Tatar.com.ru

Обновлено:

Махмут Галяу — часть 3

Махмут Галяу

Махмут Галяу — часть 3
Материал 2007 года

С тех пор правила могли измениться. Актуальный порядок — в разделе вопрос-ответ.

Махмут Галяу

Мәхмүт ГАЛӘҮ


VIII

«Обжор командасы»ның җәбер-золымнары чиктән ашты. Бер генә йортта, хуҗалыкта да күзгә күренерлек терлек-мал калмады – сарык, сыерларга кадәр һәммәсе суелып ашалды. Орлыкка калдырыласы ашлык та шул ук солдатларны ашату үчен тотылып бетте. Чакырылмаган кунакларның комсыз теләкләрен канәгатьләндерү үчен кайбер ярлырак хуҗалыклар хәтта үзләренең кием-салым, каралты-кура шикелле нәрсәләрен дә сатарга мәҗбүр булдылар. Солдатлар күрше авылларга чыгып керү сылтавы белән крәстиәннәрдән күн саен олау таләп итәләр, атларны иртәдән кичкә кадәр кирәккә-кирәксезгә куалап, җикмәс хәлгә китерәләр, ябыктырып эштән чыгаралар иде. Боларга тагын бер бәла килеп кушылды: утар талаганда күрелгән зыянны крәстиәннәрдән түләтү турында югарыдан боерык килде. Үтерелгән управляющий, становой һәм стражникларның гаиләләрен тәрбияләү бурычы да бунтта катнашкан авыллар үстенә йүкләнде. Иң ахырда, теге вакытны бүтен авыл исеменнән Гәрәй морзага Әкрәм карый биргән вексель буенча акча түләүне таләп итеп каладан язу килеп түште.

Кыйналу-сугылулардан болай да соңгы чиккә җитеп алҗыган, каһәрләнгән халыкка бу хәлләр бүтенләй котылгысыз булып тоелдылар. Һәркемне шомлы бер уй биләп алды:

– Бу «обжор командасы»ннан ничек котылырга?

– Яңа салымнарны түләү үчен каян акча табарга?

– Кемнән ярдәм, мәрхәмәт сорарга?

Патшага һәм башка олуг түрәләргә бирелгән прошениеләрнең берсенә дә әлегәчә хәбәр килгәне юк, һәм күрәсең, киләчәк тә түгел иде. Халыкның үмете шулай кабыныр-кабынмас яңадан сүрелде.

Түрле крәстиән чуалышларыннан соң моңарчы ничек булган булса, хәзер дә авыл халкы үз алдына килеп баскан бу авыр мәсьәләне уртага салып үлчәп-тикшереп карады, һәм ниһаять, озак сүз күрәштерү, шаулашулардан соң уртак бер фикергә килгәндәй булды:

– Түркиягә күчеп китәргә кирәк!

– Изге хәлифә җирендә тормыш яхшырак та, җиңелрәк тә булырга тиеш!

– Хәлифә үзенең мүселман кардәшләрен кыерсыттырмас!..

Шулай итеп, халыкның барлык теләк-омтылышлары бер максатка юнәлде. Һәркемгә хәзер котылу юлы табылгандай, бәхетле тормыш якын һәм мүмкин булып тоелды.

Җил кай якка иссә шул якка борылучан икейүзле байлар, куштаннар һәм мулла-мәзиннәр халыктагы бу омтылышны түрлечә кыздырырга тырыштылар. Ә надан, тиз ышанучан мужик, хәлифә илендә, янәсе, үзләрен күтәчәк бәхетле тормыш белән үметен канатландырып, хыял диңгезендә йүзде. Базарда яки каравыл үендә, мәчеттә намаздан соң яки инешкә ат эчерергә түшкән җирдә, яисә табында ашап-эчеп утырганда сүз һаман шул бер мәсьәлә – Түркиягә күчеп китү тирәсендә әйләнде. Яше-карты, олысы-кечесе – һәммәсе чит мәмләкәтнең хыялда гына туган сихри матурлыгы белән яшәде, шуңа табынып һәм шуңа гына бүтен үметен баглап, каһәрле Россия җирен тизрәк ташлап китәргә ашкынды. Аларны бу кысыр хыялларыннан айнытырга сәләтле беркем дә табылмады.

Ул арада күченүгә бәйле дәртләндергеч хәбәрләр күчәйгәннән-күчәя һәм ишәя бардылар:

– Күрше авыл сәфәр чыгарга әзерләнеп тә беткән, ди.

– Ә фәлән-фәлән авыл инде күченеп тә киткән икән.

– Хак булса, күчеп китүчеләргә бернинди тоткарлык булмаячак ди. Пашпортларны бик тиз бирәләр икән. Пашпортны теләгән кеше монда, теләмәгәне юлда җайлый ала икән...

Кояшлы Түркия илендә аларны күткән шул иркен, мул тормыш турындагы хыял әйләнә-тирә чынбарлыгын элеккедән дә битәр ямьсезрәк, котсызрак итеп күрсәтте. Кичерелгән җәбер-золымнар һәммәсе искә түшеп, кешеләрдә туган-үскән җирне ташлап китү теләге күчәйгәннән-күчәя бара иде.

Сабан туйлары вакыты иде. Ләкин алдагы елларда бүтен халык катнашы белән үтә торган бу күңелле язгы бәйрәмдә быел бик аз кеше катнашты. Алары да, башлыча, күченеп китәргә җыенучылар түгел, бәлки бүтәннәрне күченергә үндәп-үгетләп тә үзләре монда калучылар иде. Күпчелек исә, бәйрәменә-ниенә карамый, бүтен дүньясын онытып, ерак сәфәргә әзерләнә иде.

Хүкүмәт күченеп китүчеләргә тоткарлык итмәячәк дигән озынколак хәбәре тора-бара, чыннан да, дүрескә чыкты. Бу турыда күченү шартларын белешер үчен калага барган илчеләр кайтып сүйләделәр. Алар Казанда бер хаҗи янында булганнар икән. Хаҗиның әйтүенчә, Одессада бик күп мүселманнар яши ди, һәм алар күченеп китүчеләргә паспорт алуда булышырга вәгъдә биргәннәр, ә хаҗи үзе ул Одесса мүселманнары белән нык бәйләнештә тора ди.

– Аллага тапшырып, юл хәстәрен күрә торсыннар, – дип әйтеп әйткән ди хаҗи. – Сәфәр кузгалу белән мин Одессага телеграм сугармын, – дигән ди. – Анда аларны бик хүрмәтләп каршы алырлар һәм озатып җибәрерләр, – дигән ди.

Мондый хәбәрләр ишетелгәч, халыкның шатлыгы эченә сыймады. Халык шау килде:

– Тизрәк җыенып бетәргә кирәк! Үзебезнең мүселман мәмләкәтенә китәбез!

– Җитәр, патша-түрәләрнең җәбер-золымына күп түздек!

– Яңа җирдә тормышыбыз тыныч, тамагыбыз тук булыр ичмасам!

Күңелләре күтәрелгән кешеләр үз тормышларында туачак мүһим бу үзгәреш таңын әнә шулай куанып тәбрикләделәр. Мулла-мәзин һәм куштаннар исә аларның сүзләрен җүпләп, китүчеләргә яхшы теләкләр теләделәр, хәер-фатихаларын үләштеләр, шул ук вакытта, үзләре җайлап-ипләп кенә җирләрен сукалап чәчтеләр.

Менә, ниһаять, сәфәр чыгар күннәр дә якынлашты.

Беренче булып аз җәмәгатьле гаиләләр кузгалырга булды. Ишле гаиләләр юлга күзен чыгарга булдылар. Байлар белән куштаннар да:

– Уңышны җыйгач, без дә әзерләнә башларбыз, Алла боерса, – дип, юл чыгу вакытын җәй азагына күчерделәр.

Авылда мал-мүлкәт сату ыгы-зыгысы башланды. Йортлар, каралты-кура, чәчүлек җирләр, сакланып калган мал-туар, хуҗалык кирәк-яраклары – барысы да сатуга тәкъдим ителде.

Сатучылар күп, ә алучы аз булганлыктан, бәяләр бик тиз түбән тәгәрәде.

Авылның бары иң ярлы катлавы – чыптачылар белән чабатачылар гына сату-алу ыгы-зыгысына катышмадылар; аларның, беренчедән, сатар әйберләре юк, икенчедән, ерак сәфәргә чыгарлык акчалары булмау сәбәпле, кая да булса китәргә дә җыенмыйлар иде.

* * *

Башкалар кебек үк суктырылып, истән язган хәлендә үенә озатылган Миңлебай Сафасы бик озак авырып ятты. Аркасындагы канлы яралар бертуктаусыз әрнеп яна, кымшанган саен энә чәнечкәндәй сызландыра, ыңгыраштыра иде.

Хатыны Саҗидә иренең бу хәлен авыр кичерде. Ул кулыннан килгәнчә Сафаның газапларын җиңеләйтергә тырышты һәм җан ачуы белән түрәләрне, солдатларны сүкте. Шул ук вакытта, аның күз алдында тагы да зуррак борчу-михнәтләр вәгъдә итүче шомлы киләчәк шәүләләнде. Авылда торган солдатларның, иген басуына ябырылган саранчадай, тиздән саклыктагы бүтен азык-түлекне кырып-себереп ашап бетерәчәге күн кебек ачык иде. Җитмәсә, утар талаудан күрелгән зыянны каплау һәм үтерелгән түрәләрнең гаиләләрен асрау үчен һәркемгә яңа салымнар салыначак ди. Шуннан соң ни күтәргә кала?.. Гомер буе тир түгеп, бүртекләп торгызылган хуҗалык инде таркалып бара, алда бүлгенлек, ачлык теш ыржайтып тора. Юк, ниндидер чара күрергә кирәк, бәхеткә ирешү үчен ниндидер башка юл табарга, эзләнергә, күрәшергә кирәк!

Саҗидә күңеленнән әнә шулай уйлады, һәм хәлифә җиренә күченеп китү турында сүзләр тарала башлагач та, һич икеләнмичә, китү фикерен хуплаучылар ягына кушылды. Ул да, башкалар кебек үк, ерактагы изге хәлифә җирендә үзләрен күткән матур, бәхетле тормыш турында хыялланды, һәм шул хыяллар үермәсе эчендә тәмам исереп, ирен дә шунда китәргә күндерергә тырышты.

Сафа башта карышып маташты:

– Андый зур эшкә уйламыйча гына тотынырга ярамый... Монда бүтенесен югалтып, анда да берни тапмый калсак нишләрбез? – диде.

Саҗидә һаман үзенекен тукыды:

– Без икебез дә, аллага шүкер, яшь, таза. Эштән курыкмыйбыз. Мондагыдан да яманрак булмас. Анда әйбәт кенә тормыш корып җибәрербез, алла боерса. Кешеләр китә ич... Безгә дә куркырга кирәкми, тәвәккәллик, Сафа.

Шулай кызып-кызып дәлилли торгач, Сафа күнде һәм ерак сәфәргә әзерләнә башлады.

Йорт йүз сумга күрше авылның бер чирмешенә сатылды.

– Бәхете бар икән бу Әхмәтсафаның! Өтек кенә үенә йүз тәңкәне каерды! – диештеләр авылдашлары.

Сафа үзенең аты белән сыерын да чагыштырмача яхшы гына бәягә сатып җибәрде. Ерак авылдан килгән бер кеше алар үчен түп-түгәл илле сум чыгарып бирде. Аның каравы, хуҗалыктагы башка әйберләр, чәчүлек һәм каралты-кура бик очсыздан китте.

Мәсәлән, чәчүлек җире юк кына бәягә Сафаның үз абыйсы – Вафа куштан кулына күчте. Ә каралты-кураны бик кыстата-кыстата мәзин сатып алды.

– Бу черек каралты нәрсәгә миңа? Утын итеп яксаң гына инде! – дип сүйләнде ул.

Башка чыккан улы үчен сука, тырма, дирбия ише хуҗалык әйберләрен сайларга килгән умартачы Гыймади карт та бик озак сатулашып маташкан булды.

– Миңа юньрәк бәягә дә бирмәкчеләр иде... Мәрхүм Миңлебай кордаш хакына гына алуым инде... Улыма үз байлыгымнан да үлеш чыгара алган булыр идем, – диде ул.

Мал-туарны, «мәрхәмәт йүзеннән», Шәмси мулла белән Фәйзулла староста үзара бүлештеләр. Авылның башка куштаннары, йорттагы бүтән калдык-постык әйберләр үчен үзара кычкырыша-кычкырыша талашсалар да, бик зур яхшылык эшләгән кешеләр сыман, Сафага тиеннәр сузып, еламсык тавыш белән аның алдында акланып маташкан булдылар:

– Сиңа ярдәм булсын дип кенә алуыбыз... Юкса боларның безгә бернигә кирәге юк. Күзен үзебез дә юлга чыгасы ич... Барыбер бушка калдырып китәргә туры киләчәк...

Шулай әкренләп барлык әйбер сатылып бетте диярлек. Кырыкмыш тайга гына Сафа бик озак ия таба алмый азапланды: очсызга бирәм дисә дә, баш тарттылар.

Ахырда Сафа күршесе Гыйбадуллага килеп ялынды.

– Булмаса, син алып җибәр кырыкмышымны, күрше! – диде ул.

– Ә нәрсәгә кирәк ул миңа? – диде күршесе. – Күзен үзебезгә юл чыгар вакыт җиткәч кая куярмын мин аны? Аңардан башка да сатасы әйбер күп булыр әле.

– Анысы хак, Гыйбадулла туган, дүрес сүзгә җавап юк. Шулай да, минем хәлне дә аңла инде син... Кая барыйм мин ул кырыкмышны ияртеп? Кул-аягым бәйле бит шуның аркасында... Ә сиңа ничек тә бер җай чыгар әле. Бәлкем, калага мал сата барырга туры килер, шунда кырыкмышны да алырсың... Бер игелегең булыр, ичмасам... Аның үчен ходай үзеңә уны белән кайтарыр...

– Булмастай эшкә үгетләмә, Әхмәтсафа күрше. Аннары, акчам да чамалы... Син, әнә, мулла абзыйга әйтеп кара, ул алмасмы...

– Аңарда булдым инде мин, – диде Сафа. – Алмыйм дип кырт кисте... Алла хакы үчен, күршеңне бәладән коткар инде, бүтен үмет синдә... Кыйбат та сорамыйм лабаса!

– Акчам булса, шәт, алган да булыр идем... Юк бит, юк... Шулай да, күпме сорыйсың?

– Кышын базарда ун тәңкә биргәннәр иде дә, очсызсынып риза булмадым. Хәзер, билгеле, бәяләр андый түгел инде... Әйдә, бишне бир, алайса...

– Акылың алтын икән! Биш тәңкә! Беләсеңме, хәзергесе заманда биш: тәңкә ни дигән сүз ул?

– Беләм, күрше, беләм. Ул тәңкәләрнең бәясен үз бүкремдә татып беләм. Тик менә, бүтенесе сатылып бетте дигәндә генә, ярты юлда туктап каласы килмәгән иде...

– Анысы синең эш, әмма ләкин биш тәңкәгә синнән ул кырыкмышыңны беркем алмаячак... Андый бәяләр юк хәзер. Безнең Сүләйман кода әнә биш тәңкәгә сыер кадәр сыер сатып алды, минем үземә дә биш ярымга җиккән ат бирделәр. Синең кырыкмышың колын гына бит әле, кая аңа биш тәңкә...

– Соң, киләсе язга ул да җикмә ат булачак лабаса!

– Язга хәтле әллә без бар, әллә юк, анысын белеп булмый. Әйдә бер тәңкәгә күн – алам!

Сафа бүтенләй аптырап калды. Бер яктан, Гыйбадулла хаклы: хәзер, бәяләр шундый түбән тәгәрәгән заманда, биш тәңкәгә чыннан да савым сыер яки ат сатып алып була; ә икенче яктан, кырыкмыш үчен бер тәңкә бирү – күрәләтә алдау, мыскыллау дигән сүз иде... Андый бәягә сатканчы, кырыкмышны берәр фәкыйрь кешегә садака итеп бирү яхшырак булачак иде.

Сафа беравык уйланып торды да:

– Алайса менә сиңа соңгы сүзем: үч тәңкәдән дә кимгә бирмим! – диде.

– Юк сүз сүйлисең, Сафа. Әйттем ич инде: сиңа андый бәяне беркем дә бирмәячәк, шулай ук мин дә бирмим.

– Ярар, килешик ике тәңкәдән. Теләмисең икән, берәрсенә тотам да бушка бирәм, – дип куйды Сафа һәм кырт борылып капкага таба юнәлде.

– Ярый, нишләмәк кирәк, синең хакка килешми булмас инде, – дип туктатты аны Гыйбадулла. – Мә, ике тәңкәне ал да кырыкмышыңны алып кер әйдә. Кыйммәтрәк булды булуын, тик нишлисең инде синең белән... Күрше хакы – алла хакы дигәндәй, сине рәнҗетергә күңел тартмый. Изге хәлифә җиренә барып урнашкач, безне дә хәер-догадан калдырмагыз.

Сафа ике сум акчаны алды да, чыгып китте. Кайтышлый ул тал чыбыгыннан үрелгән зур кәрҗин күтәреп үйдән чыгып килүче Саҗидәне очратты: кәрҗингә оялары белән каз бәбкәләре һәм тавык чебиләре тутырылган иде. Сатып алырдай кеше табылмаганлыктан, Саҗидә аларны Әкрәм карый җәмәгате Җиһан абыстайга садакага биреп кайтырга дип чыккан иде.

Сатыласы әйберләр сатылып, алып китәселәре барысы да түйнәлеп, кузгалып китәсе генә калды дигәндә, кинәт Мәүла Колыга Сафаның икенче хатыны Хәтирәнең әтисе – такта яручы Керпе Сәлим кайтып түште.

Гадәттә аз сүйләшүчән, сабыр холыклы Сәлим карт бу юлы бик ачулы күренә иде. Ул үйгә килеп керүе белән үк кызып-кызып киявен ачуланырга тотынды, күченеп китүнең мәгънәсезлеге турында озаклап дәлилләгәч, Сафа белән Саҗидәгә янап:

– Карагыз аны, моның азагы яхшы бетмәячәк, үз башыгызга бәла алырга йүрисез, – диде. – Шуны аңлагыз: яхшы, таза яшәү һәркемнең үзеннән тора. Хәлифә җирендә бүтенесе ал да гүл булыр дисезмени? Анда да мондагы шикелле байлар, түрәләр бар ич... Җелегегезне суырырлар әле алар! Шулай булгач, нигә дип анда китәргә? Тазалык-саулык булганда, беләгеңдә күч-егәр ташып торганда, монда да дүнья җимертеп яшәргә була ич.

Сәлим карт, тимердәй нык йодрыкларын һавада селкеп, сүзен дәвам итте:

– Шушы кулларым исән булганда, миңа бернинди хәлифә җиренең хаҗәте юк! Күн-түн эшлим, аның каравы тамагым тук!.. Дүрес, дүнья ал да гүл булмый, кайчак очны-очка ялгый алмаган чаклар да була... Нишләмәк кирәк! Тешне кысып булса да түзәргә, замана җиңеләйгәнне үмет итеп яшәргә туры килә... Һәрхәлдә, хәлифә җирендә мондагыдан җиңелрәк булмаячак. Кояшы да, ачлыгы да һәр җирдә бертүсле.

Сафа белән Саҗидә Сәлимнең сүзләрен таң калып тыңладылар. Ерак ил турындагы матур хыяллары кисәк кенә сүрелеп калгандай булды, киләчәк тә инде элеккечә якты нур эченнән балкып күренми башлады. Әгәр дә Сәлим Мәүла Колыга бераз алданрак кайтса, ул, ихтимал, кияве белән Саҗидәне күчеп китмәскә күндерә дә алган булыр иде. Әмма хәзер соң иде инде. Мал-мүлкәт сатылган, элекке тормыш күе бозылган, юл әйберләре һәммәсе түйнәлеп, әзерләп куелган. Йортта да инде яңа хуҗа хакимлек итә. Бер уйланган уйдан хәзер кире кайту һич мүмкин түгел иде.

– Күрәм, сез уегыздан кире кайтасы түгел, ахры. Ярар алайса, китә бирегез! Әмма Хәтирә монда калачак! – дип кырт кисте карт Керпе.

– Ничек инде ул алай?

– Шулай! Әйттем ич: Хәтирә монда кала, бетте-китте! Артык сүз озайтып торасы юк.

Сафа белән Саҗидә мондый карарны һич күтмәгәннәр иде. Хәтирә үзе дә аптырый калды. Аннары алар үчәүләп Сәлим картны үгетләргә тотындылар, ләкин тегесе үз сүзендә нык торды. Ахыр чиктә, Сафа үзенең ирлек хокукларын ярдәмгә чакырып, үз хатынымны мин теләсә кая алып китә алам дип, түрлечә дәлилләр китереп карады, әмма алары да Сәлим картка тәэсир итмәде; ул әйтерсең Сафаның сүзләрен ишетми дә иде.

– Син нәрсә, һаман гел бер сүз чәйнисең: хатын да хатын, имеш! Хәтирә сиңа хатын булса, миңа – үз кызым! Синеңчә, мин аны күрәләтә ач үлемгә чыгарып җибәрергә тиешмени? Сезнең анда барып ничек урнашасыгыз билгеле түгел бит әле, ә Хәтирәнең вакыты шундый, аңа тынычлык кирәк. Әллә инде шуны да аңламыйсызмы?

Картның соңгы сүзләре Сафа белән Саҗидәгә салкын су койгандай тәэсир итте. Авылдагы чуалышлар, күченү мәшәкатьләре ыгы-зыгысында алар Хәтирәнең йүкле булуын һәм аны ерак юлга алып китү-китмәү турында ныклап уйларга кирәклеген ничектер истән чыгарганнар иде. Хәзер, Сәлим карт әйткәч, алар икесе берьюлы Хәтирәгә таба борылып карадылар. Чыннан да, Хәтирәнең гәүдәсе күзгә күренеп үзгәрә, калыная, түгәрәкләнә башлаган иде.

Оялчан, басынкы табигатьле Хәтирә үзе дә әтисенә каршы нидер әйтмәкче булган иде дә, тегесе аны шундук сүзеннән бүлде:

– Тыгылма, синең эш түгел... Монда каласың дигәч, монда каласың – бетте-китте!

Беркемдә дә картны күндерерлек бүтән дәлил табылмады, һәм аның карары белән килешергә туры килде.

Шактый озакка сузылган күңелсез тынлыктан соң, Саҗидә иренә таба борылды да:

– Сәлим абзый дүрес әйтә: Хәтирәне, чынлап та, үзебез белән алырга ярамас, әйдә, әлегә монда калсын, – диде. – Яңа җирдә урнашып, тормышны җайлап җибәргәч, син аны кайтып алып килерсең. Ул вакытта инде бала да үсә түшкән булыр, алла боерса. – Саҗидә Хәтирәгә таба борылды: – Син дә без юк дип артык бетеренмә, сабырлыгыңны җыеп, Сафаны күт.

– Юлы кыен, ерак, бәлкем кайтып та булмас, – дип куйды Сафа.

– Юк, кайтасың, Сафа... Барып түпләнгәч тә, Хәтирәне алырга кайтасың... Хәер, мин үзем дә аны алырга кайтырмын әле... Ерак юлдан курыкмыйм мин... Сәлим абзый, Хәтирәне безнең белән җибәрерсең бит?

– Кайчан җитәр әле ул вакыт?! Алдан юрап куясы юк... Вакыты җиткәч, күз күрер...

