Tatar.com.ru

Обновлено:

Тимер булса әгәр җаны — хәбәр бир, Чүкемә туң тимерне — көч

Котб. Хосров и Ширин

Тимер булса әгәр җаны — хәбәр бир, Чүкемә туң тимерне — көч
Материал 2007 года

С тех пор правила могли измениться. Актуальный порядок — в разделе вопрос-ответ.

Котб. Хосров и Ширин

ӨЧЕНЧЕ БАБ

ХӨСРӘҮ ТӨШЕНДӘ ДӘҮ ӘТИСЕ
НӘҮШИРВАННЫ КҮРГӘНЕ

Толымнарын тараткач төн-карачәч,
Шәһәр ямен караңгылык яшергәч,

Кояшка дөнья шаһы пәрдә тотты,
Бөтен нур җир йөзеннән качты-китте.

Кара төн килде. Хөсрәү өйгә керде.
Ходайга ялварып бермәл утырды.

Кичергәч төш: сыман хәлләр өнендә,
Сөенечләр дәвам итте төшендә.

Дәү әтисен төшендә күрде шул төн:
Имеш, әйтә: «Килер ул шундый бер көн —

Бүген син дүрт каза күргән өченгә,
Булыр дүрт нәрсәдән сөенечең дә.

Беренче кайгыны син оста йоттың,
Кинә тотмый, ачысын тиз оныттың.

Керер, димәк, сөйгән ярың куенга,
Аның шатлыгына тардыр бу дөнья.

Икенче — суйдылар алып атыңны,
Вә син тоттың үзеңне бик акыллы.

Шуның өчен булыр җилдәй җитез ат,
Кара кир Шәбдиз* атлы бер асыл зат.

Өченче — карт агайга булды милкең,
Ризалаштың, димәк, синең күңел киң.

Шуның өчен бирер Хак шундый мөлкәт,
Бөтен дөньяң булыр энҗе-зөбәрҗәт.

Вә дүртенче — сиңа чәң инде булмас;
Сабыр иттең син ул чәңче куылгач.

Ләкин синең булачак шундый җырчың,
Җан өзгеч Зөһрәләр* бер якта торсын!

Югалттың таш, ләкин җәүһәр табарсың,
Биреп дүрт энҗе, дүрт алмаз алырсың».

Уянгач шаһзадә шундый төшеннән,
Шөкер итте шушы сөенеченнән.

Кешегә әйтмәде: ни күрде төштә,
Карыйк, дип, ничек төш рас килер эштә.

Чичәннәр сөйләтеп төннәр буенча,
Юрады кыйссаларны үз уенча.

Көтәр иде, табышмаклы бу эшне;
Чишәрлек бер адәмне, бер белешне.

ШАВУРНЫҢ ХӨСРӘҮГӘ
ШИРИН ТУРЫНДА СӨЙЛӘП БИРГӘНЕ

Утырдашы бар иде Шавур атлы,
Аның өчен җанын бирер сыйфатлы.

Заманның серләрен бик яхшы белгән,
Ничә икълим гизеп гыйльме җыйган.

Вә шулкадәр иде ул чос вә ипле —
Гасырларда табылмастыр бу тикле.

Кереп җир үпкәч, ул әйтте: «Хөкемдар,
Гаҗәп бер хәл сөйлимме? Шул сүзем бар.

Әгәр фәрманласа шаһы илемнең,

Сөйлим күргән кызыкларның берен мин».

Ишарәт кылды Хөсрәү: «И егет син,
Сөйлә тиз! Әңгәмәбезне җылыт син!

Тик, остарып, төтен җибәрмә күзгә,
Алып бер сүз, аны җиткермә йөзгә».

Сүзен башлап чичән Шавур әфәнде
Тере тутый кебек сайрап җибәрде:

«Бу дөнья бар булып, һәр мизгелендә
Гүзәл булсын хәлең ай һәм елыңда.

Егетлекне бизәсен ай кебек йөз,
Моратыңның гөле булсын энәсез...

Бу күк астында күп кичтем офыклар,
Күрелде шактый ук гаҗәп-кызыклар.

Куһистанны* узып бер бик шәп ил бар,
Вә диңгезгә якындыр ул тарафлар.

Ул илдә йөртә бер ханбикә фәрман,
Халык, гаскәр аңар ихлас буйсынган.

Хөкемендә аның бар Әрмәныстан.
Ул үзе, белгәнемчә, шаһ затыннан.

Ничә шаһка салым-хираҗ сала ул,
Әгәр бирмәсә, таҗларын ала ул.

