, әле мәзин ягында, әле мулла ягында була.

III. Миңлебайныкылар

Зөһрә карчык элекке яхшы заманнарны бик әйбәт хәтерли әле. Миңлебае исән чакта ул бөтен йортка үзе хуҗа иде. Ире аны ярата иде. Ире Миңлебайны бөтен тирә-як халкы хөрмәт итә иде. Кешеләр аны туры сүзле, намуслы һәм гадел булганы өчен ярата иде. Ул Салихка да шундый бул дип васыять әйтеп калдырды. Ләкин Салих беркатлы юаш егет булып үсте. Староста кызына — кырыс холыклы һәм хәйләкәр Фатыймага өйләнгәч, ул бик тиз аның йогынтысына бирелде һәм үлгәнче хатыны сүзеннән чыга алмады.

Күршеләр Патыйның холкы белән усал теленнән куркалар, гел аның күңелен күрергә тырышалар, кунакка чакырып, аны түргә, остабикә белән янәшә утырталар иде.

Еллар үтә торды. Патый карчыкка әйләнде. Улын өйләндерде, кызын кияүгә бирде. Аның гадәт-холкы үзгәрмәде, йортта бөтенесенә берүзе баш булып килә бирде. Ул Вафаны кече улыннан күбрәк ярата. Аны куштан итәргә омтыла иде.

Патыйның өлкән улы төсе-бите белән генә түгел, холкы белән дә әнисенә охшаган.

Миңлебайныкылар турында сүз чыкса, һәммәсе:

— Вафа — коеп куйган Патый инде, ә Сафа — нәкъ Салих абзый,— дия торганнар иде.

Сафа, чыннан да, абыйсының капма-каршысы иде. Юаш холыклы бу эчкерсез егеткә үз кирәгеңне генә чамалау, хәйлә дигән нәрсәләр бөтенләй хас түгел иде.

Әгәр дә Сафа бер-бер эшкә бирелсә, чын күңеленнән, озакка бирелә. Абыйсы белән әнисеннән ул мин-минлекле, комсыз булмавы белән дә аерылып тора иде.

Патый Салихның икенче хатыны иде. Беренче хатыны бик яшьли үлеп, аңардан Таҗи исемле бер малае калды. Патый кулына эләккәч, тугыз яшьлек Таҗи бөтенләй ярдәмчесез калды. Тамагы һәрвакыт ачлы-туклы, өсте-башы сәләмә, өйдә үз почмагы юк. Аңар гел авыр эш кушалар һәм сәбәпсез диярлек аны орышып-тиргәп торалар иде.

Зөһрә карчык, Патыйга сиздермичә генә, оныгының күлмәген ямый, төймәләрен тагып бирә, аны сөя, иркәли.

Бу җәбер-кимсетүләргә Таҗи дәшми генә түзә килде, бөтен кешеләрнең явыз һәм мәкерле икәнлекләренә ышана барды. Ул үскәч, бөтен кешедән, хәтта Патыйдан да явызрак, мәкерлерәк булыр, беркемгә дә рәхим-шәфкать күрсәтмәс, бу кимлек-хурлык ларның үчен кайтарыр.

Үз тирәсенә ул бер төркем малай җыйды һәм таларга, келәт басарга, вак-төяк нәрсә урларга кереште.

Таҗины өйләндерделәр. Әтисе аңа авылның бер читенә йорт салып бирде, сыер, ат, ике баш сарык бирде. Ел ярымлап торганнан соң Таҗиның хатыны үлде. Озакламый ул, бөтен мөлкәтен сатып, өен кадаклады да авылдан читкә чыгып китте.

Биш-алты ел югалып торганнан соң, бөтенләй икенче кеше булып кайтып килде. Үз йортына урнашып, кечкенә генә җирендә эшләп көн итә башлады.

Вафа җыеннарда Таҗига явыз дошманын очраткан кебек карый. Сафа исә абыйсын әллә ни яратмый да, дошман да күрми. Ара-тирә аның белән очрашкалап тора.

Менә хәзер дә ул Таҗи абыйсының хәлен белешә килде.

IV. Ирдәүкә

Йосыф картның кызлары турында сүз чыкканда һәр кеше аларны «Йосыф чебиләре» дип кенә атый. Әмма бу кушаматны Саҗидәгә карата әйтергә беркемнең дә теле бармый иде. Аны бөтен кеше башка кызлардан аерып куя, аның «Ирдәүкә» дигән үз кушаматы бар иде.

Әгәр Йосыф карт хасталабрак торса яки вакыты булмаса, ирләр хәленнән генә килердәй эшләрне Саҗидә эшли. Ул җир сөрә, иген чәчә, печән чаба, арбага көлтә төйи, кибән дә куя, «эһ» тә итмичә, аркасына бишәр потлы капчыкларны күтәреп ташый.

Саҗидә телгә үткен, сүзгә аптырап тормый. Хатын-кыз эшенә дә бик уңган, бик булган кыз Саҗидә. Өй эчендәге эшләрне дә, хуҗалык эшләренә дә, тегү-чигү эшенә дә кулы ябышып тора аның.

Әйтәсе дә юк,— шомырт кара күз, өскә кайтарылып торган керфек, озын толым, зифа буй, алсу ирен, тезелеп торган ап-ак теш бик сирәк кызларда гына очрый, өстәвенә тагы, аның шаян холкы, яңгыравыклы тавышы, гомергә күңелгә кереп кала торган сөйкемле, матур күз карашы да бар.

Егетләр аның тирәсендә бөтерелеп йөриләр. Әмма ул алар-ның берсен дә өметләндерми.

* * *

Сафа су эчертергә алып төшкән атын җитәкләп, әкрен генә сукмактан менеп килә иде.

— Сафа абый! — дип эндәшкән тавыш ишетелде. Бәрәңге сабакларын аралап, аңа таба җирән чәче өстеннән каешланып беткән түбәтәй кигән сипкелле бер малай килә иде. Малай башындагы түбәтәен ипләп кенә салды да, аннан бөгәрләнеп беткән берничә хат алып, Сафага бирде.

— Бусы аксак Сәләхи кызы Мәфтуха ападан. Бусы, зуррагы Йосыф карт кызы Кәримәдән, ә менә кызыл кара белән язганын Сәлимә апа бирде.

Сафа хатларны алып чалбар кесәсенә тыкты.

— Карале, энекәш, кызларга дигән хатны кемнән яздыралар хәзер?

— Сакау Галим яза.

— Миңа да язып бирмәс микән, матуррак итеп?

— Ник язмасын, язар. Аның әзер хаты да бар, бик матур, бизәкләр төшергән. Тик бәясе бик кыйммәт.

Малай акчаны учлап, җиңе белән борынын сөртеп алды да:

— Ә хатны кемгә бирим соң? — дип сорады.

— Йосыф кызы Саҗидәгә.

— Саҗидә егетләр биргән хатны алмый. Ай-һай! Алырмы икән? — дип, малай икеләнә-икеләнә генә риза булды.

Сакау Галим кызларга яза торган хатларын: «Күктәге йолдызым, судагы кондызым, алтын бармагым, көмеш тырнагым», дип, гел бертөрле яза иде. Сафа укый-яза белми иде. Ул хат җибәрүчеләрнең үзләрен генә күз алдына китереп уйлый иде.

V. Шайтан сандугачы

Менә җыен атнасы да килеп җитте. Авылның барлык яшьләре җыенның икенче көнен инеш буенда каршыладылар. Анда гармун тавышлары яңгырап тора иде. Менә өздереп-өздереп уйнаган гармунга бии дә башладылар.

Күрше авыл егетләре шау-гөр килеп бәйрәм иткән яшьләр төркеменә кушылдылар. Миңлебай Сафасы да шундый бер төркемгә килеп кушылды.


Ул килүгә:

— Йәле, солдат, осталыгыңны күрсәт!

— Патша итеге яхшы типтерә микән? — дигән тавышлар яңгырады.

Кайсыдыр аны түгәрәк эченә таба төрткәләргә тотынды. Гармунчы сыздырып бию көе уйнап җибәрде. Сафа бер кулына кызыл яулык тотып, икенче кулы белән бөеренә таянды да, шап-шоп җиргә типкәләп, биеп китте. Ул әле шап иттереп учын учка сугып ала, әле чырылдатып сызгырып җибәрә, әле чүгеп куя.

Шулвакыт яшьләр төркеменнән түгәрәк уртасына бер кыз йөгереп чыкты. Шундук танып та алдылар аны:

— Менә бусы шәп! Маладис! Шулай кирәк, Саҗидә! — диештеләр.

Сафа белән Саҗидә бии-бии тәмам кызып җиттеләр. Алар-ның бер дә арыр чамалары юк шикелле иде. Сафа белән Саҗидә, җитәкләшеп, түгәрәк уртасыннан чыккач, так-кара-выл уенын уйнаучыларга кушылып, беренче пар булып бастылар.

