Tatar.com.ru

Обновлено:

Котб. Хосров и Ширин — часть 2

Котб. Хосров и Ширин

Котб. Хосров и Ширин — часть 2
Материал 2007 года

С тех пор правила могли измениться. Актуальный порядок — в разделе вопрос-ответ.

Котб. Хосров и Ширин

ИКЕНЧЕ БАБ


ХӨСРӘҮ ВӘ ШИРИН ХИКӘЯТЕНЕҢ ӘҮВӘЛЕ
ХӨСРӘҮНЕҢ ТӘРБИЯСЕ

Болай хәбәр килә остаз агадан

(Камил булган һәр эштә ул — аңа дан!):

Нәүширван шаһ үлгәч — ае тотылгач,
һомай сөеклесе Һормузга кунгач1,

Ата тәхтен биләп ул тугрылыкта,
Гаделлектә дан алды бар халыкта.

Тотар иде атасының юлын, чын,
Ышанычлы кануннарын, йоласын.

һәм аннан соң, чалып Тәңрегә корбан,
Теләде ул таза, матур бер углан.

һәм Аллага җитеп ихлас келәүләр*,
Угыл туды — гүзәл, сафлыкта гәүһәр.

1 Ягъни Һомай — бәхет кошы — Һормузның башына кунып, кем шаһ
булырга тиешлеген күрсәткәч.


Нәкъ Алланың бүләкләр диңгезеннән
Бер әнҗе-шәм кебек, нурдан төзелгән.

Аның бәхте — Ватанның бәхте бергә,
Йөзендә шаһлыгы балкыр гомергә.

Җитезлектә бу, дип, нәкъ хөсрәви зат*,
Атасы куйды «Пәрвиз1» дип кушамат.

Нәфислеге камил булгач җисемдә,
Бирә Хөсрәү дигән изге исем дә.

Яңаклары кояштай — күз багалмас,
Йөзен күргәннең күңлен кайгы алмас.

Атасына китергәндә күрергә,
Йөреттеләр тиң итеп исле гөлгә.

Җофар* тәне ефәкләргә төрелде,
Якут-алмаздан артык яшерелде.

Бишегеннән төшеп, сипте җиһанга
Сөенеч орлыгын ул барча җанга.

Яше берлә һушын арттырды Алла,
Белем һәм аң, фәһемләү артты анда.

Бише тулгач, ачылды киң бу дөнья —
Күп әйберне төшенде ул уенда.

Ниһаять, шаһзадәгә булгач алты,
Күреп, күп нәрсәләрдән гыйбрәт алды.

Җидедә бу малай — чибәр вә төз буй —
Сибеп йөрде чәчәк-гөлләргә хушбуй.

Матурлыкта бөтен җирдә алып дан:
«Йосыфтыр бу!»— диде һәркем, калып таң.

Атасы куйды остаз бу шаянга,
Югалмасын диеп вакты заяга.

1 Пәрвиз — очучы, очкыр.

Гомер узып тагын да беркадәрле,
Сәләтенчә булып Хөсрәү һөнәрле.

Гаҗәп остарды фән-гыйлем сүзендә:
Камил энҗе фикерләр диңгезендә.

Матур сүзгә өйрәтүче үзе дә
Оялып, әйтмәде аңар сүзен дә.

Белемнәр күп, фикерләр нечкә кылдан,
Сүзендә кыл ярыр, күңлендә илһам.

Тугыз яшьләрдә туйды һәр уеннан,
Баһадирлык килә иде кулыннан.

Уны тулгач, кылыч, кын такты билгә,
Ничә дошман башын очыртты җиргә.

Чишәр иде ук атып кыл төенен,
Кылыч орып турайтты тау бөгелен.

Төзәп атса угын дошманга, һич тә
Чыдар калкан юк иде шундый көчкә.

Унар җәяне бергә тарткан ир дә
Тоталмады моның җәясен иңдә.

Кәмәнтеннән* котылмас иде дошман,
Ничә кяферне үткәрде кылычтан.

Яшен кебек иде күкрәп томылса,
Тишелер булды таш, сөңге томырса.

Тәмам ундүрткә җиткәнендә Хөсрәү,
Гыйлем кунды аңарга мисле Сәмрәү.

Күрә белде яшерелгән гыйлемне,
Ни яхшы, ни яман — бар да беленде.

