Обновлено:
Татарские народные песни
Татарские народные песни
Материал 2007 года
С тех пор правила могли измениться. Актуальный порядок — в разделе вопрос-ответ.
Татарские народные песни
ТУГАН ЯК МОҢНАРЫЯмьле Агыйдел буйлары
Агыйделкәй кайда, ай, тугайда,
Агыйделкәй кебек су кайда?
Агыйделкәй буеның саф һавасы
Тәнгә сихәт, җанга зур файда.
Ямьле Агыйдел буйлары ла,
Бетерәдер хәсрәтле уйларны шул,
Бетерәдер хәсрәтле уйларны.
Агыйделкәй суы, ай, шифалы,
Юлга тутырып алыйк шешәне;
Агыйделкәй суын эчкән чакта
Кайгылардан эчем бушады.
Ямьле Агыйдел буйлары ла,
Бетерәдер хәсрәтле уйларны шул,
Бетерәдер хәсрәтле уйларны.
Агыйделкәйләрнең, ай, буенда,
Сандугачлар сайрый муелда;
Идел суын эчкән ир-егетләр
Яман теләк йөртмәс уенда.
Ямьле Агыйдел буйлары ла,
Бетерәдер хәсрәтле уйларны шул,
Бетерәдер хәсрәтле уйларны.
Агыйделкәйләргә, әй, су салдым
Табаннарга түгел сазанга;
Егет тә генә булсаң, даның китсен
Уфа гына түгел, Казанга.
Ямьле Агыйдел буйлары ла,
Бетерәдер хәсрәтле уйларны шул,
Бетерәдер хәсрәтле уйларны.
Агыйделкәй суы, ай, тын икән,
Яр читләре бигрәк комлы икән;
Агыйделдә үскән, ай, кызларның
Тавышлары бигрәк моңлы икән.
Ямьле Агыйдел буйлары ла,
Бетерәдер хәсрәтле уйларны шул,
Бетерәдер хәсрәтле уйларны.
Туган җирләр калды еракта
Сайрамачы, сандугачым, син сайрасаң,
Күңелләрем тулып җилкенә;
Искә төшә сөйгән газиз ярлар,
Искә төшә туган ил генә.
Туган җирләр калды еракта,
Сөйгән ярлар тора йөрәктә.
Кычкырмачы, кәккүгем, син кычкырма,
Эч кенәмне минем пошырма;
Эч кенәем тулы кайгы-хәсрәт,
Бетәр көне берәр булырмы?
Туган җирләр калды еракта,
Сөйгән ярлар тора йөрәктә.
Агыйделләр аша уклар аттым,
Аткан укларымны югалттым;
Туган илләремә очар идем,
Булса иде ике канатым.
Туган җирләр калды еракта,
Сөйгән ярлар тора йөрәктә.
И анам, бик сагынам
Урам башын чыккачтын карадым мин каерылып,
И анам, бик сагынам, калды миннән аерылып.
Хәләл сөтен имгән әнкәм калды миннән аерылып,
И анам, бик сагынам, калды миннән аерылып.
Ак келәтнең алдында белмим нигә әйләнәм,
И анам, бик сагынам, калды миннән аерылып.
Уйнап-көлеп үскән идем, калды туган ил генәм,
И анам, бик сагынам, калды миннән аерылып.
Очар идем, төшәр идем Идел буе камышка,
И анам, бик сагынам, калды миннән аерылып.
Үлмәсә егет үлмәс икән эче тулы сагышка,
И анам, бик сагынам, калды миннән аерылып.
Су өстендә багана, башын дулкын кага ла,
И анам, бик сагынам, калды миннән аерылып.
Туган илем исемә төшкәч, ике күзем кан ала,
И анам, бик сагынам, калды миннән аерылып.
Шомырттан кара чәчемне майлыймын да тарыймын,
И анам, бик сагынам, калды миннән аерылып.
Туганнарым исемә төшкәч, тулган айга карыймын,
И анам, бик сагынам, калды миннән аерылып.
Япанчылар җыры
Еллар авыр килде япанчыларга,
Ком бураннары аша ничек чыгарга?
Ашкын таулар аша, ташкын сулар аша,
Лачыннардай кайтырбыз туган илләргә.
Япанда-яланда эзләрем калыр,
Үзем китсәм дә, сүзләрем калыр.
Ашкын таулар аша, ташкын сулар аша,
Лачыннардай кайтырбыз туган илләргә.
Һавада йолдызлар күчә дә күчә,
Санаулы көннәр үтә дә үтә.
Ашкын таулар аша, ташкын сулар аша,
Лачыннардай кайтырбыз туган илләргә.
Илем күрермен микән?
Кара да гына урман, караңгы төн,
Шыңшый җәрәхәтле иптәшем.
Искә төшә шунда дуслар,
Сагындыра туган ил,
Әй, күрерменме тагын бер.
Карурманда окоп эчләрендә
Тамчы булып тама күз яшем.
Шартлый утлар, ява пуля,
Ялварамын Аллага,
Әй, телим исән калмага.
Кара да гына урман, караңгы тән,
Ятам салкын окоп эчендә.
Туңды аяк, туңды бармак,
Атам-анам кайда сез,
Әй, хәлләремне белмисез.
Окоп эчләрендә яткан чакта
Туган илем төшә исемә.
Гомерләрем озын микән,
Әллә үләрмен микән,
Әй, илем күрермен микән?
Синсез бик күңелсез
Су да буйларында ялгыз тирәк
Яфраклары шаулый җилләрдә;
Нурлы кояш нурын чәчәр иде,
Син яшәсәң туган илләрдә.
Су да буйларында сары чәчәк
Сибелешә ачы җилләрдә;
Ялгыз яшәү миңа бик күңелсез,
Син булмагач туган илләрдә.
Су да буйларында казлар оча,
Канатлары коела җилләрдә;
Кайгыларым таралышыр иде,
Кайтып килсәң туган илләргә.
Ах, җанашым, Мәрфуга
Җирәндә генәй атымның ял-койрыгын
Сәхрәләргәй чыгып ук тарыймын;
Туган-үскән җирем исемә төшкәч,
Тулган айга чыгып ук карыймын.
Ах, җанашым, Мәрфуга,
Кысма нечкә билеңне,
Ай, оныттырдың илемне.
һавалардин очкан, ай, аккошның
Аяклары сары ла балавыз;
Сагынмак ла түгел, саргаерсың,
Үзегездән киткән үк балагыз.
Суга барсаң, суым ал,
Бүләк бирсәм, кулыңа ал,
Ай, кысып-суырып үбеп кал.
Кыйгак кына, кыйгак каз каңгылдый,
Кыр казлары килә шул тезелеп;
Ят җирләрдә йөреп вафат булсаң,
Кем еласын үзәге өзелеп?
Ах, җанашым, Мәрфуга,
Кысма нечкә билеңне,
Ай, оныттырдың илемне.
Караеп ла чыккан калын болыт
Явып кына киләдер күкрәп;
Кая гына барсам кайгы-хәсрәт,
Белгертмидер, калын шул күкрәк.
Ах, җанашым, Мәрфуга,
Ал көянтәң, бар суга,
Каршыма кил каушырга.
Йөргән җирем, туган илем
Ап-ак кына карлар яуган
Әлүле керләремә;
Абау, уф Алла,
Йөргән җирләрем кала;
Йөргән җирем, туган илем,
Төштә күрсәм дә файда.
Чыгамын да айга карыйм
Сагынган көннәремдә.
Абау, уф Алла,
Йөргән җирләрем кайда?
Йөргән җирем берни түгел,
Туган-үскән җир кайда?
Кырга чыктым
Кырларга ла чыктым кош ауларга,
Аткан кыр казларын тота алмыйм;
Туган җирем, туганнарым сагынам,
Капкан ашкайларым йота алмыйм.
Кырларга ла чыгып кырын яттым,
Ятим кыр казларын күзләдем;
Уйламаган идем сагынулардан
Саргаер дип нурлы йөзләрем.