Менә ал арга да чират җитте. Кулларын ычкындырып, икесе ике якка йөгерделәр. Каравылчы зәңгәр күлмәкле, сипкелле битле, ямьсез генә бер егет иде. Ул Саҗидә артыннан йөгерде. Теләмәгән кешесенә тоттырамы соң Саҗидә? Егет аны тота алудан өмет өзеп, кул селтәде дә Сафаны куа китте. Ләкин анысы да бирешмәде. Ахыр чиктә Сафа белән Саҗидә яңадан икәү биергә бастылар. Шулай берничә мәртәбә кабатланды. Аннары алар, җитәкләшеп, бер читкә ял итәргә киттеләр.

Икесе дә ашыкмыйча, әкрен генә сөйләшә-сөйләшә атладылар.

* * *

Сафа белән Саҗидә шулай икәүләп йөри торгач, кич тә якынлашты. Уеннарның кызган чагы, болын өсте яшьләр белән кайнап тора.

Шунда кинәт:

— Егетләр, мулла килә, таралашыгыз! — дигән тавыш ишетелде.

Бер читтәрәк гармунчы егет утырып тора иде. Ул әле һаман да озак утырып оеган аякларын яза алмый иде. Шәмси мулла бөтен ачуы белән гармунчыга ябырылды.

— Ах, шайтан сандугачы! — дип, таягы белән кизәнеп, гармунга китереп сукты. Икенче тапкыр кизәнүгә, таяк егетнең иңбашын яндырып алды. Гармун тәгәрәп китте, дөп итеп ташка барып бәрелде.


VI. Ходайның мәрхәмәте зур булса да, хатын... туендыра

Әкрәм карый— Шәмси мулланың бертуган энесе— Боха-радан укып авылга кайтканда, Шәмси инде мулла булган, ә Әсма бөтен нәрсәне үз кулына алган иде.

Әкрәм карый озын буйлы, таза гәүдәле, аңгырарак, беркатлырак кеше иде. Ул мактанырга шулхәтле ярата, үзе сөйләгәннәргә ахыр чиктә үзе дә ышана башлый иде. Теле белән кылны кырыкка ярырдай булып сөйләнсә дә, эшкә килгәндә утын агачын да урталай яра алмый иде.

Аңа якындагы бер авылга мулла булырга тәкъдим иттеләр, ләкин Әсма моңа каршы төште.

— Атаклы Мөбин ахун улына кечкенә генә ярлы бер авылда мулла булу лаек эш түгел,— дип тукый торды. Шуннан соң инде аны бөтенләй дә чакырмый башладылар.

Мулла белән остазбикә Әкрәм карыйны күрше авылның мәрхүм мулласы кызына — Җиһан исемле, сабыр холыклы булса да, үткен, чибәр бер кызга өйләндерделәр. Яз җиткәч, Җиһан икесенә дә тансык булган беренче баласын тапты.

Иренә өмет юк. Алдагы кышта ач калмыйк дип, Җиһан эшкә керешергә карар итте. Беркөнне кулына баласын күтәреп, авылның ярыйсы гына хәлле кешеләренә китте.

Хуҗа хатын үз зарын сөйләргә кереште:

— Тын алырга да вакыт юк. Менә өй эчен, балаларны күр. Тегәргә дә вакыт юк, киенергә дә вакыт тими...

Җиһанга шул сүз генә кирәк иде.

— Минем барыбер эшем юк. Бир, үзем тегәм, рәнҗемәссең,— диде.

Берничә көннән соң Җиһан ал арга килешле генә, ыспай гына итеп теккән күлмәк-штаннар китерде. Шуннан соң ул хуҗа хатынның үзенә һәм иренә күлмәкләр тегәргә алды.

Озакламый аның оста тегүе турында бөтен авылда сөйли башладылар.

Ул өс киемнәре дә тегә башлады. Мәзин хатыны килеп, Җиһанга бер кочак эш калдырып китте. Аның артыннан байлар да китерә башладылар. Шулай итеп, Җиһан кышка кергәндә берничә пот он җыйды, утын сатып алды, хәтта кием юнәтергә дип беркадәр акча да салып куйды.

Берничә елдан соң инде Җиһан өч бала анасы булды, һаман да армый-талмый эшли бирде. Әкрәм исә:

— Аллаһе Тәгаләнең мәрхәмәте чиксез, җан биргәнгә җүнен дә бирер! — дип кабатлавын гына белде.


Сабирҗан мәзин мулланың хәйләкәр, өлгер Әсмасы җыйган байлыкны исенә төшерсә, ачудан нишләргә белми башлый. Ул Шәмси мулла белән аның хатынын ничек акылга утыртырга хыяллана иде. Бу эштә Әкрәм карый корал булырга тиеш иде.

Беркөнне шулай, чәй эчкәндә, мәзин үзенең планын тормышка ашырырга кереште.

— Карый,— диде.— Кайчанга хәтле хатының эшләгәнне генә ашап ятарсың. Безнең мулла байлык җыю белән мәшгуль, ә балалар көнозын эшсез йөриләр... Менә син шуларга сабак укытыр идең. Хатының кыз балаларны укытыр иде.

Сабирҗан мәзин үзеннән арткан бураны элекке янган мәдрәсә урынына китереп мәктәп салдырды. Шулай итеп, әрәмтамак Әкрәм карый хәлфә булды, ә Җиһан абыстайга әверелде. Ягымлы, йомшак күңелле булганга, укучылары аны бик тиз яратып өлгерделәр.

Әкрәм карый белән Җиһан абыстай аш мәҗлесләрендә мулла һәм мәзин белән иң түрдә утыра башладылар. Аларга Шәмси мулла белән остабикә генә ашларына төшкән таракан кебек итеп карыйлар иде. Авыл халкы Әкрәм карый белән Җиһанны балаларының остазлары санап, үзләренә ашка чакырырга онытмыйча, йоладагы барлык садакаларны бирә торалар иде.

VII, VIII. Атың кәнфит ашый беләме?

Урак өсте җитте. Арыш урагының беренче атнасында ук Җиһан өмә җыярга булды. Иртәнге чәйгә байтак кына кызлар, егетләр җыелды. Анда Миңлебай Сафасы белән Ирдәүкә Саҗидә дә бар иде. Яшьләр, җыр җырлап, гармун уйнап, Әкрәм карыйларның мари зираты буендагы җиренә килделәр.

Өмәчеләр, шаяра-көлә, беләкләренә ак җиңсәләр кия-кия, эшкә керешергә әзерләнә башладылар.

— Егетләр! Бирегә килгән-килгән, зират янында берәрсен сихерлибез! — диде егетләрнең берсе.

Бер кыз:

— Чынлап, Фәхри, су буена барып белеп кил әле: синең атың кәнфит ашый беләме икән? Белмәсә, сине сихерлибез,— диде.

Көлешә башладылар. Фәхри ни дип җавап бирергә белмәде, уңайсызланып дәшми калды.

— Телеңне тыя белмәсәң, шулай була ул. Оста капладылармы үзеңне кызлар! — дип, кайсысыдыр көлеп кычкырды аңар.

Бер-берен шулай шаярта-көлә, кызлар, егетләр, аралашып, эшкә керештеләр.

Саҗидәнең уң ягына Фәхри, сул ягына Сафа басты.

Фәхри бик яшь ли әтисез калып, байтак нужа күрде. Әнисенең уңганлыгы аркасында гына аякка баса алды. Фәхри Саҗидәгә күз төшереп йөри иде.

Өмәчеләр тора-бара ярышып эшли башладылар. Саҗидә белән Сафа тигез баралар. Фәхри исә баштарак көлтәне алда-рак урып өлгерә иде. Озакламый калыша башлады. Фәхри кишәрлегендә анда-санда урылмаган арыш башаклары калып бара иде.

Саҗидә белән Сафа үз алларын бетерделәр дә, борылып, Фәхригә каршы урып килә башладылар.

Ара якыная төшкәч, Саҗидә:

— Фәхри абый, юл бир! Тапталасың! — дип кычкырды. Фәхри оятыннан җир тишегенә кереп китәрдәй булдьь Яшьләр, арышны урып бетереп, көлтә куеп, авылга кайтканда, көтү кермәгән иде әле.

Җиһанның аш бүлмәсендә тирә-күршедән җыйган төрле зурлыктагы унлап самовар кайнап утыра иде. Тышта яшел чирәм өстендә табын әзерләп куелган иде.

Сафа белән Саҗидә Йосыф карт өенә чаклы бергә кайттылар.

IX. Илчегә үлем юк

Беркөнне Әсма Патыйны кунакка чакырды. Болай дип сүзгә кереште:

— Малаең, Аллага шөкер, исән-сау йөреп кайтты... Аны башлы-күзле итәргә җыенмыйсыңмы? Мин әйтәм, Сәләхи кызы бик тә чибәр, бик тә уңган кыз булып чыкты. Шуны димләргә кирәк, мин әйтәм.

Мулла белән остабикә Сәләхине Миңлебайныкылар белән туганлаштырып, аларны үз йогынтысына алырга, мәзин белән умартачы Гыймадига каршы көрәштә үзләренә корал итәргә ниятлиләр иде.