– Хәер, ул чакта инде без синнән сорап та тормабыз... Бер-беребезгә шулхәтле ияләшеп беткән идек, аерылгач бик кыен булыр инде...

* * *

Ниһаять, күченеп китүчеләрнең беренче түркеме кузгаласы күн дә килеп җитте. Сандыклар, түенчекләр, самавыр, бала бишекләре түялгән олаулар бүтен авыл буена сузылды. Инешенең һәр борылышы, тугае, ярларындагы һәрбер агачы-куагы, юл буйларындагы һәрбер ташы-түмгәге элек-электән таныш һәм кадерле булган туган җирне ташлап, ерактагы чит-ят илгә карап юл тоттылар. Авылда калучы барча халык аларны озата чыкты. Басу капкасын узгач, азан әйтү үчен, олаулар бераз тукталып торды да, яңадан юлга кузгалды.

Китүчеләргә кардәш тиешле кешеләр олауларны күрше авылгача диярлек озата бардылар. Саубуллашканда һәр ике як та бик күп күз яше түкте. Озатучыларның китүчеләргә бәхетле юл, яңа җирдә шатлыклы тормыш һәм якын киләчәктә күңелле очрашу теләп кычкырган тавышлары әле бик озак һавада яңгырап торды.

Хәтирә ерагая барган кәрван артыннан моңсуланып карап калды, аның колагына әле һаман Саҗидәнең юатып әйткән йомшак сүзләре ишетелеп торгандай булды:

– Ямансылама, Хәтирә... Матур, таза бер кыз бала тап безгә... Сафаны күт.

Әкрәм карый белән Җиһан абыстай сәфәр чыгучыларга үзләре дә кушыла алмаулары үчен бик үкенделәр. Күз күне кузгалырга тиешле кешеләр арасында да беренче түркем белән китүчеләргә күнләшеп караучылар булды. Бары мулла-мәзин халкы, куштаннар гына кайгырышмадылар. Алар, әле күптән түгел генә күченү турында авыз суларын корытып сүйләнеп йүргән булсалар да, хәзер авылдагы бу ыгы-зыгыларга күлеп кенә карыйлар иде.

* * *

Газаплы юл шактый күп вакытны алды. Ниһаять, мүһаҗирләр һәммәсе исән-сау килеш Казанга барып җиттеләр һәм берничә товар вагонына түялеп Одессага юл тоттылар.

*[Мүһаҗирләр - күчеп китүчеләр, эмигрантлар.]

Одессада мүселман мүһаҗирләренә һәм хаҗга баручыларга ярдәм күрсәтү буенча махсус контора бар иде. Аның хуҗасы, Ибраһим Әдигәев дигән кеше, әлеге вакыйгаларга кадәр берничә күн элек Казаннан шушындый эчтәлектәге бер телеграмма алды:

«Ике йүз баш куй озатылды. Каршы алыгыз. Алыш-биреш тәмамлану белән, миңа тиешле үлешне җибәрегез. Иртәгә тагын озатам. Әхмәт Чәйдәшев».

Ә ул арада мүһаҗирләрне түягән поезд яшелләнә башлаган болыннар һәм урманнар аша әкрен генә күньякка үрмәләде. Вагоннарда бер-берсенә сыенышып утырган кешеләр хыял диңгезендә йүзәләр иде. Паровозның һәрбер кычкыртуы аларны тагы да дәртләндереп җибәрә, оҗмахтагыдай бәхетле тормыш вәгъдә итүче хәлифә җиренә һаман саен якынайта бара кебек иде.

Авылда калучылар исә бу вакыт җыенга әзерләнәләр иде. Күченеп китүчеләр исәбенә үз дәүләтләрен арттырып, баеп калган куштаннар җыен бәйрәмен аеруча бер җанлылык, дәрт белән каршыларга җыеналар иде.

IX

Түрле тикшерү йортлары буйлап берсеннән икенчесенә күчереп азаплый торгач, Таҗи белән Фәхрине, ниһаять, түрмәгә китерделәр.

Зур ишегалдының түрендә ике катлы шыксыз соры биналар тезелгән. Тышкы күренешләре белән алар Россия империясенең башка казна йортларына – казармаларга, суд яки больница биналарына охшаганнар иде.

Тынчу һавалы, юеш озын коридор бинаның һәрбер катын икегә бүлеп тора. Коридорның буеннан-буена ике яклап камера ишекләре тезелеп киткән иде.

Караңгы чырайлы дежур надзиратель яңа тоткыннарны китерүче конвоир биргән кәгазьне алып укыды да, Фәхри белән Таҗига искитмәүчән караш ташлап алды, аннары борын эченнән генә нидер мыгырдый-мыгырдый, икенче катка алып менә торган баскычка таба юнәлде.

– Нәрсә катып калдыгыз? Минем арттан атлагыз! – дип кычкырды ул кинәт артка борылып.

Конвоир һәм тоткыннар аның артыннан иярделәр. Таш басмаларга баскан аяк тавышлары бүтен бина эченә яңгырап таралды.

Икенче кат коридоры буйлап бер-ике адым үткәч тә, надзиратель туктады һәм янәшәдәге камера ишегенең кечкенә тәрәзәсе аша эчке якка карады. Аннан да аңа берничә пар моңсу күз текәлгән иде. Бу хәл надзирательгә ошамады, күрәсең; ул, кулындагы авыр ачкыч бәйләме белән ачулы селтәнеп, эчтәгеләргә:

– Нәрсә күзләрегезне акайттыгыз? Аю күрдегезме әллә? – дип кычкырды.

Камера эчендәге тоткыннар ишек яныннан шундук артка чигенделәр. Надзиратель ишектәге тәрәзәчекне яңадан каплады да, ачкыч бәйләменнән үзенә кирәкле ачкычны эзли башлады.

Таҗи белән Фәхри, күзләрен бер ноктага түбәгән хәлдә, күңелсез кыяфәттә надзиратель артында кымшанмыйча басып тордылар. Бу минутта аларның күңелендә, чыгар җай таба алмыйча, хәсрәтле уйлар үермәсе бүтерелә иде.

– Ягез, кадерле кунаклар, рәхим итегез, – диде надзиратель, мыскыллы елмаеп, һәм берәр кеше генә үтәрдәй итеп, камераның ишеген ачты. Башта Таҗи, аннары Фәхри шул ярым ачык ишек аша кысыла-кысыла эчкә керделәр.

Ишек, нәүбәттәге ике корбанны иректән мәхрүм итеп, яңадан шапылдап ябылды.

Таш стена, асфальт идән, түшәм астында ук түннек сыман тимер рәшәткәле кечкенә тәрәзә, идән уртасында пычрак зур үстәл һәм ишек түбендә почмакта сасы ис аңкытып торган тәрәт чиләге – Таҗи белән Фәхринең камерага кергәч беренче күргән нәрсәләре менә шулар булды.

Бераздан аларны камерадагы бүтән тоткыннар чолгап алды.

– Егетләр, тәмәке бармы? – дип сорады арадан берсе.

– Тартмыйбыз.

– Ә ипиегез?

– Ипи дә юк, – дип җавап бирде Таҗи.

– Бирегә нәрсә үчен килеп эләктегез соң?

Таҗи кулын гына селекте.

– Нәрсә үчен икәнен үзебез дә түшенә алмыйбыз, – диде Фәхри. – Авылыбызда бунт булды. Солдатлар китереп, һәммә кешене суктырып үч алдылар. Ә безне менә зинданга...

– Их, мин анда булган булсам, шайтан алгыры! Күрмәгәннәрен күрсәтер идем ул кабахәтләргә! – дип кычкырды бүренекедәй елтыр күзле бер татар егете.

– Алай кызма әле син, егет! Каян беләсең, бәлкем без дә кул кушырып ятмаганбыздыр? – дип куйды Таҗи.

– Ул чакта эш башка... Алайса, бик шәп булган. Юк үчен генә килеп эләкмәгәнсез, димәк...

Таҗи егеткә җавап бирергә үлгермәде, камераның аргы очында ниндидер шау-шу күтәрелде.

Түрле халык утыра иде монда. Күпчелеге – тикшерү астындагы тоткыннар иде. Арада ярты гомерләрен түрмәдә уздырганнары да юк түгел: андыйлар, иреккә чыгып җитәр-җитмәс борын яңадан түрмәгә эләгүләре аркасында, зиндан тормышына ияләшеп беткәннәр һәм гадәттә түзәлмәс җинаятьчеләргә әверелгәннәр иде. Дүрес, алар түркемендә юк кына бер-бер гаеп үчен беренче тапкыр түрмәгә эләккән алаканатлар да очраштыргалый, ләкин алар да, тәҗрибәле «остазлары» йогынтысында, тиз арада шундый ук башкисәрләргә әйләнәләр иде.

Холкы-табигатенә карап, һәрбер тоткын түрмәдә үзен түрлечә тота. Берәүләр күннәр буе ләм-мим дәшмичә уйланып утырырга ярата яки вакытларының күп үлешен йоклап уздыра. Икенче берәүләр, киресенчә, үзләрен кая куярга белмичә, тимер читлеккә ябылган җанварлар сыман, почмактан почмакка арлы-бирле йүренә, куллары канаганчы таш стенаны тырный яисә йодрыклары белән бикле ишекне түяргә тотына. Кайвакытларда исә әрәмгә киткән яшь гомерләре үчен күенүгә түзә алмыйча һәм ирекле тормышларын сагынып, бер-берсенең җилкәләренә менеп басалар да, түшәм астындагы кечкенә тәрәзәнең тонык пыяласы аша урам якка күз түшереп алырга тырышалар.

Ә инде камераның берәр почмагында бәхәс яки якалашу башлана калса, һәммәсе дә шунда үелешә.

Менә хәзер дә, түрге почмакта күтәрелгән шау-шу тоткыннарның игътибарын үзенә җәлеп итте. Алар Фәхри белән Таҗиның үзләрен генә калдырып дәррәү шул почмакка ташландылар.

Анда бер түркем ат караклары кулдан ясалган карта белән очко уйныйлар иде. Тоткыннардан бер чуаш үзенең иртәгә аласы икмәк паегын бер татарга оттырган икән. Ә ул икмәк татарга хәтле икенче бер урыска оттырылган булган. Менә шуннан бәхәс башланып киткән. Татар да, урыс та – һәрберсе үзен генә хаклы санап, чуашның икмәген дәгъвалый. Бәхәскә башка тоткыннар да кушылганнар. Күпчелек урыс ягын каерганга, бу урыс – Семен атлы тоткын, батыраеп китеп, татарга берне тамызып та алган. Тегесе дә каушап калмаган, үз нәүбәтендә аның үстенә ташланып, аны идәнгә егып салган да, тешләре белән бугазына ябышкан. Шулай итеп, чын-чынлап сугыш башланган.

Башка тоткыннар әлеге сугыш чукмарларын аерырга тырышып карасалар да, моңардан берни чыкмады. Киресенчә, шау-шу күчәя генә түште, ярсып-ярсып сүгенгән тавышлар камера эчен дер селкетте.

Шул вакыт кинәт ишек ачылып китте, һәм камерага кораллы ике надзиратель килеп керде. Ишек келәсе ничек шалтырамыйча ачылды да, ачкычлар чыңлаган тавыш ничек ишетелмәде – тоткыннар бүтенләй абайламыйча калдылар... Надзирательләрне күрү аларны шундук шып булырга мәҗбүр итте.

Надзирательләр эшнең асылын сораштырмыйча ук аңлап алдылар: идәндә әүмәкләшкән кешеләр арасыннан әлеге чуашны, татар һәм урысны җилтерәтеп торгыздылар да, түрткәли-типкәли карцерга алып киттеләр.

Бераздан түрмә коридорында сакчыларның:

– Дежурныйлар! Әбәткә әзерләнегез, әбәткә! – дип кычкырып узган тавышлары ишетелде.

Сәләмә киемле ике тоткын үстәл үстендәге зур мискиләрне эләктереп ишек янына барып бастылар:

– Хәзер үзегезгә юынтык алып киләбез, әзерләнеп торыгыз, йолкышлар! – дип шаяртты берсе.

Бер тоткын:

– Әнә анда тәрәт чиләге дә мүлдерәмә тулган! Кем түгеп керә? – дип кычкырды.

– Кем булсын, яңа килгәннәр, билгеле! Аларга да бераз күңел ачарга кирәк ич! – дип, дәррәү күтәреп алды башкалар.

Таҗи белән Фәхри, бу сүзләрнең үзләренә карата әйтелгәнен аңлап, һичнинди ризасызлык күрсәтмәстән, авыр тәрәт чиләгенең тишекле колакларына озын таяк кигезделәр дә, шуның ярдәмендә аны иңнәренә күтәрделәр.

Ике тамчы су кебек бер-берсенә охшаган күңелсез, эчпошыргыч күннәр башланды. Таҗи белән Фәхри түрмә тормышының мондый ялыктыргыч бертүрлелегенә бик озак ияләшә алмый азапландылар.

Ниһаять, күннәрдән бер күнне кораллы конвой астында аларны округ суды тикшерүчесенә сорау алырга китерделәр. Алгы бүлмәдә шактый озак вакыт күтеп утырганнан соң, Таҗины кабинетка чакырдылар.

Бүлмәдә язу үстәле янында ялтырап торган такыр башлы, алтын кысалы күзлек кигән тикшерүче утыра; тылмач вазифасын үтәүче икенче берәү – тузгак кара чәчле казакъ, ап-ак тешләрен ыржайтып, аның янәшәсенә баскан иде.

Тикшерүче үстәл янына килеп туктаган Таҗига күзләрен күтәреп карады да, рәсми кагыйдә таләп иткән берничә сорауны бирде, аннары түп мәсьәләгә күчте:

– Становой белән стражникларны үтерүче синме?

– Юк, мин түгел.

– Алайса үтерүчеләрнең исемнәрен әйт.

– Бу эштә бүтен халык катнашты.

– Становойга беренче булып син суктыңмы?

– Юк.

– Алайса, кем беренче булып сукты? Күргәнсеңдер бит?..

– Күрмәдем. Без аны бүтен халык белән бергә чолгап алдык...

– Авылга гаскәри отряд килеп түшкәч ни үчен качып киттең? Бәлкем шуны аңлатып бирерсең?

– Мин качып китмәдем. Мин берәр хезмәткә ялланырга дип кенә авылдан чыгып киттем.

– Ә офицерга ни үчен паспортыңны күрсәтмәдең? Безгә билгеле бит: офицер паспорт күрсәтүне сорагач, син һәм синең иптәшең шундук кача башлагансыз.

– Минем паспортым юк иде.

– Эш эзләп читкә китәргә булгач, паспорт алу турында ни үчен алданрак кайгыртмадың?

– Ул чакта кемдә паспорт кайгысы булсын... Түрәләр үзләре дә түрлесе түрле җиргә качып беткән иде.

– Качып беткән иде дисең алайса?.. Ярар, бар, чык!

Таҗидан беренче сорау алу шуның белән тәмам булды. Аннары кабинетка Фәхрине керттеләр. Ул да, Таҗи белән алдан сүз куешканча, тикшерүченең сорауларына бер үк түрле җаваплар бирергә тырышты.

Ә атна-ун күннән Таҗиның берьялгызын гына чакырдылар. Бу юлы да ул тикшерүче сораганнарга бик саран җавап кайтарды яки күрәләтә ялганлады. Ул хәтта үзе сүйләгәннәргә тикшерүчене ышандыра алдым дип эчтән генә сүенә дә башлаган иде.

Әмма әлеге тылмач казакъ татарча язылган ниндидер хатны кычкырып укырга керешкәч, Таҗиның аркасы буйлап салкын бер кымырҗык йүгереп узды.

Хатның эчтәлеге түбәндәгечә иде:

«Без ошбу намәгә кул куючылар – Казан вилаяте, Казан наһиясе, Мәүла Колы карьясе мүселманнары, олуг падишаһыбызның мәрхәмәтле вә тугрылыклы түрәләренә шуны таныклыйбыз: Мүхәммәтсалих улы Таҗетдин Миңлебаев безгә үзенең инсафсызлыгы вә әдәпсез гадәтләре белән күптән мәгълүм адәмдер. Ул карьябезнең мүхтәрәм картларына гына түгел, үзенең газиз ата-анасына да бала чактан ук миһербансыз булып, аларны тупас, дорфа сүзләр белән җәфа чиктереп үсте. Келәт, амбарлар басып, җиләк-җимеш, алма бакчаларында угрылык кылып, әлхасыйлъ, күзе түшкән һәрбер нәрсәгә угры кулын сузып, күрше-күләннәренә күп зыян вә тынычсызлык китерәдер иде. Бала-чага аның шуклык, усаллыкларыннан һәмишә җимерек авыз вә борын белән йүридер иде. Гүнаһлы булудан курыкмыйча әйтәбез ки: инде ул чакта ук аның угры, юлбасар булып үсәчәге тәмам мәгълүм иде. Олыгайган саен, ул үзенең ошбу гадәтләрен, угрылыгын ташламады, картлар, үлкәннәр сүзен әүвәлгечә тыңламыйча, яхшылыкка үндәп әйтелгән үгет-нәсихәтләргә күлеп каравында дәвам итте. Тагын шул мәгълүм булсын: ул безнең хатын вә кызларыбыз белән әдәпсез кыланадыр, яшьләребезне бозык юлга үстеридер. Аның иң яраткан кәсебе – халыкны безнең падишаһыбыз әгъзәм хәзрәтләренә вә аның олуг түрәләренә каршы котырту булды. Ул әйтә иде: имеш, патша хезмәтенә бармасаң да ярый, чүнки, имеш, патша болай да дәүләтле кеше, аңа солдат кирәкми, янәсе. Фәкыйрь, ярлылар үчен тырышкан булып кыланса да, асылда ул эш сүймәс ялкауларны яклыйдыр иде. Карьябезнең дәүләтле вә мүхтәрәм адәмнәренә каршы үтек мужик халкын котыртып, әһле мүселман арасында низаглар тудырадыр, аларны бер-берсе белән талаштырырга тырышадыр иде.

Бер заманны ул карьябездән китеп биш-алты ел чамасы хәбәрсез-хәтерсез күздән югалып торды. Без, инде аңардан котылдык дип куанып, тәмам тынычлап калган идек. Гүнаһ шомлыгына каршы, ул янә карьябезгә әйләнеп кайтты, тәмам бозылып, фасикъ бер бәндә булып кайтты. Сүйлиләрдер, имеш, югалып торган елларында ул ниндидер шикле адәмнәр белән аралашкан, җинаятьле эшләрдә катнашып, яманлыклар кылып йүргән.

Без сез галиҗәнаплардан ошбу шик-шүбһәләрне тикшереп, Таҗетдин Миңлебаев дигән ул адәмнең кылган бүтен гүнаһларын фаш итүегезне үтенәбез. Бунт-чуалышларда катнашуыбыз белән без үзебез дә изге ватан алдында зур гүнаһлы бәндәләрбез. Әмма без һич шикләнмичә әйтәбез ки: әгәр дә арабызда Таҗетдин Миңлебаев ише бозык адәм булмаса, безнең тарафтан андый җинаятьле эшләр кылынмаган булыр иде. Бар гаеп аңардадыр. Халыкны андый яман эшкә ул гына котыртты. Без янә шундый хәбәр ишеттек: Таҗетдин Миңлебаев белән бергә Әпсәләм углы Фәхретдин дигән кеше дә кулга алынган икән. Бе, ошбу хәбәргә дә бик мәмнүн булдык вә сез галиҗәнаплардан үтенәбез: аларга икесенә дә каты хүкем карары чыгарылса икән; икесе дә безнең карьябездә генә түгел, Казан наһиясендә дә башкача күзгә күренмәсәләр икән.

Олуг-кечек, ир вә хатын-кыз – барчамыз, сез олуг түрәләргә озын гомер, сәламәтлек теләп дога кыла-кыла, безнең ошбу түбәнчелекле үтенечебезне ишетүегезне вә шуңа тиешле чаралар күрүегезне ялварып сорыйбыз».

Гаризаның ахырында утызлап имза һәм тамга куелган иде. Алар арасында Таҗиның бертуган энесе Вафа куштан имзасы беренчеләрдән булып, аннан соң Шәмси мулла, Сабирҗан мәзин, умартачы Гыймади һәм Фәйзулла староста кебек авыл байларының имзалары тезелеп киткән иде.

Таҗи, хат укылганда, үзен бик тыныч тотты һәм тикшерүченең:

– Я, ни әйтәсең? – дип соравына:

– Болар һәммәсе дә ялган, минем бернинди яман эш кылганым юк, – дип җавап бирде.

– Яман эш кылганың булмагач, үзеңне бәлкем бик яхшы кешегә исәплисеңдер? – диде тикшерүче, мыскыллы елмаеп.

– Әйе, мин үземне начар кешегә исәпләмим, – диде Таҗи җитди түстә.

– Сез, күрәм, әллә нинди тузга язмаган сүзләр сүйли башладыгыз әле, Миңлебаев әфәнде! – дип куйды тикшерүче, усал чырай чыгарып. – Минемчә, яхшы кеше турында аның якыннары мондый гариза язмаслар иде... – Аннары ул, ачудан тавышын күтәрә түшеп, сүзен дәвам итте: – Синең бүтен сүйләгәнең ялган! Телеңне ачтыру үчен сиңа бүтән ысул кулланырга туры килер, ахры. Я, җавап бир: рудникта яки шахтада эшләдеңме син?.. Эшләсәң, ни үчен анда калмадың?

– Ошамады, шуңа калмадым.

Тикшерүче кәнәфи аркасына ята түшебрәк утырды да, кысык күзләрен Таҗига түбәде:

– Никтер ышанасы килми.

Сорау алу шуның белән тәмам булды. Таҗины яңадан түрмә камерасына озаттылар.
* * *

Түн уртасы якынлашып килә иде. Өстенә тузан кунып соры түскә кергән кечкенә электр лампасыннан камера эченә тонык яктылык җәелгән. Тоткыннар тынычсыз йокыга талганнар. Ара-тирә кайсыныңдыр йокы аралаш авыр ыңгырашуы яки саташып кычкыруы ишетелеп китә дә, камерада яңадан бертүрле шомлы тынлык урнашкандай була. Коридорда сакчы йүри. Аның салмак адымнары бер ерагая, бер якыная. Дежурда торучы надзиратель яныннан узганда, ул, күрәсең, туктап, аның белән нидер сүйләшеп ала, чүнки түрмә тынлыгын бозып, ул яктан әледән-әле ниндидер аңлаешсыз сүзләр ишетелеп куйгалый иде.

Таҗи йокламый. Аны күңелсез уйлар биләп алган иде. Үз әнисе үлеп, аны үйдә дуамал холыклы үги ана – Патый алыштырган күннән башлап хәзергәчә дәвам иткән газаплы тормыш күренешләре күңелендә кабат яңарып, бер-бер артлы күз алдыннан үттеләр. Тормыш аңа бернинди бәхет-шатлык күрсәтмәде. Менә ярты гасырга якын инде ул дүньяда үз хакын даулап берүзлексез күрәш алып бара, күче-сәләтенчә үз тормышын җайга салырга тырыша иде. Ләкин аның тырышлыклары барысы да юкка булды; һичкем аны аңламады, аңларга да теләмәде. Гомере күрәштә узса да, ул үз максатына ирешмәде генә түгел, хәтта тормышта үзенә бер юаныч яки тынычлык та таба алмады.

Шомлы тынлык эчендә түрмә сәгатенең чыңлатып түнге уникене сукканы ишетелде. Тавыш дулкыннары түрмә ишегалды аша йүгереп уздылар да, камера эченә кереп сеңделәр.