Кыр казлары туктый төн кунарга,
Берәвесе тора сакларда;
Мин дә казлар кебек очар идем
Туганнарым торган якларга.
Ил (Алтын алма)
Сусыз дала, коры сахраларның
Өермәле була ла, ах, дусларым, җилләре;
Һәркемнең лә үзенә якын була
Туып та ла үскән, ах, дусларым, илләре.
Алыста ла илдә, әй, алтын бар,
Барганда да бакыр, ах, дусларым, табылмый;
Туфрагына алтын чәчкән булсын,
Туып-үскән илгә дә, ах, дусларым, тиң булмый.
Суда ла гына үскән ак еланның
Бөкре дә генә була, ах, дусларым, билләре;
һәркемнең дә үзенә якын була
Туып та ла үскән, ах, дусларым, илләре.
Сәгать чылбыры
Иртән томан, кич тә томан,
Томан кырауларны эретә.
Әй, югалттым сәгать лә чылбырым,
Тапмадыңмы, сары ла былбылым?
Бик авыр хәл.
Бармас идем, йөрмәс идем,
Ризыкларым шулай йөретә.
Әй, югалттым сәгать лә чылбырым,
Тапмадыңмы, сары ла былбылым?
Бик авыр хәл.
Иртән томан, кич тә томан,
Томан баскан җирләрне.
Әй, югалттым сәгать лә чылбырым,
Тапмадыңмы, сары да былбылым?
Бик авыр хәл.
Кайтыр идем, күрер идем
Туган-үскән илләрне.
Әй, югалттым сәгать лә чылбырым,
Тапмадыңмы, сары ла былбылым?
Бик авыр хәл.
Иртән томан, кич тә томан,
Томан алган тугайны.
Әй, югалттым сәгать лә чылбырым,
Тапмадыңмы, сары ла былбылым?
Бик авыр хәл.
Чит җирләрдә йөри-йөри
Газиз башым моңайды.
Әй, югалттым сәгать лә чылбырым,
Тапмадыңмы, сары ла былбылым?
Бик авыр хәл.
Эңгер-меңгер
Агыйделкәйне чыккан чакта
Аю ята аргы ла якларда,
Кояшлар баегач, эңгер лә меңгердә.
Туган илкәйне җирсеп елыйм,
Чит илләрдә йөргән лә чакларда,
Кояшлар баегач, эңгер лә меңгердә.
Агыйд ел кәйгә, ай, төшәрбез,
Колачлар ук салып ла йөзәрбез,
Кояшлар баегач, эңгер лә меңгердә.
Кычкырыр ла күке, сайрар былбыл,
Шул чагында ничек лә түзәрбез?
Кояшлар баегач, эңгер лә меңгердә.
Агыйд ел кәй буйлап көймә килә,
Туктар микән суы сай турыда?
Кояшлар баегач, эңгер лә меңгердә.
Читлектәге кош күк талпынамын
Туган илкәемә кайтырга,
Кояшлар баегач, эңгер лә меңгердә.
Илемдә үскән егет идем
Утырдым көймә ишәргә,
Агышлы суны кичәргә;
Базарга барып ширбәт алдым
Дусларым белән эчәргә.
Алыстан карап күренә,
Баструкның ишек кашлары;
Илемдә үскән егет идем,
Сәфәр китте газиз бантларым.
Кавадан чыккан күк болыт
Якында киләдер кар булып;
Ерак та илдә мин ятамын
Туган-үскән илемә зар булып.
Кондырак болыннары
Кондыракта җиләк җыйдым
Печәнлек арасыннан;
Йөрәкләргә рәхәт була
Хуш исле һавасыннан.
Бигрәк күңелле
Кондырак болыннары,
Җәйнең матур кичләрендә
Яңгырый тальян моңнары.
Шул Кондырак болыннарын
Якын күрә йөрәгем;
Көндез исләремнән чыкмый,
Төнлә төштә күрәмен.
Бигрәк күңелле
Кондырак болыннары,
Җәйнең матур кичләрендә
Яңгырый тальян моңнары.
Җәй көннәрендә Кондырак
Чәчәкләргә күмелә;
Туган якның болыннары
Мәңге якын күңелгә.
Бигрәк күңелле
Кондырак болыннары,
Җәйнең матур кичләрендә
Яңгырый тальян моңнары.
Актаныш басмалары
Агыйделдән күренеп тора
Актаныш басмалары;
Кызлар чәчен үреп салса,
Җилферди тасмалары.
Апрель җитми агып бетми
Агыйделнең бозлары;
Мул уңышлар яулап алыр
Егетләре, кызлары.
Каян барсаң, шуннан туры
Актанышның юллары;
Дошманнарны җиңеп кайтты
Безнең район уллары.
Сарман
Сарман буйларында салкын җилләр,
Туңам, иркәм, туңам, туның бир;
Аерылабыз, иркәм, аерылабыз,
Саубуллашыйк инде, кулың бир.
Сарман буйларын мин буйладым,
Буйлаганда сине дә уйладым;
Киткән чакларыңда кул бирмәдем,
Тагын кайтырсың дип уйладым.
Сарман сулары ла салкын сулы,
Сулары ла аның кар сулы;
Салкын сулар эчсәм дә басылмый,
Йөрәккәем бигрәк ярсулы.
Сарман буйларында каенлык бар,
Каен арасында ташлар бар;
Онытыла диеп әйтсәләр дә,
Онытылмый шул ул сөйгән яр.
Сарман буларында йөргән чакта
Салкын чишмә суларын үтәм;
Сине генә сөям, сине көтәм,
Һич кирәкми миңа яр бүтән.
Сарман буйларында йөргән чакта
Битләремне юдым елгада;
Синең өчен тудым, синең өчен үстем,
Синең өчен яшим дөньяда.
Сарман буйларына чыклар төшкән,
Иртә торып суга кем төшкән?
Синең барыбер миңа буласың юк,
Мәхәббәтем сиңа ник төшкән?
Әтнә
Җырлыйк Әтнә көйләренә,
Җырчыларга таралсын;
Мул уңышлар үстерүдә
Безнең Әтнә дан алсын.
Кызарып кояш чыкмыйча,
Уйсу җирдә су кипми;
Көлемсерәп карауларың
Күз алларымнан китми.
Шушы көйне матур итеп
Җырлыйлар Әткәләрдә;
Үзәкләремне өзәләр,
Исемеңне әйтәләр дә.
Тальян гармун уйнаталар
Әтнә болыннарында;
Сине уйлап, күңелләрем
Тормый урыннарында.
Арча
Арча якларына карыйм,
Дустым Арча ягында;
Арча ягы бигрәк матур
Кош сайраган чагында.
Арчаларга барсаң, бәгырем,
Ал гөлләрне өзәрсең;
Үзәгемне бик өзәсең,
Үзең ничек түзәсең?
Китәм, бәгырем, китәм, бәгырем,
Каласың Арчаларда;
Онытылырлык яр түгел,
Утларга салсалар да.
Арчаларга баруларым
Гөл-сирин өчен генә;
Януларым, көюләрем
Гел синең өчен генә.
Шөгер
Безнең Шөгер әйләнәсе
Сигез ярым чакырым;
Синнән башка сөйгәнем юк,
Ышанамсың, матурым?
Тальян гармун уйнаталар
Безнең Шөгер буенда;
Ятсам-торсам, керсәм-чыксам,
Тик син генә уемда.
Беләзегем беләктә,
Күңелем изге теләктә;
Мәхәббәтең гөлләр булып
Чәчәк ата йөрәктә.
Шөгерләргә барам әле,
Шөгер суы тәмлегә;
Бир кулыңны, мин дә бирим
Аерылмаска мәңгегә.
Яшә, республикам
Биек тауның башларында
Уйный каплан баласы;
Яшә, минем республикам,
Яшә, Казан каласы!
Аккошлар чума күлләргә,,
Былбыл куна гөлләргә;
Җырлый-җырлый без барабыз
Алдагы шат көннәргә.
