Tatar.com.ru

Обновлено:

1 Тәҗәлла — нурлы күренеш. 2 Шәгъшәга — яктылык. Изучаем языки

Сагит Сунчелей

1 Тәҗәлла — нурлы күренеш. 2 Шәгъшәга — яктылык. Изучаем языки
Материал 2007 года

С тех пор правила могли измениться. Актуальный порядок — в разделе вопрос-ответ.

Сагит Сунчелей


КЕМ җылый?



Кем җылый, аһ, кем җылый, ул кем — адәмме1, җенме ул?
Кем җылый, кем? Илме, җилме? Ник җылый соң төнлә ул?
Кимме ул, мескинме ул? Әллә ятим, әллә гариб...
Ник җылыйсың, әйт, җаным, ник син җылыйсың, нәрсә дип?

Тән караңгы, төн усал, салкын, явыз, дәһшәтле тән...
Кем син, әйт, кем син? Җаным! Төнлә җылыйсың ни өчен?
Төн усал, бәгърем, җылавыңны синең ул аңламас,
Аңласа да — җә көләр, җә көлмәс, әмма санламас.

Төн көләр, төн вәхши ул, яхшым, көләр ул, рәнҗетер!
Кил миңа, кил-кил, җаным, кер куйныма, шикләнмә, кер!
Мин кочыйм, син бәгъремә ныграк кысыл — бәгърем, җылы.
Ул җылы эл дә, җаным! Ул эл дә шул мәзлум колы...

Кил, кочыл, ныграк кысыл... рәнҗе, җыла, тик каргама,
Ләгънәт әйтмә, әмма зарлан, зарлан әгъла мәүлаңа...
Төн усал, бирмәм сине, бирмәм аңар, көлдертмәмен,
Агъла, бетсен ул зәһәрле яшь, ләкин сүндертмәсен

Күзләреңнең яктысын сүндермәмен, сүнмәс, җаным!
Күзләреңне мин үбәрмен, күзләрең үлмәс, җаным!
Куй башыңны, куй минем күкрәккә — эл дә күкрәгем
Нык минем, агълап бетер, әйбәт шигырьләр сөйләрем.

Тәмле җырлар җырларым, җырлап сөярмен мин сине,
Әкрен-әкренләп сүнәр моңлы йөрәгең янгыны.


БЕР кәй

Бер тирән хәсрәткә сабышып, тинтерәп йөрдем кичә,
Зур хыялларга чумып, бер җыр көйләп йөрдем кичә.
Ул көем моңлы иде, тәмле иде, изге иде,
Эл дә булса моңлана күңлемдә, ядтан китмичә...

Әллә нинди яхшы ул көй, әллә ник моңлы, газиз,
Шундый моңлы, шундый һәйбәт, шундый хәсрәтле, нәфис.
Хәсрәтем шаять бетәр моңлы күңелдә, әмма ул
Көй моңы, белмим, бетәрме онтылып күңлемдә тиз!



1 Адәмме... — газетада адәммә, җенмә, илмә, җилмә... дип басылган.

Тышта салкын, тышта көз. Күңлемдә җәй, бәгърем, җылы.
Шаулыйлар күктә болытлар... Моңлы күңлем нур тулы.

Балкый күңлемдә илаһи нур — дидари нур1... Исә
Тышта салкын җил... Минем күңлемдә ак гөлләр үсә —

Тәмле исле, ямьле оҗмах гөлләре... оҗмахныкы...
Күкрәгемдә изге Коръән... Кил, җаным, Коръән укы!

Кил, үзеңне куй минем бисмиллалы күкрәгемә —
Иснә гөл, Коръән укы... Сөй Аллаһны, сөй, рәнҗемә.

Яшьме тамды башыңа? Ул ни, җаным?.. Ул — күз яшем..
Түзми күз яшь... җеткерәмме? Әйе, түзми күкрәгем.

Күкрәгемдә бар, җаным, күп-күп сөйлисе сүзләрем!
Рәнҗемә... Җөткермим инде... Инде кипте күзләрем.

Куй башыңны син минем күкрәгемә... Куй, рәнҗемә...
Иснә гөл, Коръән укы... Күңлең очынсын Раббыңа...



ТУКАЙ рухы


Йоклый безнең тәхте пай2 — ямьле Казан!
Йоклый мәсҗедләр, Сөембикә, Кабан!

