Обновлено:
Татарские исторические легенды
Татарские исторические легенды
Материал 2007 года
С тех пор правила могли измениться. Актуальный порядок — в разделе вопрос-ответ.
Татарские исторические легенды
Тарихи риваятьләрБОЛГАР КАЛАСЫНЫҢ КОРЫЛУЫ ТУРЫНДА
Нух* пәйгамбәрнең өч улы булган. Аның бер улы Яфәс атлы икән. Яфәснең Газый*, Төрек*, Алып* исемле өч улы булган. Яфәснең уллары берсеннән-берсе матур, зифа буйлы батыр егетләр булып үскәннәр.
Берничаклы вакыт үткәч, боларның арасына шайтан катышкан — болар үзара бозылышканнар. Газый белән Төрек — ике агай-эне — бер-берсенә каршы сугыш ачканнар. Сугышта Газыйны Төрек җиңгән дә, моннан соң инде ике агай-эне бергә тора алмаганнар. Төрек, сугышта җиңүче булса да, үзенең кардәше белән мондаен бозылышудан соң, бергә торудан читкә китүне артыграк күргән. Шуннан соң ул, үзенең башка якыннары белән бергә, бу урыннан икенче ерак җиргә күчеп киткән.
Ул шул китеше белән, ерак салкын якның зур бер суы янына барып чыгып, шунда урнашкан, ди. Бу суның — елганың — ул чагында аты булмаган, шулай да бу елга ул илдә үзенең зурлыгы, балыгының күплеге белән дан тоткан бер су булган.
Төрекнең янында икенче кардәше Алып та булган. Алар шул су янында бергә тора башлаганнар.
Алып бик батыр кеше булган. Ул, чынлап тотынса, кечерәк тауларны да аудара икән, сыңар кулы белән ат-сыерлар-ны күтәрә ала икән.
Болар күчеп килеп утырган җирнең урыны сазламык һәм кап-кара урман булган. Шуның өчен йөргән чакта Алыпның чабатасына, яңгырлы вакытта юеш балчык сыланып, корыда тузан тулып, аңа йөрергә уңайсызлый икән. Шуңа күрә Алып әледән-әле утырып, чабатасына ияргән балчыкларны кагып йөргән. Менә шуннан юл буйларында, тигез җир өсләренә түмгәкләр, кечерәк таулар хасил булган икән. Биктимер* авылыннан Матак* авылына барган чакта Олы күл буендагы түгәрәк кечкенә таулар шул Алыпның чабатасын кагуыннан хасил булган таулар икән, ди.
Менә шушы Алып батыр беркөнне cуга, сунарга чыккан. Ул чакта урманнар бик калын һәм/очсыз-кырыйсыз зур булганга, ауда озак йөри торгач, юл сабкан — адашкан, агасы
47
Төрек янына кайта алмаган. Алып, урман эчендә күп йөри торгач, бер су янына барып чыккан. Ул су буенда аның белән бер телдә сөйләшә торган, ләкин Алыпка ят булган кешеләр тора икән. Тел бер булгач, Алып белән бу кешеләр үзара аңлашканнар. Шуннан соң Алып, үзенең кардәше Төрек янына кайта алмагач, бу кешеләр белән бергә яши башлаган. Алар белән тәмам үзләшеп киткән. Ул инде шул кешеләрнең арасыннан үзенә бер кыз сайлап өйләнгән дә.
Алып батырның ике ир баласы туган. Ул бу балаларга ничек дип тә ат куша алмаган.
Бу чакларда тормыш җәйләүдә, киез өйдә икән.
Менә бер көн һава алмашып киткән. Көн болытлаган, һава салкынайган. Алыпның киез өй эчендә бишектә ята торган балаларыннан берсе өйнең салкынлыгыннан бик нык еларга керешкән. Бу бала елаганда һаман кулларын болгый-болгый елый икән. Алып, баланың елаганын күреп, аны юатырга тырышкан, бишеген тирбәткән, бишек тирбәткәндә җырлый торган җырлар җырлаган. Шулай да бу бала елаудан туктамаган, һаман кулын болгый-болгый елаган. Бу бала озак елагач, Алыпның күңеленә бер исәп төшкән. Бу бала тикмәгә болай еламаска кирәк, бу инде артык озакка китте, аның болай елавында нәрсә булса да бер хикмәт бардыр дип, Алып уйланырга керешкән. Күп уйлый торгач, Алыпның күңеленә: бу баланың елавы аңарга ат кушылмаганнан булырга кирәк, ат кушсаң, бәлки, ул елавыннан туктар*, дигән фикер килгән. Ул шуннан соң бу балага ат кушарга булган. Алып үзенең хатыны белән киңәшкән дә, бала елаган чагында кул-' ларын болгап елаганлыктан, аңа Болгар* дигән ат кушкан.