Безнең илләр ямьле җирләр,
Үсә бездә ал гөлләр;
Гөлләр кебек матурланды
Безнең хәзерге көннәр.
ХӘСРӘТЛЕ ДӨНЬЯ
Ярлы егет — мескен егет
Ярлы егет юлга чыкса,
Уңга-сулга башын сала;
Ярлы егет — мескен егет,
Юлы уңмаса, хәйран кала.
Бояр садының эчендә
Үсәдер лә кызыл алма;
Ярлы егет — мескен егет,
Хезмәт бирә бай алдында.
Бояр садының эчендә
Имән микән, каен микән?
Ярлы егет—мескен егет,
Гомере булса, баер микән?
Ярлы егет юлга чыкса,
Балта, пычагы билендә;
Сәфәрләре уңмас булса,
Кайталмый туган иленә.
Бояр садының эчендә
Яфрак яра йомры юкә;
Ярлы егет — мескен егет,
Мал табалмый гомере үтә.
Заманасы авыр, кайгысы күп
Ай-һай гына, диеп җырлаганда
Агыйдел буйлары яңгырый;
Үтә гомерем кайгы эчләрендә,
Кайчан явар рәхәт яңгыры?
Агыйделкәй киткән, суы кипкән,
Төнбоеклар калган дымаеп;
Япь-яшь гомерләрем әрәм үтә,
Төрле хәсрәт күреп, моңаеп.
Агыйделкәй яры авыш-авыш,
Колагыма килә бер тавыш;
Сазларда ла кибә сары камыш,
Мине саргайтадыр моң-сагыш.
Агыйделкәйләрдә ак пароход
Йөретәдер Мәскәү байларын;
Заманасы авыр, кайгысы күп,
Эретәдер йөрәк майларын.
Ак балыклар уйный, ай, иркендә,
Агыйдел суының төбендә;
Бер кайгыга батам, бер юанам —
Миндәйләр күп дөнья йөзендә.
Иске кара урман
Кара да гынай урман, караңгы төн,
Яхшы атлар кирәк лә үтәргә;
Карурманны чыккан чакта
Кисеп алдым куш каен,
И-и, аерылмаек, дускаем.
Заманалар авыр, еллар ябык,
Дус-иш кирәк дөнья көтәргә.
Карурманга кергән чакта
Кисеп алдым пар усак,
И-и, аерылмабыз дус булсак.
Кара да гына елан, ай, туз башлы,
Йөридер лә камыш буенча;
Карурманга кергән чакта
Кисеп алдым куш каен,
И-и, аерылмаек, дускаем.
Ялгыз гына башым, юк юлдашым,
Йөримен лә язмыш буенча.
Карурманга кергән чакта
Кисеп алдым пар усак,
И-и, аерылмабыз дус булсак.
Кара да гына урман, караңгы төн,
Нинди юллар белән үтәрбез?
Карурманны үткән чакта
Кисеп алдым куп: каен,
И-и, аерылмаек, дускаем.
Дус-иш белен бергә эш иткәндә
Теләкләргә тизрәк җитәрбез.
Карурманны үткән чакта
Кисеп алдым пар усак,
И-и, аерылмабыз дус булсак.
Зәңгәр шәл
Карлыгачкай кара, муены ала,
Очып кына киткәч, абау, бәгырем, югала.
Башың яланбаш икән,
Бөркән зәңгәр шәлеңне,
Чит җирләрдә бик күп йөрдем,
Белә алмадым хәлеңне.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Үткән гомер бигрәк жәл.
Атадин бала яшьләй калса,
Күкрәк көчләре белән, абау, бәгырем, мал таба.
Башың яланбаш икән,
Бөркән зәңгәр шәлеңне,
Чит җирләрдә бик күп йөрдем,
Белә алмадым хәлеңне.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Үткән гомер бигрәк жәл.
Сайрамачы, былбыл
Сайрамачы, былбыл, ник сайрыйсың,
Өзелә үзәк синең тавышка;
Сайрыйсыңмы син дә, минем кебек,
Түзә алмыйча кайгы-сагышка?
Сайрамачы, былбыл, әй, каршымда,
Сайра әнә агач башында;
Син сайрамасаң да мин беләмен,
Кайгы-хәсрәт минем башымда.
Сайрамачы, былбыл, ник сайрыйсың,
Нигә кундың сынган гөлләргә?
Син дә әллә миндәй кайгылымы,
Бәхетсезме ошбу көннәрдә?
Йөрәккәйләр яна
Мәчетләр дә башы кыйгач-кыйгач,
Кыйгачлары саен сандугач;
Кычкырып та җырлап ук җибәрдем,
Йөрәккәем ут кебек кабынгач.
Әле дә хәсрәтләрем юк кебек,
Яна йөрәккәйләрем ут кебек.
Матур да ла иде, ай, бу бакча,
Төрле чәчәкләре дә бар чакта;
Кадерле лә иде бу башкаем
Әткәй, әнкәй кулында чакта.
Әле дә хәсрәтләрем юк кебек,
Яна йөрәккәйләрем ут кебек.
Уклар лай аттым төзәп камышка,
Камыштан лай аша аккошка;
Нурлы гына йөзем бик саргайды
Күкрәкләрем тулы сагышка.
Әле дә хәсрәтләрем юк кебек,
Яна йөрәккәйләрем ут кебек.
Безнең дә ләй авыл бик зур авыл,
Кыйблалардан килә җил-давыл;
Соңыннан бәхетләрем әллә булыр,
Әле хәзергесе бик авыр.
Әле дә хәсрәтләрем юк кебек,
Яна йөрәккәйләрем ут кебек.
Гөлҗиһан, җаныем
Җиктем сивай атның мин юргасын,
Алдым кул гынама вожжасын;
Гөлҗиһан, җаныем, бу ни хәл?
Малсыз егетләргә төсләр керми
Күндералмый дөнья нужасын.
Гөлҗиһан, җаныем, бу ни хәл?
Җирән лә атларга юллар кайда,
Йөргән егетләргә мал кайда?
Гөлҗиһан, җаныем, бу ни хәл?
Мал да кайгылары кайгы түгел,
Башлар исән булса, шул файда.
Гөлҗиһан, җаныем, бу ни хәл?
Агыла гына болыт, әй агыладыр,
Таулардан тауларга кагыладыр;
Гөлҗиһан, җаныем, бу ни хәл?
Үкенмиек, дуслар, мал югына,
Баш сау булса, маллар табыладыр.
Гөлҗиһан, җаныем, бу ни хәл?
ЧИТ ҖИРЛӘРДӘ ЙӨРЕП АДАШЫП
Шаулама, камыш
Сәфәрләргә чыккач, шул гадәт бар:
Сөлге будырталар билләргә;
Сәфәрләрдә йөреп, мал тапмагач,
Тиз үк кайтып булмый илләргә.
Шаулама, камыш, чыгарма тавыш!
Ансыз да күңелемдә гел сагыш.
Наваларда очкан аккошларның
Авызлары тулы асылташ;
Сәфәрләрдә йөргән егетләрнең
Йөрәккәе дәртле, күзе яшь.
Шаулама, камыш, чыгарма тавыш!
Ансыз да күңелемдә гел сагыш.
Наваларда очкан аккошларның
Каурыйларын алдым каләмгә;
Әманәт җибәрергә юктыр хәлем,
Разый булырсыңмы сәламгә?
Шаулама, камыш, чыгарма тавыш!
Ансыз да күңелемдә гел сагыш.
Атым калды
Мурта1 корты дигән нечкә дә бил
Безнең илгә төшкән бал өчен;
Безнең газиз башлар читтә йөри
Күзгә күренмәгән мал өчен.
Атым калды болында бик ерак,
Ярым калды ятларда бик елап.
Олы юлкайлардан берәү килә,
Алмачуар атларга атланып;
Ерак киттем, әнкәй кәбәм2, илдән,
Кемнәр көтәр икән шатланып?