Биек тауда аның зур кальгасе бар,
Шуның астында хәтсез казнасы бар.

Егетлектә калыш аннан батырлар,
Мөһинбану исемле бу хөкемдар.

Яратса да үзе ачык һаваны,
Төзеткән ул ничә кирмән-каланы.

Мөһинбану була шат яз көнендә,
Тамашалар ясый елның-елында.

Җәен җәйли шул әрмән тауларында,
Үзе бер гөл тик ул үз багларында.

Янә, күр, бер җире бар, аты Абхаз*,
Ау аулый шунда көзләрендә аз-маз.

Ә кышларын була ул Каф тавында,
Уйный чәүгән*, күңел ача тагын да.

Теләгәнчә шулай һәр дүрт фасылда
Сәламәтлек өчен яши асылда.

Бу кадәр мал, куәт һәм дәүләтендә
Карендәш кыз — Ширин яши катында.

Үзе булгангадыр бер тол хөкемдар,
Аңа уйлап таба мең төр кызыклар.

Аның күңлен тик ул якты ясыйдыр,
Аның өчен бу кыз бар дөньясыдыр.

Тигез булып тезелгән теш — нәкъ энҗе,
Алар алмаз кебек нурлы, пакь энҗе,

Иреннәре — Бәдәхшанның* якуты,
Уйный тешләр алар белән качышлы.

Кыя җанны карашы тылсымында,
Яман күзләр якын да килми монда.

Телен тибрәтсә ул ил күңлен аулар,
Сүзе әфсүн булып телләрне бәйләр.

Очар җаннар күбәләктәй бу шәмгә,
Ояла күз — карап булмый гүзәлгә.

Кашы җәя аның, э керфеге — ук,
Бу җәя, мондый ук җирдә бүтән юк.

Яңаклар көн нурындин нурлар алган,
Йөзен күреп ай уфтанышта калган.

Кара чәч хирка* төсле тезгә төшкән,
Карарактыр кашы кондыз вә кештән.

Чәчәкле чәч гүзәл караш сагында,
Зөлеф саклый ияге алмасын да.

Яңагы көн нурына юл саладыр,
Аның күркен күреп ай уфтанадыр.

Көмеш анар кебек ике гөлестан,
Шикәр сибә ал арга чәчләр өстән.

Чәчә гөлләр, әгәр тибрәнсә, мәрҗән,
Аның бар булганы гел сихри ямьнән.

Йөзе — кояш, чигәсе — ай, чәче — төн,
Күзе — нәркис, иңе гөл — бизи күркен.

Бер Алла биргән аңа буй — зифа тал,
Көмештән тән, уймак ирен-шикәр бал.

Ике кара сабый уйный чәчәктә.
Аны күргән һәр инсан кайный дәрттә.

Ывук* кебек хуш исе чәчә толымнар,
Балитәктә алар уйный уеннар.

Аның күзе белән чыкса ярышка,
Гаҗәп түгел болан күзе калышса.

Болан күзләр белән бер бакса җанга,
Китәр качып йокың, охшап куянга.

Язын аткан чәчәктәй саф, нәфис ул,
Аңарга ялгышып та тимәгән кул.

Сурәтләсәң аның күз кабагын да,
Гүя рәйхан гөл ул Ирәм багында*.

Кашын күрсәң яңа ай тик шәкелдә.
Җанын фида кылыр хәтта хәким дә!

Аның рәсмен күреп Мәҗнүн калыр таң,
Ходай Ләйләгә тиң итеп яраткан.

Аның бармаклары ап-ак шикәрдәй,
Беләге — фил сөяге, тәне кардай.

Оялыр ай аның көндәй иңендин,
Оялыр төн аның йолдыз-миңендин.

Сүзе, тыны бирә дөньяга җан, ямь,
Гүяки яшь кенә Гайсә йә Мәрьям.

Толымнары,— дидек без,— зөннар инде,
Ирен — мәрҗән, теше гүя кар инде.

Һәм ул карга шикәр-баллар ягылган,
Ике мәрҗән уйный ул шат чагында.

Аның рәсмен ясап илткәч Кытайга,
Күз алмый император калды таңга.

Мөһинбану чыгарттырды Ширингә
Аталган бик матур махсус көен дә.

Матурлыкта бу кыз даны җәелгән,
Киләләр баш орып аңа күп илдән.

Төгәл җитмеш асылзат кыз катында,
Торалардыр әзер һәр хезмәтенә.

Тиңе юктыр аларның буйда-сында,
Булыр булса, бары Чыйн вә Мачыйнда.