Сакчыларны, дежур надзирательләрне алыштыру вакыты җитте.

Таҗи, күзләре ачык килеш, һаман уйланып ята бирде:

«Беләсе иде – гомер сәгате уникене кайчан сугар икән? Бәлкем ул туктагандыр, мәңгегә туктагандыр? Юк, ул туктарга тиеш түгел! Әле яңа алмаш киләсе бар, яңа тормыш таңы атасы бар! Аның нурлары бүтен дүньяны яктыртыр. Моны кочегар Сәйфи әйткән иде... Әйе, яңа тормыш таңы һичшиксез атар, ләкин... Ләкин мин аны күрә алырмынмы?»

Янәшәдә яткан Фәхри кыймылдап куйды.

– Син дә йокламыйсыңмы әллә? – дип сорады Таҗи, куанып.

– Күзгә йокы керми, уйландыра, – дип пышылдады Фәхри.

– Нәрсә уйландыра?

– Һаман шул бер нәрсә инде: безнең авылдан җибәрелгән теге гариза тынгы бирми.

– Кешеләрнең әшәкелегенә гаҗәпләнмә син! Була торган хәл... Ә менә миңа уйлансам да ярый.

Фәхри Таҗига таба елышарак түште:

– Ник алай дисең, Таҗи абзый?

– Гаризаның эчтәлеге борчый мине, Фәхри туган. Гаризада мин, имеш тә, ниндидер шикле адәмнәр белән аралашкан, алар белән бергә җинаятьле эшләрдә катнашкан бер кеше итеп сурәтләнәм. Шуңа күрә Вафа энекәш белән авылның башка куштаннары түрәләрдән сорап язалар: Мәүла Колыдан киткәч, янәсе, мин кайда яшәгән дә, ниләр кылып йүргән?.. Менә шуны беләселәре килә аларның...

– Соң, белә бирсеннәр!.. Аннан сиңа ни зыян?..

– Бүтен хикмәт тә шунда шул – зыяны бар! Үткән белән кызыксынулары минем файдага булмаячак... Эшләр болайга китәр дип күтмәгән идем мин.

– Нәрсә сүйлисеңдер, аңламыйм.

– Аңламавың да гаҗәп түгел – син минем ни әйтергә теләгәнне белмисең бит әле... Кыскасы, мин гыйбрәтле бер вакыйгага тарыдым. Моңарчы ул хакта һичкемгә сүйләгәнем юк иде югын, хәзер сүйләмичә булмас, ахры. Иртәгә әллә тере, әллә үле дигәндәй, исән чакта күңелдәгене кемгәдер әйтеп калырга кирәк... Менә сиңа әйтмәкчемен шуны... Тик хәзер түгел, иртәгә. Вакыт күп бит әле безнең, иртәгә иркенләп сүйләшербез. Минем хакта чын дүресен белерсең шунда. Ә хәзер әйдә йоклыйк.

Дежур надзирательләрдән кайсыдыр камера ишегенең кечкенә тәрәзәсеннән эчкә күз түшерде. Тоткыннар һәммәсе дә йоклыйлар, камерада тынлык иде.

Иртәгесен Таҗи белән Фәхри, йокыдан уянып, каткан ипи сыныгы һәм җылымса су белән тамак ялгап алдылар да, камераның аулаграк бер почмагыннан җайлы урын табып, шунда кичә түнлә үзелеп калган сүзне дәвам иттеләр.

– Хатыным үлгәч авылдан китеп алты ел буе читтә югалып йүргәнемне син хәтерлисеңдер бит? – диде Таҗи, сүзгә башлап.

– Хәтерлим, бик яхшы хәтерлим, Таҗи абзый.

– Менә шул, алты ел читтә каңгырып йүргәннән соң мин тагын авылга кайттым... Кайтуын кайттым, тик миңа тыныч тормыш насыйп булмады – мин гел шом, курку эчендә яшәдем, кеше күзенә күренергә дә шүрли идем.

– Нәрсәдән курка идең, Таҗи абзый?

– Хәзер сүйлим, сабыр ит... Тик бу турыда, Фәхри туган, бер кешегә дә әйтәсе булма, үлгәндә дә аны сер итеп сакла, яме?

– Мин бала түгел ич, сер саклый беләм.

– Алайса тыңла... Авылдан киткәч тә, мин иң элек Мәскәү тирәсендә чуен юлда эшләдем... Җир казыдым анда. Аннары урман эшенә ялланып, сал бәйләп йүрдем... Шул чакта мин бер егет белән дуслаштым. Язын аның белән Нижний якларына китәргә сүз куештык... Әйткән сүз – аткан ук, диләр. Яз җиткәч тә Нижнийга бардык, анда грузчик булып ялландык... Теге егетне әйтәм, бик шәп кеше иде, мескен... Үзе күчле, таза, җитез иде. Тик күче үзенә файдага гына булмады, аны үлемнән коткарып кала алмады... Без икебез бер яшьтәрәк идек, үзара охшашлык та бар, хәтта бала вакытыбыз да бертүслерәк үткән иде. Кыскасы – бүтен яктан пар килгән, ахирәт дуслар кебек идек!

Бервакыт кичен, эштән бушагач, су коенып кайтырга дип Иделнең аргы ягына чыктык. Әйләнә-тирә тып-тын, беркем юк. Күне буе баржадан он капчыклары бушатып бик арыган булганга, үзебез белән бераз аракы да алган идек. Аны эчтек тә, кызмача баштан, коеныр урын эзләргә керештек. Эзләнә торгач, күрәбез: бер урында елга суы ничектер күбекләнеп, бүтерелә-бүтерелә ага, янәшәдә генә кыяташ сыман бернәрсә дә бар. Иптәшемә бу урын бик ошады:

– Суы чиста, әйдә, шушында коенабыз! – ди.

Мин риза булдым. Иптәш егетем, күп сүйләнеп тормастан, үс-башын тиз генә чишенеп атты да, башы белән туп-туры шул күбекле суга сикерде. Мин аңышмыйча да калдым. Аннары үзем дә үс-башымны сала башладым. Кинәт: «Батам, батам!» – дигән тавыш ишетәм. Мин су үстенә әйләнеп карадым. Күрәм: әлеге су бүтерелеп аккан урында иптәшемнең башы күренеп китте дә, тагын югалды. Мәйтәм, шаярта гынадыр, шундый таза, күчле кеше алай җиңел генә батамыни, дим. Ә чынында нәкъ шулай булып чыкты. Аны чоңгыл бүтереп алган да, түпкә үстерәгән икән... Шулай итеп, яр буенда берьялгызым бастым да калдым. Иптәшемә ярдәмгә ташланырга ничектер йүрәгем җитмәде шул чакны. Хәер, барыбер коткара алмаган булыр идем, чүнки агымы бик каты иде.

Билгеле, бу күтелмәгән хәл мине шундук айнытып җибәрде. Дустымны кызганып, җиргә йүзтүбән капландым да сабый бала шикелле үксеп еларга керештем. Шул рәвешчә күпме вакыт ятканмындыр – исемдә түгел, мин аягыма торып басканда түн җиткән иде инде. Нишләргә, кая барырга? Торакка кайтып, фаҗигале хәлне сүйләп бирергәме? Ә миңа ышанырлармы соң? Акчасын, байлыгын алыр үчен иптәшемне мин үзем үтергән димәсләрме? Әйе, шулай уйлаулары да ихтимал иде... Андый фаҗига, кеше үтерүләр бурлаклар арасында еш була бит. Димәк, мин үзем үк үз башымны түрмәгә илтеп тыгам булып чыга? Юк, мәйтәм, бер гомерне генә булса да коткарып калырга кирәк! Шулай дип уйладым да, иптәшемнең киемнәрен кидем, ә үземнекеләрне, кесәләрендәге бүтен әйберләре-ние белән бергә бәйләп, таш асып су түбенә батырдым. Аннары, кызу-кызу атлап, туп-туры вокзалга юнәлдем.

Вокзал кассасы янында биш-алты кеше билет алып тора иде.

– Билетны кайсы поездга аласыз? – дип сорыйм тегеләрдән.

– Харьков поездына, – диләр.

– Шунда берьюлы миңа да алыгыз әле, мин әйтәм. Шулай итеп, алар белән бергә поездга утырдым да, Харьков ягына китеп бардым. Юлда үзара танышырга да үлгердек. Алар шахтерлар икән. Миннән: кая барасың, кем буласың, дип сораштыра башладылар.

– Менә, шахтер буласым килгән иде. Урнаша алырмынмы-юкмы, белмим әле, – дим тегеләргә.

Араларында минем ишеләре – шахтер булырга әле яңа җыенучылары да бар икән. Алар мине шундук үз компанияләренә алдылар. Сүйләшә торгач, берсе исемемне дә сорап куйды. Чит кеше исеме белән йүрүе никадәр генә ят тоелмасын, шунда мин беренче мәртәбә:

– Мин – Хәмзә Бикмуллин, – дип әйтергә мәҗбүр булдым. Минем кесәдә мәрхүм иптәшемнең паспорты ята иде. Ул кайсы як кешесе булгандыр – анысын белмим. Ни генә булмасын, шул хәлдән соң мин дүньяда Хәмзә Бикмуллин булып яши башладым. Соңга таба аның миңа зур файдасы да тиде.

– Димәк, сине хәзер әнә шул хәл борчый? Тикшерүче бу хакта сизенгәндер дип уйлыйсың, шулаймы? – дип куйды Фәхри, Таҗины сүзеннән бүлдереп.

– Юк, хикмәт анда түгел... Моны мин сиңа болай гына, шуннан соңгы хәлләрне аңларга җиңелрәк булсын үчен генә сүйләдем.

– Шулай итеп, Таҗи дигән кеше, ягъни мин, кинәт кенә юкка чыккандай булдым да, аны Хәмзә алыштырды. Хәзер инде Хәмзә белән ниләр булганын тыңла. Бер заман мин, ягъни Хәмзә, шахтада эшли башладым. Уникешәр сәгать җир астында кояш нурын күрмичә бил бүгәсең. Эше коточкыч авыр, ә акчасы бик аз – тамак туйдырырга да җитми. Кыскасы, бүтән шахтерлар ничек яши, син дә шулай: эшләп тапкан барлы-юклы акчаңа аракы белән тозлы балык сатып аласың да, шуның белән үзеңне юатасың. Башка берни кирәкми кебек... Әмма безнең арада Сәйфи дигән бер кочегар егет бар иде. Эчми, тартмый, аның каравы бик башлы малай иде: урысчаны су кебек эчә. Татарча сүйлиме, урысчамы – аның үчен барыбер; теле телгә йокмый, авызыңны ачып тик тыңлап торасың. Кайда гына булмаган үзе! Нимес җирендә дә, Түркиядә дә, Кытайда да булган. Шунда күргәннәре турында тәфсилләп-тәфсилләп сүйли торган иде ул. Шуның үчен татарлар да, урыслар да бик яраталар иде үзен.

Ул берәр нәрсә сүйли башласа, аны шундук шахтерлар чолгап ала. Беркем дә аның белән бәхәскә керми, чүнки ул һәрнәрсәне аңлатып, ышандырырлык итеп сүйли иде. Бик ошады ул безгә. Без, татарлар, аның белән бик тиз дуслашып киттек. Эш бетүгә, һәммәбез дә аның янына җыелабыз да, ул безгә китаплар укый, үз тормышыннан яисә элек үзе укыган берәр китаптан нинди дә булса вакыйга сүйли. Аны тыңлаганда ашау-эчү дә, арыганлык та онытыла торган иде.

Муллалар сүйләп башны катырган нәрсәләр – оҗмах рәхәте яки тәмуг газаплары турында да түгел, ә безнең җирдәге тормыш турында, аеруча ярлы халык белән байгуралар арасында булган каршылыклар турында сүйли иде ул. Берәүләр ни сәбәптән бай яши дә, икенче берәүләр ни сәбәптән ач-ялангач яши – боларның һәммәсен дә ул гади генә итеп түшендереп, дәлилләп сүйли торган иде. Имеш, тормыш гел болай барачак түгел; вакыты җиткәч, имеш, бүтен дүньяда байларга каршы фетнә күтәреләчәк; аннары байлар юк ителеп, аларның мал-мүлкәте халык кулына күчәчәк. Имеш, бар халык бертигез хокукта булыр, берәүләрнең икенче бер кешегә бил бүгеп эшләвенә чик куелыр. Сәйфи тагын шуны әйтә иде: имеш, галимнәр бу турыда китаплар язалар, әлеге фетнәне тизрәк кузгатып җибәрү һәм яңа тормышны якынлаштыру үчен алдан ук әзерлек эше алып баралар. Менә ниләр сүйли иде безгә Сәйфи кочегар!

– Алай диген... Минем андый кешеләрне очратканым юк.

– Иң хәтәре аның соңыннан булды... Әйткәнемчә, шахтерларга акчаны аз түлиләр иде. Аларга еш кына ач торырга да туры килгәли иде. Бервакытны шулай шахта хуҗалары әлеге барлы-юклы жалуньяне дә кисеп меңнән артык шахтерны бүтенләй кыен хәлгә куймасыннармы! Халык тәмам үметсезлеккә түште. Хәлсезлектән егылып үлсәң дә сине кызганучы кеше юк! Нишләргә? Шулай ни кылырга белми аптырап йүргәндә, бер кичне Сәйфи килеп керде дә әйтте: «Әгәр жалуньягезне кистертәсегез килмәсә, иртәгә эшкә чыкмагыз, – ди. – Урыс шахтерлары шулай карар кылдылар, сезне дә үзләренә кушылырга чакыралар», – ди.

Без башта бу тәкъдимнең хикмәтенә түшенми тордык. «Әгәр иртәгә эшкә чыкмыйбыз икән, безне шахтадан бүтенләй куарлар да, безнең урынга икенче кешеләрне ялларлар», – дибез.

Ә Сәйфи тагын әйтә: «Шахта хуҗалары мең кешене берьюлы эштән куып чыгара алмыйлар, – ди. – Куып чыгарган очракта, шулкадәр эшчене яңадан җыю үчен күпме вакыт кирәк булыр иде аларга? – ди. – Шахта бүтенләй ябылыр, хуҗаларга зур зыян булыр иде, – ди. – Ә алар зыян күрергә теләмиләр, шунлыктан аларны үз таләпләреңә күндерү үчен забастовка ясарга, ягъни бүтен эшчеләр бердән булып эш ташларга кирәк, – ди. – Әгәр без хәзер хуҗалар алдында баш иеп торсак, тиздән алар безнең жалуньяне тагы да киметә түшәчәкләр, – ди. – Әйдәгез, урыслар фикеренә кушылыйк та, алар белән бергә забастовка игълан итик», – ди.

Шулай энәсеннән-җебенә кадәр аңлатып биргәч кенә, без аның белән килешергә, ягъни забастовка ясарга булдык. Шунда ук остазыбыз Сәйфи турында күп лыгырдап йүрмәскә дип үзара сүз куештык. Ә түнлә белән, киңәшмәдә булмаган мүселман шахтерларының үйләренә йүреп, аларның һәммәсен забастовкада катнашырга чакырдык. Алар да бердән риза булдылар.

Иртәгесе күнне беркем дә эшкә чыкмады. Шахтада җан әсәре дә юк иде. Хуҗалар шүрли калдылар. Солдатлар килде. Әмма без үз сүзебездә нык тордык.

Ниһаять, үч күннән соң шахта хуҗалары эш хакын элеккечә күләмдә калдыру турында игълан чыгарып эләргә мәҗбүр булдылар... Ә дүртенче күнне барыбыз да эшкә чыктык.

Бер атнадан кешеләрне кулга ала башладылар. Кулга алынучылар арасында кочегар Сәйфи дә бар иде. Калганнары урыслар. Алары безне артык кызыксындырмады, ә менә Сәйфине кулга алулары җенебезне кузгатты. Аны мүселманнардан кемнеңдер саткан булуы күн кебек ачык иде. Без бу сатлык җанны ничек кенә булса да эзләп табарга сүз бирдек. Иснәнеп йүри торгач, белдек: ул – мулла, приставның әшнәсе икән. Безнең ачу шул дәрәҗәгә җиткән иде, – үенә барып, мулланы шундук җәһәннәмгә олактырудан чак кына тыелып калдык.

Кичен безнең янга бер урыс эшчесе килде. Ул Сәйфине яхшы белә, шулай ук безне дә ихтирам итә иде. «Кулга алынганнарны иртә таңда калага озатыр үчен станциягә алып барачаклар, – диде ул. – Аларны коткару чарасын күрергә кирәк, юкса аннан бу эш мүмкин булмаячак. Конвоирлар күп түгел, урыслардан бер ун кеше тәвәккәлләп карамакчы булдык. Бәлкем, сезнең арада да теләүчеләр бардыр?»

Күп уйлап тормастан, мин риза булдым.

Караңгы түндә без берәм-берәм поселоктан чыктык та, станциягә бара торган юл буена тезелешеп яттык. Күтеп ятабыз шулай тын гына. Менә бервакыт юлда аяк тавышлары ишетелде. Якынлашалар. Башны күтәребрәк карасак, күрәбез: бер унбишләп солдат сагы астында безнең иптәшләр килә. Алар без посып яткан җир турысына килеп җитүгә, сикереп тордык та, дәррәү сакчылар үстенә ташландык. Күтелмәгән бу һүҗүмнән тегеләр тәмам каушап калдылар, без исә, шуннан файдаланып, аларны җиргә егып салып, коралларын тартып алдык та, аяк-кулларын бәйләдек. Аннары, без күздән югалганчы тавыш-тын чыгармаска кушып, алдан билгеләп куелган урыннарыбызга таралыштык. Иптәшләребезнең барсын да йолып алуыбызга карамастан, минем ачу сүрелмәгән иде әле. Ничек кенә булса да мулладан үч аласы килә иде. Шуңар күрә, поселокка кире кайткач, мин туп-туры мулла үенә киттем, ишеген шакып: «Ашыгыч эш белән килгән идем, мулла абзый! Чыгып кына кер әле», – дидем.

Мулла, күзләрен угалап, эчке күлмәк-ыштаннан гына чыгып ишеген ачты да, нинди йомыш белән килүемне сорады. Ә минем кулда – бая бер солдаттан талап алган кылыч. Мулла сүзен әйтеп бетерергә үлгермәде, мин шул кылычны туп-туры аның күкрәгенә батырдым. «Эһ» диде дә, шундук баскычка авып түште. Ә мин тиз генә табан ялтыраттым.

Шуннан соң мин яңадан Таҗи исеме астында Мәүла Колыга кайттым.

Хәмзә Бикмуллин исеменә бирелгән паспорт шахта конторында торып калды. Менә шул паспорт буенча йомгакны сүтә башламагайлары дип куркам...

Дусты сүйләгәннәрне Фәхри зур игътибар белән тыңлап торды һәм хәзер, Таҗиның сүздән туктап уйга батканын күргәч, аны юатып:

– Минемчә, сиңа куркырга һич кирәкми, Таҗи абзый, – диде. – Эш монда шундый буталчык – белмим, аны кем генә ачыклый алыр икән. Хәмзәне эзләгәннәрдер, эзләгәннәрдер дә кул селтәгәннәрдер. Ә сине Таҗи Миңлебаев дип беләләр ләбаса, синнән шикләнерлек һичбер сәбәп юк.

– Монда эзләүнең икенче юлдан китүе дә бар шул, Фәхри туган... Шахтада берничә мәртәбә рәсемгә түшүемне әйтмәдем бит әле мин сиңа. Менә шул: ул рәсемнәр шунда шахтада калды. Рәсемнәрне Хәмзәнең туган-үскән җиренә җибәреп белешмә сораулары ихтимал, ә аннан, әйтик, бу Хәмзә түгел, ә ниндидер башка берәү дигән җавап килсә, беләсеңме, эшләр кая китәчәк? Ул чакта инде рәсемдәге кешене бүтен ил буенча эзләтә башлаячаклар бит. Патша ул эшне бик шәп оештырган... Мине становой белән стражникларны үтергән дип гаеплиләр... Инде син беләсең: мин мулланы үтердем, кулга алынган шахтерларны коткардым. Боларга тагын, тикшерүченең тырышлыгы белән, Хәмзәнең үлеме дә килеп үстәлүе мүмкин. Менә бит нинди чуалчык хәлгә килеп каптым мин, Фәхри туганкай!..

* * *

Таҗиның барлык шик-шүбһәләре дүрескә чыкты.

Берничә күннән соң аны, аяк-кулларын богаулап, охранкага допроска алып киттеләр. Сорауны бер офицер алды. Тәрҗемәче юк иде. Сорау алу беткәч, Таҗины протокол язмасына кул куярга, ягъни карага манчылган бармагы белән кәгазьгә тамга салырга мәҗбүр иттеләр. Протоколда нәрсәләр язылганын ул, әлбәттә, белмәде. Аннары аны берничә рәвештә рәсемгә түшерделәр, буен үлчәделәр һәм яңадан түрмәгә алып кайтып, ялгыз камерага яптылар.

Таң беленер-беленмәс үк, Казан округ судының шыксыз, зур бинасы янына түркем-түркем кешеләр җыйнала башлады. Аларны бирегә бер үк түрле шомлы уй, уртак борчылу әйдәп китергәнлеген игътибар беләнрәк караган һәркем ачык күрә алыр иде. Котылгысыз рәвештә якынлашып килгән коточкыч бәла инде күз алдында торгандай, аларның һәрбер хәрәкәтендә үметсезлек, сулган йүзләрендә курку чагыла иде.

Арада хатын-кызлар күбрәк иде. Имчәк балалары әниләре кочагында татлы йокыга талганнар; зурраклары исә аларның искереп, уңып беткән күлмәк итәкләренә ябышкан килеш, куркынган кыяфәттә тирә-якка караналар.

Фонарь эленгән багана түбендә бер ир кеше үзенең моңсу һәм берни аңлатмый торган күз карашын бер ноктага түбәп тораташтай катып калган. Икенче берәве җиргә чүгәләп утырган да, ниндидер башваткыч мәсьәләне чишәргә тырышкан сыман, кашларын җыергалый-җыергалый, икмәк катысы кимерә.

Кайберәүләр юл кырыендагы тәбәнәк баганалар үстенә утырышканнар һәм ярым бүгелеп, нечкә чыбык очлары белән асфальтка ниндидер күзгә күренми торган сызыклар сызгалыйлар. Алар бу эшне шулкадәр бирелеп эшлиләр ки, әйтерсең лә ул бизәкләрдән ниндидер яшерен серне белергә телиләр. Бары кайчагында гына берәр узып баручының дүп-дүп баскан җитез аяк тавышына сискәнеп китеп, алар бу эшләреннән туктыйлар һәм башларын күтәреп, ул кеше артыннан бик озаклап карап калалар. Кайсылары шуннан соң, бер-берсенә таба башларын бүгә түшеп, үзара нидер сүйләшеп тә алгалыйлар иде.

Кайдадыр еракта күк күкрәп куйды. Аннары якындагы чиркәү манарасында чаң суккан тавыш ишетелде. Әмма күк күкрәүгә дә, чаң сугуга да җыелган кешеләр арасыннан игътибар итүче булмады.

Ниһаять, хүкем йортының авыр ишеге шапылдап ачылды да, бусагада агара башлаган тузгак чәчле, чигә сакаллы, үстенә җиз очлары зәңгәр кәйтән белән каелган, керле, иске мундир кигән бер кеше күренде. Халык түркеме шундук тынып калды һәм, нәрсә әйтер икән бу дигәндәй, шүбһәле күзләре белән мундирлы кешегә түбәлде. Ишектән чыгучы исә, һичкемгә игътибар итмәстән, кулындагы озын саплы пумала себеркесе белән якында утыручылар үстенә тузан үермәсе туздырып, баскыч басмаларын себерергә кереште. Аннары, себеркесеннән тузанны кагып, җыелган кешеләргә:

– Теләгәннәргә керергә мүмкин! – дип белдерде. Халык дәррәү кубып, шаулаша-гүжләшә ишеккә ташланды.