Сабирҗан мәзин Вафаны үзләренә чакырып, туп-туры сүз башлады:

— Туй ясарга вакыт бит... Егетнең яше җиткәндер ич инде? Безнең Гыймади кызының кай җире килмәгән? Үзем яучы булырмын.

Иртәгесе көнне үк, Сафа өйләнергә җыена икән дип, бөтен авылда сөйләшә башладылар.


Хәзер инде Сафа үз сүзен әйтергә тиеш иде. Беркөнне иртән чәй эчеп утырганда, бу мәсьәләне туп-туры Сафа алдына китереп куйдылар. Сафа:

— Йосыф карт кызы Саҗидәне алам! — дип җавап кайтарды.

Сафаны үгетләп тә, куркытып та карадылар. Сафа һаман үзенекен итте.

— Әйткән сүземнән кайтмыйм. Егет сүзе бер булыр,— диде.

Хәзер инде өйләндерү мәсьәләсен озакка сузуның мәгънәсе юк иде. Әмма алда әле аның бик кыен бер ягы бар — кызның атасы Йосыф карт белән сөйләшәсе бар иде. Бу эшкә Әкрәм карыйдан да кулайрак кешене табып булмас иде.

Әкрәм карый үзенең ни йомыш белән килгәнлеген берничә чынаяк чәй эчкәннән соң гына сөйли башлады.

Саҗидә исемен ишеткәч, карт йөзенә кан йөгерде, куллары дерелди башлады. Йосыф карт, каушавын җиңеп, болай дип сорады:

— Зинһар, әйт әле: биш апасын калдырып, төпчек кызны кияүгә бирергә ярый дип кайсы китапта язылган?

Әкрәм карый мондый сорауны көтмәгән иде. Болай дип әйтүне кирәк тапты:

— Мин—илчемен, Йосыф агай. Картлар әйткәннәр бит: илчегә үлем юк, дигәннәр.

X. Хурлыгы әтигә булыр

Беркөнне Йосыф карт калага солы сатарга киткәч, кызлары аулак өй ясарга булдылар. Әкрен генә тәрәзә чирткән тавыш ишетелде. Саҗидәгә өлкән апасы:

— Бар! Солдатың килгән, ахры,— дип пышылдады.

Саҗидә, баскычта туктап, як-ягына каранды. Өй артыннан бер шәүлә килеп чыгып, баскычка таба атлый башлады. Кыз, баскычтан сикереп төшеп, Сафаның кочагына килеп керде.

— Үз теләгебезгә ирешергә бирмәсләр микәнни алар безгә? — диде Сафа пошынып.

— Әти каладан кайткач, кил дә тагын бер тапкыр сора. Мин дә сөйләшермен.

— Шуннан?

— Шуннан соң да ризалык бирмәсә, үзенә үпкәләр... Киемнәремне төйним дә сезгә киләм... Хурлыгы миңа булмас, әтигә булыр... Кире куып җибәрмәссез бит?


Өй түбәләренә тия язып, күктән авыр кар болытлары агыла. Ара-тирә шул болытлар арасыннан кызгылт кояш нурлары ялтырап китә. Озакламый буран кузгалырга җыена иде..

Йосыф карт әвененнән бөтерелеп төтен чыга иде. Сафа әвен янына килде.

Карт баздан чыккач, Сафа кычкырып сәлам бирде һәм аңа таба атлады. Ниһаять, Сафа сүзен әйтеп бетерде. Карт басынкы бер тавыш; белән сүзгә кереште:

— Эх, энем! — диде. — Әгәр бу сүзне синең урында башка берәү сөйләсә, мин аның кабыргаларын санап җибәрер идем. Була торган булса, мин сиңа бер кызымны гына түгел, өч кызымны биреп җибәрер идем. Әмма син булмастайны сорыйсың. Мин сүземнән кире кайтмыйм.

Иртәгесе көнне Йосыф өйгә бер кочак юкә кертеп тар гына итеп телде дә чабата ясарга утырды. Саҗидә өйдә үзенә урын таба алмыйча әрле-бирле йөрде.

— Әти! — Саҗидә үз тавышыннан үзе сискәнеп китте. — Синең янга кичә Сафа килдеме? Аңа син ни дип җавап бирдең?

— Минем ни дип җавап бирүемдә синең ни эшең бар? Әллә оятыңны җуйдыңмы, атаң белән кияү хакында сөйләш-мәкче буласыңмы?.. Чыгып кит моннан! Минем сиңа да, Сафага да көчем җитәр...

Кыз урыныннан селкенмәде дә. Тагы телгә килде:

— Әнә синең аркада апаларым корып-кибеп беттеләр инде!.. Синең кирелегең аркасында!.. Мин алар шикелле булырга теләмим, теләмим!..

Кыз ялт кына өйдән атылып чыгып китте. Авыр чабата калыбы ябылып өлгергән ишеккә килеп бәрелде.

* * *

Саҗидә, өйдән исән-сау чыгып качкач, бер әйберсез Миңлебайларга барып керергә яхшысынмады. Җиһаннар йортына барып кына кеше гайбәтеннән качып калачак иде. Кыз шунда китте. Саҗидә әкренләп хәлгә килде.

— Әти мине Сафага бирергә теләми... Миңа бер генә чара кала: Сафага ябышып чыгам.

— Үзең белгәнчә эшлә... Берничек тә киңәш итә алмыйм сиңа, балам,— диде Җиһан.


XI. Туй

Миңлебайныкылар йортының капка-ишекләре бикләнмәгән әле. Тышта шыгырдап ян капка ачылганы ишетелде.

Берәү тиз генә, тәрәзә буеннан узып, ашыга-ашыга өйал-дына керде.

— Хәерле кич!

Тикмәгә көтмәгән икән Сафа: Саҗидә иде бу.

Туган-тумача, бергә җыелышып, бик озак киңәштеләр. Миңлебайныкылар белән Йосыф карт йорты арасында тыз-быз хәбәрчеләр йөри башлады.

— Муеннары аска килеп, җәһәннәмгә олаксыннар! Моннан ары бернәрсәгә дә катнашмыйм. Теләсә ни эшләгез! — диде карт ачу белән.

* * *

Йосыф карт каладан кайтканчы, туйны икенче көнне үк ясарга булдылар.

Иртәгесе көнне өйлә вакытында Миңлебайлар йортына кызның туганнары кодаларын алырга дип җибәргән җигүле атлар килде. Шуннан соң мулла белән мәзинне алырга ат җибәрделәр.

Кыз ягыннан вәли-вәкил итеп Йосыф картның энесе Ильяс чакырылган иде. Ул, йоланы башларга вакыт икәнен белдереп:

— Кунаклар килеп бетте, мулла абзый,— диде.

Шәмси мулла, кулларын тез өстенә салып, күзен йомды, тамак кыргалап алды да гарәпчә Коръән сүрәсен укый башлады...

XII, XIII. Миңлебайлар ыруы чапаны

Сабан туе алдыннан аяз матур язгы бер көн иде. Кояш чыгып, җылы нурлары җиргә төшә башлаганда бөтен авыл инде аякка баскан, бәйрәм ыгы-зыгысында кайнап тора иде.

Менә урам очында атка атланган ике кеше күренде. Алар, һәр йорт картлысына туктап, Сабан туенда җиңүчеләргә бүләк итеп бирү өчен берәр нәрсә чыгаруларын сорыйлар. Чыгарган әйберенә рәхмәт әйтеп алгач, аны билләренә урыйлар яки ат муенына бәйлиләр дә алдагы йортка китәләр.

Әлеге ике атлыны күргәч, малайлар уеннарын ташлап, әйбер җыючылар артыннан ияргән төркемгә кушылдылар.

Төркем Миңлебайлар йорты янына туктады.

Шундук ишектән Сафа йөгереп чыгып, куштанга баш-башы чиккән озын сөлге сузды. Ләкин бүләк җыючы куштан


сөлгене Сафа кулыннан алырга ашыкмады. Бөеренә таянды да тирә-юньдәге бөтен кеше ишетсен дигәндәй кычкырын:

— Сезнең кебек Миңлебай карт токымы өчен мондый буләк кенә аз. Бөтен йоласын китереп, авылда бер дигән кызга өйләндең, ә үзең нибары бер сөлге бирәсең. Болай булмый, Әхмәтсафа! Халык сездән чапан көтә...

Сафа уңайсызланып, кызарынып китте. Аптырап, сөлге тоткан кулын кире төшерде дә ашыга-ашыга өйгә кереп китте. Сафа өйгә кереп:

— Нишлибез инде хәзер? — диде.

— Чәнчелеп китегез! Хәзер генә утырып чапан тегеп бирә алмыйм лабаса мин! — дип кычкырды Патый.

Сафа өмет белән абыйсына карады. Вафа исә мыскыллы гына көлеп:

— Бик булган егет ич син! Бар, Бохарага барып чапан алып кайт,— диде. Тыштан:

—- Әхмәтсафа! Чапаның әзерме? — дигән тавыш ишетелде.

Сәке түрендә дәшми-тынмый тәсбих тартып утырган Зөһрә карчык сүзсез генә киштәгә таба үрелде. Киштә астында зур кадакта мәрхүм иренең бердәнбер истәлеге—Миңлебай картның төсе уңып беткән чапаны эленеп тора иде.