Атым калды болыннар буенда,
Ярым калды ятлар куенында.
Утырыр ла үрдәк, ай, утырыр,
Оясыннан мамыгын туздырыр;
Аталардан яшьли калган бала
Бәхет эзләп гомерен уздырыр.
Атым калды болында бик ерак,
Ярым калды ятларда бик елап.
Әни кәбәм кичке намаз укый,
Кара мамык шәлен ябынып;
Намаз арасында үкереп елый,
Сәфәр йөргән улын сагынып.
Атым калды болыннар буенда,
Ярым калды ятлар куенында.
1 Мурта — умарта.
2 К ә б ә м — бәгырем, җаным.
Асыл сайрар идек
Былбыл сайрый, ай, так җирдә,
Аккошлар ук, аккошлар ук,
Аккош йөзә пакь җирдә шул,
Аккош йөзә пакь җирдә.
Асыл сайрар идек без, кош булсак,
Рәхәт яшәр идек без, хөр булсак.
Былбыл өзелеп сайраганда
Бик ямансу, бик ямансу,
Бик ямансу ят җирдә шул,
Бик ямансу ят җирдә.
Асыл сайрар идек без, кош булсак,
Рәхәт яшәр идек без, хөр булсак.
Былбыл сайрый, ай, сәхрәдә,
Аккошлар ук, аккошлар ук,
Аккош йөзә дулкында шул,
Аккош йөзә дулкында.
Асыл сайрар идек без, кош: булсак,
Рәхәт яшәр идек без, хөр булсак.
Ят җирдә йөргән егеткә
Ризык кайда, ризык кайда,
Ризык кайда, ул шунда шул,
Ризык кайда, ул шунда.
Асыл сайрар идек без, кош булсак,
Рәхәт яшәр идек без, хөр булсак.
Бодай межасы
Агыйд ел кәйләрне кичәр идем,
Ак мамыктай салган сал булса;
Күргән нужаларымны сөйләр идем,
Элек сөйгән яр тынам сау булса.
Борылып киткән бодай межасы,
Ай-һай авыр дөнья нужасы.
Кара ат кынам, бар үз юлыңа,
Калдың, мескенем, ятлар кулына.
Ямщикның инде бетте сүзләре,
Йомылды аның кара күзләре.
Киң сәхрәләрдә вак-вак кар ява,
Ямщикның аты моңаеп бара.
Мижгород ла дигән зур губерна,
Уртасына җыела сәүдәсе;
Чит илләрдә йөргән егетләрнең
Иленә кайта коры гәүдәсе.
Борылып кына ага агым су,
Малсыз, ярсыз калсаң, ямансу.
Мәскәү юлларында таш пулатта
Солылар ла салдым туры атка;
Сәфәрләрдә йөреп гомер уза,
Ирешермен микән моратка?
Борылып, сарылып үсә алмагач,
Ни кыйлаем бәхетем булмагач.
Ямщик җыры
Ачы җил, буран тавышы ишетелә,
Киң сәхрәләрдә яшь ямщик үлә.
Сизә бичара әҗәл җиткәнен,
Чакыра янына якын иптәшен.
Әй якын дустым, мин үләм инде,
Шул киң сәхрәдә күмәрсең мине.
Кара атымны бир әткәемә,
Соңгы сәламем әйт әнкәемә.
Әйт хатыныма: мине көтмәсен,
Үзенә башка бер яр эзләсен.
Тагын әйт аңа: күп уйламасын,
Күңле килгәнгә кияүгә барсын.
Әйт, дустым, аңа шушы сүземне,
Кулымнан алып бир йөзегемне.
Идел камышы, бурлак сагышы
Сусадым, дусларым, сулар кайда?
Дәрья суларында юк файда.
Идел камышы, бурлак сагышы.
Безгә дә инде маллар кайда,
Башлар сау булса, шул файда.
Идел камышы, бурлак сагышы.
Калдырмадым, дуслар, җиһан гиздем,
Нинди генә нужа күрмәдем.
Идел камышы, бурлак сагышы.
Муен тамырларым корып бетте,
Бер минут та рәхәт тормадым.
Идел камышы, бурлак сагышы.
Киң Иделнең буенда баржа тарттым,
Сал өстендә койрык тоттым мин.
Идел камышы, бурлак сагышы.
Кемнәр рәхәте өчен газиз гомерем,
Барлык көчем гүргә аттым мин?
Идел камышы, бурлак сагышы.
Булмас безгә рәхәт дөнья
Бараба ла җире, әй, мал җире,
Безнең Сембер җире — ут җире;
Ут җире дә булса китмәс идем,
Бары да бер Ходайның тәкъдире.
Өч повозка җиктем, әй, китәргә,
Бараба иленә җитәргә;
Туганнарым әйтми, әй, китәргә,
Белмәем лә нихәл итәргә.
Утырдым чананың, әй, түренә,
Дилбегәмне алып кулыма;
Өч мең чакрым җиргә мин тарамын
Әҗәл генәмне алып муйныма.
Повозкалар белән без барабыз,
Туктап-туктап сулар алабыз;
Булмас инде безгә рәхәт дөнья
Әҗәл генә эзләп барабыз.
КАРА УРМАННАРГА КЕРГӘЧ
Үткән гомер
Сәфәрләргә чыксаң, юлың уңсын,
Сәфәрләрең мөбарәк булсын,
Юлың уңсын, сәфәрләрең мөбарәк булсын.
Дәүләт тә генә биләр вакытың җиткән,
Бәхет кошы түбәңә кунсын,
Вакыт җиткән, бәхет кошы түбәңә кунсын.
Эчеп җибәр подвал пивасын,
Дус кинәнсен, дошман сизмәсен.
Тубылгыдай агач озын булмас,
Тубылгылар аша юл булмас,
Озын булмас, тубылгылар аша юл булмас.
Кайда гына барсаң, бәхетең булсын,
Бәхетле генә башлар хур булмас,
Бәхетең булсын, бәхетле генә башлар хур булмас.
Ник кайгырыйк, безгә ни булган?
Безнең ише белән ил тулган.
Шәмшәрифкәй1 дигән шәһәрләрдә
Кич ахшамсыз капкалар ябылмас,
Шәһәрләрдә кич ахшамсыз капкалар ябылмас.
Үткән лә генә гомер, калган хәтер
Сатып алыем дисәм да табылмас,
Калган хәтер сатып алыем дисәм дә табылмас.
Салып куйдым камчат бүрегем,
Җырласам, ачыладыр ирегем.
Агыйделкәйләрне, ай, кичкәндә,
Тала беләк ишкәк ишкәндә,
Ай, кичкәндә, тала беләк ишкәк ишкәндә
Таладыр ла беләк, яна йөрәк,
Үткән гомер искә төшкәндә,
Яна йөрәк, үткән гомер искә төшкәндә.
Эчеп җибәр пива салкынын,
Суырып алсын йөрәк ялкынын.
1 Шәмшәриф — Сириянең башкаласы Димәшкъ шәһәренең
борынгы исеме.
Ак күгәрчен
Аклы яулык тузмый диләр,
Чит-читеннән туза икән;
Яшь гомерләр узмый диләр,
Ак күгәрчен, сандугачым,
Уйнап-көлеп уза икән.
Урамдин атлар уза,
Артындин тузан туза;
Кигән кием ничек туза,
Ак күгәрчен, сандугачым,
Яшь гомер шулай уза.
Казлар китә, казлар китә,
Казлар киткәч, җәй бетә;
Ничә айлар, ничә көннәр,
Ак күгәрчен, сандугачым,
Гомерләр зая үтә.
Крынка бүрек
Крынка бүркеңне күтәр, күтәр,
Әй дусларым, сезгә әйтәм,
Маңгай чәч кенәең күренсен.
Җырны да җырласаң, китереп җырла,
Әй дусларым, сезгә әйтәм,,
Егет икәнлегең беленсен,
Егет икәнлегең, әй, беленсен,
Әй дусларым, сезгә әйтәм,
Тыңлаган буй кызлар сөенсен.