Мундир кигән адәм түрткәләшә-талаша йорт эченә җәһәтрәк керергә ашкынган кешеләр түркеменә таба кырыс күз карашын юнәлтте дә:

– Юләрләр! Җылы мич башында рәхәтләнеп бәрәңге ашап кына ятасы югыйсә, ә алар бунт чыгарып йүриләр! Инде хәзер менә суд бусагасын тапта! – дип, үзалдына мыгырданып куйды.

Бүген округ судында татар авылларында булып узган крәстиән чуалышлары һәм түрә үтерүләр турындагы эш каралырга тиеш иде.

Халык, хүкем залына кереп, такталары сыгылып торган озын тар эскәмияләргә утырыша башлады. Кайберәүләр, күзәтү үчен җайлырак булыр дипме, әллә бүтән сәбәптәнме, стена буендагы аралыкларга үелешеп бастылар.

Иң түргә – залның сәхнә сыман калкыбрак торган җиренә – яшел постау җәелгән озын үстәл куелган иде. Өстәл үстендә – сулы графин һәм берничә иләмсез зур кара савыты; аларның уртадагысы мәрмәр булып, аңа әллә нинди хикмәтле сурәт-бизәкләр түшерелгән иде. Янәшәдә шундый ук авыр, салмак шәмдәлләр, пресс-папье, ручка-каләм савыты ише нәрсәләр дә күренә. Стеналар буена утырып ял итәр үчен йомшак кәнәфиләр түзелгән. Һәр кәнәфинең як-ягында янә кечкенә үстәл, ә үстәл үстендә берәр кара савыты белән сулы графин тора. Зур үстәл артындагы түр стенага исә патшаның аягүрә басып түшкән зур сурәте эленгән. Ул үстенә ас тиресеннән тегелгән мантия һәм энҗеләр белән бизәлгән таҗ кигән иде. Аның каушау-курку белдереп торгандай тонык күз карашы залга түбәлгән иде.

Күпсанлы ишекләрнең уң яктагы берсе ихата сыман итеп киртәләнеп алынган: анда гаепләнүчеләр утырырга тиеш. Аңа капма-каршы сул як стена буенда да присяжныйларга утыру үчен шундый ук ихаталы урын әзерләнгән. Гаепләнүчеләр утырган эскәмия каршындагы озын үстәл янында – адвокатлар урыны. Ниһаять, уртадагы зур үстәл каршында мүнбәрне хәтерләткән һәм бүтен ягыннан парча, бәрхет белән тышланган шактый биек ике корылма тора. Аларның һәрберсенә алтын белән бизәп эшләнгән тышлы берәр китап – Коръән белән Инҗил куелган иде.

Вакыт үтә торды. Залда утыручыларның кайберләре инде йокымсырый ук башлаган иде. Почмакларда басып торучылар арасында да сабырсызланып, уфылдап куйган тавышлар ишетелгәләде. Бары имчәк балалар гына, әниләренең сүте кипшергән имиләренә борыннарын түртеп, мышный-мышный тәмле йокыга талганнар иде.

Кинәт залда җыелган халык җиңелчә гүелдәп, җанланып куйды: түрдәге ян ишекләрнең берсеннән кара тужуркасының якасына йолдызлар таккан, түгәрәк сирәк сакаллы, кызыл битле, алтын кысалы күзлек пыялалары артына яшеренгән үткен күзле бер кеше чыкты. Бу – хүкем эшләрен оештыручы кеше – тәртип караучы иде. Ул бер читтәге урындыкка барып утырды да, үзе алып кергән кәгазьләргә карандаш белән ниндидер билгеләр куярга кереште. Залда гүелдәү шундук басылды.

Аннары залга бер-бер артлы присяжныйлар керә башлады. Алдан керүчеләрнең икесе поп иде. Берсе – тәбәнәк буйлы, юан корсаклы, муенына зур алтын тәре такканы – тирләгән симез яңакларын әледән-әле кулъяулык белән сүрткәләп ала; үстенә кигән кара киеменең киң җиңнәреннән аның куе түк баскан итләч беләкләре күренеп-күренеп китә. Икенчесе – озын, арык гәүдәлесе – бүкрәебрәк атлый; кечкенә күзләре яшьле, кызарган, челт-челт итеп гел ачылып-йомылып торалар. Күкрәгендәге тәресе исә, сәгать теле сыман, атлаган саен чайкалып куя. Моның үстенә, ул чукраграк та иде булса кирәк, чүнки сүйләшкән чакта колак яфрагын әңгәмәдәшенең нәкъ авызына ук китереп тота иде.

Поплар артыннан башына ак чалма ураган, юл-юллы ефәк чапан кигән мулла керде. Утырышчы булуы белән горурлануы аның йүзенә үк чыккан иде. Урынына барып утыргач, ул башын күтәреп залдагы кешеләргә вәкарь генә күз йүртеп чыкты, һәм шул вакыт аның чаларган куе сакалы астыннан май тапларына катып беткән бишмәт изүе күренеп китте...

Шуннан соң, тыны бетеп уфылдый-уфылдый, түсе-бите белән уртакул сәүдәгәргә охшаган бер алпавыт керде: түгәрәкләп китәрткән чәч, түгәрәк сакал, бәрәңге борын, елмаеп ерылган авыз. Киеме дә шуңа туры килгән: аягында бүрмә кунычлы лаклы күн итек, үстендә бүрмә билле кәзәки, перәшкәсенә күмеш бизәкләр түшерелгән купшы бил каешы.

Алпавыт белән янәшә бер татар сәүдәгәре урын алды. Ул һич тә тыныч утыра алмый: җептәй нечкә мыек белән каймаланган иреннәре туктаусыз нидер пышылдый, чалара башлаган кечкенә кара сакалы берүзлексез калтырана, дерелди; яки кулын күтәреп дога кылгандай битен сыпырып куя, яисә кесәсеннән шалкан чаклы түгәрәк зур сәгатен чыгара да аны колагына куеп игътибар белән тыңлап тора. Аннары, сәгатьне яңадан кесәсенә тыгып, сүрмәле күзләрен түбән түшерә дә, әүвәлгечә иреннәрен кыймылдатып, кабат нидер пышылдарга керешә.

Присяжныйлар арасында такыр башлы, кара мыеклы яшь кенә бер татар алпавыты да бар; сюртуктан һәм галстуктан булса да, ул башына түбәтәй кигән иде.

Шулай ук монда карт бер генералны, геморрой авыруыннан җәфаланучы чиновникны, чиркәү старостасын, фабрика-завод хуҗаларын, банк директорларын һәм башка шуның ише түрәләрне күрергә була иде... Хәтта асыл сүяктән булган ниндидер дәрәҗәле бер адәм дә бар иде. Шулар белән янәшәдә үк – маклер, подрядчик яки кафешантан хуҗасы...

Присяжныйлар үз урыннарына утырышып беткәч, залга судның үз штатында торучы поп белән мулла керде. Алар, мүнбәр сыман әлеге трибуналар янына килеп, гадәтләнелгән бер үлгерлек белән алларына Инҗил һәм Коръән ачып салдылар.

Ул арада уң яктагы ян ишек артында богау чыңы һәм салмак адымнар белән атлап килгән аяк тавышлары ишетелде. Моңа җавап итеп залдагылар шундук дәррәү гүжелдәп куйдылар. Эскәмиядә утыручыларның кайберләре хәтта аягүрә торып басты.

Солдатлар, кылычларын шәрәләндереп, ишекнең ике ягына тезелеп бастылар. Залдагы гүжелдәү берьюлы тынды. Шул үлем тынлыгы эчендә залга, богауларын чыңлатып, тоткыннар түркеме килеп керде.

Кинәт бүтен залны:

– Әти! – дип кычкырган бала тавышы яңгыратты. Залдагылар, сискәнеп китеп, тавыш ишетелгән якка борылып карадылар. Моны, богауланган әтисенең ишектән керүен күреп, Фәхринең кечкенә кызы кычкырган иде. Фәхри үзе дә дулкынлану, әсәрләнү кичергән хәлдә, хатынын һәм кызын сәламләү үчен кулын югары күтәрергә теләгән иде дә, авыр богау ирек бирмәде. Калтыравык богау чыңы гына бу юлы ничектер аеруча моңлы ишетелгәндәй булды.

Тәртип караучы ашыгып Мәфтуха янына ташланды.

– Әй, син! Телен тый кызыңның! – дип кисәтте ул.

– Дәшмә, кызым, дәшмә! – дип пышылдады курка калган Мәфтуха, кызын күкрәгенә кысып.

Тәртип караучы тын утырган халыкны ачулы күз карашы белән бер сүзеп чыкты да, тоткыннарга борылып:

– Баш киемнәрегезне салыгыз! – дип җикерде. Тоткыннар, богау-чылбырларын шалтыр-шолтыр чыңлатып, кулларын күтәрделәр. Чылбырлары кыскарак булган кайберәүләргә баш киеменә үрелеп җитү үчен хәтта бүгелергә туры килде.

Аннан соң залда яңадан тынлык урнашты. Бары тоткыннарның ачу катыш моңсу күз карашлары гына залны айкап, эскәмияләрдә утыручы якыннарын, туганнарын, дус-ишләрен эзли һәм алар белән сүзсез әңгәмә алып бара иде.

Бераздан кыңгырау шалтырады һәм тәртип караучының:

– Хүкем килә! Торып басыгыз! – дип кычкырган ачы тавышы ишетелде.

Халык дәррәү аягүрә торып басты. Шунда ук бер як ишектә судьялар белән сәркәтиб, ә икенче якта прокурор күренде.

Хүкемне башлап җибәрү үчен кирәкле гадәттәге рәсмилекләр үтәлеп, гаепләнүчеләр һәммәсе барланып-тикшерелеп чыгылгач, залда утыручылар арасыннан шаһитлар – Сабирҗан мәзин, Фәйзулла староста, Гыймади карт һәм Таҗиның туган энесе Вафа куштан хүкем үстәле янына чакырылдылар. Җирән сакаллы, тешләре коелып беткән Исхак мулла аларның һәрберсеннән ант әйттерә башлады. Шаһитлар бутала-тотлыга, аңлаешсыз сүзләрне исә бүтенләй вата-сындыра тыңкышланып сүйләгән мулланың һәрбер әйткәнен кабатлап барырга тырыштылар һәм иң соңында үзләренең хүкем барышында дүресне генә сүйләячәкләре турында Коръән үбеп ант иттеләр. Шуның белән шаһитлардан ант бирдерү тәмам булды. Аларны шундук махсус билгеләнгән бүлмәгә озатып куйдылар.

Ул арада поп, шаһитларның һәммәсе дә татарлар гына булуны күреп, Инҗилен ябып куйды, күнегелгән кул хәрәкәте белән башындагы бүркәнчеген алып ташлады да, аны каядыр мүнбәре астына яшереп, тавыш-тынсыз гына залдан чыгып китте.

Шуннан соң гадәттән тыш озын, ялыктыргыч гаепләү актын уку башланды. Гаепләнүчеләр үзләренә аңлаешсыз сүз-тәгъбирләрне рәтләп тыңламадылар да диярлек. Алар зал буенча күзләрен йүртеп үзләренең якыннарын эзлиләр, тапкач, аларның яшь тулы моңсу күз карашлары белән очрашып, эчке әрнүдән яңадан күзләрен алалар һәм, нидер үмет иткәндәй, присяжныйларга текәләләр. Тоткыннарның киләчәк язмышы әнә шул присяжныйлар кулында. Белергә иде, аларның кайсы дус та, кайсы дошман икән? Йүзендә шәфкать нуры балкыган әнә теге мулла ярдәм итәр, бәлкем? Әллә менә бу ягымлы йүзле сәүдәгәрме? Бәлкем, теге татар алпавыты ярдәм итәр? Аның кыяфәтендә шундый ялагайлык чагыла, теләсә, ул әллә нинди зур дәрәҗәле түрәнең дә күңелен эретә алыр шикелле. Ләкин присяжныйлар гаепләнүчеләрнең күз карашлары белән очрашырга теләмиләр, башларын түбән иеп, аска карап утыралар... Шуннан соң гаепләнүчеләр ялварулы күзләрен прокурор, судьялар утырган якка күчерәләр иде.

Прокурор исә эшкә чумган: бәләкәй генә сүяк саплы пәке белән тырнакларын кисеп утыра; үз эшен ул бик җентекләп эшли, тырнагын кискәч, һәрбер бармагын әйләндерә-әйләндерә бик озаклап карый. Чәнчә бармагында зур бриллиант кашлы йүзек ялтырый. Прокурорга монда күңелсез икәнлеге күренеп тора: гаепләү актын гына түгел, хүкем карарының нинди буласын да ул инде күптән белә иде.

Ә сәркәтип авыз эченнән мыгырдангандай бертүрле тыңкыш тавыш белән гаепләү актын укуын дәвам итә. Аңлаешсыз сүзләр арасында ара-тирә гаепләнүчеләрдән берәрсенең исеме телгә алына; андый чакта исеме әйтелгән әлеге тоткын тирән йокыдан уятылгандай кинәт сискәнеп китә һәм акайган күзләре белән актны укучы чиновникка текәлә. Бу тыңкыш тавышның турыдан-туры аның үз язмышына бәйле икәнлеген ул аңлый, әлбәттә; шуңа күрә аның күзләрендә ниндидер усал бер очкын кабына; үз язмышын шулай җиңел генә хәл итәргә әзер торган бу алама адәмне ботарлап ташларга теләгәндәй, ул кулларын йодрыклап, алга омтылып куя... Ләкин авыр богаулар, аны кисәткәндәй, шомлы тавыш белән чыңлап куялар, һәм тоткын, үзенең күчсезлегеннән тешләрен шыкырдатып, кулларын түбән түшерә, аның какча яңаклары буйлап яшь бүртекләре тәгәри...

Шуннан ул күзләрен яңадан зал буйлап йүртә башлый, анда утырган якын кешеләрен – хатынын, балаларын, туганнарын эзли... Әмма хатыны, баласы, туганнары аның кызганыч күз карашына түзә алмыйча, яшькә буылып, башларын читкә боралар.

Ялыктыргыч уку ике сәгать дәвам итте. Ниһаять, хүкем рәисе гаепләнүчеләр утырган якка таба башын борып:

– Таҗетдин Мүхәммәтсалих улы Миңлебаев! – дип эндәште.

Таҗи урыныннан торды. Тынлыкка чумган залны күзләре белән бер айкап чыкты да, хүкемчеләргә таба борылып басты.

Хүкем рәисе, үстәлгә җәеп салынган кәгазьләрне актаргалап, Таҗига сорау бирде:

– Хәмзә Бикмуллин дигән кешене үтерүдә, сакчыларга корал белән һүҗүм итүдә, мулланы үтерүдә, һәм ниһаять, авылга хезмәт вазифаларын үтәү үчен килгән становой белән стражникларны үтерүдә сез үзегезне гаепле саныйсызмы?

Таҗи җавап бирмәде. Аның караңгы йүзеннән берни сизелми иде. Судья, җавап күтеп, кәнәфиенең аркасына ятарак түште. Таҗи һаман дәшми басып торуында булды. Судьяның кабат соравына да ул җавап кайтармады. Прокурор, үстәл аша үрелеп, судьяның колагына нидер пышылдап әйтте.

Судья кыңгырау шылтыратты. Залга җиз түймәле кыска тужурка кигән тәбәнәк, чандыр гәүдәле, кылый күзле, каратут йүзле бер кеше килеп керде. Керүгә үк, ул судьяга таба сораулы күз карашын текәде. Бу – округ суды штатында торучы тылмач иде.

Татарчаны һәм казакъчаны үзара буташтырып, ул Таҗига баягы сорауның мәгънәсен аңлатырга кереште. Үзеннән нәрсә сораганнарын тылмачсыз да яхшы түшенгән Таҗи исә әүвәлгечә дәшми басып торуында булды.

Ахырда судья түзмәде, сорауны икенче түрлерәк итеп куйды:

– Миңлебаев, сүйләгез: становой белән стражникларны сез ничек кыйнадыгыз?

Таҗи ачу белән җавап бирде:

– Бер үк нәрсәне мең мәртәбә сорыйсыз! Сүйләдем ич инде! Шул җитмәгәнмени?!

– Иптәшләрегезгә: «Егетләр, тегеләрен карагыз!» – дип кычкыручы һәм беренче булып становойга һүҗүм итүче сез булдыгызмы?

– Әйе, мин.

– Ни үчен сез моны эшләдегез?

– Становой барыбер бәладән котыла алмас иде. Халыкның ачуы ташып чыккан иде. Мин булмасам, бүтән берәрсе һүҗүм иткән булыр иде аңа... Кешеләрне рәнҗетергә ни хаклары бар аларның?..

Таҗиның җавабы шуның белән тәмам булды. Судья никадәр тырышмасын, гаепләнүче шуннан артык бер авыз сүз дә әйтмәде.

Ахырда Таҗи эшенә бәйле барлык документларны кычкырып укып чыктылар. Бу документлар арасында авыл куштаннары язып җибәргән гариза да, Таҗиның Хәмзә Бикмуллин дигән кешене үтереп, аның паспортын үзенә алуы турында рәсми акт та, гаепләнүченең Бикмуллин фамилиясе астында шахтада эшләгәнен раслый торган белешмә кәгазь дә бар иде. Шулай ук монда сакчылык отрядына һүҗүм итү һәм мулланы үтерү вакыйгаларын сүйли торган башка кәгазьләр дә теркәлгән иде.

Гаепләнүчеләрнең һәммәсе хүкем алдында җавап биреп бетергәч, шаһитлардан сорау алу башланды.

Беренче булып Вафа сүйләде. Ул, үзенең закон алдында буйсынуын ничек кенә булса да күрсәтергә теләп, сорауларга кирәгеннән артык күп сүз белән җавап бирде һәм абыйсын мүмкин кадәр тирәнрәк батырырга тырышты.

Иң ахырда аңардан:

– Гаепләнүчеләр әйтә: имеш, урыс түрәләре мүселман диненнән күлеп халыкның ачуын кабарттылар, диләр. Бу хакта сез нәрсә әйтә аласыз? – дип сорадылар.

– Түрәләр тарафыннан динне мыскыллау шикелле нәрсәләр булмады, – дип җавап бирде Вафа. – Булган тәкъдирдә дә, аның үчен кеше үтерергә ярыймыни? Андый эшкә менә болар ише, – ул Таҗига таба түртеп күрсәтте, – денсезләрнең генә кулы барса барыр. Ә без, мүэмин-мүселманнар, Аллаһы Тәгалә кушканча яшибез.

Вафадан соң берәм-берәм башка шаһитлар чакырылды, Аларга да бер үк түрле сораулар бирелде. Үз нәүбәтләрендә, бу шаһитлар да Вафа әйткәнне кабатлап, түрәләр тарафыннан бернинди кыерсыту, динне мыскыллау ише нәрсәләр булмаганны исбатларга тырыштылар.

Ниһаять, прокурор сүз алып, сәгать ярымлык нотыгын түбәндәгечә тәмамлады:

– Киләчәктә дәүләт иминлеген какшату, яшәп килгән стройга каршы чыгу һәм крәстиән белән алпавыт арасындагы нормаль мүнәсәбәтләрне бозарга тырышу кебек һәртүрле явыз омтылышларга вакытында чик куярга кирәк булыр. Мондый җинаятьләр үчен бүтәннәргә сабак булырдай каты, ләкин гадел җәза куллану зарур. Шуңа күрә, мин Миңлебаев ише аеруча куркынычлы җинаятьчеләрне үлем җәзасына хүкем итүне таләп итәм.

Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, гаепләнүчеләрнең үзләре яллаган адвокаттан да бәхетләре булмады. Язмыш аларга яклаучы итеп Гәрәй морзаны билгеләгән иде. Хүкем алдында тикшерелә торган эшнең бүтен катлаулылыгын ачып салу, татар авылларында әле һаман дәвам иткән чуалышларның асыл сәбәпләрен, аларның иҗтимагый нигезләрен күрсәтү урынына, ниһаять, хүкем һәм присяжныйлар игътибарын тере кешеләргә – ирексездән законга каршы чыккан “җинаятьче»ләрнең язмышын җиңеләйтү юлына юнәлтү урынына – тәмле телле адвокат бер сәгать буена бүтенләй эшкә кагылышы булмаган ят нәрсәләр турында сайрады. Аның тигез агышлы, йокымсыраткыч бу нотыгында ниләр генә юк иде! Башкалада чыга торган либераль бер газетаның соңгы санында басылган баш мәкаләдән үзекләр китерү дисеңме, кайчандыр студент вакытында укылган Рим хокукы курсыннан хәтердә калган аерым «акыллы фикерләр» яки дивар календаренда укылган мәзәк анекдотлар дисеңме – болар һәммәсе Гәрәй морза нотыгында телгә алынды.

Гаепләнүчеләрнең адвокат сүзләреннән ни дә булса аңлый алулары бик шикле иде; һәрхәлдә, алар аны бүтенләй тыңламадылар да диярлек, чүнки аларның үз кайгылары үзләренә җиткән иде.

Адвокат сүйләп бетергәч, гаепләнүчеләргә соңгы сүз бирелде. Тотлыга-тотлыга, ләкин эчке бер инану белән, алар үзләренең гаепсез икәнлекләрен белдерергә тырыштылар. Киң җилкәле, зур, елтыр күзле бер тоткын егет ашкынулы хәрәкәт белән урыныннан сикереп торды да, дулкынланудан тотлыга-тотлыга, таш ыргыткандай, зал үстенә үзек-үзек сүзләр ташлады:

– Җир юк... салымнар... алпавыт... камчылар белән суктырдылар...

Күңел түреннән әрнеп чыккан бу сүзләр, тулы мәгънәле җүмләләргә оеша алмаганлыктан, хүкем үстәле тирәсендә утыручы арыган присяжныйларга аз гына да тәэсир итмәде, шуңа күрә егет ачу белән кулын селкеп куйды да:

– Э-е! Барыбер!.. – дип сүзен бетерде. Фәхри исә:

– Язмыштан узмыш юк, ләкин мин гаепле түгел. Моңа Алла үзе шаһит, – диде.

Таҗи соңгы сүздән бүтенләй баш тартты.

Судьялар киңәш бүлмәсенә кереп киттеләр.

Залдагы кешеләр әкренләп таралыша башлады. Үз эшен беткәнгә санап, яклаучы адвокат китеп барды, тәрҗемәче казакъ та китте, алар артыннан җәһәт кенә Исхак мулла да чыгып югалды. Хүкем залына күн саен «мәзәк» карарга йүрүче тамашачылар да түркемнәре белән ишеккә юнәлделәр. Тик гаепләнүчеләргә кардәш тиешле кешеләр генә, стена буйларына утырышып, түенчекләреннән барлы-юклы азыкларын чыгарып, тамак ялгарга керештеләр. Тоткыннардан да кайберәүләр тын гына икмәк катысы кимерә иде. Адвокатлар үстәле янында исә суд тәртибен караучы бик тәмләп бутерброд ашап утыра иде.

Кичке эңгер-меңгер түште, зал эченә күгелҗем күләгәләр ятты. Судьяларның кайчан кереп, нинди хүкем карары чыгарачакларын һичкем белми иде.