— Мә, улым, чыгарып бир,— диде карчык, калтыранган куллары белән чапанны сузып.— Тынычлансыннар... Бу кадәр намуссызлыкка мәрхүмнең җаны рәнҗемәсен.

— Ай-ай-ай, нинди юмарт! Әйтәсе дә юк! — дип тезеп китте Патый.

Вафа авыз эченнән нидер мыгырданып куйды. Сафа әбисе кулыннан иске чапанны алып, тиз генә урамга чыкты да куштанга сузды.

Куштан:

— Бу чапан Зөһрә карчыкның туе елында Сабан туена бүләк итеп әзерләнгән булгандыр әле. Ярый, бушлай биргән атның тешен карап тормыйлар! — дип сөйләнә-сөйләнә, чапанны алып иптәшенә бирде.

Ызгышны Патый белән Вафа башлады. Алар Зөһрә карчыкны артык юмартлыгы өчен ачуланырга керештеләр. Карчыкны яклап сүзгә Саҗидә кысылгач, тегеләр аңа икәүләп ябырылдылар.

Халык инде кайсы атка атланып, кайсы җәяүләп кырга, уенга китеп бетте, ә Миңлебайлар йортында гауга һаман басылмады.

Сафа:

— Сезнең болай мәсхәрә итүегезгә бүтән түзеп тора алмыйбыз! — дип кычкырды да ишекне шап иттереп ябып, өйдән чыгып китте.

Саҗидә дә аның артыннан иярде.


Мәйданны авылдан ике-өч чакрым читтәрәк, басу янындагы болында оештырганнар иде.

Менә көрәш башланды. Беренче булып көрәшкә балалар чыкты. Балаларны үсмер малайлар, үсмерләрне үсеп җиткән егетләр алмаштырды. Аннары мәйданга чын көрәшчеләр чыкты.

Аягына чабата, өстенә иске генә чикмән кигән һәм төп шикелле тәбәнәк, таза, сакаллы бер кеше үзенә каршы көрәшергә чыккан берен искиткеч җиңел күтәреп алып җиргә сала тора. Ахырда бу көрәшче белән көч сынашырга теләүче кеше дә калмады.

Халык:

— Вафаны чыгарыгыз! Вафаны! Миңлебай Вафасын! — дип, моңа каршы тора алырдай кешене әйтеп, шаулый башлады.

Бу сакаллы көрәшче чит авылдан килгән иде. Беренче батыр булып ул калганда, хурлыгы бөтен Мәүлә Колыга төшәчәк. Мондый хәлгә берәүнең дә юл куясы килмәде.

Кемнәрдер Вафаны тотып алып, этә-төртә мәйдан уртасына кертеп җибәрделәр.

Көрәшчеләр, билдән алышып, әкрен генә әйләнеп йөри башладылар. Сакаллы көрәшче кинәт талпынып Вафаны кузгатып карады. Вафа бирешмәде. Вафа, дошманының биленнән кысып алып, аны уңга таба каерды да шундук искәрмәстән чын бер көч белән икенче якка ыргытты. Ничәмә кеше белән көрәшеп арыган сакалбай җиргә барып төште.

Тамаша кылып торучылар шатлануларыннан үкерергә керештеләр.

Бер кеше дә көтмәгәндә, мәйдан уртасына тагын бер көрәшче чыкты. Бөтенесе шаккатып тынып калды. Бу кеше Миңлебай Сафасы иде. Баягы гауга ачуы белән ул бөтен халык алдында абыйсыннан үч алырга җыена иде.

Вафа шаяртып кул гына селтәмәкче булган иде дә, алай итмәде, үзенең көченә ышанып, Сафага таба китте. Билләрдән алыштылар. Вафа хәйлә белән алмакчы булды. Ләкин көрәшне мавыгып карап торган халык:

— Вафа, хәрәмләшмә! Аяк чалма! — дип кычкырды. Сафа кинәт, сизелмәслек бер җитезлек белән, абыйсын җиргә егып салды да күкрәгенә менеп утырды.

Халыкның шаулашуы авылга чаклы ишетелгәндер.

Шулай итеп, Сафа беренче батыр булып калды.

Иртән бүләк җыеп йөргән теге куштан, аны дәшеп алып:

— Батырлыгың өчен ни кирәк? Бабаң чапанын аласыңмы? — дип сорады.

— Миңа берни кирәкми... Чапанны әнә беренче килгән ат иясенә бирегез,— диде Сафа.

XIV. Җабраил фәрештә өстенә языйммыни мин аны?

Сафа белән Саҗидәгә бу йортта яшәрлек рәт калмады. Саҗидә түземсезләнеп көткән вакыт, ниһаять, килеп җитте. Җае чыкканда файдаланып калып, бер минут та соңламыйча, бүленүне таләп итәргә кирәк иде. Саҗидә, җае чыкканга бик сөенеп, эшкә кереште. Аның фикере белән Сафа да килеште. Аларның, башка чыгып, үз тормышларын корып җибәрергә көчләре җитәчәк иде. Мондый зур эшкә тәвәккәлләгәнче картлар белән әйбәтләп киңәшик дип, алар мәйданнан Йосыф карт йортына киттеләр.

Йосыф карт төпчек кызының үз ризалыгыннан башка кияүгә чыгуы хурлыгын байтак вакыт оныта алмады. Шулай да Саҗидәнең йомшак теле, Сафаның картны хөрмәт итүе үзенекен итте.

Карт аларны:

— Хуш киләсез, рәхим итегез! — дип, ачык чырай белән каршы алды.

Сафа сүз башлады. Әнисе белән абыйсының кыш буена үзләренә көн күрсәтмәүләрен сөйләп бирде, ахырда, моннан ары әнкәй йортында кала алмыйбыз, сездән киңәш сорарга килдек, диде.

Йосыф карт уйга калды. Аннары катгый итеп әйтә куйды:

— Мин кызымны каенана типкесендә яшәр өчен үстермәдем. Бүленегез. Тазалыгыгыз булса, ач калмассыз. Миннән фатиха,— диде.

Сафа белән Саҗидәгә шул гына кирәк иде.

XV. Иләк тә минеке, чиләк тә минеке

Вафа Сабан туенда үзенең җиңелеп калуын һаман оныта алмый иде әле. Шуңа күрә ул дәшми-тынмый гына чәй эчеп утырды.

— Әни, абый, тыңлагыз әле, сөйләшәсе бар иде,— диде кинәт Сафа.— Ике сарык башы бер казанга сыймый, диләр. Эт белән мәче шикелле яшибез... Бүленешәсе иде. Кем аерылып чыга? Минме, абыймы?

— Бу йортны мин сезнең өчен саклап килмәдем, моннан чыгып китәргә җыенмыйм. Безнең белән сыеша алмыйсың икән, чык та кит,— диде Вафа.

— Яхшы! Мин анысына да риза, — дип җавап кайтарды Сафа.— Ә минем өлешкә ниләр тия?

Йорт бүлү башланды. Моңарчы дәшми генә утырган Па-тый телгә килде, өлкән киленнең дә теле чишелде. Саҗидә дә сүзсез калмады. Шулай итеп талаш китте.

— Иләк тә минеке, чиләк тә минеке.

— Тәпәнем үзем белән бергә картайды. Күәс чиләген мәрхүм ирем сатып алган иде! — дип чәрелдәде Патый, яхшы әйберләрнең берсен дә Саҗидәгә бирергә теләмичә.

Тәмам ярсыган ике туган бер-берсенең бугазына ябышырга җитештеләр, әмма шулай да әйбер бүлешкәндә карап торырга дип картларны чакыра киттеләр.

Картлар килеп җитте. Сафа төрле яктан яуган үгет-киңәш-кә каршы килә алмады. Саҗидәнең дә озакка сузылган бу талашны тизрәк бетерәсе килә иде.

— Ярар алайса, шулай булсын, картлар! Соңгы сүзем шул: теләсәгез ничек итегез,— диде Сафа.

Картлар мал-мөлкәтне бүләргә керештеләр. Дөресрәге, үзенә кирәкмәгән әйберләрне генә биргән Вафаны җөпләп кенә тордылар. Ватык, җимерек, иске әйберләрнең барысы Сафага булды, яхшы, төзек, яңа әйберләр Вафага калды.

— Менә бу акыллы сүз әйтте! Менә рәхмәт! — диештеләр картлар.

Ике гаиләгә дә бәхет теләп, алар тиз генә чыгып киттеләр.

Саҗидә белән Сафа шул кичне үк бер тол карчыкның кечкенә генә өенә күченделәр. Саҗидә Зөһрә карчыкны да шунда җитәкләп алып килде.

Сабан ашлыклары чәчелеп беткәч, бер җомгада Сафа мәчеттә картлардан үзенә йорт урыны бирүләрен сорады. Аңа йортны авыл читендәге буш урынга салырга рөхсәт иттеләр.

Сафа шул урынга бура келәтне күчереп, аны җылытты, ишек-тәрәзәләр уеп, түбә япты.