Баланлы куак, әй, зур булмас,
Әй дусларым, сезгә әйтәм,
Аның асларыннан юл булмас.
Егетнең асылы, әй, зур булмас,
Әй дусларым, сезгә әйтәм,
Каил арга барса да хур булмас.
Егет икәнлегең, әй, беленсен,
Әй дусларым, сезгә әйтәм,
Тыңлаган буй кызлар сөенсен.
Яңа кара урман
Кара урманны кичкән чакта
Менеп кичтем акбүз атка.
Кара урман кергәч,
Кара урман кергәч,
Юллар таш кына,
Күңелем ашкына.
Егет булсаң, дан югалтма,
Куркакларга төзәп ук атма!
Кара урман кергәч,
Кара урман кергәч,
Төннәр караңгы,
Зиһенем таралды.
Кара урманның уртасында
Төлке уйный торган урлар бар.
Кара урман кергәч,
Кара урман кергәч,
Кошлар сайраша,
Хәйран тамаша.
Типсен йөрәк, сүнмәсен дәрт,
Дәртлеләргә якты юллар бар.
Кара урман кергәч,
Кара урман кергәч,
Юллар таш кына,
Күңелем ашкына.
Карчыга кош
Бурый да гына бурый карлар яуса,
Боекмасмы боланның баласы?
Бер дә генә нужа күрмәенчә
Ир була алмый атаның баласы.
Карчыга дигән, ай, асыл кош
Кош кундырмас агачның башына;
Карчыгалар кебек уңган егет
Сүз китермәс газиз башына.
Иртә дә торып, ай, карасам,
Тауның буйларында елкы юк;
Уйсыз да егет — чуерташы,
Уй уйлаган егеттә йокы юк.
Ай-һай ла, дускайлар
Ай-һай минем яшь гомерем
Бигрәк кыска тоелды.
Ай-һай ла, дускайлар,
Бигрәк кыска тоелды.
Кичен сачкә аткан булды,
Таң алдыннан коелды.
Ай-һай ла, дускайлар,
Таң алдыннан коелды.
Уйсу җиргә су җыела,
Шунда казлар коена.
Ай-һай ла, дускайлар,
Шунда казлар коена.
Яшьлек вакытлар бер вакыт
Сачәк булып коела.
Ай-һай ла, дускайлар,
Сачәк булып коела.
Үтәсең лә гомер
Үтәсең лә, гомер, әй, үтәсең,
Кыйблалардан искән жил кебек.
Кыйблалардан искән, ай, җил кебек,
Йокыларда күргән төш кебек.
Үтәсең лә, гомер, әй, үтәсең,
Ниятләргә кайчан җитәрсең!
Мокатдәрдә язган язмышымны
Күрмәенчә нихәл итәрсең.
Үтәсең лә, гомер, әй, үтәсең,
Үтүләрең миңа көч була.
Калган гомерләрнең юк исәбе,
Таң ата да кабат кич була.
Үтәсең лә, гомер, әй, үтәсең,
Картайтып та әрәм итәсең.
Картайтукайларың берни түгел,
Үтереп үк әрәм итәсең.
БӘХЕТЛЕ МИН ДИЕП ЙӨРЕР ИДЕМ
Энҗе-мәрҗән
Энҗе-мәрҗән, энҗе-мәрҗән,
Энҗе-мәрҗәннәр урадым;
Яратып сөйгән яр белән
Яшәрмен диеп уйладым.
Чигү чиктем, канва тектем
Әтиемнең өй түрендә;
Җитмеш яшьлеккә бирәдер,
Җәзасын күрсен гүрендә!
Энҗе-мәрҗән, энҗе-мәрҗән,
Энҗе мәрҗәннәр муенымда;
Җитмеш яшьлек карт мулланы
Җылыта алмыймын куенымда,
Приданга җыйган әйберне
Базарга илтеп сатыгыз!
Шул карт муллага биргәнче,
Кырга чыгарып атыгыз!
Мулла чәче үлән кебек,
Тәне суык җылан кебек;
Мулла яныма киләдер
Кәфенләнгән мәет кебек.
Әтием мине картка бирде,
Сокландымы киеменә?
Киндер кисәм дә риза идем,
Барса идем үз тиңемә.
Урамда алма саталар,
Әнием, чыгып алма алчы!
Җитмеш яшьлеккә биргәнче,
Таш бәйләп суларга салчы!
Каршыбызда агым судан
Үрелеп су алалмадым;
Ни бәхетсез бала булдым,
Үз тиңемә баралмадым.
Чигү чиктем, канва тектем
Күлмәгемнең җиңнәренә;
Бу җырларны мин җырлыймын,
Гыйбрәт булсын тиңнәремә.
Мәдинә матур
Ашар да гына идем, әй, бал булса,
Кияр идем киемем бар булса;
Бәхетле мин диеп йөрер идем,
Җаным сөйгән матур яр булса.
Дуслар барды сөйгән ярына,
Мин алдандым дөнья малына.
Сары камышлардан баулар1 үреп,
Әтием, кемгә йортлар бурадың?
Яшьли сөйгән ярым була торып,
Әтием, нигә картка юрадың!
Бирмәделәр сөйгән ярыма,
Кызыктылар дөнья малына.
Салкын күлгә төштем, сулар эчтем,
Нигә генә төштем, ник эчтем!
Бу да хәсрәтләрне күрер өчен
Ник анадан тудым, ник үстем!
Дуслар барды сөйгән ярына,
Мин алдандым дөнья малына.
Уңмадым, дусларым
Бадьян гына чәчтем уңмады,
Буразнасы гына тулмады;
Үз тиңнәрем арасында
Минем генә бәхетем булмады.
Йөгердем-йөгердем, дусларым, кар гынадан,
Уңмадым, дусларым, яр гынадан.
Шәмшәриф дигән калаларның
Урамнары бигрәк төз булган;
Бәхетсез кызлар бик күп туган,
Бармы икән меңнән бер уңган?
Әткәй, син мине күп малга саттың,
Гомер сүнмәслек утларга аттың.
Уналтыдан, әткәй, малга саттың,
Барып җан гынаем тынмады;
Сөйгән ярыма баралмагач,
Гомер буена бәхетем булмады.
Йөгердем-йөгердем җиңемне киминчә,
Бирмәдең лә, Ходаем, тиңемне үлгинчә.
1 Бау — көлтә. Әстерхан якларында йортларны камыштан салу
ысулы бар. Камышны көлтә итеп бәйләп тоталар.
Сахраларга мәчет салдырганнар,
Башы гына дай җәүһәр, төбе таш;
Тиңсез ярга барып җан тынмагач,
Күп хәсрәтләр күрде газиз баш!
Алган акчаң, әткәй, тиз тузды,
Минем гомерләрем бушка узды.
н Ах, бәхетсез кыз бала
Олы юл буенча атлар килә,
Ни төялгән икән атларга?
Үз бәхеткәйләрең булмагачтын,
Эшләп ярамыйсың ятларга.
Ах, бәхетсез мескен кыз бала,
Кан-яшь түгеп яши дөньяда.
Кара урман кердем утынга дип,
Алмагачлар кистем балан дип;
Нигә ят кешенең күңеле каты—
Адашып та әйтми балам дип?
Ах, бәхетсез мескен кыз бала,
Кан-яшь түгеп яши дөньяда.
Туса да тусын шул ир бала
Ат өстендә сикереп уйнарга;
Тумаса да тумасын, ай, кыз бала
Ят каршында үкереп еларга.
Ах, бәхетсез мескен кыз бала,
Кан-яшь түгеп яши дөньяда.
Үги кыз
Әй дә ат ятар, ат ятар,
Атлар артыннан таң атыр;
Үз ана гынам, кәбәм генәм,
Юата төшеп үк уятыр.
Үз әниемнең яхшысы—
Сигез оҗмахның ачкычы;
Үги анамның шул яхшысы
— Тугыз тәмугның чаткысы.