Тәхте пайның йоклый һәр багбостаны3,
Йоклый хәсрәтле шәһәр каберстаны...

Йокламый бер рух — газиз рух бу кичә!
Ул оча: аннан үтә, моннан китә...

Ул Казан өстендә гел җырлап оча,
Киң хыял берлә Казанын ул коча.

Кич саен сагына Казанын изге җан,
Җырлый ул гел: «Аһ, Казан! Ямьле Казан!»

Җырлый-җырлый мескинем хәсрәтләнә,
Энҗе яшьләр күзләрендә әйләнә...




1Дидари нур — сөйгәнемнән килә торган нур.
2Тәхте пай — башкала.
3 Багбостан — җимеш бакчасы.



Мин КАЧТЫМ

Төн караңгы, күк болытлы — күктә бер йолдыз да юк;
Көзге җил салкын, Идел өсте суык, дулкын суык.

Мин йөзәм, берни дә күрми күзләрем... Әзрәк өшим;
Вәхши дулкыннар мине кыйный. Телим нур — нур телим!

Алда юк бер нур! Беләм мин: артта якты, артта бар
Бер түгел, мең нур! Ләкин әйләнмимен, бакмыйм аңар —

Ул шәһәргә! Ул мохиттән мин качам! Якты шәһәр —
Алда нур... анда җылы... анда күңелле шәүләләр...

Инде мин кайтмам кире — тартма мине залим агым:
Буш мәшәкать! Аһ, шәһәрме? Мин аны күрдем, җаным!

Мин беләм инде аны бик шәп! Шәһәр ул — ул тәмугъ!
Анда юк чын юл, иман, чын нур! Җаным! Чын анда юк!

Анда нурлар, шәүләләр ялган! Гомер — ялган! Гомер!
Анда яшь, кан; анда... хуш, якты шәһәр! Раббым! Шөкер!

Унда нур күрәм — хәер, йолдыз ул да! Үтәм!

Төн, суык. Киттем, җаным, Раббым, кичер, көч бир! Йөзәм!

САГЫН

Син караңгыда утырсаң,
Үткәнеңне уйласаң,

Син сәгадәтле хәятка

һәм рәхәткә туймасаң,

Әллә кемнәр пакь йөрәгең

Шөгъләсен сүндерсәләр,

Әллә кемнәр гыйззәтеңнән,
Хәсрәтеңнән көлсәләр,

Син җыласаң, алса яшең

Күзләреңнең нурларын,—

Моңлы күңлеңнән мине син
Шул читен хиндә(1) сагын..



1.Хин — вакыт, минут, мизгел.

Әлфиям!

м...

Сөйде төнлә ай мине... тик нурлы таңым атмады,
Батты аем... тик таң атмады, кояшым калкъмады.
Ул матур йолдызларымны да болытлар каплады;
Мин сөйдем... әмма сөюемне кара төн таптады.

Ялгызымны калдырып китте газизем Әлфиям —
Бетте бәхтем, рәхәтем... бетте газиз гомеремдә ямь.
Төн кабер төсле караңгы... инде таң атмас — беләм,
Инде атмас, юк, кояш та чыкмас инде... аһ, үләм!

«Әлфиям!» Килми җавап... каргалдым, ахры... Мин үләм,
Онтылам мин... аң керә, аң. Мин уянам — мин сизәм:
Юк тәнем... мин рух, имеш. Күккә ашам — күккә менәм,
Нур, мәляикләр1 тирәмдә... кычкырам мин: «Әлфиям!»

Иштелә күктә зикер, тәсбих вә тәкбирләр өне...
«Әлфиям!» дим мин, мәляикләр җуаталар мине:
«Син, — диләр,— сөйдең, шуңа җәннәткә илтәбез сине».
«Әлфиям!» дип... иштелә күктән мәләкләр тәһлиле(2).


СИНЕ күрәм,,,.,
(Гейнедән)

Сине күрәм, ярым, мин төшемдә:
Иясең син миңа башыңны;

Сөйнеп үбәм, имеш, шунда синең
Нурлар төсле ак кулларыңны.

Хәсрәтләнеп миңа карыйсың да
Башкаеңны акрын иясең;

Күзләреңдә күрәм энҗе яшьләр,
Миңа нидер акрын әйтәсең.