* * *

Мүселман присяжныйлары хүкем барган вакытта казага калган үйлә намазын укып та бетермәгәннәр иде әле, шул чакны эчке бүлмәләрнең берсендә зур үстәлгә бай табын әзерләнде. Присяжныйларның үй җәмәгатьләре тарафыннан курьер белән җибәрелгән түрле сый-хүрмәт һәм тәмле эчемлекләр куелган иде бу табынга. Ишек янындагы кечкенә үстәл үстендә ике чиләк сыешлы самавыр җырлап утыра. Хәтта хадимлек итү үчен каравылчы карт һәм аның кызларыннан махсус кешеләр дә билгеләнгән иде.

Башына түбәтәй кигән татар сәүдәгәре һәм мулла шундук алма бәлеше белән чәйгә ябырылдылар. Өстәлнең икенче ягында аларга каршы утырган татар алпавыты, күзен хәйләкәр генә кысып, муллага эндәште:

– Эчми утырсаң, ничектер оят кебек... Без мүселманнар үчен оят. Барыгыз үчен миңа тырышырга туры килер, ахры! Берәр кәсә түшерсәм, Аллаһы Тәгалә мине гафу итәр бит, хәзрәт, шулаймы? – диде.

– Бүген күне-вакыты шундый дигәндәй... һәммәбез дә иректән мәхрүм кешеләр инде, ә ирексез кешенең Аллаһы Тәгалә каршында гүнаһысы булмый, – диде мулла. Кәсәләр бер-бер артлы күтәрелә торды. Йүзләргә кызыллык йүгерде, күзләр майланып елтырады, сүз куера түште. Баягы дәрәҗәле адәм, күзенә моноклен куеп, мулла белән татар сәүдәгәрен бик озаклап күзәтеп торды-торды да:

– Әфәнделәр, нигә сез эчми утырасыз? Коньякны берәр рюмка җибәрсәгез иде, – диде.

– Мин мүселман кеше... Аллаһы Тәгаләнең рүхсәте юк. Харам әйбер... – диде мулла, уңайсызланып.

– Ташлагызчы! Бик иске караш ич бу! – дип кыстый бирде дәрәҗәле адәм. – Әнә безнең батюшкадан үрнәк алыгыз: рухани булса да, куркып тормый, ашыйсын ашый, эчәсен эчә! Ә сезнең милләттәшегез, Гани Газизыч соң? Өч йолдыздан баш тартыр идемени? Юкса үпкәләвебез бар, безнең мәҗлесне яратмыйсыз икән дип уйлавыбыз бар...

Мулла белән сәүдәгәр ни әйтергә белмичә аптырап калдылар, ә башына шактый «йүгергән» дәрәҗәле адәм аның саен кыза гына барды, һәм әгәр үстенә бүрмә билле казаки кигән алпавыт белән яшь татар присяжные арага кермәсә, кем белә, бәлки, мулла белән сәүдәгәргә бүген Алла каршында зур гүнаһ эшләргә туры килгән булыр иде.

Өстәл янында күп ризык ашалды, күп эчемлек эчелде, коньяк белән кушып күп яхшы сүзләр сүйләнде. Гадел хүкем үчен дә эчтеләр, патша хәзрәтләре саулыгына да эчтеләр, шулай ук табында утыручы һәрбер кешенең исәнлеге-саулыгы үчен дә аерым-аерым тостлар әйтеп эчтеләр...

Шулай бик озак сыйланып утырганнан соң алар һәммәсе берьюлы үстәл яныннан кузгалып, бүлмәнең түрле почмакларына таралыштылар һәм гадәттәге әңгәмәләрен башлап җибәрделәр. Берәүләр гаять белдекле кыяфәт белән хатын-кызлар турында сүз куерта, ниндидер яңа кафе-шантан җырчысы һәм аның гыйш-гыйшрәт маҗаралары турында гайбәт сата. Икенче почмакта соңгы ат чабышлары турында бәхәс купкан. Кемдер берсе, авызыннан түкерекләр чәчеп, чабышта иң арттан килгән атны мактый, шул ат кына җиңүгә хаклы иде дип ышандырырга маташа. Отставкадагы генерал үзенең янәшәсендә күндәм кыяфәттә басып торучы чиновникка геморрое турында зарлана. Икенче бер урында кайсыларыдыр шахмат һәм шашка уены белән мәшгуль. Ә күрше бүлмәдә бер түркем кешеләр преферанс башлап җибәргәннәр. Мулла белән әлеге татар сәүдәгәре генә, мәҗлестә бозылган тәһарәтләрен яңартып, инде йокларга ятканнар иде.

Гәрәй морза үзенә урын, эш таба алмыйча әле һаман бүлмә буенча киләп сарып йүри иде. Аның йүзе ни үчендер борчулы, серле иде.

Каравылчы картның кызлары табынны җыеп, идәнне себереп чыккач, Гәрәй морзаның йүзе кинәт ачылып китте. Ул үстәл янына килде, кесәсеннән үр-яңа уен карталары чыгарып, аларны шапылдатып үстәл үстенә ташлады да, дәртле, шат тавыш белән:

– Әфәнделәр, урын әзер! – дип кычкырды.

Бүлмә эче умартадай гүжелдәргә тотынды. Һәммәсе дә яраткан «шмендефер»ны уйнау үчен озын үстәл янына ашыкты. Шуны гына күткәндәй, бүлмәгә каяндыр бүтенләй яңа кешеләр дә килеп керделәр.

– Әһә! Безнең клуб бүген хүкем бүлмәсенә күчкән икән! – дип күлештеләр алар, һәм исәнлек-саулык сорашып, үстәл тирәли утырыша башладылар.

Чыннан да, округ судының киңәш бүлмәсе хәзер күп ягы белән клубны хәтерләтә иде. Тик йоклап ятучы мулла белән сәүдәгәр генә бу күренешкә бераз сәеррәк түс кертәләр иде.

Алтын путалы китапларга тупланган законнар җыелмасы хүкем карарының гадел һәм риясыз булуы үчен кирәкле мәҗбүри шартларны бик катгый рәвештә күрсәтеп үтә. Анда әйтелгәнчә, гаепләнүченең гаепле яки гаепсез икәнлеген присяжныйлар аныкларга тиеш, ә суд, гадәттә, шул аныкланган фактларга таянып, законның теге яки бу маддәсе нигезендә, тиешле җәзаны гына билгели. Присяжныйлар киңәшә торган бүлмә судьялардан бүтенләй аерым булырга тиеш, киңәшмә тәмам булганчы аларның беркем белән дә – прокурор белән дә, адвокат яки гаепләнүченең туган-тумачалары белән дә очрашырга һәм сүйләшергә хаклары юк.

Әмма гамәлдә бу кагыйдәләр үтәлми иде.

Монда да ул шулай булды. Судьялар бүлмәсе белән присяжныйлар бүлмәсе бер-берсенә янәшә һәм тоташ булганлыктан, хүкем карары чыгарылганчы бернинди очракта да очрашырга тиеш булмаган кешеләр, бу кагыйдәне бозып, бик тиз аралашып беттеләр һәм бүтенләй чит-ят эшләр белән шүгыльләнә башладылар.

Хәер, булачак хүкем карары әле игълан ителмәсә дә, алар үчен ул ачык иде инде. «Җинаятьче»ләрнең язмышы үлчәнгән, хәл ителгән. Бары бу комедияне уйнап бетерәсе бар да, шушы бинада тоткынлыкта озын һәм күңелсез бер түн уздырасы гына бар... Шулай булгач, нигә аларга бу түнне бераз җанландырып җибәрмәскә, аны күңеллерәк итеп уздырырга тырышмаска!

Иртән киңәш бүлмәсенә кергәч, хүкем сәркәтибе гадәттән тыш бер тамашага тап булды. Хәер, мондый хәлләрне еш күргәнгә, аның әллә ни исе дә китмәде бугай.

Йокысыз узган түннән йүзләре сулган, күзләре кызарган кешеләр әле һаман үстәл әйләнәсендә карта уйнап утыралар иде, Икесе тәрәзә йүзлегенә терәлеп шахмат уйный; алары да түнне йокысыз уздырганнар. Мулла белән татар сәүдәгәре бер читтә намазлыкларын җәеп намаз укырга утырганнар. Өстәлдәге тәлинкәләр һәм азык-түлектән бушаган башка савыт-саба һәммәсе дә сигара һәм папирос түпчекләренә күмелгән. Идәндә ниндидер ертык кәгазь кисәкләре, савыт-саба ватыклары, буш папирос тартмалары аунап ята. Алар арасында да тәмәке түпчекләре күзгә ташлана. Кыскасы, киңәш бүлмәсе бүген иң пычрак сыраханә сыман котсыз бер түскә кергән иде.

Иртәнге кояш нурлары тәрәзә аша үтеп бүлмәне яктыртканга, сәркәтиб утларны сүндерде дә, карта үстәле янына килде; прокурор алдында яткан бер үем кәгазь акчаларга күзләрен майландырып карап куйды. Акчалар үстендә тагын чек кәгазьләре һәм алтын чылбырлы бер сәгать тә бар иде.

Сәркәтиб, тавышын мүмкин кадәр ягымлырак итәргә тырышып, әкрен генә:

– Туктарга вакыт түгелме икән инде, әфәнделәр? Сәгать тугыз тулды бит... – диде.

Аңа беркем дә җавап кайтармады. Уенчыларның үз эшләре эш иде.

Сәркәтиб, тавышын күтәрә түшебрәк, тагын сүзен кабатлады:

– Әфәнделәр, әйдәгез, залга чыгыгыз! Болай уңайсыз бит инде! Монда чит кешеләр бар... Бүлмәне җыештырырга да кирәк...

– Хәзер, хәзер, Сергей Иванович! – диде, ниһаять, прокурор, телгә килеп. – Каравылчыны чакырыгыз булмаса, җыештыра башласын, ә без икенче бүлмәгә күчәрбез, шунда уйнап бетерербез...

Уенчылар икенче бүлмәгә күченгәч, каравылчының кызлары бүлмәне җыештыра башладылар.

Карта уенында катнашмаганнарның берсе Гәрәй морза янына килде дә:

– Уен ничек булды соң, Гәрәй Александрович? – дип сорады.

– Ничек дип әйтергә? Начар түгел... Ярыйсы гына карталар чыккалады... – диде Гәрәй морза, сер бирергә теләмичә.

– Ахыры начар булмагае диюем, Гәрәй Александрович! Марусенькадан колак кага күрмәгез...

– Ул мәсьәләдә безнең адвокатка борчылмаска мүмкин, – диде алар янына килеп җиткән икенче берәү, сүзгә катышып. – Аны бүген бүтенләй чишендерделәр, хәтта портсигары белән сәгатен дә прокурорга оттырды...

Болай фаш ителәсен күтмәгән иде Гәрәй морза, шуңа күрә, нишләргә соң дигән сыман, кулларын гына җәйде һәм бер сүз дә дәшмичә зал ишегенә таба юнәлде.

Сәркәтип бүрмә билле казаки кигән алпавытка ниндидер кәгазьләр тоттырды. Узган түнне киңәш бүлмәсендә могтәбәр присяжныйлар тарафыннан түзелгән дип уйланылган, ә чынында хүкем сәркәтибе берүзе түзегән хүкем карары иде бу.
* * *

Гаепләнүчеләр һәм аларның кардәш-туганнары хүкем залында кичтән нинди рәвештә торып калган булсалар, иртәне дә шунда ук шул рәвешләрендә каршы алдылар. «Вүҗдан боерганча», «закон кушканча» хүкем итүчеләрнең гадел карарын күтеп, алар түннең түн буе урыннарыннан да кузгалмыйча борчылып, шомланып утырганнар иде.

Һәм менә тагын кыңгырау шылтырады, тагын таләпчән аваз ишетелде:

– Суд килә, торыгыз!

Хүкем ияләре һәммәсе дә үз урыннарына утырышкач, баягы алпавыт, үз тавышыннан үзе оялгандай, ашыгып һәм аерым сүзләрне авыз эчендә йотып калдырып, хүкем карарын укырга кереште.

– Фәлән-фәлән кеше фәлән-фәлән җинаятьләре үчен законның фәлән маддәсе буенча гаеплеме?

Тамак кибүдән аз гына тукталып тору, аннары кыска җавап:

– Әйе, гаепле.

– Фәлән-фәлән кеше?

– Гаепле!.. Гаепле!.. Гаепле!..

Тоткыннарның һәммәсе дә гаепле иде, билгеле, һәм һәр гаепкә законда аерым маддә табыла бара иде. Ә шул маддәләр нигезендә соңыннан аларның һәрберсенә котылгысыз, дәһшәтле хүкем карары үсеп чыкты.

Гаепләнүчеләрнең күбесенә ун елдан егерме елга кадәр түрмә җәзасы бирелде. Биш кеше, шулар исәбеннән Фәхри, гомерлек каторгага хүкем ителде. Аеруча куркынычлы җинаятьчеләр дип табылганнарына прокурор үлем җәзасы таләп иткән булса да, суд, аның белән килешмичә һәм беркадәр мәрхәмәтлек күрсәтеп, үлем җәзасын гомерлек каторга белән алыштырды.

Бары тик Таҗига гына андый шәфкать, мәрхәмәт күрсәтелмәде – аны асарга хүкем иттеләр.

Хүкем карарын ишеткәч, ул ирексездән ыңгырашкандай бер тавыш чыгарды һәм аяк-кул богауларын үзәргә омтылган сыман алга тартылып куйды. Ләкин богау чылбырлары нык иде; алар тонык аваз чыгарып чыкылдап кына куйдылар, һәм бу чыкылдауга шундук залда үксеп елаган хатын-кыз һәм бала-чага тавышлары килеп кушылды.

Судьялар, присяжныйлар һәм залдагы халык бер-берсен кысрыклап урамга агылды. Урам як ишегенең баскычыннан түшкәндә присяжныйлардан берсе – күзенә сүрмә тарткан татар агае – кинәт тукталып калды да, баскыч түбендә сүйләшеп торучы бер түркем кешенең сүзләренә колак салды. Бер крәстиән карты, күрәсең, каторгага хүкем ителүчеләрдән кайсынадыр әти тиешле кеше, – үз янындагыларга:

– Актык атымны сатып адбакат ялладым, барыбер файдасы булмады, акчасы гына әрәм китте, – дип зарланып тора иде.

Присяжный якынрак килеп:

– Гүнаһлы булма, абзый кеше! – дип, крәстиәнне сүздән бүлдерде. – Улың катырак җәзадан котылган үчен рәхмәт әйт. Югыйсә аңа дар агачы тиешле иде, беләсең килсә... Син яллаган мүселман адвокат та, менә безнең ише мүселман присяжныйлары гына аны үлемнән йолып калды... Зарланма, абзый, булганына шүкер итеп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтеңне укы! – диде.

Гәрәй морзаның улына язган хаты.

«Кадерле улым Илдерхан!

Иң элек, maman* áåë�í үземнән һәм башка туганнарыңнан сиңа күп сәлам. Барыбыз да исән-саулар, тик әниең генә, гадәттәгечә, бераз баш үянәге белән җәфалана. Шулай да син артык борчылма, әниеңнең холкын беләсең бит: аның ул авыруы бер дә юктан башлана торган. Монысында кер юучы хатын аның капотын үтүк белән яндырган иде, үянәге шуннан башланды. Башка еллардагы тәҗрибәдән чыгып фикер йүртсәк, берәр күннән бүтенләй тазарып җитәр дип уйлыйбыз. Терелгәч, ул сиңа үзенең морза Икрамовларда алып барган сүйләшүләре турында вагы-түягенәчә язып җибәрер әле. Кайбер нәрсәләр хакында хәзер үк хәбәр итә алам: бирнә итеп алар Куш Елга хуторын бирергә уйлыйлар (үч мең дисәтинә җир һәм урман).

*[Maman - анаң (французча).]

Айгыр мәсьәләсендә бераз комачаулык чыкты. Карт морза бик кәҗәләнә, бирәсе килми. Сиңа Акбэкәлне күрергә язмагандыр, ахры. Аңлыйм сине, ул айгырга син Сара туташка кызыкканнан да ким кызыкмый идең, ләкин нишлисең? Үзеңә дә яхшы аңлашыладыр, Куш Елга – майлы калҗа ул, аны капканда йотар чамаңны белеп кабарга кирәк. Монда ниндидер айгырлар белән эшне катлауландырырга һич ярамас шикелле. Әйдә, кадалып китсеннәр айгырлары белән, карт морзаның тамагына тыгылсын! Ә башка мәсьәләләрдә синең эшләр майлагандай бара. Күндәшең, теге фабрикант малае, буш кул белән китеп барды. Сара туташның аны бүтенләй күрәсе дә килми икән, диләр. Синең монда кайткач Икрамовларга визит ясавың бик әйбәт тәэсир калдырды, билгеле. Калганын, шәт, maman түгәлләр. Pour la bonne bounche*, – кәләшеңнең синең хакта әйткән фикере: «Бүтен яклап яхшы нәселдән булганлыгы күренә». Син канәгатьме, mon fils?*

*[Pour la bonne bounche - иң соңында, ахыр килеп дигән мәгънәдә {французча}] [mon fils - Улым (французча].]

Ә хәзер әйдә, бераз фәлсәфә сатып алыйк.

Син үзеңнең соңгы хатыңда кайнар акыллы башлар күтәргән яңа идеяләр турында язасың. Ләкин, дүресен әйтим, мин аларда бернинди яңалык күрмәдем. Аларнъң һәммәсе дә күп мәртәбәләр чәйнәлгән нәрсәләр, һәм, бигайбә, мин аларны инде күптән онытып бетердем. Аңла шуны: народниклык һәм социалистик идеяләр белән саташулар синең белән миңа һич килешә торган эш түгел. Үзеңнең борынгы морзалар нәселеннән икэнеңне онытма. Бу – беренчедән. Икенчедән, үч мен дисәтинә җире, урманы булган Куш Елганы үз кесәңдә дип саный аласың. Ә үченчедән... үченчедән – мин синең үтенечеңне үтәдем: күптән түгел округ мәхкәмәсе рәисе Виктор Иванович белән сүйләшкән идем. Күзен Саратов шәһәренең хүкем палатасында кече прокурор урыны бушаячак икән. Виктор Ивановичның министрлыкта хезмәт итүче туганы бу турыда үзенең хатында язып җибәргән һәм яраклы кандидатура табып куярга сораган. Виктор Иванович бу урынга сине тәкъдим итәргә ышандырды, гәрчә, аның әйтүенчә, тәҗрибәсез яшь кешене андый урынга урнаштыру бик кыен булачак икән. Ләкин мин үзем барысы да җайланыр дип уйлыйм (үзеңә генә әйтәм – Виктор Ивановичның карта уены буенча миңа шактый зур бурычы бар). Бүтен эш хәзер аның министрлыкта сүзе үтү-үтмәү мәсьәләсенә һәм анда эшләүче туганының түрәләр алдында тоткан абруена килеп терәлгән.

Син үз факультетыгызда эшләүче һәм югары даирәләрдә ихтирам ителүче, күренекле профессор белән танышуың турында язасың. Мин бу эшеңне хуплыйм – андый кешенең сиңа киләчәктә бик тә кирәк булуы ихтимал. Аның ышанычын казанырга тырыш. Тик, кара аны, аның алдында соңгы хатыңда язган теге сүзләрне лыгырдый күрмә. Юкса бүтен карьераңны харап итәрсең.

Синең киләчәк язмышыңа комачаулардай тагын бернәрсә бар, ул да булса – синең мүселманлыгың. Ләкин, ахыр чиктә, моны җиңел генә хәл итәргә мүмкин булыр дип уйлыйм. Әгәр карьераң таләп итсә, уйлап-нитеп торма, тот та православие диненә күч. Без maman белән бу турыда берни ишетмәгән-белмәгән булып күренергә тырышырбыз. Хәер, син үзең дә аңлыйсыңдыр: миндәй әтиең алдында сиңа үз атеизмыңны яшерергә һич кирәк түгел. Дин мәсьәләсендә мин һәрвакыт тулы ирекне якладым һәм яклыйм. Котылгысыз хәл килеп чыкканда, моны бернинди икеләнүсез эшләргә кирәк. Әлбәттә, Сара туташ белән алдан сүйләшеп кую мәслихәт. Ул акыллы кыз, бу адымыңның котылгысыз икәнлеген аңламый калмас. Ә менә карт морзаны күндерү читенрәк булыр. Ишеткәч пыр тузачак, карт алаша! Ләкин ничек кенә уйлама, бу мәсьәләләрнең икесе дә бер-берсенә торырлык: үч мең дисәтинәне кулга түшерү никадәр яхшы булса, прокурорлык урынын алу да шулкадәр яхшы. Билгеле, бу ике куян артыннан куганда, иң элек беренчесен эләктерү турында күбрәк кайгыртырга кирәк. Беренчесе эләксә, икенчесе аның кулга үзеннән-үзе килеп керәчәк.

Noblesse oblige – «дворянлык таләп итә» – менә шул кагыйдәне тагын бер кат исеңә түшерер үчен язам мин боларны, Илдерхан! Син морзалар нәселеннән чыккан кеше, онытма моны. Социализм һәм. либерализм юнәлешендәге яшьлек хыялларыңны хәзергә башыңнан чыгарып ташла. Алар качмас, вакыты белән җитешерсең әле. Иң беренче бурыч – карьера һәм җәмгыятьтә ышанычлы урын яулау. «Каһәрләнгән, изелгән халык» файдасына эшләргә, аңа ярдәм кулы сузарга соңыннан да үлгерерсең. «Кече туганнарга» карата булган җан әрнеткеч ул кызгану хисен күптән түгел минем үземә дә кичерергә туры килде. Дистәләгән кеше, ярдәм итәрдәй бердәнбер яклаучыларын тапкандай, ялварулы күзләрен миңа түбәгән иде. Ничек инде шул кешеләргә ярдәм кулы сузудан баш тартмак кирәк? Мин сиңа округ мәхкәмәсендә каралган актыккы эшем турында әйтәм. Әйе, әйе, переписька каршы бунт күтәргән унҗиде мужик – ярым хайван хәлендә яшәүче, кара, надан унҗиде мужик – соңгы үметләрен баглап, ялварулы күзләрен миңа түбәгән иде. Намусыма хилаф китермичә әйтә алам – мең сумлык гонорары да түгел (гәрчә, мең сум – эчне тишми), гаепләнүчеләрнең, очраклы рәвештә һәммәсе мүселман булуы да түгел, ә ниндидер ашкынулы эчке бер илһам миңа судьяларны җиңеп чыгарга күч бирде. Прокурор гаепләнүчеләргә үлем җәзасы таләп итте, ә мин үземнең ялкынлы, тетрәткеч чыгышым белән аларның гомерләрен саклап калдым. Әгәр дә безнең матушка Россиядә Европа илләрендәге кебек мәшһүр адвокатларның нотыкларын стенография юлы белән язып ала торган булсалар, ул чакта, башымны кисәргә бирәм, минем бу чыгышымны, Демосфен яки Цицерон әсәрләрен үйрәнгән шикелле, мәктәпләрдә үйрәнерләр иде.

Хәер, бунтта катнашучыларның берсен суд шулай да асарга хүкем итте. Ләкин бу очракта судьялар хаклы иде.. Үз гомерендә берничә тапкыр кеше үтергән, түсе-кыяфәте белән дә бернинди кызгану хисе уятмый торган, ерткыч сыман бер адәм иде ул.