Ятим кыз җыры
Сабаклы аккаклар1 салмаклы ла,
Сабаксыз аккаклар салмаксыз;
Аналы балалар ардаклы ла,
Анасыз балалар ардаксыз.
Челтәрлекәй күпер өсләреннән
Челтердәп агадыр балавыз;
Бу ла дөньяларга михнәт өчен
Ник тудырган безне анабыз?
Әни дә кәбәм, мине асрады
Шәмкә1 агачының бишеге;
Әни дә кәбәмне күрер идем,
Ачылмыйдыр ләхет ишеге.
Утыра ла үрдәк, ай, утыра,
Оясын пух белән тутыра;
Җаны да тынмаган, ай, кыз бала
Итәген яшь белән тутыра.
Алтмыш ла көрәк кара туфрак
Авыр микән әнием кәбәмә?
Минем лә генә ачы яшь түгүем
Мәгълүм микән әнием кәбәмә?
Челтәрле лә күпер, әй, челтәрле,
Үтәсеннән җилләр үтәрме?
Бу да хәсрәтләрем, әй, бетәрме,
Әллә яшь башыма җитәрме?
Биек тау башында ни күренә? —
Чалмалы шәкертләр чардагы;
Япь-яшь кенә килеш ятим калса,
Бетә кыз баланың ардагы.
Челтәрле лә күпер өсләрендә
Челтердәп лә кайный балавыз;
Егълап җан серемне сөйләр идем,
Юктыр асыраган анабыз.
1 А к к а к — ахактан үзгәртелгән.
2 Шәмкә — яшь нарат.
Әнкәйдән якын бар микән?
Алтын бишек эчләрендә
Тирбәткәндер мине әнкәй.
Төн дә йокыларын өчкә бүлеп,
Үстергәндер мине әнкәй.
Таңнар аткач, чулпан батар микән,
Таң чулпаннан якты бар микән?
Таң да йокыларын йоклатучы
Әнкәйдән якын бар микән?
Каен бәллүләрдә тирбәткәндә
Әнкәй миңа бәхет теләгәндер
Бәллүләрдә бәхет теләгәндә
Аерым яшисен белмәгәндер.
Биек тә тауның башында
Чыршы агачының төпләре
Ак күгәрчен булып төшемә керә
Әнкәемнең күкрәк сөтләре.
Әнкәй, иртән пешкән ашларыңны
Чоланнарга куеп суытма!
Башка балаларым янымда дип,
Читтә йөргән балаң онытма!
Сабый чакта кигән күлмәгемне
Аласыңдыр, әнкәй, кулларга,
Газиз балам кайтмый микән диеп,
Карыйсыңдыр чыгып юлларга.
ЯРНЫ СӨЙСӘҢ, СӨЙ МАТУРЫН
Батыш җыры
Йөгерә лә куян, әй йөгерә,
Мамык тиң ләй йонын туздыра;
Бәхетләре тигез, пар килгәннәр,
Әй җаный гынам сылуым,
Шатлык белән гомерен уздырай.
Чобыр ла чобыр тамчы, ай, тамар,
Тамчылары сары май кебек;
Кеше күзләренә сулган ай күк,
Әй җаный гынам сылуым,
Үз күзләремә тулган ай кебек.
Сандыккайларым сайлый-сайлый,
Истән чыкмый, әй, аның бөтени;
Эчкенәйләрем ут күк яна,
Әй җаный гынам сылуым,
Тышка чыкмый да аның төтени.
Шамшәрифләр1 дигән, әй, шәһәрдә
Кич ахшамсыз капкалар ябылмый;
Бәнем лә сөйгән и дустымдай,
Әй җаный гынам сылуым,
Миллион сумлык бирсәм дә табылмый.
Сәйфелмөлек
Сәйфелмөлек китте диңгез буена,
Карамады әнисенең сүзенә.
Ник карасын әнисенең сүзенә,
Гашыйк булган җен-падиша кызына.
Төштә күргән пәри кызның сурәтен,
Илен каян, атын кемнән сорасын.
Пәри кыз елмаеп баккан йөзенә,
«Син минеке!»—диеп әйткән үзенә.
Гашыйклыкның угын аткан күзенә,
Башын куеп, имеш, яткан тезенә.
Азмы Сәйфелмөлек кебек егетләр,
Гашыйклыктан диваналар кебекләр?
Синең чәчең белән минем чәчем
Ашыйсым гына килә, әй, әллә ни,
Табаларда пешкән әлбәни;
Синең генә күңелең, әй, әллә ни,
Минем күңел генәм — син, җаный.
Җаныкаем эләннәр талкыйдыр,
Беләзеккәйләре балкыйдыр;
Ни булды икән минем җаныкайга,
Йөз генәмә әйләнеп бакмыйдыр?
Басмас та гына идем, әй, баскычка,
Баскычлары — бадьян агачы;
Бакмас та гына идем йөз генәңә,
Йөз генәең дөнья бәһасе.
Җаныкаем куйган ак самовар,
Кайнап чыгар микән күмерсез?
Мине ташлап ятны сөйсәң, җаныем,
Сөйгән ярың булсын гомерсез.
Биек тау башында җил милчәсе
Әйләнерме икән бер заман?
Синең чәчең белән минем чәчем
Бәйләнерме икән бер заман?!
Синең күңелең кемдә, канатым?
Баскычыгыз биек, әй, менәлмим,
Ишекләрең кыеп кералмыйм;
Синең эч кенәңдә ни барлыгын,
Мин әүлия түгел, бел алмыйм.
Алып бирим, җаныем, ак сабын,
Иртә сагынмасаң, кич сагын.
Турыгызга басма салыр идем,
Белә алмыйм суның тарлыгын;
Рас та күңелем белән сөяр идем,
Белә алмыйм күңелең барлыгын.
Алып бирим, җаныем, ак сабын,
Иртә сагынмасаң, кич сагын.
Болыннарга чыгып печән чаптым,
Пакусларын шунда тараттым;
Күңелем түрләрендә гел син генә,
Синең күңелең кемдә, канатым?
Алып бирим, җаныем, ак сабын,
Иртә сагынмасаң, кич сагын.
Җанашым
Икәүләп бергә чыгыйк йөрергә,
Барыйк урманга, әйдә, җанашым.
Яшел үләннәр, агадыр сулар,
Сайрыйлар кошлар моңлы, җанашым.
Әйдә суларга, йөрик көймәдә,
Күңел ачарбыз, утыр, җанашым.
Әүвәлдә күрдем нурлы йөзеңне,
Ишеттем сүзеңне моңлы, җанашым.
Күзләрең кара, мәхәббәт сала
Дәртле күңелгә, матур җанашым.
Кашларың кыйгач, йөзләрең кояш,
Күңелем яктыра, күрсәм, җанашым.
Йөзегең алмаз, кими ярамас,
Йөзек тик -ярат мине, җанашым.
Сандугач сайрар яшел урманда,
Без дә сайрашыйк, әйдә, җанашым.
АК чук
Өстәлләрдә шәмнәр яна,
Бөртек-бөртек май тама;
Ак чук, кара чук,
Сөяр идем, ярым ик.
Озын керфек сиксән бөртек,
Күрсәм, йөрәгем яна.
Аягымдагы кәвешем
Үкчәләре җизләгән;
Ак чук, малым юк,
Сөяр идем, ярым юк.
Синең күңелең бизгән булса,
Минем күңелем бизмәгән.
Арыслан килгән урманга,
Тимәс микән куянга?
Ак чук, сары чук,
Сөяр идем, ярым юк.
Син җанымны алыр булсам,
Былбыл чалам корбанга.
Сандугачым, сайрар кошым
Калфагыңны күтәр-күтәр,
Көдрә чәчең,
Сандугачым, сайрар кошым,
күренсен;
Нечкә билең кыс катырак,
Нечкәлеге,
Сандугачым, сайрар кошым,
беленсен.