Син әйтәсең нидер, бүләк итеп

Хуш исле гөл миңа сонасың.

Уянам мин — юк ул биргән гөлең,
Сүзеңне дә онытам шуннан соң.



1 Мәляикләр — мәләкләр, фәрештәләр.
2 Т ә һ л и л — Аллаһны олылау (гарәпчә «бер Аллаһыдан башка Аллаһ юк» дип
әйтү).



Эзләдем нур — тапмадым мин,
Күрдем утлар; кайда нур?
Ашмадым, күк күрмәдем мин...
Кайда оҗмах? Кайда хур?

Мин дидем: «Су!» Эчмәдем су;
Сондылар1 — эчтем зәһәр.
Җырладым мин, егъладым мин —
Әллә кемнәр көлделәр.

Төн иде. «Раббым!» — дидем мин,
Мин икәнне белделәр...
«Аттымы таң?» — дип сорадым,
Әллә кемнәр көлделәр...

Кайда Аллаһ? Кайда дидар?
Кайдадыр агълый мәләк.
Җырлый исрекләр — торалмыйм.
Кем көлә?.. Гүрдә — теләк...

Үтте айлар, үтте еллар,
Күзләремне басты кан...
Ник торалмыйм? Ник күралмыйм?
Кайда нур? Кайда җәнан?

Нур эзли күзләрем...
Нур тели күкрәгем...
Тән үпте Сәгыйтьне —
Үтерде әллә кем!

Төн үтте — күрмәдем,
Үтерде — үлмәдем,
Ул көлеп югалды —

Артыннан йөрмәдем.

Канланды күзләрем,
Түзмәде күкрәгем,
Кем үпте — белмәдем,
Мин кирәксенмәдем.

Сондылар — суздылар.


МӘСҖЕДТӘ

Раббы мәүлам, бу синең мәсҗед. Синең йорт — изге йорт.
Мәсҗедендә утырам, мәүлам! Мине син кума — тот.

Китмимен моннан. Бире килдем үзем ихлас белән,

Кума — мин китмим. Минем җан — ярлы җан, хәсрәтле җан.

Хәсрәтем кертте бире, әйе, тирән, зур хәсрәтем,
Изге мөнбәргә агызмакчы булып кердем яшем.

Йа Илаһым! Ник минем бәгърем суынды. Аңламыйм.
Мин җуанырга, җыларга кердем. Аһ, кем, кем залим?

Кем залим? Әйт. Әллә күңлемдә иманым калмаган,
Әллә юкса шәфкатең нуры җанымны каргаган.

Онтылалмыйм, агълый алмыйм, юк, җуаналмыйм, Ходай,

Мин җылый да алмыйм... тупасландым вә тапландым бугай...

Юк... ышанмаска телим... салкын, газиз Раббым, оең,
Яшь чагымда... шундый шәфкатьле... миһербанлы идең.

Тау биекме? Син менәмсең?

Мен меналсаң, тауга мен,
Тауга мен. Күр дөньяны син,

Күр бу дөньяның ямен.

Күр син аннан киң яланнар,
Күр авыллар, күр сулар,

Күлләр, урманнар, болыннар,—
Бер таралсын кайгылар.

Төш түбән. Йөр син түбәндә,
Күр чәчәкләр, чишмәләр,

Күр игеннәр, күр җимешләр —
Хәсрәтеңне бер китәр!

Тауга мендең яки төштең —
Син онытма Алланы;

Күңлем Алласын онытма,—
Ул яраткан дөньяны.


Н.Г-га

Ал кулыңны, ал муеннан —

Тыңламыйм — ялганлыйсың.

Кит янымнан, кит юлымнан —
Син мине аңламыйсың.

Шан кирәкми, дан кирәкми,

Таң — мөкатдәс таң кирәк!

Балкый күңлемдә минем нур,
Пакь иман, изге теләк.

Эзләдем мин, мин табармын —
Алда бар таулар, дидар.

Тудырырмын илгә таң мин,
Сезгә дә ул таң туар!

Кисмә юлны, ал кулыңны,

Ал, кулың салкын, авыр...

Никадәр гафләт(1)! Китәм мин,
Сөймимен мин төн, кабер...