Бар иде бер Бөек Мобед, атаклы,
Олуг биккә* намуслы, күңле якты,

Аңар мәгълүм иде ялган да, чын да,
Белеп һәрбер хәзинә ачкычын да,

Кыдырган җир йөзен, төрлечә гизгән,
Кук аның язмышын үзендә төзгән.

— Бул остазым!— диде Хөсрәү шуңар, нәкъ
Шуның каршына барды ул җәяүләп1.

Иелде һәм итәгенә тотынды,
Гыйлем күленә гәүһәр эзли чумды.

Алыл тәгълим-белем, яктыртты күңлен,
Сабак газабына киң тотты күңлен.

Вә күп фәндә шаһ углы булды өлгер,
Ачык булды аңар бар күктәге сер.

Гаять күп җыйды хикмәтне гомердә,
Беренчел әрдән булды ул гыйлемдә.

Гафиллектән уяулыкка юл алды,
Шул ирлеге белән ул шаһ булалды.

Таралса гаскәре һәм китсә рәте,
Гыйлем бирде, киңәш, акыл өйрәтте.

Шулай бик яшьли күрде эш юнен хуш:
Ул уздырмас иде һичбер көнен буш.

Аны сөйде анасы җаннан артык,
Җаныннан һәм дә дөньясыннан артык.

Озын гомер теләп шаһ бу угылга,
Кисәтте, чик куйды зыян-золымга.

Чыгарды илгә: күр авыл-шәһәрне!
Берәү рәнҗетсә, тиде шаһ каһәре.

— Кеше күп йөрмәсен аның янында,
Вә терлек сөрмәсен тарлауларында.

Берәү бакса, кыеп, углы йөзен бер
Җикерде шаһ, чәчеп усал сүзен гел:

1 Остаз янына шаһзадәләр дә җәяү барырга тиеш булган.

— Оятсызлар, нигә шулай багасыз.
Җәзалыйм, кем тидерсә балага күз!

Югыйсә шаһ иде гадел, тыйнак зат.
Фәкыйрь һәм бай белән йөрде уйнап нәрд.

Халыкны һәр тарафтан ул күтәрде,
Залимнар камчысын илдән китәрде.

ҺОРМУЗ ХӨСРӘҮГӘ ҖӘЗА БИРГӘНЕ

Шулай бермәл бу Хөсрәү ауга чыкты,
Афәткә каршы саклыкны онытты.

Кыдырганда ау аулап киң даланы,
Кинәт ул күрде читтә бер саланы:

Тирә-юне матур чәчәкле-гөлле,
— Төшик,— диде, — ачыйк шунда күңелне.

Менә көн җайдагы да төште җиргә,
Кара һинд явы килде, тезде җәргә*.

Сары чәчле руми гаскәр чигенде,
Аларны кысты һиндләр, басты, җиңде...

Булып һинд гаскәре барчасы бердәм,
Ачып күк тирмәсен, тиз узды түрдән.

Кара һиндләр галәмне яулап алды,
Кояш җиз калканын диңгезгә салды.

Ә шаһзадә биләп бер өй салада,
Бизәп, мәҗлес ясады шул арада.

Утырдашлар тирәдә, бар да яшьләр,
Таң атканчы күтәрелде кадәхләр.

Тәне шатлык табып асыл шәрабтан,
Җаны да шаһзадәнең тапты бер тәм.

Кяр иткәч ул шәраб, аңын югалтты,
Чәчәктән ал йөзе канын югалтты.

Эчелде ал шәраб һич туктамыйча.
Кубызчы чалды чәң* төн йокламыйча.

Утыргач таңга чаклы ошбу хәлдә,
Кинәт купты тавыш иртәнге мәлдә.

Имеш, шаһзадәгә хезмәтче углан
Җимеш чәлгән, кереп авыл багыннан.

Туды көн — бар җиһанга нур агылды,
Караңгыдан бөтен галәм арынды.

Качып карга, гүя, тутый кошыннан,
Кояш чыкты тутыйның каурыйсыннан.

Алынгач төн карасы һәммә күздән,
Хәбәрдар булды дөнья ошбу сүздән:

Имеш, Хөсрәү әдәпне ташлаган, ди,
Атасыннан курыкмый башлаган, ди.

Телен тыймас кешеләр аз дисезме?
Алар җиткерде шаһка ошбу сүзне.

Шаһ: «Ул кайда,— диде, — мин аңламыйм һич?»
Һәм әйттеләр: «Кичә шунда калып, кич

Аты йөргән шул авыл тарлавында,
Һәм урлашкан, ди, ул кеше багында.