Картлар, көлемсерәп, күзгә-күз караштылар.

Сафа абыйсына җавап бирергә өлгермәде, Саҗидә горур гына итеп җавап кайтарды:

— Йөзгә җиткән карчыкны гына карарга хәлебездән килер. Бала йодрыгы чаклы гәүдәсе бар... Әбине үзебезгә алабыз.— лиде.

— Әнине үзем карармын. Әбине әнә ул алсын. Чапанны аңардан ул алды, шулай булгач, аның үзен .дә алсын,— диде

Вафа.

— Мал-мөлкәтне бүлүен бүлдек. Ә менә карчыкларны нишләтәбез? Кем карар аларны? — дип сорады берсе кинәт.

— Икесе дә төп йортта калырга тиеш,— диде картлардан берәү

Терлек-туар өчен вакытлыча абзар-киртә корып куйды, кечерәк бер баз казыды. Башкаларын алдагы елга калдырырга туры килде.

XVI. Бал эчәләр үзләре, тәрәзәдә күзләре...

Әкрәм карый, мәзин белән бергә базарга килгәч, товар карап, сөйләшкән сүзләргә колак салып, рәтләр буйлап байтак йөрде. Ул, һәр кибет алдына диярлек туктап, товарларның бәясен сорашты, аларны кулына алып карады, сатулашты, шуннан соң икенчесенә китеп барды.

Кибетче алдан ук әзерләп куйган төргәкне карыйга алып сузды. Бусы әфьюн иде.

Әкрәм карый кибетчегә акча түләп, Сабирҗан туктаган мәзин йортына китте.

Йорт хуҗасы, каршы чыгып, аны Сабирҗан белән Гый-мади янына, чарлакка менгезеп җибәрде.

— Кара син боларны, бал эчәләр үзләре, тәрәзәдә күзләре... Әссәламегаләйкем! — дип шаяртып сөйләнде Әкрәм карый бүлмәгә керә-керешли.

Әчегән татлы бал җитәрлек иде. Мәҗлес кыза барды. Күңелле әңгәмә туктаусыз дәвам итте. Әңгәмәнең кызган бер җирендә Сабирҗан мәзин, Гыймадига туры карап, нык тавыш белән:

— Юкка карышасың, Гыймади абзый! Теләгебезне башкарырга күптән вакыт инде безгә! — диде.

— Нәрсә әйтәсең? — диде Гыймади.

— Нәрсә булсын! Карыйны икенче мулла итүне әйтәм

— Башлап җибәр, эш миннән калмас. Кайсы як чәйлекне күбрәк бирсә, мин гел шул якта,— дип кеткелдәп көләргә кереште.

— Каршы килмәскә сүз бирсәң, мин эшкә керешәм. Карыйны мулла итәргә бик вакыт инде... Вәгъдә алайса, Гый-мади абзый?

— Вәгъдә!

Әкрәм карый чокырга салган балны бер тын белән эчеп, савытны ашъяулыкка куйды да:

— Амин! — диде.

Сабирҗан мәзин, Әкрәм карыйны Шәмси мулланың ярдәмчесе итеп куеп, мулла белән үзсүзле Әсмадан күптән үч алырга хыялланып йөри иде инде.

Гыймади, чигүле сөлге башы белән маңгаен сөртә-сөртә

ХУП. «Твая баранчук җич? Кәнфит вәзмүш!»

Алдагы җомгада, намаз беткәнче үк, картлардан берәү, урыныннан торып:

— Җәмәгать, таралмагыз әле! Киңәшәсе бар! — дип кычкырды. Дога кылгач, алдан ук мәзин тарафыннан өйрәтеп куелган бер куштан сүзгә кереште:

— Авылыбыз шактый зур. һәрбер вагы-төяге өчен дә хәзрәтне борчыганчы, аңа ярдәмче куймыйк микән, картлар?

— Тотабыз да тамга җыябыз! — дигән тавышлар ишетелде төрле яктан. Шунда Шәмси мулла сөйли башлады.

— Каян алдыгыз әле сез моны? Минем җитешә алмыйм дип зарланганым юк бит. Миңа ярдәмче кирәкми,— диде.

Әмма мулланың сүзләре мәзин тарафдарлары күтәргән шау-шуда йотылып калды.

Мәзин ялгышмаган иде. Гыймади белән бергәләп төзегән планы бик шәп килеп чыкты. Шунда ук тамга җыю һәм эш артыннан йөрү өчен кешеләр сайладылар.

Иртәгесе көнне күп кеше Шәмси мулланың тарантас артына ныгытып бәйләнгән зур гына тәпән белән бал алып, авылның киң урамы буйлап каядыр китеп барганын күреп калдылар.

АШЛЫК УРЫНЫНА БАЛЧЫК

I. Ходайның кодрәте җитмәде, шайтан да ярдәм итмәде

Авылда гадәттәгечә Сабан туен бәйрәм иткәч, басуга эшкә чыктылар. Әмма күк йөзе чалт аяз, бер генә болыт әсәре дә күренми. Кояш иртүк кайнарланып чыга, басулар өстеннән эссе җил исә. Үләннәр шиңеп саргая, җир кибеп яргалана иде.

Авыл халкы, басуга чыгып, намаз укып, Ходайдан яңгыр теләде. Яңгыр боткасы пешерделәр. Су сибешергә керештеләр. Ә яңгыр һаман да яумады.

Ходайның кодрәте җитми, шайтан да ярдәм итми иде.

Берише кешеләр, йортларын ташлап, кая туры килсә шунда чыгып киттеләр. Икенче берәүләр, арзанга гына йорт әйберләрен сатып, читкә эшкә киттеләр.

Миңлебай Вафасы калага эшкә китте. Сафа, хатыны белән киңәшкәннән соң, авылда калырга булды.


Өлкән абыйсы тол Таҗи да:

— Ярлыга кая барса да бер язмыш,— дип, беркая кузгалмады.

Бөтен тирә-якта якынлашып килгән ачлыктан курык-маучы бердәнбер кеше шушы тол Таҗи гына иде.

II. Ач күләгәләр, тук бүдәнәләр

Көз туклык, муллык китермәде. Ташландык әвеннәр җимерек стеналары, тишек түбәләре белән ыржаеп утыралар. Ал арның базлары ишелеп, мичләре яртылаш; җимерелгән.

Халык өеннән чыкмый.

Салым түләр вакыт та килеп җитте.

Фәйзулла староста сотский белән десятскийларга халыкны каравыл өенә җыярга кушты.

Ачлыктан кипшенеп агарынган, шешенгән кешеләр, салкын мич башларыннан көч-хәл белән төшеп, сәләмәләрен киделәр дә каравыл өенә киттеләр.

— Җәмәгать, нәчәлство салымны соңгы тиененә чаклы түләп бетерергә куша,— диде староста.

Гыймади гөрелдәтеп бер кикерде дә:

— Игеннең уңмавы патшага, нәчәлствога кагылмый. Ансы Ходай Тәгалә эше, тәкъдир эше...— диде.

Өстенә тула чикмән, аягына тишек итек кигән Фәхри кинәт:

— Ашарына икмәге булмаган кешеләр бетләрен сатып түләсеннәрме? — дип кычкырды.

Фәйзулла катгый итеп:

— Соңыннан миңа үпкәләмәгез. Барыбер түләтәбез,— дип сүзен бетерде.

Салым түләүне уена да китермәгән кешеләр калтыранып куйдылар. Шуның белән җыен таралды.

Иртәгесе көнне Фәйзулла староста сотский һәм десят-скийлар белән бергәләп салым түләмәгән кешеләрнең йортларына кереп, аларның соңгы арык сыерларын, бозауларын яки аягында көчкә басып торган арык атларын алып чыгып китте. Мал-туарлары булмаганнарның соңгы алабута онын, соңгы мендәрен һәм чүпрәк-чапракларын алып чыктылар.

* * *

Калага эшкә киткән Миңлебай Вафасының да сыерын алып чыктылар. Сафаның да ике яшьлек башмак танасы Фәйзулла староста ишегалдына күчте.


III, IV, V, VI, VII. Адәм кыяфәтле маймыллар

Сафаларның хәлләре көннән-көн авырая барды.

Аларның инде җыйган алабуталары бетеп килә, каралтылары да утынга ягылып беткән диярлек, чират яңа келәткә җиткән иде. Сафаның көннән-көн чырае караңгылана барды. Ач үлем аларга да якынлашып килә иде.

Тик бер Саҗидә генә эчтән бу хәлгә бирешмәскә тырыша иде. Ул үзенең исән каласына, исән-сау яңага барып җитәчәк-ләренә ышана, хәтта үзенең карт әти-әниләренә, апаларына да ярдәм итәргә өметләнә иде.

Беркөнне ире белән сөйләшкәндә ул:

— Карале, без соңгы минутка чаклы шушылай кул кушырып утырырбыз микәнни? — диде.

— Нишлик соң?

— Вафа көзеннән үк китеп яхшы итте. Аның җәмәгате дә тук, әйберләре дә исән. Безнең дә берәребезгә китәргә кирәк иде.