Хәтердән чыга язган: Рекс тагын авырый. Мари, башы беткере, ишеккә кысып аның аягын сындырды. Ветеринар чакыртып дәваларга туры килде. Марины, әлбәттә, шундук үйдән сүрдем. Гомумән, бәла булды ул асрау кызлар. Күптән түгел яңасын яллаган идек тә, торып китә алырмы, юкмы – билгесез әле, син әниеңнең холкын беләсең бит. «Чибәрме соң?» – дип сорыйсың килә инде синең. Тынычлан – Маридан чибәррәк!

Ярый, сиңа исәнлек-саулык, уңышлар телим, хатны ешрак язып тор, maman борчылмасын!

Сине яратып калучы әтиең Әхмәтгәрәй Алтынбаев».

Борынгы татар морзалары нәселенең соңгы буын вәкиле, Петербург университетының хокук фәннәре факультеты студенты Илдерхан Алтынбаев холкы-гадәтләре, дүньяга карашы белән үзенең җилкуар табигатьле әтисеннән нык аерылып тора иде. Моның шулай икәнлеген Илдерханның әтисенә язган җавап хатыннан да ачык күрергә була.

Илдерхан Алтынбаевның әтисенә язган хаты.

«Кадерле papa*! Хатыгызны алып бик шатландым. Тик mamanньң мигрень белән авырып китүе генә мине беркадәр борчуга салды. Ләкин ул инде терелгәндер дип уйлыйм һәм якын күннәрдә миңа – үзен һәрвакыт ихтирам итүче, яратучы улына – мәхәббәт хисләре белән тулы, назлы бер хат язып җибәрер дип үмет итәм.

*[Papa – әти (французча).]

Кызганычка каршы, сезгә карата, кадерле, papa, ул дәрәҗәдә үк ихтирам сакларга туры килмәстер. Ни үчен дисәгез, сәбәбе шул: сезнең күп кенә фикерләрегез миңа бәхәсле тоелды, ә кайсыбер киңэшләрегезне исә мин ачыктан-ачык кабул итә алмыйм.

Гомумән, соңгы хатыгыз белән сез мине бик нык гаҗәпкә калдырдыгыз. Уңышлы тәмамланган ниндидер бер хүкем процессы гына Әхмәтгәрәй Алтынбаев шикелле үтә азартлы карта уенчысын яшел постау ябулы үстәлдән аерып, аны Бисмарк шүһрәте артыннан куучы бер философка, сәясәтчегә әверелдергәндер дип һич тә ышанасы килми. Юк белән баш ватып маташмыйсызмы икән сез, кадерле рара... Үзегез ук бит хатыгызда: «куп мәртәбәләр чәйнәлгән нәрсәләр һәм мин аларны инде күптән онытып бетердем», – дип язып китәсез. Ә чынлыкта ул нәрсәләр, ягъни народниклык, социализм турындагы мәсьәләләр шактый катлаулы бит, аларны ниндидер «кайнар акыллы башлар» уйлап чыгарган дип кенә карау зур ялгышлык булыр иде. Сез заманнан артта кала барасыз, кадерле papa. Һәм әгәр сезне хүрмәт итүче улыгызга, үз нәүбәтендә, файдалы киңәш бирү хокукы тапшырылса, ул сезгә хәзерге әдәбияттан кайбер нәрсәләр укырга киңәш итәр иде. Хәзерге әдәбияттан дим, чүнки иске классиклар – Тургенев, Гончаров – алар инде үткән дәвер; ә менә Чехов, Максим Горький әсәрләре белән танышу сезгә зыян итмәс иде.

Икрамовлар мәсьәләсе – бик четерекле мәсьәлә, аны хәл итүне тулысынча хатын-кызлар кулына тапшырырга кирәк. Бу мәсьәлә белән maman шүгыльләнсен. Тик монда бер күңелсез моментны гына әйтеп үтәсем килә: сез, артык мавыгып китеп булса кирәк, айгыр белән минем булачак кәләшем арасында урынсыз чагыштырулар ясыйсыз. Бу мине бик рәнҗетте. Андый чагыштыруларның туган әтием хатында китерелүе генә мине хәзер кискен сүзләр әйтүдән тыеп тора.

Инде үч мең дисәтинә җир мәсьәләсенә килик. Монда да мин сезнең фикерләр белән килешә алмыйм.. Ул үч мен, дисәтинә буламы, булмыймы – анысы артык әһәмиятле түгел. Булса – яхшы, булмаса – хәере белән! Минем үчен иң мүһиме – Сара туташ. Миңа ул кирәк, һәм киләчәк язмышымны хәл иткәндә дә ул минем беренче киңәшчем булачак, билгеле. Хезмәт урыны – анысы инде бүтенләй вак мәсьәлә. Сездән Виктор Иванович белән сүйләшеп карарга үтенүем – ул бары гадәттәге бер кармак салу гына, Казан округ мәхкәмәсендә вакансия булмасмы дию генә иде. Әгәр шулай булып, Сара туташтан да ризалык алына икән – мин, әлбәттә, каршы түгел. Әйдәгез, үз улыгызны прокурор ясагыз алайса! Шулай ук мин сезнең карьера белән дин арасындагы мүнәсәбәтләргә кагылышлы фикерләрегезгә дә кушылам. Бу мәсьәләдә мин тулысынча сезнең яклы. Ләкин минем киләчәктә прокурор булып эшләвем халыкка кулымнан килгәнчә ярдәм итү турындагы омтылышларыма һич кенә дә комачауламаячак. Киресенчә, минем рәсми прокурорлыгым социализм юлындагы идеяләремне гамәлгә ашыру үчен зур мәйдан гына ачачак. Сизенәм, сез миннән канәгать түгел, ата кеше буларак, сезнең миңа ниндидер файдалы киңәшләр әйтәсегез килә. Шулай да, калдырыйк без ул үгет-нәсихәтләрне, papa! Ышаныгыз – мин инде үзем үчен үзем җавап бирә алырлык кеше. Бер мисал китерергә рүхсәт итегез. Күптән түгел миңа иптәшләрем алдында «Исламда варислык хокукы» дигән темага доклад ясарга туры килде. Докладның гадәттән тыш уңыш казануын һәм юриспруденциядәге катлаулы мәсьәләләрне хәл итү юлында яңа перспективалар ачуын язып тормыйм – хикмәт анда түгел. Мәсьәләне үйрәнү ысуллары, кулланылган чыганаклар – иң мүһиме менә нәрсәдә, Баязит ахунның Казан мәдрәсәсендә укучы шәкерт улы аша мин «Фәраиз» дигән кызыклы бер китапка тап булган идем. Анда исламның варислык хокукына карата түп карашлары – кагыйдәләре тасвир ителә. Моңарчы без шәкертләрдән күлә генә торган идек, урта гасырның беркемгә кирәксез хикмәтләрен, хорафатларын үйрәнүгә шулкадәр күч, энергия сарыф итүләре үчен аларны кызгана торган идек. Безнең беребез дә моңарчы ул серле дүньяга җентекләбрәк карарга тырышмаган икән. Ә анда безнең күңелне җәлеп итәрдәй нәрсәләр дә бар икән. Мәсәлән, шул ук «Фәраиз» китабы буенча (сүз уңаенда әйтеп үтим: Баязит ахун улы белән без ул китапны урысчага тәрҗемә иттек) тапкырлау җәдвәлен үйрәнергә була. Мәдрәсәләрдә туган телнең грамматикасын үйрәнүгә игътибар ителми, аның каравы анда гарәпчәне яхшы үзләштерергә мүмкин. География, табигать белеме шикелле гимназиядә укытыла торган фәннәр мәдрәсәдә үтелмәсә дә, шәкертнең күндәлек азыгы булган схоластиканы үйрәнү анда тиешле югарылыкка куелган. Ниһаять, анда диалектика укытыла. Мәдрәсәдә ул мантыйк исеме белән йүри. Аны укытуда шактый зур җитешсезлекләр, системасызлык хүкем сүрә сүрүен, шулай да бу чын мәгънәсендә диалектика, ә сезнең, papa, шундый фән турында кайчан да булса ишеткәнегез бар идеме? Ышанып әйтә алам – юк. «Диалектика» сүзе сезнең үчен «Фәраиз» китабы кебек үк, безнең мәдрәсәләребез, шәкертләребез кебек үк чит-ят нәрсә, шулай бит? Ә безнең үчен бу мәдрәсәләр – яшьләрне тәрбияләү урыны. Киләчәктә, татар дүньясы гомуми мәдәният процессына килеп кушылгач, ул яшьләр тарих сәхнәсендә үз рольләрен уйнарлар әле.

Хат шактый озынга сузылды бугай, ялыктырып бетергәнмендер сезне, кадерле papa. Җибәрелгән ике йүз сум үчен зур рәхмәт. Maman аны, мин сораганны да күтмәстән, үз белдеге белән җибәргән, әмма ул бик вакытлы килеп җитте, чүнки тегүчедән яңа мундирымны барып аласым бар иде.

Сезгә сәламәтлек һәм озын гомерләр телим. Тирән ихтирам белән, улыгыз Илдерхан».

Бу хатны алганда Гәрәй морзаның картада зур акча оттырып, кәефе бозылган чагы иде. Хат аның кәефсезлеген тагы да арттырып җибәргәндәй булды. Ул, кабинеты буенча әрле-бирле йүргән хәлдә, улы исеменә ярсулы сүзләр яудырырга тотынды:

– Аһ, күчек! Авызыннан ана сүте кипмәгән, үз әтисенә фәлсәфә сата бит... Фәлсәфәдә минем азау тешем чыккан инде, балакай, мине үйрәтәсе юк. Каян килгән социалист! Карарбыз әле: үч мең дисәтинә җир-утарга хуҗа булгач, анда нинди социализм үрчетерсең икән! Бүтенләй икенче күйгә җырларсың әле!

Ул шулай сүйләнә-сүйләнә аш бүлмәсенә чыкты, якын-тирәдә хатыны-мазар йүрмиме дигәндәй, колак салып тыңлап торды, аннары буфеттан коньяк алып, рюмкасын мүлдерәмә тутырды да, ачулы бер тәвәккәллек белән аны авызына каплады, әфлисун кисәге капты, асрау кызны чакырып, аңа:

– Мине сорасалар, имениесенә китте диярсең, – диде һәм кире борылып кабинетына керде, диванына чалкан сузылып ятты да, нәфрәт тулы күзләрен түшәмгә текәде.

XI

Таш җәелгән урам уртасыннан түрмәгә таба, богау чылбырларын чыңлатып, чабаталы тоткыннар үстерәлә. Саф артыннан һәм як-яктагы тротуар кырыйларыннан чал чәчле картлар, урта яшьләрдәге ирләр, сабыйларын кулларына күтәргән хатыннар һәм әниләренең итәкләренә ябышкан бала-чага түркеме атлый. Болар – тоткыннарның якыннары, кардәш-ырулары. Алар сафта баручыларга сүз катмакчы булып әледән-әле тоткыннарга якынлашалар, әмма кылычларын ялангачландырып тоткан солдатлар, ачулы сүзләр белән җикеренеп, аларны читкә куа торалар иде.

Урам буйлап үтеп-сүтеп йүрүчеләрнең беришесе, гаҗәеп тамаша күргәндәй, кинәт туктала да, башын чайкап, тоткыннар түркеменә бик озак карап кала, ә беришесе, киресенчә, тоткыннарның богау-чылбырларын үзеп үстенә ташлануыннан курыккандай, адымын кызулый, бу урыннан тизрәк китәргә ашыга иде. Ә тоткыннар ,әйтерсең, аларга игътибар да итмиләр, башларын игән хәлдә бара бирәләр.

Күн аяз, матур, күк йүзеннән кояш җылы нурларын сибә.

Менә алда түрмәнең биек таш стенасы, зур тимер капкасы күренде... Тоткыннар туктадылар. Капка янында сакта торучы солдат, салмак адымнар белән әрле-бирле йүренүеннән туктап, күз кырые белән генә карап куйды, аннары тагын йүренергә тотынды.

Конвойчылардан берсе йодрыгы белән капканы шакыды. Капка тимерендәге бәләкәй тишектән сыңар күз күренде, аннары зур булмаган шакмаклы капкач ачылып, аның уентыгыннан җирән чәчле, сипкел битле надзиратель башы чыкты. Ул конвойчы белән нәрсә турыдадыр пышылдашып алды да, тагын кереп югалды. Шул ук минутта авыр эшермәне шудырган һәм кыңгырау шылтыраган тавыш ишетелде, капканың бер ягы шыгырдый-шыгырдый иңеләй ачылып китте. Тоткыннар белән конвоирлар эчкә уздылар. Алар артыннан капка шапылдап яңадан ябылды.

Ләкин тоткыннар түрмәнең ишегалдына ук кереп җитмәгәннәр иде әле. Алар килеп кергән җир таш бина астындагы гүмбәзле тар аралык булып, аның икенче башында тагын бер бикле ишек бар иде. Күннәр җылы, коры торуга карамастан, монда шактый юеш һәм черек исе аңкый иде.

Югарыдан кечкенә генә электр лампасы сирпегән тонык яктыда тоткыннар аралыкның бер очында дәһшәтле кыяфәттә ике рәткә тезелеп басып торган кораллы надзирательләрне күрделәр.

Бераздан сул яктагы ян ишектән озын гәүдәле, аксыл чәчле, эчкә баткан зәңгәр күзле, сакал-мыегын чиста итеп кырган бер начальник чыкты.

– Алып кайттыгызмы? – дип сорады ул, каядыр түшәмгә карап әйткәндәй.

Баягы солдат фуражкасы эченнән бер кәгазь чыгарды да, начальникка сузды.

Тегесе, яктыга таба борылыбрак басып, кәгазьгә күз йүртеп чыкты, аннары:

– Таҗетдин Миңлебаев! – дип кычкырды.

– Мин!

– Ике адым алга!

Таҗи алга чыгып басты. Аның мәһабәт, таза гәүдәсе түрә кешенең игътибарын беразга җәлеп иткәндәй булды. «Мондый таза адәмгә бауның тазарагын сайларга туры килер, ахры, дар агачының да аркылы борысын алыштырасы булыр», – дигән кебек, ул бераз уйланып торды һәм бүтенесенә ишетелерлек итеп:

– Монысын ялгыз камерага, калганнарын – элеккеге урыннарына! – дип боерды.

Эшермәләр тагын шалтыр-шолтыр шудырылды һәм эчке капка ачылды. Бер күтү надзирательләр сагы астында тоткыннар түрмә ишегалдына керделәр.

Тимер рәшәткәле кечкенә тәрәзә уентыкларында сакал баскан какча яңаклы ябык йүзләр күзгә чалынды. Рәшәткә тимеренә куллары белән чытырдап ябышкан килеш, алар яңа каторжаннардан күзләрен алмый карап торалар иде.

Кайсыдыр камераның тәрәзәсеннән тоткыннарга эндәшеп кычкырган тонык тавыш ишетелде. Таҗи аңа җавап бирергә дип башын күтәргән иде дә, янәшәдә атлаган әзмәвер надзиратель аның бу ниятен сизеп алып, тимер йодрыгы белән Таҗиның ияк астына сукты. Таҗи, түземен җыеп, бер сүз дәшмәстән, юлын дәвам итте һәм таш баскыч буйлап үзенә билгеләнгән камерага күтәрелә башлады. Менешли ул авыз эченә җыелган канны лач итеп идәнгә түкерде, шул эше үчен надзирательдән тагын бер типке алды. Авыз-борыннан саркыган кан ияге буйлап киеменә агып түште. Таҗи камерага керде, битендәге канны күлмәгенең ертык җиңе белән сүрткәләде дә, үзенең ятагына гүрселдәп ауды. Богау-чылбырлар чыңы һәм шапылдап ишек ябылган тавыш аның йүрәгенә энә булып кадалды.

Каторгага хүкем ителгәннәрне тулай камерага кертеп яптылар. Ишек тыштан чыкылдап бикләнгәч тә, түрле яктан сораулар ява башлады.

– Иректә рәхәтме соң?

– Туганнарыгыз судта булдымы? Алар белән сүйләшә алдыгызмы?

– Ничә ел бирделәр?

Сорауларның күбесенә җавап булмады: кайсылары, нигә сорап торырга инде дигәндәй, кул гына селекте, икенчеләре авыз эченнән нидер мыгырдап ятакларына килеп утырдылар да, башларын игән хәлдә хәрәкәтсез калдылар.

– Сезнең үчен бүген ипи бирмәделәр.

– Иртәгәгә хәтле сезгә ач торырга туры килер, ахры, – дип, никадәр генә сүйләштерергә тырышып карасалар да, файда булмады. Алар әйтерсең лә тораташка әверелгәннәр иде. Бу минутта аларның колак түбендә ике генә сүз – «гомерлек каторга» дигән коточкыч, рәхимсез сүзләр генә яңгырап тора иде шикелле.

Ятагына йүзтүбән капланып яткан Фәхри янына гомерен караклыкта уздырган бер тоткын килеп утырды.

– Ул кадәр бетеренмә әле син, егет. Яшәргә кайда да мүмкин ләбаса. Түрмә тормышы җиңелдән түгел түгелен, шулай да аңа да ияләшеп була. Бер күнеккәч, ата-ана йортыннан бер дә ким түгел ул... Хәтта кайбер кешегә аның файдасы да бар... Күп нәрсәгә үйрәнергә була монда... Кыскасы, күпне түзгән – тимерне дә үзгән...

Ачулы кыяфәттә камера буйлап әрле-бирле киләп сарып йүрүче икенче бер тоткын – ат карагы – кинәт туктады да, әлеге кешене сүзеннән бүлдереп:

– Син нәрсә ялган сатасың анда, карт җен! – дип кычкырды. – Бу таш капчыкта алай череп ятасың бик килә икән – ята бир, анысы синең эш! Тик бүтәннәрнең саруын кайнатма, яме!

– Ә син ник тыгыласың әле? Мин үз уйлаганымны әйтәм.

– Тик торсаң яхшырак булыр!.. Түрмәне мактаганың үчен акча түләмиләрдер ич сиңа?!

Алар янына тагын бер тоткын килеп туктады.

– Үлеп тартасы килә... Абдул, синдә бер чеметем генә булса да тәмәке табылмас микән? – дип сорады ул ат карагыннан.

– Бер чеметем тәмәке үчен үзем дә җанымны бирер идем... Бүртеге дә калмады. Бүтән кешедән сора...

Ләкин бүтән тоткыннарда да тәмәке юк иде. Тартасы килүдән җен ачуы чыккан Абдулла кинәт тимер ишеккә ташланып, йодрыгы белән аны түяргә тотынды.

Ишек күзеннән надзирательнең:

– Син нәрсә, тилебәрән орлыгы ашадыңмы әллә? Я булмаса карцерны сагындыңмы?! – дип җикеренеп кычкырган тавышы ишетелде.

– Тәмәке бир... Бер генә суырырлык! – дип ялварды Абдулла.

Ишектәге күзчек шапылдап ябылды. Ярсуы артканнан-арта барган Абдулла исә бүтен күченә аягы белән ишеккә типте дә, нәрсәдән үч алырга инде дигәндәй, беравык як-ягына каранып торды, аннары җан-фәрманга чабып килеп тәрәзә тимеренә сикерде һәм шунда куллары белән асылынып калды.

Камерада шау-шу куптарган һәм тәртипсезлек тудырган үчен надзирательләр соңыннан Абдулланы алып китеп бик каты кыйнап кайтардылар. Кыйнауга ул түзде, әмма камерага кайткач, кара чуклы яшел түбәтәен башыннан алып идәнгә бәрде дә, күңел түбеннән ургып чыккан бер сызлану белән:

– Әгәр моннан табан ялтыратмасам, баскан урынымда җир упсын менә! – дип карганырга тотынды. – Бу зинданда бер сәгать артык утыруга караганда үлүең хәерлерәк!

Шушы шау-шу эчендә әбәт җиткәнне белдереп шалтыраган кыңгырау тавышы бүтенләй күмелеп калды диярлек.

Ачкыч-йозаклар шылтырады, һәм сакчы надзиратель ишектән башын тыгып:

– Әбәткә әзерләнегез! – дип кычкырды.

Әбәт ашаганнан соң тоткыннарны ишегалдына йүрергә чыгарга чакырып тагын ике тапкыр чаң суктылар.

Фәхри урынында ятып калды. Абдулланы надзиратель чыгармады. Бүтән тоткыннар аз гына булса да саф һава сулап, кояш нурында җылынып керү нияте белән тышка ашыктылар.

Ишегалдындагы кечкенә такыр мәйданчыкны түрле яктан бер-берсәннән икешәр адым чамасы ераклыкта торган надзирательләр сафы чолгап алган иде. Шул мәйданчыкта бер-бер артлы тезелешеп әкрен генә тоткыннар әйләнә. Үзара сүйләшү, сүз кату тыелган. Әгәр сафтагы берәр тоткын адымын әкренәйтсә яки җәһәтрәк атлый башласа, шундук:

– Тигез атла! Кая ашыгасың! – дигән ачулы тавыш ишетелә.

Тоткыннардан берәү аяк астында ниндидер ялтыравык нәрсә ятканын күреп түбән иелде. Ләкин ул аны алырга үлгермәде, янәшәдә күзәтеп торучы надзиратель авыр итекле аягы белән тибеп тоткынның берничә тешен сындырды. Ишегалдында тагын шау-шу күтәрелде. Һавада йүрү вакыты әле узмаган булса да, тоткыннарны кире бордылар һәм түрткәли-түрткәли кире камерага кертеп яптылар.

Тагын ике тапкыр чаң суктылар. Монысы һавага чыгу үчен башка камераларга нәүбәт җиткәнне белдерә иде.

Түрмә капкасы янындагы түркем әле булса таралмаган иде. Сакчы солдатның әледән-әле куалап торуына карамастан, алар ярсулы бер үҗәтлек белән һаман капкага якынрак килергә тырышалар. Арадан бер үлгеррәге, капка янына ук килеп, кечкенә тимер ишекне әкрен генә дүбердәтте дә:

– Әй, дус кеше, әйт әле, туганымны күрергә булыр микән? – дип сорады.

– Кит!! Сезнең ишеләр күп булыр монда! – дип җавап бирде эчтән кемдер.

Ә җыелган халык барыбер таралышырга уйламый иде әле. Берәүләр урамның каршы ягына күчеп тәбәнәк таш койма буена тезелешеп утырдылар да, биштәрләреннән ипи, суган ише барлы-юклы ашамлыкларын чыгарып, тамак ялгарга керештеләр. Түнне йокысыз уздырган икенче берәүләр исә бераз ял итеп алмакчы булып җиргә сузылып яттылар.

Әмма тегеләренең тамагына азык үтми, боларының күзенә йокы керми иде.

Фәхринең хатыны Мәфтуха да шушы түркемдә иде. Ул баш яулыгының күз яшенә чыланган бер почмагы белән йүзен каплап тротуар кырыена утырган да, тирән уйга баткан иде. Бәләкәй кызының:

– Әти ник чыкмый инде? Аны әле озак күтәрбезме? – дип йүдәтүен ул әйтерсең ишетми дә. Хәер, ишетсә дә, нәрсә дип җавап бирсен?

Ул арада түрмә ишегалдында тагын кыңгырау шылтырады. Капка түбендә торучы сакчылар инде берничә мәртәбә алышынган иде. Ерактан завод гудогы ишетелде. Кичке гыйбадәткә чакырып чиркәү чаңы сукты. Кошлар ояларына кереп постылар. Эңгер куерганнан-куера бара иде. Ниһаять, күн бетеп, түнге караңгылык иңде.

Тротуарда үелешеп утырган крәстиәннәр яныннан карт бер надзиратель узып китте, китешли ул аларга:

– Монда ятып сез бернигә дә ирешмәссез. Күрешү үчен атнага ике генә күн билгеләнгән. Постоялый дворга барыгыз да ял итегез... Ә шимбә күнне килерсез, шул чакны кертерләр, – дип әйтеп узды.