Түгел ялган — тезелсә барсы бергә
Гүя чәңдәге кыллар: җәргә-җәргә.

Әдәп белән басалар нәкъ Комай* тик,
Алай гына да түгел, тулган ай тик.

Җыелып багда мәҗлесләр коралар,
Ширин белән кәеф-сафа сөрәләр.

Ирәм багы буладыр ошбу бакча,
Йөзе алсу бу кызлар шунда чакта.

Гүя сәрви алар басып торышта,
Кыланышта гаҗәп ипле һәм оста.

Алар өчен Ширин бер Хәүзе-кәүсәр*
(Ашаганга, диик, шикәр вә кантьләр).



Ирен — якут, теш — энҗе, мисле гәүһәр,
Кара чәч иңнәрендә, аңкый гамбәр.

Ил алдында болар күтәрми пәрдә,
Яман күзләр тияр дип шундый мәлдә.

Матурлыкка боларның тиңнәре юк,
Тамаша кылмаган бер көннәре юк.

Гүя «янсын бу дөнья» дип йөрүдә,
Бөтен күңел кәеф-сафа сөрүдә!

Ләкин әгәр Ватанга керсә дошман,
Бу кызларда уяныр куркусыз җан.

Сугышсалар, арысланны ярырлар,
Яган-филнең тешен суырып алырлар.

Әгәр оҗмахта хурлар булса мәшһүр,
Бу ил оҗмах икән — ул фетнәләр хур.

Мөһинбану ирек куйган боларга,
Күңеле киң һәм ул бик бай динарга*.

Аранда бер аты бар — алны бирмәс,
Җилеп китсә, аңарга җил иярмәс.

Сабак ала очар кошлар да аннан,

Суда — үрдәк, курыкмый ул туфаннан.

Болытларга менеп җилдәй чабадыр,
Кояш аннан үзе артта каладыр.

Тояклары тимер таш-тау ишәрлек,
Җиде дәрьяңны бер күл тик кичәрлек.

Гомер кебек, яшеннәр тизлегендә
Чабар, ычкындырылса тезгененнән.

Исеме Шәбдиз атның, төсе төн тик,
Бу тулпарны сөя Ширин дә бик, бик!

Ширин кебек чибәрне күргәнем юк,
Вә Шәбдизгә тиң аттан хәбәрем юк!»

Бетергәчтен Шавур сүзне матурлап,
Егет Хөсрәүнең янды дәрте дөрләп.

Гыйшык яшьнәп, шаһ углы калды утта —
Шулай итте рәсемгә мәшһүр оста.

Хыялдан шаһ әзерләде мәһәр дә,
Ширинне, дип, алып булса әгәр дә.

Тәмам чиргә сабышты ул бу эштән,
Юрап әллә ниләр беркөнге төштән.

Кара көеп, йокы китте күзеннән,
Гыйшык дәртен ку алмады күңелдән.

Шавурдан үтенеп, көндез дә, кич тә,
Кабатлатты сүзен, туктамый һич тә.

Ничә көннәр йөреп бер дәрт эчендә,
Гыйшыклыктан егет салды төсен дә.

Шулай бер көн бөтен эштән кичеп ваз,
Кереп бүлмәсенә утырды бераз.

Чакырттырды Шавурны һәм тагын да
Сораштырды гүзәл Ширин хакында.

«Мин аурумын,— диде,— һәм син табиб бул,
Миңа ярдәм кулын суз, им табып бир!

Бу эштә син үзең бит коткы салдың,
Кабыздың ут, утын сүндер бу җанның.

Сүзеңне кыскарак тот һәм җәһәт бул,
Куһистанга бүгеннән үк сәфәр кыл.

Үзеңне шул мәҗүсиләргә охшат,
Ширинне тап ничек тә, безне кыл шат!

Күңелен күр, серен сөйләт, кылын тарт,
Ошыймы ул пәригә бездәй ир-зат!

Балавыз булса бай мәһәр хакында
Ишеткәч, тизләтә күр никахын да.

Тимер булса әгәр җаны — хәбәр бир,
Чүкемә туң тимерне — көч әрәмдер». Изучаем языки:
  • Крымскотатарский
  • Турецкий
  • Удмуртский




  • cделать стартовой | добавить в избранное




    Статистика ¤ Обмен ссылками ¤ Использование ¤ Лаборатория
    © Фонд развития татарского языка и культуры «Татарнамэ»


         /_foot.php"; ?>

    Ещё в рубрике «Библиотека»