— Китәргә хәзер дә соң түгел әле.

— Кем китә соң? Синме, минме?

— Акылың бармы, Саҗидә? Үзем исән чакта, мин сине чит кеше каршына җибәрәмме?

Икенче көнне Сафа, кулына таяк тотып, карлы юл буйлап калага таба юл тотты.

* * *

Ике көннән соң Сафа, тәмам арып-талып, калага барып җитте. Үзе шикелле үк эш эзләп туган авылларыннан чыгып киткән крестьяннар белән бергә, ул бер постоялый дворга килде. Тәртип урнаштыручы кеше Сафага буш урын күрсәтте.

Сафа, иртән торгач, чәй эчеп, урамга эш эзләргә чыгып китте. Барлык постоялый дворлар, чәйханәләр, мөсафирханәләр эшсезләр һәм хәерчеләр белән тулган иде.

Бердәнбер чара Вафа абыйсын эзләп табу иде. Ләкин ике туганның моңарчы һаман татулаша алганнары юк иде әле.

Сафаның Вафа абыйсы каршына барып ялынасы килми иде, шулай да, байтак уйлаганнан соң: «Ярар! Иелгән башны кылыч чапмас!»—дигән карарга килде.

Бик күп кешеләрдән сораша-сораша байтак адашып йөргәннән соң, Сафа шыгырдап торган капканы ачып, ишегалдына керде.

VIII, IX, X. «Кеше» булды

Әрлән үзе турында зур уйлаучы, тискәре һәм саран бер хуҗа булып китте. Башка татар байлары кебек, Габдулла да ишегалды түренә хезмәтчеләре өчен кечкенә генә, тәбәнәк


кенә бер өй салдырды. Приказчиклар эштән соңгы вакытларын шунда уздыралар. Әгәр дә Әрлән приказчиклардан берәрсенең аштан яки эш күплектән зарлануын сизсә, шундук шыр-ялангач чишендереп, бер тиен дә түләмичә куып чыгара.

Башка сәүдәгәрләрнеке кебек, Габдулланың да исәп-хисап эшләре чуалып беткән иде. Бигрәк тә аның вак бурычлар яза торган кенәгәсе буталчык иде. Бу кенәгә мондый сүзләр белән язылып тулган иде:

«Җирән урыстан ун сум аласы калды.

Аксактан дүрт сум аласы.

Шадра түти биш сум тиешле.

Тешсез карчыктан бер сум да егерме биш тиен аласы».

Әмма шулай да Габдулланың сәүдәсе көннән-көн үсә бара иде.

Өеннән чыгып киткәндә Габдулла бер хезмәтчесенә икенчесе өстеннән шымчылык итәргә кушып калдыра; хатынына приказчикларга күз-колак булырга, ә приказчикларга хатыны белән балаларын караштырып торырга куша. Аннары барысы өстеннән дә баш шымчы куя иде.

XI. Чиләгенә күрә капкачы

Вафа Әрләнгә дворниклыкка ялланып, көздән алып язга чаклы эшләргә сүз бирде. Аның әле байда беренче тапкыр хезмәт итүе иде, шуңа күрә ул байга ярар өчен җаны-тәне белән тырышып йөри башлады.

Хезмәтчеләр Вафаны, әле кырык яше тулмаган булса да, «бабай» дип атадылар. Ул кеше күз алдында бик диндар, әйбәт «бабай» булып күренергә тырыша иде.

Вафа һәр сынауны яхшы узды. Ул Габдулла белән Сәрвәрнең күңеленә тәмам ошады, приказчиклар белән хезмәтчеләр дә аңа ышанып карый башладылар. Вафа турында сүз чыкса, һәркайсы:

— Безнең бабай — ышанычлы кеше.

— Вафа ул гайбәт йөртә торган кеше түгел, сер саклый белә,— дияләр иде.

Вафа бер йомыштан да баш тартмый. Үзенә ышаныч арткан саен йомыш үтәгән хакы да арта бара иде.

Габдулла бай, Вафаны үзенең баш шымчысы итеп, ара-тирә аңа унбиш-егерме тиен акча бирә, вакыт-вакыт хәтта кием-салым да бүләк иткәләп куя иде.

Вафа Әрләннең ышанычын ныгытырга, шул ук вакытта хезмәтчеләргә курку салырга да тырыша иде. Ул байга:


— Фәлән приказчик бүген иртән намаз укымады...

— Фәлән малай итекләрен киптермәде.

— Пешекче хатын чүлмәк ватты,— дип әләкли башлады. Ул хәтта Габдулла байга хатыны өстеннән дә:

— Хәерчегә зур бер телем ипи бирде...

— Чапанын капкадан чыккач кына бөркәнде,— дип әләкли иде.

Сәрвәр аңардан курка башлады. Вафага мул булып тәмле азыклар, вак-төяк әйберләр, хәтта киелгән киемнәр дә ява торды. Аның сандыгында Сәрвәр бикәнең иске күлмәкләренә дә, Габдулла байдан тама-тама җыелган бер төенчек акчага да урын табылды. Аның бу сандыгында приказчиклар биргән түбәтәй, исле сабын, тасма, чәй кебек әйберләр дә саклана. Вафа боларны атна саен диярлек калага килүче хатыны аркылы әкренләп авылга озата тора иде.

Аның урынына туры сүзле, йомшак күңелле икенче бер кеше эләксә, ул монда ярашып яши алмас, бик тиз куып чыгарылган булыр иде.

Бөтен сыйфатларны әнисеннән алган бозык табигатьле, икейөзле Вафа исә җинаять эшләүдән дә курыкмый, аны хәтта гөнаһ дип тә санамый,— ул нәкъ урынына килеп эләккән иде. «Чиләгенә күрә капкачы» дигән мәкальдә әйтелгәнчә. Вафа нәкъ үзенә ярашлы җиргә туры килгән иде.

XII. Ходай китергән кунак

Сафа абыйсын эзләп тапкан вакытта Вафаның эшләре иң көйле барган чак иде. Сафа, кыяр-кыймас кына ян капканы ачып, Әрләннәр ишегалдына килеп керде.

Өйдән Вафа чыкты. Сафаны күргәч, ул: «Барыйм микән, юк микән?.. Сөйләшим микән?»—дип уйлады. Аннары тиз генә энесе янына килә башлады.

Араларында берни булмаган кебек, кул бирешеп күрештеләр. Вафа Сафаны хезмәтчеләр өенә алып китте.

— Сайга утырдым, абый! — диде Сафа.— Ашарга берни калмады. Әби белән хатын ярым ач утыралар. Саклап тоткан атыбыз да җилдә чайкала... Менә бирегә килдем. Берәр эш табып булмасмы дигән идем.

Шулвакыт кыңгырау чылтырап, Вафа ишеккә йөгерде. Ул хезмәтчеләр өенә кире әйләнеп кергәч, ике туган сүзне дәвам иттерделәр.

— Безнең бикәнең әтисенә, хәзрәткә, дворник кирәк икән. Тик син ярап бетәрсең микән, белмим...— диде Вафа.

— Нигә?

— Әй, энекәш! Байларга ярау ансат түгел ул... Кала халкы ул кайбер кяфер эшләмәгәннәрне дә эшли. Исең китәр.


Сафа аптырашта калды, эндәшмәде.

— - Сабыр ит. Бикә янына барып килим әле. Синең бүген ашаганың да юктыр, — дип, Вафа чыгып китте...

Вафа ашалып бетмәгән бәлеш, паштет, каткан күмәч салган зур бер поднос күтәреп керде.

Берничә ай буе ачлы-туклы яшәгән Сафага искереп күгәрә башлаган бәлеш кисәкләре дә җәннәт азыгы булып тоелды. Сафа бо ларның барысын бик тиз юк итте.

Приказчиклар йокыдан торганда тышта әле караңгы, таң атып өлгермәгән иде.

Вафа ишегалдын себерде, тротуарларны себерде, абзарны җыештырып, сыерларга азык салды, аларга җылы су эчертте, утын ярып куйды, кучерга атларны карарга булышты, шуннан соң гына хезмәтчеләр өенә кайтып, суынган самоварны җылытты. Чәй эчкәннән соң, Вафа, бикә янына барып, рөхсәт сорады да энесен бикәнең атасы янына алып китте.

— Кеше кирәген кирәк тә, тик нишләргә инде менә. Хакын бик зур сорамаса, шәт, алырмын да... Синең энең дә бугай әле, — диде мулла Вафаның сүзен тыңлаганнан соң.

— Ала күр инде берүк, хәзрәт. Алла боерса, үзем шикелле үк әйбәт, тырыш хезмәтче булыр...

— Күпме сорыйсың соң?

— Күпме бирәсең инде, мулла абзый. Рәнҗетмәссең, шәт, — диде Сафа.

— Ярар. Ашау миннән, үлем Ходайдан, дигәндәй... Җәйгә чаклы эшләсәң, ун сум бирермен...

— Әз бит, мулла абзый... Авылда хатыным белән әби карчык калды. Ал арны да ашатырга кирәк.