Арып, җәфаланып беткән кешеләр үчен бу бүген ишетелгән бердәнбер юанычлы сүз булды.

* * *

Җиргә түнге караңгылык иңде.

Түрмә камераларында барысы да йоклыйлар. Хәтта йокламаганы да юри йоклаганга сабышып ята. Тик коридорда надзирательләрнең ютәлләве, ачкычлар чыкылдавы, сакчыларның таш идәнгә дүп-дүп басып йүрүләре генә ара-тирә бу тынлыкны бозып куйгалый.

Фәхри дә, күзен йомган булуына карамастан, йоклый алмады. Аны тынгысыз уйлар биләп алган иде. Ул, үзенең бүтен тормыш юлын башыннан кичереп, анда булган түрле хәлләрне аңларга, шул хәлләрдән үзе үчен файдалы нәтиҗәләр чыгарырга тырыша иде.

Менә аның сабый чагы... Катыкка буялган үчен әнисе юри генә әрләгән була... Менә ул урамга – иптәшләре янына кузна уйнарга ашыга... Яки менә, язын карлар эри башлагач, гүрләвек суында тактадан ясаган күймә, кораблар агызып уйный... Сабан туе вакытларында үй борынча йүреп күкәй җыя... Кайчакны җиргә кечкенә чокырлар казыйсың да, күкәйләрне шул чокырларга саласың. Аларны аннан тупчын белән ерактан бәреп чыгарырга кирәк. Әгәр күкәй ватылса, исең китми: шундук балчыгы-ние белән алып авызыңа кабасың. Тупчынны алар иске түбәтәй эченә чүпрәк тутырып ясыйлар иде. Андый тупчын белән урамда атышып уйнавы бик күңелле була торган иде...

Сабан туйларында күрәшүләр, ат чабышларында катнашулар – азмыни бала чакта андый күңеллелекләр...

...Яки менә чәчү вакыты... Фәхри тырмага чыга, түннәрен ат сакларга йүри... Түнге учаклар, күлдә пешкән тәмле бәрәңге...

...Күннәр җылына түшкәч, су коенулар башлана. Аннары җиләк-җимеш пешә... Олылар белән бергә печән чабарга, уракка йүрүләр дә күңелле! Күзен Фәхри шаралы уйный, урамның бер очыннан икенче очына кәшәкә таягы белән агач шара куа. Иртәләрен култык астына утын агачы кыстырып Әкрәм карый үенә сабакка йүгерә. Аннан кайткач зырылдавык ясап, аны сарай кыегына менгереп кадаклый да, сокланып карап тора: җил чыктымы – зырылдавык әйләнергә, зырылдарга тотына!

...Каз үмәсенә җыелган кызлар үчен дә берәр шуклык әзерләп куя ул: тазартылган каз куыкларын үреп тутыра да, кеше күрмәгәндә генә аларны сәкегә җәйгән күрпәләр астына тыгып куя. Кызлар аны-моны уйламастан утырыша башлыйлар, һәм шул вакыт шарт-шорт итеп куыклар шартларга тотына. Кызлар оялуларыннан кызаралар, бүтен тирә-якта шаяру, күлү тавышлары яңгырый башлый...

Тик менә, Фәхринең әтисе үлеп китте, шуның белән бергә ваемсыз балачак та артта калды. Тормыш бермә-бер авырлашып, ул батраклыкка ялланырга мәҗбүр булды. Шулай да яшьлек – яшьлек инде ул, һаман үзенекен итә... Эштән никадәр генә арып кайтмасын, Фәхри барыбер урамга – иптәшләре янына ашкынды, тальян моңына кушылып җырлар җырлады, аулак үйләргә йүрде... Аннары качып-посып кына кызлар белән очраша башлады... Малайлар аша алар белән хатлар алышу... Саҗидәгә күзе түшү, аңа булган беренче мәхәббәте һәм күңел кайту. Саҗидә аны яратмады, Сафаны сайлады... Шуннан Мәфтухага ияләшү... Туй, йорт салу мәшәкатьләре...

Аннары коточкыч афәтле ачлык ел килде. Бүтен күч-гайрәт яшәү үчен, бүлгән хуҗалыкны торгызу үчен сарыф ителде... Ачлыкны уздырып, тормышны инде җайга салам гына дигәндә, тагын бәла килеп чыкты – бунт, чуалышлар кузгалды... Түрмә... Хүкем залы., һәм менә нәтиҗәсе – каторга, богаулар... Кызы белән Мәфтуха иректә, ә ул монда – түрмәдә... Ә Таҗины, әнә, үлем үк күтә инде...

Болытлар арасыннан ай калкып чыкты да, күмеш нурларын тәрәзә аша камера эченә сирпеде.

Шул вакыт ишегалдында ниндидер ыгы-зыгы башланды. Кемнәрнеңдер үзара сүйләшкән тонык тавышлары ишетелде. Коридордан таш идәнгә дүп-дүп басып надзирательләр чабып узды. Күрше камерада стена түеп кычкырган ачулы тавышлар яңгырады.

Тавышка йокыдан уянган Абдулла башын күтәрде дә, Фәхринең уяу ятканын күреп:

– Ишетәсеңме? Ишегалдында нидер бар, – дип пышылдады. – Әйдә, тәрәзәдән үрелеп карыйбыз. Син җилкәңне куеп торырсың, богаулы килеш барыбер үзең менә алмыйсың бит...

Фәхри, богау чылбырлары шалтырамасын үчен аяк очларына гына басып, тәрәзә каршына килде һәм гәүдәсен ия түште. Абдулла, аның җилкәсенә менеп басып, куллары белән тәрәзә рәшәткәсенә тотынды да, салкын ай нуры яктырткан ишегалдына карады.

– Кемнедер асарга алып баралар бугай, – диде ул, ләкин сүзен әйтеп бетерә алмады, астан каты итеп кычкырган тавыш ишетелде:

– Хушыгыз, дуслар! Үлемгә барам! Хуш, Фәхри, сау бул!

Бу Таҗи иде.

Тавышка бүтен түрмә уянды, тоткыннар дулкынлана, шаулаша башладылар,

Абдулла, акылдан шашкан кешедәй кызу-кызу атлап, камераны айкап йүренергә тотынды.

– Әй, син, урыныңа ят, сукин сын! – дип кычкырды аңа надзиратель, ишек тәрәзәчегеннән борынын күрсәтеп.

Ләкин Абдулла, аның җикеренүенә игътибар итмәстән, һаман киләп сарып йүрүендә булды.

Ә Фәхри боргалана-үзгәләнә идәндә ауный һәм елый иде.

* * *

Таҗи, солдатлар сагы астында түрмә ишегалды аша узып, түрдәге ташландык агач сарайга якынлашты да, эчкә керде. Керосин лампасы белән яктыртылган сарай эчендә шактый салкын һәм тынчу иде. Таҗиның күзе дар агачының аратасына бәйләп куелган бауга түште. Бау, яңа һәм әйбәтләп сабынланган булганга, шоп-шома иде. Ярым караңгы почмакта берничә кеше басып тора, аларның гәүдәләре томан аша күренгән шәүлә сыман бер тәэсир калдыралар иде.

Таҗины дар агачы янына китереп бастырдылар.

Ул үзен тыныч тотты, кушылганның һәммәсен үтәде.

Шул чакны ниндидер тоткарлык булып алды... Таҗи, башын борып, күләгәдә басып торучы кешеләргә җентекләбрәк карады. Түрмә начальнигы белән прокурорны ул бик тиз таныды. Ә менә алтын кысалы күзлек, эшләпә кигәне кем икән? Анысын Таҗи һич кенә дә хәтеренә китерә алмый иде. Шунда, янәшәдә үк, кораллы солдатлар баскан. «Солдат булсам, миңа да шулай кеше асканны карап торырга туры килер иде микән?» – дип уйлап алды Таҗи һәм бу уеннан шундук тетрәнеп китте. Ул, солдатлардан күзен алып, башын икенче якка борды.

Боларның һәммәсеннән читтә, берьялгызы, кызыл сакаллы, эчкә баткан авызлы, үстенә чалма-чапан кигән мулла басып тора иде... Судта шаһитларны шул ант иттергән иде... Ә бирегә нигә килде икән ул? Нәрсә кирәк икән аңа монда?..

Уйга талган Таҗи, ниндидер мыгырдану тавышы ишетеп, башын югары күтәрде һәм башта аңламыйчарак торды.

Хүкем карарын укыйлар икән:

«Россия империясенең император галиҗәнаплары указы буенча... Казан округ суды...»

Сүзләре аңлашылмаса да, карарның мәгънәсенә яхшы түшенде Таҗи. «Бүтенесе хәл ителгән бит инде, нигә укып торырга? Газабы озаграк булсын диюләре микәнни?» – дип уйлап куйды ул.

Шул вакыт каяндыр караңгыдан кызыл күлмәкле, куе күрәк сакаллы, йүзенең югары үлешен кара битлек астына яшергән палач килеп чыкты.

Палачның кушуы буенча, Таҗи дар агачы астында торган урындыкка менеп басты. Боларның барысын да ул тыштан бик тыныч кыяфәттә, түгәл итеп башкарды.

Палач ашыгыч хәрәкәт белән бәз капчыкны тоткынның башыннан кигезде дә, муенына элмәкле бау салды һәм урындыкны тартып алырга дип түбән иелде. Нәкъ шул минутта Таҗи, бүтен күченә талпынып, палачның күкрәгенә аягы белән типте. Палач чайкалып китеп җиргә барып түште.

Кискен хәрәкәттән аяк астындагы урындык та бер читкә тайпылды, һәм Таҗи ике багана уртасында һавада асылынып калды. Соңгы мизгелдә аның:

– Канечкечләр!.. – дип кычкырган гырылдавык тавышы яңгырады.

Аннары үлем газабы башланды. Эш тәмам булгач, башына эшләпә кигән баягы кеше асылган гәүдә янына килде дә, кан тамырын тотып карады.

– Үле! – дип нәтиҗә ясады ул бераздан.

Алдан әзерләнгән рәсми акт кәгазенә кул куйгач, һәммәсе дә сарайдан чыктылар. Бары палач кына мәеттән чикмәне белән күлмәген салдыра калды.

Каторгага озатылыр алдыннан Мәфтухасы белән күрешкәч, Фәхри аңа беренче сүз итеп:

– Таҗи абзыйны астылар! – дип белдерде.

– Астылар?! – дип кабатлап сорады Мәфтуха һәм аның елый-елый шешенеп беткән йүзе күзән җыергандай тартышып куйды.

XII

Мәүла Колы авылы бүтенләй диярлек бушап калды. Ерак сәфәргә чыгарлык акчасы яки акча юнәтү үчен сатардай әйберсе булмаган ярлы-ябага һәм күр тормышлы мулла-мәзин, куштаннар гына урыннарыннан кузгалмадылар, калганнар әкренләп һәммәсе китеп беттеләр.

Чыпта-кап сугучылар ярлы-ябага халыктан булганга, Сабирҗан мәзиннең сәүдә эшләре элеккечә шәп бара, чүнки аңа яңа чыптачылар яллау турында кайгыртырга кирәкми иде.

Ә менә Шәмси мулла белән остабикәгә читенрәк туры килде. Авылның иң уңган кызлары – остабикәгә кызыл башлы сүлге-тастымал, эскәтер һәм башка шуның ише нәрсәләр тукучылар – һәммәсе дә Түркиягә күченеп киткәнлектән, моңарчы зур табыш биргән кәсеп кисәк кенә тукталды да куйды. Остабикә хәтта шул кайгыдан авырып китеп түшәккә үк ятты.

Шундый күтелмәгән мәшәкатьләр, борчулы уйлар белән башы каткан Шәмси мулла, уй-фикерләрен билгеле бер тәртипкә китереп булмасмы дип, күннәрдән бер күнне басуга чыгып китте. Инде саргая башлаган һәм яхшы уңыш вәгъдә иткән иген кырларын әйләнде, ындырга кереп чыкты. Күз алдында җәелеп яткан бу хозурлык, байлык гадәттә аны тынычландыра, уй-фикерләренә ачыклык кертә торган иде. Әмма бүген күңел тынычланмады, миендә кайнаган чуалчыклык бетмәде.

Өйгә кайткач та ул нәрсәгә тотынырга белмичә аптырап йүрде, аннары чарлакка менеп, ефәк палас үстенә үеп салынган калып-калын китапларын актарырга тотынды. Бер китапны кулына алып, күзенә чалынган беренче җүмләләрне укырга кереште, ләкин укыганының мәгънәсен аңламады. Шуннан соң ул яңадан түбән түште, чуар бизәкле бохар каләмданыннан камыш каләмен алды, кара савытына берничә тамчы су тамызды да, тез башына куйган калын китап үстенә кәгазен җайлаштырып салып, Бохараи шәрифтә гыйлем эстәүче улына – Барый мәхдүмгә хат язарга утырды.

«Күптин күп» кешеләрдән «чуктин чук» сәламнәр күндергәннән соң хатны түбәндәгечә дәвам итте:

«Мәгълүм булсын: кәрванчылар белән юлламыш мәктубеңне алып укып, синең, иншалла, сәламәт хәбәреңне белеп зиядә мәмнүн булдык.* Фәкать җавап язмак хосусында суңга калынды – әле вакыт булмый торды, әле хатны биреп җибәрер кеше булмады. Сәбәбе – халык арасында зур чуалышлар кузгалудыр. Узган кышны падишаһы әгъзам хәзрәтләре мүселманнарның җан исәбен алырга дип фәрман биргән булган. Бәгъзе яман адәмнәр, шул фәрманга сылтап, безне чукындырырга җыеналар дип, тәшвишле хәбәр таратмышлар. Суңра бик хәтәр чуалышлар башланды, мүселман әһленә хилаф яман эшләр кылынды. Билахир*, акылдан язган мужиклар шуңа барып җиттеләр ки, становой берлән берничә урэтникне үлтереп, бояр утарын яндырдылар, мал-мүлкәтен таладылар. Азагы һәм әйбәт булмады: авылымызга солдатлар килеп тулып, тәрбиядә яшәгән вакытларында анлар халыкның бик күп мал-туарына кимчелек китерделәр, түрле яман эшләр кылып йүрделәр. Фетнәчеләр дә тиешле җәзаларын алды, һәркаюсын чыбык белән суктырдылар, шул җүмләдән абзаң Әкрәм карыйга да эләкте. Шул кирәк аңарга – кушмаган җиргә тыгылмасын! Ул, шайтан коткысына ияреп, безнең аңгыра мужиклардан падишаһы әгъзам хәзрәтләренә прошение бирергә дип, калага барып кайткан иде... Фетнәдә катнашкан бәгъзе адәмнәрне катыр сүрделәр, ә атаманнары Таҗины дарга астылар. Ул дәһри* тиешле җәзасын алды. Яман эшләре үчен Аллаһы Тәгалә аны кыямәттә дә җәзасыз калдырмас әле, иншалла!

*[Зиядә мәмнүн булдык – бик шатландык.] [Билахир – ахырда, ниһаять.] [Дәһри – динсез, атеист.]

Аңгыралыгы илә шундый бәла-казаларга дучар булган халык, Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатенә сыенып уз язмышына буйсынасы урынга, тәмам акылдан шашты, йорт-җирен, мал-мүлкәтен сатып, хәлифә иленә күчеп китә башлады. Ярабби, Аллаһы Тәгалә үзенең бәндәләрен мәрхәмәтеннән ташламасын! Бәгъдә мәгълүм булсын: күченеп китүчеләрдән мин дә кайбер нәрсәләр сатып алдым. Ни дисәң дә, дин кардәшләребез бит, ярдәмнән мәхрүм итеп булмыйдыр. Аның суңында бәһане дә куп сорамадылар: тугыз аршынлы һәйбәт бурага нибарысы унсигез сум түләдем. Янә ике ат, дүрт сыгыр, егерме баш сарык илә кәҗә, унбер баш умарта алдым. Ходай әҗерен күрергә язсын! Амин! Вәлхаль*, безнең үчен борчулы хәлләр дә бардыр: анаңа сүлге-тастымал тукучы иң маһир кызлар күченүчеләр берлән китеп бардылар. Буның безгә зур зыян китерәчәге мәгълүмдер. Сабирҗан мәзин бу хосуста да хаталанмады – аның чыптачы вә чабатачылары һәркайсы авылымызда калды.

*[Вэлхалъ – шул ук вакытта.]

Суңгы мәктүбемдә мин сиңа җәдитчеләр вә безнең изге Болгар җиребездә тарала башлаган бидгатъ*, фисык-фүҗүр* тугрысында язмыш идем. Янә мәгълүм булсын: ошбу бидгатъ һәмишә җәеләдер, тарафдарлары күннән-күн күбәя барадыр. Пәйгамбәребез Мүхәммәт галәйһиссәламнең: «Сез алдынгы кавемнәр артыннан бер адым да артка калмыйча ияреп барырсыз, һәм әгәр алар туган аналары белән зина кылалар икән, сезнең арада да шуларга иярүчеләр табылыр», – дию сүзләрен зикер итик*. Ошбу сүзләр шул мүртәт җәдитчеләр тугрысында әйтелмәгәнмени? Алар бүтен кылган эшләре илә динебезне хәкарәт итәләр*, хәтта ки кыяфәтләре илә дә кяферләргә охшарга тырышалар. Күбесе туры якалы, яссы түймәле билсез кәзәки киеп йүридер, бәгъзеләре урыс чалбары, шиблит киеп, чәч үстереп йүри, тәмәке тарта, аракы эчә, шашкы-машкы уйныйдыр. Кайда ул намус дигән нәрсә? Кайда картлар сүзен тыңлау? Әлхасыйль, мүселман кардәшләребез тугры юлдан бармыйдыр. Җәдитчеләр безнең хатын вә кызларыбызга да начар йогынты ясыйдыр. Шулар коткысына ияреп, хатын-кызларыбыз оят, күндәмлек дигән сыйфатларын югалта барадыр.

*[Бидгатъ – элеккесенә каршы торган яңа бер эш.] [Фисык-фүҗур – бозыклык.] [Зикер итик – искә түшерик.] [Хәкарэт итәләр – хурлыйлар, мыскыллыйлар.]

Болар үстенә базар шивәсендә язылган бисмилласыз китаплар күпләп нәшер ителәдер. Бу фисык-фәсатның оясы – Галимҗан хәзрәт мәдрәсәседер. Каһәр суксын иде шул мүртәтне, ярабби! Орынбурның Әхмәт бай илә Гани бай, Казанның Әхмәт Ишморатов илә Сафа Хаҗи Галикәев байларның акчалары шунда агыла. Башка җирләрдә дә шундый ысулы җәдидә мәктәпләре ишәя бара. Аларның һәммәсендә шул Галимҗан хәзрәт мәдрәсәсеннән чыккан шәкертләр хәлфәлек итәдер. Бу мәктәпләрдә укучылар парты дигән ниндидер урыс эскәмияләренә утырып укыйлар, тәре сыман итеп почмакка куелган кара такталарга язалар. Дин сабагы вә дога-намазлар түрки телендә үйрәтеләдер. Гыйлъме хисап вә җәгърафия кеби һич зарури булмаган сабаклар тәдрис ителә*. Хәтта ки бәгъзе авылларда кыз балаларга да дәрес әйтә башлаганнар, имеш.

Изгеләребезнең хәер-догасы бәрәкәтендә вә үзебезнең тырышлыгыбыз илә без, Аллага шүкер, милләтебез башына түшкән бәлаләрдән сакланып калдык. Әлегә җәдитчеләр коткысына да бирешмәенчә киләбез. Фәкать Сабирҗан мәзиннең астыртын мәкерләре генә бераз шүбһә тудыра: ул синең акыллы баш, күндәм Әкрәм абзаңны мәктәптәге хәлфәлек урыныннан алып ташламагае дию куркам. Аңардан инде балаларга кадәр күлә башлады. Мәгәр ул хәлфәлектән алынса, безнең авылда ысулы җәдидә мәктәбе вүҗүткә киләчәге шүбһәсездер. Сабирҗан мәзиннең Хивада вә Перовски дигән калада бай кардәшләре тора икән, аларда акчаның исәбе-хисабы юк ди. Алар мине дә ысулы җәдидәгә үгетләп караганнар иде дә, әмма тугры юлдан чыгар исәбем юклыгын күргәч, кире чигенделәр. Ә сиңа, углым, соң булганчы, мәктәпне уз кулыңа алу мәслихәт булыр иде... Ата-ана йортына кайтырга бик вакыттыр инде. Кайтсаң, һәм әниеңне, һәм мине бик шатландырачаксың. Гыйлем – диңгездер, күпме укысаң да түбен күрә алмассың. Акылым сау-сәламәт чагында сине варислыкка кертеп, ата-бабадан мирас булып килгән вә Аллаһы Тәгалә мәрхәмәте бәрәкәтендә хезмәтем илә ныгытылган михрабымны сиңа тапшырырга дию үмидем бардыр.

*[Тәдрис ителә – укытыла.]

Бәгъдә мәгълүм булсын, күптән түгел Нәгыймә апаң вә җизнәң Мүхәммәт кияү бездә кунак булып киттеләр. Кияү илә безнең арада синең хакта да мосахәбә* булды. Ул безнең планнарны бик мәслихәт тапты вә син мүдәррислек урынын алырга ризалык бирсәң, яңа мәктәп бинасы салдырырга вәгъдә итте. Хәлфә, мүгаллимнәрне Кышкар вә Казандагы Күл буе мәдрәсәсеннән* чакыртыр идек. Ошбу мәдрәсәләр безнең чын терәкләребездер. Җизнәңнең сәүдә эшләре, Аллага шүкер, әйбәт бара икән. Ул безгә үзенең Аустрия дигән мәмләкәттә йүреп кайтуын сүйләде. Анда безнең үчен кирәкле нәрсәләрне бик арзанга алып була ди. Яһүд сәүдәгәрләре шундый нәрсәләрне җыеп, үзләренә зур файда белән безгә саталар икән. Ә безнең товарлар, бигрәк тә кызыл башлы сүлгеләр анда бик кыйммәт йүри ди. Анаң шул тугрыда ишеткәч кияүнең киләсе баруында аңа бер үч йүз дүжинә сүлге биреп җибәрмәкче булды. Алла кушып, эше уңсын инде! Аны суңында, анаң илә кияү тагын бер уртак эш башламакчы булып йүриләр. Әлеге Аустриядә арыш анасы дигән нәрсәне сату итү бик табышлы икән. Шуны безнең мужиклардан җыйдыртмакчылар. Җизнәң хәзер нимес телен үгрәнә, тел белү чит мәмләкәттә бик кирәк була, ди. Бу тарафта игеннәр бик яхшы булыр шикелле. Күченеп китүчеләрдән шактый чәчүлек җирләр сатып алган идек. Ходай Тәгалә гошер дә насыйп итсә – бер йүз йүк чамасы җыелыр. Сугылганыннан тыш янә бер алты эскерт ашлык калыр түсле. Аның суңында тугыз эскерт үткән елгысы бар. Тик менә каһәр суккыры сычканнар гына бимазалыйдыр. Ярар, хәере белән булсын инде, калганы җитәр, Аллаһы Тәгаләдән шуны сорыйк. Ахыр чиктә, бүртегенә кадәр ашап бетерсәләр дә һични әйтеп булмыйдыр. Ачлык елны ни генә ашамадылар – эт, мәчеләр дә сычканнар, хәтта аларның тизәкләренә тикле ашалды!

