Обновлено:
Наки Исанбет
Наки Исанбет
Материал 2007 года
С тех пор правила могли измениться. Актуальный порядок — в разделе вопрос-ответ.
Нәкый Исәнбәт
Шәрекъ кызы
Кызганам кайчак күрәм дә гөл яңаклар, йөзләрен,
Ул тамып торган илаһи карлыган күк күзләрен;
Ул чигәсен каплаган хуш чәчләрен, һәр төкләрен,
Ул гөнаһсыз гәүдәсен, ак кулларын, пакь күкрәген.
— Ник яралдың,— дим эчемнән,— күктән иңгән хур кебек?
Ник елыйсың аулак-аулак күзләреңнән нур түгеп?
Йә сизәмсең алгы көндә шомлы хәлләр көткәнен?
Ул ефәктәй чәчләреңнең кан юарга үскәнен?
Кемгә соң ләззәт синең тавышың, сәмави сүзләрең?
Кемгә соң нигъмәт, гаҗәеп күз карашың, күзләрең?
Ник яралдың бу түбән чүплек эчендә син, чәчәк?
Аһ! Сизәмсең: син чәчәкне нинди куллар чертәчәк?
Солдат хатыны
Урамнардан узган никрутларның
Гармун тарткан моңлы тавышына,
Сөяләм дә тәрәз яңагына
Мин биреләм авыр сагышыма.
Кар өстенә аккан каннар кебек,
Көнбатышта күренә кан болыт,
Минем дә шул кайгым күкрәгемдә
Укмашты ла кара кан булып.
Өй артында елый, җилдән иңрәп,
Ятим калган шыксыз ак каен;
Яз айларын көткән шул каендай,
Мин дә көтәм аның кайтканын.
Урамнарга баксам, җансыз өйләр,
Күккә баксам, козгын-каргалар;
Баш очымда йөреп: «Карр!»— диләр дә
Яра сала җанга тагы алар.
Ничә еллар монда мин бер башым
Ирләр түзмәс эштә интегәм;
Беләкләрем талды, йорт таланды,
Сары булдым, ахры, йөткерәм.
Кычкырмалай, козгын, әй каршымда,
Кычкырганың төшсен башыңа!
Күкрәгемә поскан ач сабыем:
— Әт-тә,— ди дә төелә яшенә.
Гыйсъян җыры
Нык аякларны басып киң,
Канлы күкрәк өстеңә,
Ишетәсеңме, әй Җир-ана,
Антлар орам мин сиңа!
Кол булып чүккән тезем аргач,
Менә тордым да мин,
Җилкәм өстеннән олактырдым
Тәхет-таҗ, шаннарын!..
Өстеңә бәрдем бөтен
Зынҗырларын кырдым да мин!
*
Төн. Офыкта — янган утлар.
Тау ватам мин, юл йөрим;
Атлыгам мин зур җиңүнең
Тәхтенә, әй Җир шары!
Бер дә шиксез, иң җитез
Арбам булырсың син минем!
*
Кулда — тукмак. Нык аякларны
Басып җир өстенә,
Иштәсеңме, әй Күк-ата,
Антлар орам мин сиңа!
Ут ягып, көн-төн шулай
Гыйфрит кебек мин эшлимен.
Зур чүкечләрне сугам да
Кычкырам: әй Күк йөзе!
Бер дә шиксез, таң белән
Хуҗаң булырмын мин синең!
*
Шанлы юл алган юлым, әй Күк!
Барамын мин сиңа!
Канлы арбамда синең
Аллаң булырга мин барам!
Ат итеп аркаң иярлим,
Инде менәм өстеңә!
Статистика ¤ Обмен ссылками ¤ Использование ¤ Лаборатория
© Фонд развития татарского языка и культуры «Татарнамэ»