— Әзрәк шул, хәзрәт. Киемен дә бирмисең. Ярар инде... Энем карлар эри башлаганчы эшләр, унбиш сум түләрсең инде, — дип, сүзгә Вафа да кушылды.

Хәзрәт күңеленнән исәпләп-чамалап торды да:

— Кыйммәтрәк инде кыйммәтен дә, шулай да ярар, хәерле булсын. Синең энең дә икән. Тик намус белән әйбәт хезмәт итсен, — диде.

Сафа, постоялый дворга барып, аннан әйберләрен алып килде һәм шул минуттан соң дворник булып китте. Берничә көн эшләгәннән соң бик озак үтенеп сорагач һәм Вафа да ярдәм иткәч, ул задаткага биш сум акча алып, авылга җибәрде.

Сафа көченнән килгән кадәр, һичбер карышусыз, бөтен эшне эшли бирде, тик, абыйсы шикелле ертлач бер кеше

булмаганлыктан, ул бу йорттагы кешеләрнең гаепләреннән файдаланырга уйламады да. Шуңа күрә Сафага берәүдән дә әҗер тимәде. Аны берәү дә сыйламый, аннан берәү дә курык-мый иде.

XIII. «Баҗалар»

Минзәлә ярминкәсеннән Әрлән бик кәефе кырылып кайтып төште. Сәүдә бик начар булды. Сатудан җыйган акча кредиторларга түләргә дә җитмәде.

Юлдан кайтып, ял итеп алганнан соң, ул йортындагы шымчыларын чакырып сорау алырга кереште. Вафаны иң соңыннан гына дәштереп алды.

— Бикәнең тегенди-мондый эшләрен сизмәдеңме?

— Нахак сүз сөйли алмыйм... Берни дә сизмәдем.

— Кунакка баргалагандыр ич?

— Унике тапкыр кунакта булды, биш тапкыр әтиләренә барды, өч тапкыр үзе кунак җыйды.

Әрлән кибетендәге барлык приказчикларны тетеп сүкте, берничә малайны кыйнап ташлады, ышанычлы кешесенә дә әллә нинди гаепләр тагып каныкты.

Бу көнне Габдулла бай ярминкәдәге дулаган аю шикелле котырынды.

Кич җиткәч, шул хәлендә өенә кайтты. Комганга тутырып куйган су артык салкын кебек тоелды. Шуннан ул комганны ыргытып бәрде. Кайнап торган самоварны тибеп аударды. Өй эчендәгеләр һәммәсе куркышын дер калтырап тора башладылар.

Шуннан соң ул ачу-ярсу белән:

— Нәрсә карыйсың син? Асраулар әйберләрне урлый, приказчиклар уйнашлык итә, ә син берни белмисең...— дип, хатынына ябырылды.

— Ни булды сиңа бүген?.. Йорт эчендәге караклардан сакланып бетеп буламыни? — диде хатын.

— Теләгән кеше саклана. Син йортта хуҗа була белмисең. Асраулардан куркып торасың! Килмешәк! Ялкау!

Бу сүзгә инде Сәрвәр бикә дә түзмәде:

— Нишләп мин килмешәк булыйм? Ниткән ялкау мин?

— Ах син, мулла калдыгы! Миңа каршы киләсеңме әле?! — дип, Габдулла хатынының яңагына чалт-чолт сугып җибәрде. Хатын, үкереп елый-елый, ирен каргарга тотынды:

— Йа Раббым, миңа суккан өчен кулың корысын иде! Мин мондый җәберләрне күрергә өйрәнмәгән.

— Өйрәнмәсәң, бар, кит! Иртәгә үк куып җибәрәм. Талак сиңа, талак, талак! Мең тапкыр талак! — дип ярсып кычкырды.

Сәрвәр бикә, мамык мендәргә капланып, үкереп еларга кереште. Ниһаять, бай, кычкыра-кычкыра хәле бетен, тамагы карлыгып, икенче бүлмәгә чыкты да чишенми-нитми диванга ауды.

Иртәгесе көнне иртән ул, чәй дә эчмичә, кибетенә китте.

Сәрвәр бикә әтиләренә китте.

Озакламый Сәрвәрнең әтисе дә килеп җитте. Күрешеп исәнләшкәч, мулла дога кылып алды да, ипләп кенә сүзгә кереште.

— Сездә бик күңелсез хәлләр булган икән, кияү. Ходай кушып, ахыры хәере белән бетсен инде,— диде.

Габдулланың эшне зурга җибәрмичә, бу хәлдән тизрәк котыласы килә иде.

— Гаеп миндә, бабай! Булды да бетте. Бер юлга гафу ит инде. Мондый хәл бүтән булмас,— диде.

— Мин гафу итәрмен дә, менә Ходай гафу итәр микән? Ахмак!

Габдулла бай юаш кына итеп:

— Бәлкем, никахны яңартырга кирәктер? — дип сорады.

— Ул гына аз,— диде хәзрәт.— Син бит ул сүзне өч тапкыр әйткәнсең. «Мең тапкыр...» дип тә кычкыргансың, шулай булгач, хәзер тәхлил1 кирәк инде...

— Тәхлил?! — диде Габдулла бай, коты алынып. Бу сүзнең мәгънәсен бик яхшы белә иде ул. Аның үз хатынын икенче бер кешегә һич тә биреп торасы килми иде.

— Андый эшкә бер дә җаным тартмый шул, бабай. Берәр башка чарасы юкмы соң? — диде ул.

— Тинтәк! Ахмак! Ходайны алдамакчы буласыңмы? Шулай итеп, Габдулла байга ризалашырга туры килде. Ике як та тәхлил өчен кулай кеше табарга тиеш иде.

Габдулла бай да, бабасы да кеше эзләргә керештеләр. Әрлән, уйлана-эзләнә торгач, Вафага тукталды. Мулла да Вафаны хуп күрде. Вафа бу эшкә һичбер карышусыз риза булды.

— Кара аны, соңыннан киреләнеп маташасы булма. Хатынны аерырга теләмим дип әйтмәссең дип ышанам мин сиңа. Ә? — диде мулла.

— Алла сакласын, хәзрәт. Әллә мин кеше алдап йөрүче бер бәндәме? — диде Вафа.

Шаһит итеп ике приказчикны чакырдылар. Шулар алдында Сәрвәрне дворник Вафа белән никахлаштырдылар.

1 Тәхлил — «Талак, талак» дип аерган хатынга кабат өйләнү өчен, хатынны башка кешегә кияүгә биреп аеру.

Икенче көнне иртән Сәрвәр Вафага:

— Сине кысарлар. Талак дигән сүзне әйтергә ашыкма! Бирешмә! — диде.

Вафа, моның азагы начар булыр бит, дип курыкканлыгын әйтте.

— Берни булмас. Бик кирәк булса, ике көннән соң әйтерсең. Кара аны, оттырма, акчаны күбрәк сора. Кирәк була ул акча.

Шул рәвешле Сәрвәр бикә иреннән үч ала иде.

Икенче көнне иртән Габдулла бай, ишекне шакып, хатыныннан: «Әйтмәдеме?»—дип сорагач, бу юлы да «юк» дигән җавап ишетте.

Карт хәзрәт тә, Габдулла бай да тәхлил өчен Вафаны сайлап бик каты ялгышканлыкларын аңладылар. Беркөнне кич алар Вафаны чакырып алгач, мулла аңардан:

— Нишләп син, агай, сүзеңдә тормыйсың? — дип сорады.

— Мин бит синең кызыңны урлап та, алдап та алмадым. Шаһитләр алдында үзең никахладың.

— Син кирегә борып маташма,— дип, сүзгә кушылды Габдулла бай.— Форсаттан файдаланып, миннән күбрәк акча каерырга чамалыйсыңмы? Күпме кирәк, әйт?

— Биш йөз сум көмеш.

Байтак кына тарткалашып, ахырында ике йөз сумга килештеләр.

Икенче көнне иртән Вафа, әйберләрен җыеп, Габдулла бай йортыннан чыгып китте. Мулла, киявенең соравы буенча, Сафаны эшеннән куды.

XIV. Саулыгың булса, аты булыр

Җиһан абыстай, нишләргә белмичә гаҗиз булып, беркөнне Саҗидәләргә килде.

— Ашарга бер тәгам ризыгыбыз калмады. Сезнең дә шулайдыр инде... Сезгә киңәшкә килгән идем. Нишләргә инде? Балалар кызганыч бит... Ачтан үтерербез микәнни инде аларны?..— диде Җиһан, тынлыкны бозып.

Саҗидә уйга калды. Ят бер тавыш белән диярлек иренә эндәште:

— Әгәр дә атны... алашаны суйсак дим. Әтиләр дә, Ильяс абыйлар да ач, үзебез дә, абыстайлар да... Итен дүрт йортка бүләрбез. Халыкка паек бирәселәр, ди. Бәлкем, шуңарчы җиткерербез. Үзебез үлсәк, ат кемгә хаҗәт? Ичмасам, бер изгелек эшләрбез.

Бердәнбер таянычыннан да колак кагу бик авыр иде, шуңа күрә Сафа берни дип тә җавап бирмәде.