Аягымдагы шиблетым
Кыңгыр басмый,
Сандугачым, сайрар кошым,
подпурын;
Үзем матур булмасам да,
Сөям ярның,
Сандугачым, сайрар кошым
Матурын.
Хәйрелбанат
Мендем тауның башына лай, башына,
Исмем яздым ташына шул, ташына;
Хәйрелбанат калфагы ла, калфагы,
Кысып кочып, суырып үбәр чаклары.
Туганымнан бирле гашыйк, бирле гашыйк,
Җанкәм, кара кашыңа шул, кашыңа.
Хәйрелбәнат калфагы ла, калфагы,
Самай кысып, суырып үбәр чаклары.
Сандугач сайрый чут-чут дип, ай, чут-чут дип,
Сайрар җирем юк-юк дип шул, юк-юк дип;
Хәйрелбәнат калфагы ла, калфагы,
Кысып кочып, суырып үбәр чаклары.
Сандугач сайрый, мин елыйм, ай, мин елыйм:
Жанкәм янда юк-юк дип шул, юк-юк дип.
Хәйрелбәнат калфагы ла, калфагы,
Самай кысып, суырып үбәр чаклары.
Кара урманны яктырта, ай, яктырта,
Кара атым кашкасы шул, кашкасы;
Хәйрелбәнат калфагы ла, калфагы,
Кысып кочып, суырып үбәр чаклары.
Алтын белән бизәнсә дә, бизәнсә дә,
Кирәк түгел башкасы шул, башкасы.
Хәйрелбәнат калфагы ла, калфагы,
Самай кысып, суырып үбәр чаклары.
И алтын чәч
Өстеңә лә кигән күлмәгеңнең,
И алтын чәч, гәүһәр баш,
Күз өстеңдә кыйгач каш;
Күз алдымда сайрап тора,
Гүя сары сандугач.
Бил генәе тиң лә үзеңә.
Иртәнге дә кояш, кичке ай тик,
И алтын чәч, гәүһәр баш,
Күз өстеңдә кыйгач каш;
Күз алдымда сайрап тора,
Гүя сары сандугач.
Күренәсең лә минем күземә.
Кистем дә генә агач, булды кыйгач,
И алтын чәч, гәүһәр баш,
Күз өстеңдә кыйгач каш;
Күз алдымда сайрап тора,
Гүя сары сандугач.
Эчләреннән чыкты ла сандугач.
Оҗмахларда үскән хур кирәкми,
И алтын чәч, гәүһәр баш,
Күз өстеңдә кыйгач каш;
Күз алдымда сайрап тора,
Гүя сары сандугач,
Күз алкайларымда син булгач.
Түбәтәй
Калдырып китсәң, түбәтәең
Кругына1 укалар мин тотармын;
Калдырып китсәң ялгызымны,
Хәсрәтеңнән ялкын-ут йотармын.
Атымны бәйләдем каенсарга,
Елама, җаныем, елама сагынсаң да!
Үзе озатадыр ла, үзе елый,
Бирдем кул гынамнан яулыгымны;
Хат яза күр, җаныем, хат яза күр,
Исәнлегең берлән саулыгыңны.
Атымны җибәрдем имәнсәргә2,
Кайтмам, җаным-бәгърем, ирексәң дә.
Түгәрәк ай күлнең уртасында
Киек үрдәк мамыгын җыя алмый;
Җаныем үзе озата, үзе елый,
Ике күзендин яшьләрен тыя алмый.
Атымны бәйләдем каенсарга,
Елама, җаныем, елама сагынсаң да!
1 Кругына — тирәсенә.
2 Имәнсәргә — имәнлеккә.
Һаваларда йолдыз
Кайларга бардың, найларда йөрдең,
Кайдан кайтып, гөлкәем, киләсең?
Бибкәй дус!
Ьаваларда йолдыз, суларда кондыз,
Газизәкәй балдыз, елама!
Калмассың ялгыз.
Киләсең дә генә гел китәсең,
Бик ямансу гына итәсең.
Бибкәй дус!
һаваларда йолдыз, суларда кондыз,
Газизәкәй балдыз, елама!
Калмассың ялгыз.
Җәйгә лә чыксам, йөрер идем,
Акбүз аткайларга атланып.
Бибкәй дус!
һаваларда йолдыз, суларда кондыз,
Газизәкәй балдыз, елама!
Калмассың ялгыз.
Кайгырма, балдыз, ник елыйсың?
Кавышырбыз ла тиздән шатланып.
Бибкәй дус!
Һаваларда йолдыз, суларда кондыз,
Газизәкәй балдыз, елама!
Калмассың ялгыз.
Саҗидә
Озата чык, жаныкаем,
Ал шәлеңне ябынып.
Ай-вай, Саҗидә лә, Саҗидә,
Суга бара, сулар ала
Бөгелеп-бөгелеп сай җирдә.
Сөюләрең чыннан булса,
Хат язарсың сагынып.
Ай-вай, матур ярым Саҗидә,
Сагынып-сагынып хатлар язып
Җибәр мин киткән җиргә.
Иртә була, кич тә була,
Кичкә табан җил була.
Ай-вай, асыл кошым Саҗидә,
Кавышыр көннәр килеп җиткәч,
Кавышырбыз кай җирдә?
Ике күзем юлда була,
Килеп китсәң ни була?
Ай-вай, Саҗидә лә, Саҗидә,
Сагынудан, саргаюдан
Калдым инде гаҗизгә.
Ай былбылым
Ай былбылым, вай былбылым,
Агыйделнең камышы;
Таң алдыннан чут-чут килә
Сандугачлар тавышы.
Ай былбылым, вай былбылым,
Агыйделдә таң ата;
Таңнар ата, өзелә үзәк,
Җырлата да елата.
Ай былбылым, вай былбылым,
Кунып сайрый талларга;
Синең хакта серләремне
Сөйлим сандугачларга.
Алтын кармак
Алтын кармак салдым зур суларга,
Ак балыгын алдым кулларга.
Карасам күземнең нуры кала,
Җаныем киткән ерак юлларга.
Тальянский кушак син буасың,
Әллә нинди күркәм буласың.
Әллә дә яр буласың, әллә дә юк, ,
Яр булганчы җаным яндырасың.
Агыйделкәй нидән, әй, туңмаган?
Уртасында балык уйнаган.
Егет яр алган да, яры уңмаган,
Төннәр уртасында елаган.
Агыйделкәйләрнең яры крута1,
Яргаланган кояш жарыннан2.
Бу егетнең йөзе нигә сары —
Аерылган сөйгән ярыннан.
1 Крута (крутой) —текә.
2 Жар — кызу, эссе.
Әмудәрья суы кара
Әмудәрья суы кара,
Карый-карый күзем тала;
Аерылдым гүзәлемдин,
Шуңа йөрәкләрем яна.
Әмудәрья актарыла,
Каты җилләр искән чакта;
Өзеләдер үзәкләрем,
Исләремә төшкән чакта.
Әмудәрья суы тирән,
Тирән булса да йөзәмен;
Аерылу бигрәк авыр,
Авыр булса да түзәмен.
Әмудәрьяда аккошлар
Йоннарын коя кагынгач;
Көннәре тән кебек була,
Син гүзәлемне сагынгач.
Буй гынаең зифа
Агыйделкәйләрдә алтын күпер,
Акбүз атта күпер кичтеңме?
Буй гынаең зифа, йөзең күркәм,
Багалмасын ашап үстеңме?
Агыйделкәй алкын, суы салкын,
Якын барма, дулкын какмасын.
Буй гынаең зифа, йөзең күркәм,
Яман күздән, җаныем, саклан син.
Агыйделкәйләрнең, ай, буенда,
Тирәк үсә кушылып тал белән.
Буй гынаең зифа, йөзең күркәм,
Гомерең үтсен куштан яр белән.
Карындашың юк булса
Колан кактан җирәнсә,
Как тапмый чүлдә үләр;
Үзенең башын зур тоткан,
Агаеның башын хур тоткан,
Карындаш тапмый ятта үләр.