ТАҢ

Таң туамы? Таң туа шул,
Яктыра, балкый офык.

Күзләремнән качты золмәт,
Сөйде күзне яктылык.

Таң туа, таң! Кайда золмәт,
Кайда кардәшләр, золым?

Кайда сәдләр(2), кайда сөтрә(3),

Кайда гафләт, кайда шом?

Таң туа әкрен генә... аһ,

Нурланып шатланды аң!

Дустларым! Кемгә кирәк таң,
Ямьле таң, бәйрәмле таң?

Таң кирәк! Нурлар кирәк!
Таң кирәк, бәйрәмле таң!

Тәмле теләк — безнең теләк!

Һәммәбезгә, һәммәбезгә


1 Гафләт — игътибарсызлык.
2 Сәд — киртә (каршылык).
3 С ө т р ә — бит пәрдәсе, пәрәнҗә.


Шәһәрдә

Кич иде. Чыктым шәһәргә,

Яктыга чумган шәһәр.
Кайгылы йөзләрне нурлый

Шат күңелле шөгъләләр(1).

Бер хатын күрдем. Мине ул
Дәште ямьле җылмаеп.

Ал йөзе балкый иде ут

Яктысында нурланып.

Күзләрендә инде күркәм

Җан нуры сүнгән иде.
Инде гыйффәтсез гомергә

Мескинем күнгән иде.

«Ни?» — дидем... «Әйдә!» — диде ул.

Бармадым — уфтанмады.
Ут нурына ул карады,

Бирдем акча — алмады.

«Син бәхетлеме?» — дидем мин,
Ул, көлеп: «Әйе», —диде...

Күзләренә... күзләренә

Канлы яшь тулган иде.


Якты юл

Сез күрәнсез? Анда ни ул?

Сез аны янгын дисез.
Таң туа! Ул — таң, яраннар2!

Ник сез аны белмисез?

Ул ерак димсез? Якын ул!

Мин китәм! Мин таң телим!
Анда — якты, монда — золмәт,

Мин бу золмәтне сөймим!

Булмасын таң! Таң түгел ул!

Янгын, әйе, янгын ул!
Әмма... анда якты, дустлар,

Алда — якты, якты юл!


1 Шөгъләләр — шәүләләр.
2 Яраннар — туганнар.



Якты булсын, нурлы булсын —
Ут кабыз, зинһар, җаным.

Шулкадәр зиһнемдә күп-күп
Тәмле-тәмле уйларым.

Якты булсын, нурлы булсын —
Мин сөямен яктыны.

Күз нурымны байтак алды.

Төн — золым, михнәт төне.

Якты булсын, нурлы булсын —
Кил, утыр, бер сөйләшик.

Бир кулың... күңлем юансын,—
Кайгы күп күңлемдә бик...

Җылмая, уйный кояш. Шат
Гөрләвекләр гөрлиләр.

Күк күгәрченнәр матурлар,
Нинди моңлы гөрлиләр!

Җил җылы. Тәмле яз исе.

Кар бетә — хәсрәтле кар.
Шат кояшның нурларында

Шат балалар уйныйлар.

Тыңлыймын мин гөрләвекләр,
Күк күгәрчен гөрләвен.

Әллә ник бу яңа язга

Мин быел бик сөйнәмен.

Г.Л. ТУКАЕВ
(1913)'

Ул караңгы бүлмәдә ялгыз сүнә, ялгыз кибә;
Ни түзем берлән йөрәге рәнҗүсез, аһсыз тибә!

Ул ишектән алмый күз... бизгәк белән ул калтырый,
Нинди зур янгын газаплы күзләрендә ялтырый!

1 Шигырь 1913 елда язылган, ләкин 1914 елда гына басылып чыккан.


Әллә кайларда гизә нурлы мөкатдәс уйлары,
Нинди дәрт берлән чыгадыр күкрәгеннән җырлары!

Әллә кайда — әллә кайда ул матур таңнар күрә,
Ул сүнә ялгыз, бетә ялгыз... көлә һәм җөткерә...


ГАЛИНЕҢ СҮЗЛӘРЕ
(«Баб»тан)

Кыз-хатыннар күз яше берлән юылган илемез,
Кыз-хатыннар хәсрәте берлән моңайган динемез.