Җиһан абыстай әкрен генә ишеккә таба китте. Сафа аңа карап торды да сүзләрен ачык итеп:

— Абыстай, иреңә әйт, килсен... Бераз булышыр,— диде. Аннары Саҗидәгә:—Бар, бабай белән Ильяс абзыйны чакырып кил,— диде.

Сафа атны суеп бетергәнче өеннән чыкмады. Сафалар ишегалдына, берәр сөяк тимәсме дип, хәлсез ач күршеләр дә керделәр.

XV. Басуда сабан туе

Хөкүмәтнең ярдәмгә дигән икмәге авылга барып җиткәнче, ярлыларның барысы диярлек кырылып бетте.

Язгы ташу сулары да агып бетте. Җылы кояш астында җир кибә башлады.

Ниһаять, казна паегы Мәүлә Колыга да кайтып җитте. Ашлыкның байтак өлешен олаучыларга бирделәр. Мулла белән мәзингә дә берәр капчык илттеләр. Калганын җыенда бүтән кешеләргә бүлә башладылар. Шау-шу, кычкырыш-талаш купты. Куштаннарның сүзе өскә чыкты. Ачларга кеше башына егермешәр-утызар кадак чүпле арып: тиде, байлар исә берничәшәр пот алдылар.

* * *

Арыш биргәннән соң, озакламый чәчүлеккә солы, арпа һәм бодай да өләштеләр.

Сабан ашлыкларын чәчәр вакыт узган булса да, крестьяннар:

— Үлсәм үләм, барыбер җиремне чәчәм! — дип, ашыга-ашыга җирләрен чәчеп чыктылар.

Яз бөтен нәрсәгә тереклек сулышын өрде. Урман, болыннарда хәзер яфрак, яшь үрентеләр, сутлы кайры, ашарга ярарлык үлән тамырлары, суда балык бар.

Быел басулардагы авыр эш халыкның күңелле Сабан туен алыштырды.

Каладан алып кайткан акча белән мал Миңлебай Вафасына көч-куәт һәм ышаныч бирде. Хәзер инде ул җыеннарда һәрвакыт, масаеп кына, үз фикерен әйтә башлады. Аның ике көр аты каладан паек һәм чәчүлек ашлык ташыды. Ниһаять, Вафа да чын куштан булып китте, һәм, бүтән куштаннар
шикелле, ат биреп торган өчен ашлыгын да, ачтан үлгән ярлыларның бер өлеш җирен дә алды.

Авыл хәзер ике генә төркемгә — ачлар белән тукларга һәм атлылар белән атсызларга гына бүленгән иде. Ярлылар ачтан үлеп бетте, урта хәллеләр алар хәленә төште, байлар исә тагы да баеп китте. Уртаклык калмады.

Сафа ярлылар арасында калды. Саҗидә белән, ындыр артына чыгып, җиренең тиресләгән өлешен китмән, көрәк белән казыды да казна биргән орлыкны чәчте.

XVI, XVII. Корбан

Сафа белән Саҗидәнең тормышлары түгәрәк түгел иде: балалары юк иде.

Хәзер инде тормышлары бөтен яктан да рәтләнгәч-җай-лангач, аларны әнә шул кайгы гына борчый иде. Ислам динендәге бөтен ырымны кулланып бетергәч, мәҗүси Аллаларга мөрәҗәгать иттеләр. Мари багучы ларының барлык киңәшен эшләп карадылар. Ләкин берсенең дә файдасы тимәде.

Ахырында ул үзенең бала анасы була алмаячагын аңлады, шулай да бирешергә теләмәде.

Беркөнне ул ире белән сөйләшергә булды:

— Әллә тагы бергә өйләнәсеңме?.. Балабыз булыр иде, ичмасам,— диде. Сафаның ачуы килде.

— Юкны сөйләмә әле! Каян килә синең башыңа шундый тузга язмаган сүз?

Саҗидә сүзен куәтли бирде:

— Гомергә баласыз каласың килмәсә, өйләнергә кирәк... Талашмыйча, тату яши торганын үзем табып бирәм.

— Әйтмә дә, уеңа да китермә! Мин андый эшне эшләмәячәкмен,— диде Сафа.

Мәгәр Саҗидә уеннан кайтмады, җае чыккан саен шул хакта әйтә торды. Аның үз йортларында бала күрәсе килү, бала сөю теләге артканнан-арта бара иде.

«Керпе» кушаматлы Сәлим ачлык елны исән калган бик аз ярлыларның берсе иде. Ул бөтен тирә-юньдә иң яхшы такта яручылардан санала, һәр елны көз җиткәч, Сәлим, озын пычкысын аркасына асып, авылдан читкә чыгып китә. Кышкы бураннарда, көзге әшәке яңгырда да, язгы пычракта да ул, аркасындагы пычкысының тыңлавын тыңлап, җайга гына атлый-атлый, авылдан авылга йөреп кешеләргә такта яра.

Сәлимнең кечкенә генә өе тирәсендә абзар-кура да, читән дә юк. Аның чәчкән җире дә юк.

Ачлык елны Сәлим җәй көне үк авылдан чыгып китте. Такта яру заводына эшкә ялланып, җәен-кышын шунда эшләп уздырды.

Базык буйлы, кий; җилкәле бу ир, күндәм, юаш бер кеше булса да, башкалар -(5елән дуслашырга яратмый иде. Кешеләрдән читләшә торган гадәте өчен аңа «Керпе» дигән кушамат биргәннәр иде. Аларны якты йөз белән каршы ала торган бердәнбер йорт Миңлебай Сафасы йорты гына иде.

Сәлим, биек кузлага салган юан бүрәнә өстендә канатларын җәйгән бөркет шикелле җилпенеп-җилпенеп пычкыны салмак кына йөрткәндә, Вәли астан әтисенә булыша. Сәлим авырыбрак китсә, аның урынына өскә улы менеп, абыйсына булышырга Хәтирә килә. Күбрәк вакыт кыз әтисе белән абыйсына аш пешерә, керләрен юа яки берәр җиргә көнлекче булып эшкә яллана иде.

Кай ягы беләндер Хәтирә Ирдәүкә Саҗидәгә дә охшаган иде. Сөйкемле, чая, аның шикелле үк кыю иде ул. Ихтимал, шуңа күрәдер, Саҗидә аны аеруча ярата иде. Шуның өстенә, Саҗидәгә аның тырыш, сабыр булуы да ошый иде. Тормышның бик күп ачысын-төчесен күргәнгә, Хәтирә булганы белән канәгать була белә, авырлыкларга түзә белә иде. Ирен Хәтирәгә өйләндереп, Саҗидә үзенә яхшы дус табасына ышана, йортына көндәш түгел, киңәшче китерәсен яхшы белә иде.

* * *

Җәйнең кояшлы, эссе бер көне. Талгын гына искән йомшак җил авыл башыннан чәчәк атып утырган үләннәрнең тәмле, баллы исен алып килә.

Сафа белән ныгытып сөйләшкәннән соң, Саҗидә икенче көнне иртүк Сәлимнәргә китте.

Сәлим зур гына таш өстендә пычкы кайрап утыра иде.

Саҗидә шундагы икенче бер ташка утырды.

— Мин бер зур эш белән килдем әле.

— Нинди эш белән?

— Яучы булып...

— Алай булгач, нигә аны миңа әйтеп торасың? Бар, үзенә әйт.

— Хәтирә үзе риза булса, син каршы килмәссеңме соң?

— Нишләп каршы килим ди мин? Саҗидә таш өстеннән торып, өйгә таба китте.

Җир идән чиста итеп себерелгән. Бөтен өй эчен диярлек биләп алган сәке кырыенда Хәтирә кул эше эшләп утыра.

Вак-төякне сөйләшеп алганнан соң, Саҗидә туп-туры төп эшенә кереште.

- — Беләсеңме, Хәтирә, мин сиңа яучы булып килдем бит әле, — диде.

Саҗидә кызның аптырашта калуын күреп, ни сәбәптән ирен өйләндерергә теләвен һәм ни өчен Хәтирәне сайлаганын сөйләп китте.

Бөтен авыл шау-гөр килеп җыенга хәзерләнгән көннәрдә «Керпе» Сәлим йортында кечкенә генә туй ясадылар. Никах укылган кичне үк Хәтирә Сафа йортына күчте. 4 Хәтирәне үзенә көндәш итеп сайлап ялгышмады Саҗидә. Сабыр холыклы, тырыш Хәтирә Саҗидәнең яхшылыгын онытмады, юаш табигатьле Сафаны да яратып китте. Алар өчәү дус-тату яши башладылар.

Кыш урталарында Сафа белән Саҗидә тансык баланы каршы алырга хәзерләнә башладылар. Изучаем языки:
  • Крымскотатарский
  • Турецкий
  • Удмуртский




  • cделать стартовой | добавить в избранное




    Статистика ¤ Обмен ссылками ¤ Использование ¤ Лаборатория
    © Фонд развития татарского языка и культуры «Татарнамэ»


         e"../_foot.php"; ?>

    Ещё в рубрике «Библиотека»