Куган дәрвишне ул шунда өненнән,
Хатын-кыз йөгереп чыккан өеннән».

Моны кылса әгәр углыннан үзгә,
Кисәр иде башын шаһ, катмый сүз дә.

Гөнаһлылар, укып тәүбә күңелдән,
Китәрләр иде күптән качып илдән.

Бу юлы кушты шаһ: «Кайрап булатны,
Бер оруда кылычлагыз ул атны.

Ни табыш тапса да углым авында,
Бирегез йорт хуҗасына барын да».

Кисәргә кушты чәңченең учын ул:
Кирәкмәгәнгә чәң чалган өчен — шул.

Ә баш угры — үз углына җәза — гүр! -
Кирәк ятка, кирәк үзгә хөкем бер.

Кая мондый гаделлекләр бу көндә!
Үз углын тапшырамы шаһ хөкемгә?

Гөнаһсызның бүген канын түгәрләр,
Котылыр бар гөнаһлы хәйләкәрләр.

Яраламачы, Котб, үз-үзеңне,
Сүзеңне дәвам ит, бозма күңелне!

ХӨСРӘҮ АТАСЫ ЯНЫНА

ИЛ ОЛУГЛАРЫН
ҮЗЕН ЯКЛАРГА АЛЫП КИЛГӘНЕ

Бу хурлыкны күреп Хөсрәү, уеннан
Фикер йөртте: «Уймак чыкты уеннан!

Яман кылдым,— диде,— барча бу эшне
Башын тотты,— хәзер нишләү тиешле?»

Бу сагышта утыргач бер сәгатьләп:
«Болай яхшы түгел»,— диде. Ниятләп,

Олугларны җыеп, әйтте елап сүз:
«Озатыгыз мине шаһка. Терәк — сез.

Гаҗәп түгел, әгәр шаһ итсә шәфкать,
Үтенсәгез, усаллык кылмас ул, шәт!»

Кәфен киде, кылычын тотты кулда,
Халык күргәч моны аһ итте шунда.

Олуглар барсы бергә алгы сафта,
Әсир тик шаһзадәбез барды артта.

Җитеп тәхеткә, чүкте — көч киселде,
Зарый кылды җинаятьче шикелле:

«И шаһым, ярлыка, зинһар, кичер син,
Олуг бул син кечегә, иң кечең — мин.

Йосыфны син бүрегә инде бирмә,
Гөнаһым зур, ләкин син зур, ди, күрмә!

Языгымны хөкем ит чын күңелдән,
Синең үпкәң түгел миңа җиңелдән.

Авызымнан килә әле сөт исе,
Канымны түкмә син минем су төсле.

Гаеп булса кылычта һәм дә миндә,
Үзең үтер — бетәр үпкәң күңелдә.

Ни кайгың булса да, йөкләт, күтәрт. Тик
Үкенүем кирәксә — ул җитәрлек».

Бу сүздән соң, тагын туфракта аунап,
Башын салды аяк астында аһлап.

Моны барча халык кызганды шунда:
Җыелганнар бары Хөсрәү ягында.

Иреште шаһка бу зар, җитте күккә,
Халыкта аһ, елашлар китте күпкә.

Нәзакәтле булып үскән бер углан,
Пошаманга төшеп, җиргә егылган.

Әгәр бәхет насыйп булса балага,
Тырышыр ул ата күңлен табарга.

Атасына никадәр кылса хезмәт,

Үз углыннан да күргәй шундый хөрмәт.

Атасына угыл кылса явызлык,
Үз углы күрсәтер аңар шуны ук.

Күрә Кормуз — ниләр кылмыш бу углан,
Бу кадәрле эше оста корылган.

Калып таңнар фикер һәм оста сүзгә,
Йөзен сөрде таныш һәм якты йөзгә.

Яшен сөртте, диде: «Яргы* тәмам!» тик
Ант иттерде: «Болай һич эшләмәм!»— дип.

Канәгатьлектә углы биргән антка,
Лаек булды шаһ «изге» дигән атка.

Гаделлек бар икән шаһта — беленде,
Түгел тик тыштан — ул эчтән гыйлемле. Изучаем языки:
  • Крымскотатарский
  • Турецкий
  • Удмуртский




  • cделать стартовой | добавить в избранное




    Статистика ¤ Обмен ссылками ¤ Использование ¤ Лаборатория
    © Фонд развития татарского языка и культуры «Татарнамэ»


         _foot.php"; ?>

    Ещё в рубрике «Библиотека»