Күз яшен безгә сөт урынына имезгән әнкәмез,
Инде без дә Зәүҗәләрне егълатамыз һәммәмез!

Әй, яраннар! Сез хатын-кызларны һич кимсетмәңез!
Рәнҗемәсен сезгә шәфкатьле анаңыз, зәүҗәңез!

Әй, газиз кардәшләрем! Мәүла бүләк биргән хатын,
Кил — яшик һәйбәт! Аяк астка аның салмыйк хакын.

Кил — матурлыйк гомеребезне! Күрсәтик без нур аңар!
Ул да булсын шат-бәхетле, кайгы-рәнҗеш булмасын!

Коткарыйк золмәт эченнән — зинданыннан без аны!
Җимерелеп төшсен, кырылсын вәхши золмәт зинданы!

Ул иректә — яктыда үссен бәхетле гөл кебек,
Пәрдәсез — пакьлек, сәгадәт берлә нурлансын җаны.


Төш

Карлыгачым, мин үзеңне
Бик сөям, бик, ахрысы!

Төш кебек күңлемне нурлый
Изге гыйшкың яктысы.

Мин күрәмен күзләреңне,

Сокланам мин, шатланам.

Онтамын дөньямны! Онтам
Кайгыларымны тәмам.

Эндәшәсең, җылмаясың —

Сөйнәмен нәкъ яшь бала!

Балкый күңлемдә тәҗәлла —
Кайгыларым таркала...




ДОГА

Йа Ходайя! Рәхмәтеңнән безне мәхрүм кыйлма син!
Күңелебезнең ак күгәрчендәй теләген тыңла син!

Күңлебездә шулкадәр тәмле теләкләр, Раббыбыз!
Пакь иман берлән тибә безнең йөрәкләр, Раббыбыз!

Мәңге мәгъсум, мәңге нурлы булса иде күңлебез!
Әкрен-әкрен, ямьле, һәйбәт үтсә иде гомребез!

Мәңге күрсәт безгә, мәүла, яктылыкка якты юл!
Күңлебезнең ак күгәрчендәй теләген кыйл кабул!

ИСЕМЕҢ

Мин синең исмеңне ишетәм,
Әллә кемнәр сөйләшә;

Тыңлыймын гайбәтләрен дә
Күңлемә кайгы төшә.

Рәушан ай күк нурлысың син,
Ул җегетләр белмиләр;

Аһ, синең нурларыңнан ул сукырлар
Тап, җаным, тап эзлиләр.

Якты рухың, нурлы күркең
Сукырайткан күзләрен;

Күкрәгемдә рәнҗү яшереп,
Тыңлап утрам сүзләрен.

Мәгъсум исмең иштәмен дә
Калтырап, тетрәп китәм...

Мин генә мәгъсумлегеңне

Мин генә, бәгърем, беләм.

Ничә еллар, ничә илләр
Гиздем, әмма күрмәдем;
Күрмәдем мин үз илемне,
Үз илемә кермәдем.

Ничә еллар нурлы йөзле
Бер татар мин күрмәдем;
Ни гомер мин хәсрәтемне
Эчтә гизли белмәдем.


Күз камаштырган кояшны
Ни заманнар күрмәдем;
Ничә язлар, җәйләр үтте,
Әмма сөенә белмәдем.

Ничә еллар эзләдем ил,
Эзләдем нур, аһ орып;
Эзләдем... үз рухымны,
Үз җанымны каңгырып.

Тәмле-тәмле җылмаясың,

Балкытып бәхтең ямен;

Син бәхетлесең, шуңар мин
Чын күңелдән сөйнәмен.

Мин генә тик җылмаялмыйм —
Ник, җаным, син белмисең;

Гамьле, нурсыз күзләремнән
Эзлисең сер, эзлисең.

Күзләремдә юк минем сер,

Эзләмә, юк анда сер;

Әмма никтер җылмаялмыйм,
Син мине, зинһар, кичер.

Тәмле итеп җылмаясың,

Балкытып бәхтең ямен;

Син бәхетлесең, шуңар мин
Әкрен-әкрен сөйнәмен.



Ил ҖЫРЫ

Аерылганда гына туган илдән,

Сөеп калдым матур таемны;

Кемгә генә сөйлим, дусткайларым,
Күңлемдәге каты кайгымны?