Тауда булыр торгыл таш,
Тарыкса күздән чыгар яшь;
Тар култыктан ук тисә,
Тартып алыр карындаш.
Карындашың юк булса,
Далада калыр ялгыз баш.
Дранча
Бидерәсе бизәкле лә,
Көянтәсе үзәкле;
Баскан саен борылып карый,
Шунысы өзә үзәкне.
Өй түбәсе дранча ла,
Әйләнә дә җил ача;
Безнең болай утырулар
Боек күңелне ача.
Бишмәтләрең кыскарак ла,
Камзулларың кысмарак;
Һәрбер җирең бигрәк килгән,
Буең азрак кыскарак.
Өй түбәсе дранча ла,
Әйләнә дә җил ача;
Безнең болай утырулар
Боек күңелне ача.
Ай-һәйлүк, сылуым
Беләзекләрем билле иде,
Ә синеке нинди иде;
Шәм яндырып эзләсәм дә
Тапмам, җаныем, синдине.
Ай-һәйлүк, сылуым,
Гаделбанат, күлмәгең;
Кичә кичен кайда йөрдең,
Нурлы йөзең күрмәдем.
Ак калфагың кисәнә,
Кыңгыр салып йөрсәнә;
Ят илләрдән яучы килсә,
Сөйгәнем бар дисәнә.
Ай-һәйлүк, сылуым,
Гаделбанат, кәвешең;
Бөтен кеше арасында
Бигрәк матур рәвешең.
Алтын балдак бармакта,
Әйләнәдер салмакка;
Әйтер сүзең булса, җаный,
Әйдә барыйк аулакка.
Ай-һәйлүк, сылуым,
Гаделбанат, ак тасмаң;
Син ялгыш юлга басмасаң,
Мин дә, җаныем, басмам.
Башмагым
— Башмагымның башы башка,
Басмас идем вак-вак ташка;
Мин алдандым башым яшькә,
Бирче, егет, башмагымны!
— Көннәр арты көннәр уза,
Яшь егетнең йөзе сула;
Сине күрсәм күңелем була,
Тукта, бирәм башмагыңны!
— Башмак башы аклы кара,
Таң йолдызы калкып бара;
Син егетнең йөзе кара,
Бирче, егет, башмагымны!
•— Урам буе тирәк бул сай,
Тирәк асты җиләк бул сай;
Кызга егет кирәк бул сай,
Шунда бирәм башмагыңны!
— Урманда куак шаулыйдыр,
Әткәем башмак даулыйдыр;
Әнкәй дә шуны каулыйдыр,
Бирче, егет, башмагымны?
— Кара урман артымызда,
Кара болыт каршымызда;
Кавышмак юк азагында,
Зинһар бирәм башмагыңны!
— Мунча яксам, мунчам уза,
Егет миңа кулын суза;
Яшь гомерләр бушка уза,
Бирче, егет, башмагымны!
— Башмак йөзе яшел була,
Яшел җире чуклы була;
Кыз баланың күңеле тула,
Менә бирәм башмагыңны.
Җизнәкәй
— Аякларың ник кәкере, җизнәкәй?
— Тишек итек кигәнгә, балдызым-ялгызым.
— Бу билләрең нигә нечкә, җизнәкәй?
— Ашау такыр булганга, балдызым-ялгызым.
— Бу йөзләрең ник саргайган, җизнәкәй?
— Сине өзелеп сөйгәнгә, балдызым-ялгызым.
— Балдыз сөю язык диләр, җизнәкәй?
— Язык казык башында, балдызым-ялгызым.
— Ярма булып коелырмын, җизнәкәй.
— Әтәч булып чүпләрмен, балдызым-ялгызым.
— Балык булып суга агармын, җизнәкәй.
— Кармак булып тотармын, балдызым-ялгызым.
— Апай сизсә эшләр харап, җизнәкәй.
— Курыкма, үзем юллармын, балдызым-ялгызым.
— Әткәй сизсә, ни әйтермен, җизнәкәй?
— Урлармын да качармын, балдызым-ялгызым.
— Алар мине каргарлар бит, җизнәкәй?!
— Каргышы карга башына, балдызым-ялгызым.
— Сакалларың нигә җиткән, җизнәкәй?
— Кырырга вакыт юклыктан, балдызым-ялгызым.
— Ә нигә соң вакытың юк, җизнәкәй?
— Синең арттан йөргәнгә, балдызым-ялгызым.
— Нигә соң арттан йөрисең, җизнәкәй?
— Сине өзелеп сөйгәнгә, балдызым-ялгызым.
— Әгәр без бергә кавышсак, җизнәкәй...
— Рәхәт яши бирербез, балдызым-ялгызым.
— Ә кайда соң без торырбыз, җизнәкәй?
— Земләнкә казып керербез, балдызым-ялгызым.
— Алай булса кавышыйк соң, җизнәкәй.
— Кавышсак, кавышырбыз, балдызым-ялгызым.
— Халык хәйран калыр инде, җизнәкәй.
— Күзне йомып узарбыз, балдызым-ялгызым.
Рәйхан
Аклы ситсы күлмәгеңнең
Якаларын кем уйган?
Әй, Рәйхан, исмең кемнәр куйган,
Сине күреп кем туйган.
Аклы ситсы күлмәгемнең
Таба алмадым ишләрен;
Әй, гомерем буйларына, Рәйхан,
Оныта алмасам нишләрмен.
Аргы яктан бирге якка
Басма салдым киң итеп;
Әй, гомерлек яр булсын диеп,
Сине сөйдем тиң итеп.
Басма башларын су алган,
Басмасы суда калган;
Әй, мәхәббәтең йөрәгемдә
Беренче урын алган.
Ачма тәрәзәңне
Их дускаем, айга кара,
Мин дә айга карармын;
Күз нурларың айга төшәр,
Шуннан эзләп табармын.
Ачма тәрәзәңне мин килмичә,
Ятларны сөярсең белмичә.
Их дускаем, матуркаем,
Сагынам сине көн саен;
Һәр кичләрен айга карап,
Эзлим йолдызлар саен.
Ачма тәрәзәңне мин килмичә,
Ятларны сөярсең белмичә.
Их дускаем, сандал киеп,
Чишмә буйларын буйла;
Җилсез көнне җилләр иссә,
Мин сагынган дип уйла.
Ачма тәрәзәңне мин килмичә,
Ятларны сөярсең белмичә.
Рәйхан
Аклы ситсы күлмәгеңнең
Якаларын кем уйган?
Әй, Рәйхан, исмең кемнәр куйган,
Сине күреп кем туйган.
Аклы ситсы күлмәгемнең
Таба алмадым ишләрен;
Әй, гомерем буйларына, Рәйхан,
Оныта алмасам нишләрмен.
Аргы яктан бирге якка
Басма салдым киң итеп;
Әй, гомерлек яр булсын диеп,
Сине сөйдем тиң итеп.
Басма башларын су алган,
Басмасы суда калган;
Әй, мәхәббәтең йөрәгемдә
Беренче урын алган.
Ачма тәрәзәңне
Их дускаем, айга кара,
Мин дә айга карармын;
Күз нурларың айга төшәр,
Шуннан эзләп табармын.
Ачма тәрәзәңне мин килмичә,
Ятларны сөярсең белмичә.
Их дускаем, матуркаем,
Сагынам сине көн саен;
һәр кичләрен айга карап,
Эзлим йолдызлар саен.
Ачма тәрәзәңне мин килмичә,
Ятларны сөярсең белмичә.
Их дускаем, сандал киеп,
Чишмә буйларын буйла;
Җилсез көнне җилләр иссә,
Мин сагынган дип уйла.
Ачма тәрәзәңне мин килмичә,
Ятларны сөярсең белмичә.
Статистика ¤ Обмен ссылками ¤ Использование ¤ Лаборатория
© Фонд развития татарского языка и культуры «Татарнамэ»