[*Мосахәбә – сүйләшү, әңгәмә.] [Кышкар мәдрәсәсе – Татарстанның хәзерге Арча районы Кышкар авылында XVIII йүзләрдән 1918 елгача яшәп килгән мәдрәсә. Күл буе мәдрәсәсе – Казанның Кабан күле буенда урнашкан һәм XVIII йүзнең икенче яртысыннан 1918 елгача яшәп килгән мәдрәсә. XIX йүз ахырларыннан аны шулай ук «Касыймия» мәдрәсәсе дип тә атап йүрткәннәр.]

Аллаһы Тәгаләдән сиңа исәнлек-саулык вә хәер-фатиха теләп калучы атаң – Казан вилаяте Мәүла Колы карьясе имамы Шәмсетдин мелла ибне Мүбин әл-Болгари.»

Шәмси мулла хатны пүхтәләп кенә түреп конвертка салды да, тышкы ягына: «Бохараи шәрифтә Казый Гелән мәдрәсәсендә хәтме күтеб ятучы газиз углыбыз Габделбарый ибне Шәмсетдин мәхдүмгә тапшырырга», – дигән сүзләрне язды. Аннары хатны форсат чыгу белән җибәрмәкче булып, вакытлыча калын бер китап эченә салып куйды. Шуннан соң ул остабикәсе янына икенче бүлмәгә керде.

– Я, ничек соң, анасы, баш үянәгең бетмәдеме әле?

– Бетмәде шул, һаман авырта. Әллә, булмаса, үлчәп карыйсыңмы, атасы? Файдасы тимәсме дим!

Шәмси мулла үшкерү, тәлинкә-чынаякларга язылган догаларны чайкап эчерү кебек түрле им-том, әфсеннәр белән еш кына кара халыкны алдаштыргаласа да, үзе аларның шифасын һич тә тапмый һәм дус-иш арасында үзара сүз чыкканда, андый юк-барга ышанучыларга карата хәтта мыскыллы сүзләр дә ычкындыргалый иде. Әмма хәзер, остабикәсен үпкәләтмәс үчен, ул аның үтенечен кире кагарга базмады. Бер саплам җеп алды да, аны хатынының маңгае турысыннан башына урады, аннары колаклары турысыннан җепкә билгеләр ясап, ике үлешкә бүленгән шул җепнең һәр ике яртысын бер-берсе белән үлчәп-чагыштырып карады. Әсма абыстай калкурак маңгайлы кеше иде, шуңа күрә җепнең маңгай үлеше озынрак булып чыкты.

– Менә, күрәсеңме? Башыңның маңгай ягы шешкән булырга тиеш! – диде Шәмси мулла, җепне хатынына сузып.

Остабикәнең тәмам коты алынды.

– Атасы, зинһар үшкерә күр мине! – дип ялварып сорады ул, кызганыч тавыш белән.

Хәзрәт, остабикәсе башына сүлге урап, аның очларын каты кысып бәйләде дә, бер кулы белән хатынының авыру башын селеккәләп, ә икенчесе белән әкрен генә аның маңгай турысына суккалап, үшкерү сүзләре пышылдарга тотынды; аннары сүлгене чишеп алды да, сораулы күзләрен хатынына түбәде.

Әсма остабикә, авыртуы бетү-бетмәвен белергә теләгәндәй, бераз вакыт маңгаен сыйпаштырып һәм башын чайкаштырып торды, аннары кыюсыз гына:

– Хәзер бераз җиңеләйгән кебек, – дип куйды,

– Әле мин, син монда ятып торган арада, Габделбарый углыбызга хат язып ташладым, – диде Шәмси мулла.

– Менә анысы әйбәт булган, – дип җанланып китте хатыны. – Тизрәк кайт дип яздыңмы соң, әллә оныттыңмы? Ул анда хафаланып беткәндер инде, мескенем... Мәптек турында да яздыңмы?

– Һәммәсен яздым, берсен дә онытмадым, борчылма зинһар!

– Ә хатны кемгә биреп җибәрербез икән?

– Мортаза Бәхтияров Бохарага җыена дигән иде кияү. Аңарга кушарбыз инде...

– Безнең авыл кешеләрен әйтәм әле, кайдадыр җәһәннәм тишегендәге хәлифә җиренә барып йүргәнче, шул Бохарага гына китсәләр соң, дим. Хатны да шулар артыннан гына җибәргән булыр идек.

Сүз күченеп китүчеләргә кагылса, остабикә гел шулай зәһәрен чәчәргә тотына иде.

– Шулар аркасында бүтен эшем-тормышым чуалды, – дип дәвам итте ул. – Уракка түшкәнче бер егерме биш-утыз дистә сүлге, тастымал тукытып алмаммы дигән идем. Инде хәзер нишлим? Һәммәсе китеп олакты. Шундый чиста, четерекле эшне Сабирҗан мәзин чабатачыларыннан ничек эшләтмәк кирәк?! Сүлге-тастымал урынына савыт-саба сүртә торган чүпрәк тукып бирерләр, шул булыр. Аннан аны сатуга ничек чыгарасың ди?

Шәмси мулла остабикәне ничек тә тынычландырырга тырыша иде.

– Эше булгач, эшләүчесе табылыр әле, борчылма, анасы! – диде ул. – Дүньяда бүтән кәсеп тә бетмәгән ич, Аллаһы Тәгаләдән син әнә шул турыда сора. Киявебез сүлгеләреңнең булган кадәресен Аустриядә сатып кайтса, аздан да зур табыш алырбыз, иншалла. Тик күнче Сабирҗан гына сизенә күрмәсен. Мин әйтәм, әллә безгә дә чыпта кәсебенә керешергә микән? Чыптачылар беркая да китмәделәр, һәммәсе авылда калды... Ә Аустриядә чыпта-кап ише нәрсәләрне кыйммәт бәһадән сатып була диләр. Син ничек уйлыйсың, анасы?..

* * *

Сабирҗан мәзиннең кәефе шәп, күңеле шат. Остабикә белән үзе арасында барган киеренке һәм озакка сузылган сүз күрәшеннән ул, ниһаять, җиңүче булып чыкты. Кул эшенә оста авыл кызларының күтмәгәндә күченеп китүләре остабикәне табышлы кәсептән мәхрүм итсә, Сабирҗанның чыптачылары әүвәлгечә эшли бирәләр һәм хуҗаларын баета баралар иде. Өстәвенә, мәзин күченеп китүчеләрдән шактый зур сумалык мал-мүлкәт тә сатып алган иде. Хәзер әнә ялланган кешеләр шул сатып алынган әйберләрне рәткә салу белән мәшгуль – йортларны, мунча, келәтләрне сүтеп, урнаштырып йүриләр: бүрәнәләрнең утынга дигәннәрен аерып алып, тазаларын ындырга илтәләр, һәрберсенә номер сугып, әрдәнәләп үяләр дә, үстен салам белән каплап куялар.

Ләкин шулай да, нәфес дигән нәрсә туймыйдыр, күрәсең. Мәзиннең башына яңа бер уй түште, аны комсызлык корты кимерә башлады. Күченеп китүчеләрнең йортларын, каралтыларын сүткәч бушаган ташландык җир бүлемтекләрен ничек кенә булса да үз кулына түшерү теләге белән янды ул һәм шушы теләген эшкә ашыру үчен сылтау эзләргә кереште.

Нәкъ шул вакытларда Сабирҗан мәзингә Казалыда яшәүче абыйсы Мостафадан хат килеп түште. Мостафа Урта Азиядәге сәүдә базарларын, аның икътисатын «тыныч» юл белән яулап алуда һәм буйсындыруда патша хүкүмәтенә чиксез зур булышлыклар күрсәткән һәм үз заманында үзбәк, казакъ халыкларының ярлы катлавын беренче буларак капитал җәбер-золымы белән таныштырган комсыз, рәхимсез татар сәүдәгәрләренең иң атаклыларыннан санала иде.

Хатта түбәндәгеләр язылган иде:

«Сезки гыйззәтлү вә хүрмәтлү булып торгучы энебез мелла Сабирҗан хәзрәтләренә кальбән сәламнәребезне вә хәер-фатихаларыбызны ирештергәнем соңында, үзегезнең дә без фәкыйрьләрне хәер-догадан калдырмавыгызны үмет итәбез. Янә барча үй җәмәгатьләрегезгә бездән аерым-аерым сәламнәр күндердем. Янә күрше-коланга, мәчет картларына, хәзрәткә – һәммәсенә куп сәлам диярсез вә аларның хәер-догада булуларын үтенерсез. Мәгълүм булсын: безгә юллаган мүбарәк мәктүбегез сәламәт тапшырылды. Укып, сезнең, әлхәмделиллаһ, сау вә сәламәт хәбәрегезне белеп, бик шатландык. Хода үзе безнең барчабызга күркәм сабырлык биреп, озын гомерләр биреп, тиз күннәрдә исәнлек вә шатлык илә очрашырга насыйп итсен, амин.

Авылда күбесенең күченеп китмеш хәбәрен ишетеп, бик хафага калдым. Бу дүньяда ук җәннәт эзләргә ният кылдылар микәнни, юләрләр! Кара сакалың кая барсаң да артыңнан калмас, дип юкка әйтмиләрдер. Шул ярлы-ябага артыннан бәгъзе могтәбәр адәмнәрнең иярүе бигрәк тә кызганычтыр. Соңы яхшы булып бетсен инде, догада булыйк!

Инде синең эшләргә килсәк, шаккатам мин сиңа, валлаһи. Тупланмыш меңнәреңне файдалы эшкә кушмыйча янчыкта ничек саклап яткырасыңдыр, шуны һич аңлый алмыйм. Заманалар үзгәрде бит инде хәзер. Акча хәзер ирек, киң мәйдан таләп итә. Белеп эш кылсаң, елга бер тиеннән ун тиен табыш ясарга була. Миңа синең һәммә эшләрең мәгълүм бит. Күкәй, чыпта, чабата ише нәрсәләр илә сәүдә кылу начар кәсеп булмаса да, әмма моның илә генә канәгатьләнү һич килешерлек эш түгелдер. Сиңа башка зуррак эшләрдә дә күчне сынап карарга вакыттыр. Хосусан ындырың артына, инеш, буена нигә бер пар тегермәне корып куймаска ди? Унике ат егәрле двигательнең үч ташны әйләндерергә күче җитә диләр. Өчнең берсен ярма яргыч таш белән алыштырырга мүмкин. Пар тегермәне сине авылда патша дәрәҗәсенә менгерәчәк, белеп тор. Аңарга бит буа-фәлән дә кирәкми, яшен-яңгырлар да куркыныч түгел. Күненә берничә йүз пот икмәкне һичбер мәшәкатьсез тарттырасың да торасың! Табышлы кәсеп бит, ә? Янә тире сәүдәсенә керешү дә мәслихәт эш. Тире эшкәртү заводы салдырсаң, халыктан чи тире җыеп, шуны заводыңда иләтәсең дә, базарга чыгарып сата бирәсең... Шул хакта ныклап уйла әле син! Файдадан башка зыяны һич булмастыр. Кирпеч заводы салдыру да, бигрәк тә сезнең шартлар үчен, шулай ук мәслихәт эштер. Хәзер халык ничек эш кыла дисең? Терлек абзарына-фәләнгә мич чыгарасы булса, Арчага кирпеч алырга чабадыр. Нигә сиңа ниндидер урысларны симертеп ятарга? Мәүла Колыда кызыл балчык аз түгелдер ләбаса? Әллә ягар үчен утыны юкмы? Кесәгә үзе керәм дип торган шундый табышлы эштән баш тарту гүнаһ булыр, Сабирҗан энем. Әлегә хәвефле хәбәрләр юк. Эре заводлар салыныр да, конкурент чыгар дип курыкма, андый заманалар кайчан килә әле, аңарчы һәрбер уңайлы форсаттан файдаланып, табыш ясап калырга кирәк.

Безнең бу тарафта хәлләр яхшы, тормыш гүрли. Теге мин язган Сәлимҗанов дигән адәм илә бергәләп күзен Хивада мамык чистарту заводы салырга ниятлибез. Киләчәге болай бик үметле күренәдер, белеп эш кылганда миллион сумнар табыш ясарга мүмкин булачак. Алла насыйп кылса, Перовскидамы яисә Казалыдамы консерва заводы ачарга да уебыз бар. Эш фәкать акчада гына тора: рәсми закон буенча, хүкүмәт безгә, монда туып үсмәгән мүселманнарга, фабрик, йорт вә җир-су ише нәрсәләр биләүне тыя. Әмма урында яшәүче мүселманнар исеме илә язылсаң, рүхсәт ителәдер. Тиешле кешесенә тиешле акчаны биреп, шул эшне тиз күндә эшләргә исәп. Аннан соң моның балалар үчен дә файдасы бар: алар солдат хезмәтеннән котылачак. Тагын шул мәгълүм булсын: озакламый Орынбур илә Ташкент арасында яңа чуен юлы салыначак икән. Әйтәләр, ул чуен юл Казалы илә Перовски яныннан узачак, имеш. Бу хәбәр дүрес булса, безнең сәүдә хосусында да киләчәктә киң мәйдан ачылачак, чүнки ул чакта инде без үз товарларыбызны Мәкәрҗәгә яисә Мәскәүгә кәрван юлы белән түгел, чуен юлы белән генә җибәрербез. Тизрәк тә, җиңелрәк тә – шулай бит?

Угылым Габделкәримне Ташкентка илттем. Максуды шунда урысча үйрәнеп, соңыннан гимназиягә керүдер. Икенче угылым Әхмәтфәләхне күзен Казанга Галимҗан хәзрәт мәдрәсәсенә җибәрергә уйлап торабыз, ә үченче угылым Габделгазиз һәмишә фәс, Истанбул илә саташа. Үз балаларыма дошман түгел мин, тели икән – әйдә, бара бирсен Истанбулына. Гомумән, яшьләребез тугрысында уйларга инде бик вакыттыр. Мин балаларымны Барый мәхдүм кеби Бохар мәчесе итәргә җыенмыйм. Бохара мәдрәсәләреннән тормыш үчен муафыйк кеше тәрбияләнеп чыкканы юк әле, безнең муллалар шуны һәмишә аңлый алмыйлар. Син дә үз балаларың тугрысында әледән үк кайгырта башла, юкса соң булыр. Теләсәң, Салихҗаныңны миңа җибәр, минем янда һүнәргә үйрәнеп, соңыннан әйбәт сәүдәгәр булып китәр, Алла боерса. Ә Таһирҗаныңны Арчага илтеп урыс школына бир, үкенмәссең.

Зәкяткә почта илә үч йүз сум акча юлладым. Шулардан иллесе – мәчеткә, егерме бише – зират ихатасын буятырга, биш сумы – мәктәп ихтыяҗлары үчен. Кенәрдәге ысулы җәдидә мәдрәсәсенә – илле, янә иллесе – күперне түзәтү үчен, унбиш сумы – чишмәне чистарттырып, бурасын сипләтергә вә улагын алыштырырга. Тагын авылыбызның, югары очындагы коега яңа бау илә чиләк кую кирәктер – бу эшкә унбиш сум җитәр, шәт. Хәзрәткә ун сум, Әкрәм карыйга да бер үч сум үлеш чыгарырсың, ни әйтсәң дә, балаларыбызга сабак укыта! Бала чагымда мине батып үлүдән коткарып калган Әхмәди бабайга да бер сум бирерсең, минем исәнлеккә дога кылсын. Хаста ятучы карчыкларга ун кешегә иллешәр тиеннән – җәмгысы биш тәңкә. Артып калган акчаны үз белдегеңчә тотарсың.

Инде Мәүла Колыдагы мәктәп хосусында шуны әйтим: син әле һәмишә аны үз карамагыңа алуның нихәтле әһәмиятле икәнен аңламыйсың икән. Мәхәллә эшләренә йогынты ясау җәһәтеннән мәктәп синең үчен иң кулай урын булачак бит. Мәктәп эшләрен үз кулыңа алсаң, сиңа бернинди мулла-фәлән куркыныч түгел. Фәкать анда тәрбия-укыту эшләренә ислах кылу кирәк. Әкрәм карый ише мүгаллимнәрнең мәктәпкә һич кирәге юктыр. Син бу мәсьәләдә эшне ашыктыра күр, чүнки теге Бохар җимеше – Барый мәхдүм кайтып түшсә, Ходай күрсәтмәсен, бүтенесеннән колак кагачаксың. Син менә нәрсә эшлә: һичкемнән рүхсәт-фәлән сорап тормастан, мәктәп бинасын сүттер дә, аның урынына үч-дүрт бүлмәле яңа бина салдыр. Акчаны кызганма, мең сумга түшәме, ике меңгәме – кирәк кадәресе табылыр. Бер үлешен үзем бирермен, ә калган үлешен Пишпәктә, Верныйда, Петрапаулда һәм дә башка шәһәрләрдә күпләп торучы авылдашларымнан иганә итеп җыйнап алырмын. Бу хакта очрашкач иркенләп бер мәслихәтләшербез әле, чүнки Мәкәрҗә ярминкәсеннән кайтышлый, насыйп булса, туган-кардәшләр илә күрешеп, изге әрвахларга дога кылып чыгу үчен, туган җирләргә кагылып үтәргә Ходайдан үметем бардыр.

Без фәкыйрегезгә даимән хәер-догада булуыгызны үтенеп, сезләргә дә Аллаһы Тәгалә каршында шуны теләп калучы абзагыз Мостафа дип белерсез».

Бу хатны укыганнан соң, Сабирҗан мәзиннең күченүчеләр ташлап киткән буш җирләрне файдалану турындагы яшерен нияте тагы да ныгый түште. Күңел түбендә пыскып яткан томанлы хыял хәзер кичекмәстән тормышка ашырылырга тиешле бер максатка әверелде. Мәзинне бигрәк тә инеш буендагы берничә җир бүлемтеге кызыктыра иде, шуңа күрә ул аларны үзенә бирүләрен сорап киләсе җомгада ук картлар алдында сүз кузгатырга булды. Әгәр эш барып чыкса, мәзин ул җирләрнең берсенә кирпеч заводы, ә икенчесенә тегермән салмакчы иде.

Кыскасы, мәзин һәммәсен алдан ук исәпләп-чамалап куйды. Хәтта ындырда үелеп яткан бүрәнәләргә дә файдалы урын табылды: алар булачак яңа мәктәп бинасын салу үчен тотылырга тиеш иде.

XIII

Хаҗга баручыларга һәм чит илгә күчеп китүчеләргә ярдәм күрсәтүче Одесса конторасы гүрләп эшләп ята иде.

Контораның башында Ибраһим Әдигәев дигән гаять хәйләкәр һәм мәкерле бер адәм тора иде. Заманында кайсыдыр шәһәрдә кафе-шантан тоткан бер Касыйм татарының улы булган бу кеше үзенең сәүдәгәрлек кәсебен тимер юл станциясендә буфетчы хезмәтеннән башлаган. Әмма әлеге станциягә янәшә генә тагын бер үстәмә тимер юл салыну сәбәпле, Ибраһимның сәүдә эше тиздән сүрелгән һәм аңа бу эшеннән китәргә туры килгән.

Шуннан соң ул вагон-ресторанга буфетчы булып ялланган. Ләкин бу эш тә аңа табыш бирмәгән. Ул, бүтенесен ташлап, Себергә бәхет эзләргә чыгып киткән. Кечкенә генә бер шәһәрдә тукталып, әтисе үрнәгендә кафе-шантан ачкан. Монда да уңышсызлыкка очрагач, бер урыннан икенче урынга күчә-күчә, күптүрле эшләрдә күчен сынап караган, ахырда, Одессага килеп чыгып, моңарчы һичкем шүгыльләнмәгән һәм күпләр үчен бүтенләй яңа булган кәсепкә – хаҗга баручыларга хезмәт күрсәтү эшенә керешкән.

Хәзер аңа язмыштан зарланырлык сәбәп юк. Россиянең түрле почмакларыннан Одессага агылучы хаҗчылар һәммәсе дә диярлек Ибраһим Әдигәев конторасы аша уза һәм зур табыш китерә иде.

Хаҗга баручыларны Одессада каршы алалар, торакка урнаштыралар, аннары, паспорт һәм билет юллап, пароходка утыртып җибәрәләр иде.

Азмы-күпме мүселман халкы яшәгән зур шәһәрләрнең һәрберсендә Ибраһим Әдигәев үзенең агентларын тота иде. Бу агентлар, игелек эшләгән булып, хаҗга җыенучыларга үзләренең ярдәмнәрен тәкъдим итәләр, чит ил паспортын алу Одессада җиңелрәк дип, аларны Одесса аша китәргә үндиләр иде. Беркатлы кешеләрне шул рәвешчә ышандыргач, агентлар Одессадагы хуҗага бер үк эчтәлектәге телеграммалар сугалар:

«Фәлән-фәлән баш куй озаттым. Миңа тиешле үлешне вакытында җибәрегез».

Мондый телеграмманы алгач, Ибраһим инде нәрсә эшләргә икәнен яхшы белә. Одессадагы агентлар поездны каршы алып, хаҗга баручыларның һәммәсен Әдигәевнең мәкерле тозагына китереп кертәләр. Ә ул аларны чыннан да сарык кырыккандай кыркырга, савым сыерыдай саварга тотына.

Чит ил паспортын биш-алты сум түләп, бернинди мәшәкатьсез һәркемгә алырга мүмкин. Ә Ибраһим Әдигәев булышлыгы белән алганда исә, паспортның бәһасе егерме биш сумнарга күтәрелә иде. Хаҗга баручы акчалы да булса, аның кесәсен бушату үчен инде барлык хәйлә эшкә җигелә. Әйтик, шыксыз гына бүлмәдә яки үйдә кунып чыкканы үчен Әдигәев бу кешедән үчләтә бәя түләтеп, моңа тагын ниндидер үстәмә «мәшәкатьләр» хакын да куша, хәтта пароход билетын да аңа ничектер икеләтә артыграк бәядән сату җаен таба иде.

Җыелган акчаның мул бер үлешен Ибраһим үзенең контора хезмәткәрләренә бирә, күпмедер процентын чит шәһәрләрдәге агентларына җибәрә, ә шулардай калганын шыпырт кына үз кесәсенә салып куя.

Хезмәт хакын түләү мәсьәләләрендә Ибраһимовның юмартлыгын, пүхтәлеген яхшы белгән агентлар, үз нәүбәтләрендә, контораның байлыгын арттыру юлында күчләрен кызганмый эшләргә тырышалар.

Ә хаҗга баручылар, ни хүкүмәт тәртипләрен, ни урыс телен белмәүче кешеләр буларак, һәммәсе котылгысыз рәвештә Ибраһим Әдигәев куйган җәтмәгә эләгә торалар.

Шулай итеп, элеккеге ресторанчы, ә хәзерге ялган хаҗи, алтынлы мәгъдән тапкандай, беркатлы мосафирларны чын-чынлап таларга керешкән иде.

Татар авылларын дер селкеткән фетнә-чуалышлардан соң күп кенә крәстиәннәрнең Түркиягә күчеп китәргә теләк белдерүе Ибраһим белән аның ярдәмчеләре үчен күтмәгәндә күктән иңгән бер бәхет булды. Бу хәбәрне ишеткәч, алар моңарчы һич күрелмәгән ашкынулы бер дәрт белән шунда ук әлеге форсаттан файдаланып калырга ашыктылар. Изучаем языки:
  • Крымскотатарский
  • Турецкий
  • Удмуртский




  • cделать стартовой | добавить в избранное




    Статистика ¤ Обмен ссылками ¤ Использование ¤ Лаборатория
    © Фонд развития татарского языка и культуры «Татарнамэ»


         /_foot.php"; ?>

    Ещё в рубрике «Библиотека»