Таң алдыннан чыктым илемнән мин,

Газиз әнкәм үпте күземне;

Эл дә булса ишетәм, әнкәй генәм,
«Балакаем» дигән сүзеңне!

Чит илләрдә кайгым, сагышларым
Саргайттылар күркәм йөземне;

Күрергә генә насыйп булыр микән
Тагы да миңа газиз илемне.



МИН СИНЕ КҮРДЕМ,,,

Мин сине күрдем төшемдә:

Син кояш күк шат идең...

Елмаеп нәзик вә күркәм,
Әллә кемгә баш идең.

Әллә кемгә кул биреп, син

Нәкъ күгәрчен гөрләдең.

Күрмәдеңме шул вакыт син —
Шагыйреңне? Күрмәдең.

Мин егылдым. Әйләнәмне

Сарды ак, салкын болыт.

Син гаиб булдың1... Менә мин
Калдым агълап, онтылып.

Тешме бу? Аһ, теш булып та,
Шайтани төш булсае!

Таң туа... Мин йоклый алмыйм.
Аһ, төшем онтылсае.

Исмәгыйль БӘК ГАСПРИНСКИЙ

Шауламаңыз! Уйламаңыз!

Җырламаңыз! Чү... сабыр.
Фаҗига бар, фаҗига! Бу

Хин2 авыр, гамьле хәзер.
Чү! Хәзер бер рух, бәләнд3 рух —

Гаспринский рухы
Гарше әгъляга4 аша... чү,

Сабыр итә изге кабер.
Бу сәгать — изге сәгать бу,

Кайгы-хәсрәт сәгате,
Бу түгел шатлык вә гашрәт5,

Вәхши гафләт6 сәгате.
Ул бәләнд җан безне кыйлды

Мәңгегә мәхрүм, ятим.

Зур матәм, бик зур матәм! Зур —

Милләтеңнең хәсрәте!
Безне кем золмәттә тапты?

Безгә кем күрсәтте юл?
Безне кем хак юлга куйды?

Безне кем үстерде? — Ул!
Ул бәләнд җан! Ул газиз җан!

Безнең өчен яшәде —
Без татарлар хакына... аһ!

Мәңге без матәмдә шул!
Кодси(1) әкренлеккә талды

Мөхтәрәм, һәйбәт кабер.
Ул вәли рух, ул бөек рух —

Инде ул Аллададыр...
Кайгымыз зур... безгә ел да,

Ел да бер матәм килә'...
Әкрен, әкрен! Фани дөнья!

Шаулама! Чү... бир сабыр.

Төш

Пәрвәрдикяр(2)! Йоклый идем. Иңдең миңа,
Дидарыңны син балкытып килдең миңа.
Йоклый идем — ишеталмадым, газиз мәүлам;
Бер сүз әйттең. Ни әйттең, ни дидең миңа?

Җәмил Раббым! Йоклый идем — уятмадың,
Шул вакытта син ник мине уятмадың?
Уятмадың, терелтмәдең, нур бирмәдең,
Дидарыңнан йөрәгемә нур якмадың!..

Аллаһ! Аллаһ! Йөзеңне ник күрсәтмәдең?
Ник мөкатдәс сүзең иштертеп әйтмәдең?
Инде уяндым. Уяндым, син юк инде!
Янам, көйнәм! Дәһшәт! Газап! Юк рәхмәтең!

Мин үкенәм, үкенәм, сызлыйм. Син беләсең,
Фиракыңда4 янам, Раббым, син күрәсең!
Михнәтле төш... Ник йокладым! Ник йокладым?!
Аллаһ, Аллаһ! Үләмен бит! — үтерәсең!



1Гаиб булдың — югалдың.
2 X и н — вакыт.
3 Бәләнд — бөек.
4Гарше әгъляга — югарыга, күккә.
5 Гашрәт — дуслык.
6 Гафләт — ваемсызлык.


1 Кодси — изге, пакь, саф.
2Пәрвәрдикяр — тудыручы, яратучы, Аллаһ.
3 Дидар — йөз.
4 Ф и р а к — аерылышу (уты).


ШИГЫРЬЧЕК

УЙЛАРЫМ

Өстәлемдә минем гөлләр үсә,

Гөлләр үсә — хуш исле гөлләр...

Мин төш күрдем. Төшемдә гөлләр миңа:
«Газиз ярың кайда?» — диделәр.

Уяндым мин. Балкып кояш чыкты.

Киттем, киттем! Гиздем күп илләр.
Сине эзләдем... Миңа илләр, кешеләр:

«Табалмассың, юк ул!» — диделәр.

Өстәлемдә үсә гүзәл гөлләр,

Матур гөлләр, хуш исле гөлләр...

Мин төш күрдем, төшемдә даим миңа
Сине генә гөлләрем сөйлиләр...

Син мине хәсрәтле димсең?
Хәсрәтем... юк, күз нурым;
Ул — минем зиһнемдә кайный
Әллә нинди зур уем.

Мин синең алдында онтам —
Булса күңлемнең гаме.
Гамьле күңлемне юата
Нурлы йөзеңнең яме.

Шулкадәр зиһнемдә уйлар!
Тәмле-тәмле уйларым...
Гамьнәрем — юк, уйларым -
Уйларым — изге, җаным...

күп,

Сугыш



Аллаһ! Аллаһ! Дөнья нишли?

Бу синең дөньяңмыни?
Син күрәсең, син түзәсең —

Бу синең фәрманмыни?

Ихтимал, шулай кирәктер —
Никадәр дәһшәтле төн! -

Ихтимал, таң — яктырак таң
Шатланып атмак өчен...

Нишли дөнья, нишли дөнья!

Никадәр кан түгелә?
Хаклымы Иблис? Шатлана,

Кул чаба ул, ул көлә!



Аһ, сабыр бир, бир сабыр,

Пәрвәрдикяр! Без белмибез...
Бу кыямәт, бу фәлякәт',

Бәлки, әмрендер дибез...

Төннәр үтәр, канлы төннәр —
Шатланып таңнар туар:

Әмма рәнҗүле йөрәкләрдән
Китәрме кайгылар!

Фәлякәт — кайгы, афәт.

Кил, күрим: рәүшан(1) йөзеңне ач, җаным,
Син — минем кәгъбәм, мөнәүвәр(2) идеалым.
Бир кулыңны, дөнья синсез һич миңа!
Бетте сабрым, калмады һич дәрманым.



Син беләсең бит диванаң көрбәтен(3),
Күзләремне күр минем, күр хәсрәтен!
Әйт, сөендер. Мин көтәм тетрәп, янып,
Кальбемә4 иңдер бәшарәт(5) рәхмәтен.

Мәңге моңсыз булды кальбем әллә ник;
Сөйләмикме, әйе, аны сөйләмик.
Кил, сөендер, дилбәрем, кил, шат булыйк,
Кил, көлик, сөеник, сәгадәтләр телик.

Никадәр көттем сине ялгыз, ятим,
Сагышың берлән генә мәңге яшим.
Ике куллап тот башымны, сөй, җаным,
Күзләрем йомдыр, дәһаның6 бер үбим.



1 Рәушан — нурлы.
2 Мөнәүвәр — якты.
3Көрбәт — сагыш.
4 Калеб — күңел.
5 Бәшарәт — шатлык (шатлыклы хәбәр).
6 Д ә һ а н — авыз, ирен.


ТАТАР ХАТЫНЫ

Яшерәсең хәсрәтеңне,

«Мин бәхетлемен» дисең;
Нинди куәтле икәнсең —

Син сереңне гизлисең!

Чәчкә күк яшь гомрең үткән!

Никадәр сулган йөзең!
Нинди әүвәл шат идең син!

Нинди син күркәм идең!

Ничә еллар агълагансың,

Син нәзек җанлы хатын!

Ничә еллар нурлагансың

Әллә кемнәр зинданын!

Әллә кем алган җаныңның

Сөйнечен һәм бәйрәмен...

Ниндидер исрек татар эч-
кән нәфис аузың тәмен...



1 Тәҗәлла — нурлы күренеш.
2 Шәгъшәга — яктылык.
Изучаем языки:
  • Крымскотатарский
  • Турецкий
  • Удмуртский




  • cделать стартовой | добавить в избранное




    Статистика ¤ Обмен ссылками ¤ Использование ¤ Лаборатория
    © Фонд развития татарского языка и культуры «Татарнамэ»


         /_foot.php"; ?>

    Ещё в рубрике «Библиотека»