Балаларының Болгар атлы булуы Алыпка һәм хатынына бик ошаган. Алар икенче балаларын да бер ат белән ата-макчы булганнар. Болар ирле-хатынлы икәүләп бу турыда уйлашканнар, сөйләшкәннәр. Байтак вакыт уздырганнар. Актыгында икенче балаларына Бортас кушмакчы булганнар. Шулай итеп, боларның икенче балалары Бортас* булган.
Алыпның бу балалары үзе шикелле батыр булып үскәннәр. Алар да шул җирдә аталары белән бергә гомер иткәннәр. Бу балалар, зураеп үсеп җиткәч, икесе ике урында кала корып яши башлаганнар.
Болгар корган кала, «Болгар» исеме белән дан тотып, ничә йөз еллар атаклы күп ханнар яшәгән кала булып киткән. Менә инде шул Болгар хәзерге Идел буенда хәрабәсе генә калган Болгар шәһәре икән, ди.
Бортас корган кала да, бара-бара зураеп, Бортас* шәһәре исеме белән дан тоткан, ди. Бу ике калада яшәгән кешеләрнең балалары күбәеп, күп еллар үткәч, бер токымнан ике төрле халык: берсе — болгар, берсе — бортас* барлыкка килгән. Боларның һәр икесенең башта телләре бертөсле булган. Әмма күп еллар үтә-үтә, телләре дә бераз үзгәреп киткән.
БЕЛЕМЛЕ КЕШЕ
«Болгар» сүзенең мәгънәсе — белемле кеше. Эш шунда ки, безгә Бохарадан мөселман сәүдәгәрләреннән берәү килгән, ә ул тыйб (медицина) гыйлемен, шәригать законнарын яхшы белгән кеше булган. Шул чакта патша да, аның хатыны да бик каты авырып китәләр. Аларны гамәлдә йөргән барлык дарулар белән дәвалап караганнар. Әмма авырулары көчәя генә барган, алар «үлеп китмә-гәек» дип курка башлаганнар. Шул чакта теге мөселман әйткән:
— Әгәр дә мин сезне дәваласам, минем динне кабул итәрсезме? — дигән.
Икесе дә:
— Әйе,— дигәннәр.
Ул боларны дәвалаган, патша белән хатыны терелгәннәр һәм ислам кабул иткәннәр*. Шулай ук алар иленең халкы да ислам динен тота башлаган. Шуннан боларга зур гаскәр белән Хазар* патшасы килеп сугыш ачкан:
— Нигә минем әмеремнән башка бу динне кабул иттегез? — дигән.
Шул чакта теге мөселман әйткән:
— Курыкмагыз, «Аллаһе әкбәр» дип кычкырыгыз,— дигән.
Һәм алар: «Аллаһе әкбәр! Аллаһе әкбәр! Аллаһе әкбәр!» — дип кычкырып, Хазар патшасы белән сугышканнар һәм аның гаскәрен качып китәргә мәҗбүр иткәннәр.
Бу хәлдән соң Хазар патшасы алар белән солых төзегән, диннәрен кабул иткән һәм әйткән:
— Сугышчыларымны һәлак итеп, мине качарга мәҗбүр иткән күк атлы, алып гәүдәле ирләр күрдем,— дигән.
Дин әһеле ал арга:
— Бу ирләр — Аллаһе Тәгалә гаскәре, — дигән. Белемле кеше аларда «беләр» дип атала, шуның өчен бу
илне «Беләр» дигәннәр. Шуны, гарәп теле аһәңенә яраклаштырып, «Болгар» дип йөртә башлаганнар.
ДӘФГЫЙ ҺӘМ АНЫҢ СЕҢЛЕСЕ
Биш йөз егерменче* елда мин Болгарда гъад халкы токымыннан булган тере кеше күрдем. Аның биеклеге җиде терсәктән артык иде. Аны Дәфгый дип атап йөртәләр. Култык астына кечкенә баланы кыстырган кеше шикелле, ул атны үзенең култык астына кыстыра торган иде. Һәм болай булган: бу өлкәдә сугыш чыккан вакытларда, кулына таяк тоткан шикелле, ул үсеп утырган имән агачын йолкып алып кына сугышкан; әгәр дә аның белән филгә сукса, ул, һичшиксез, аны үтерер иде.
Ул бик ихтирамлы иде. Минем белән очрашкан вакытта, ул миңа сәлам бирә һәм хөрмәт итә иде. Ә мин аның белән исәнләшкән вакытта, минем башым аның тик түбәнге кабыргаларына кадәр генә җитә иде.
Шундый ук зурлыкта аның сеңлесе бар иде. Ул да Болгар шәһәрендә яшәде. Бервакытны ул ирен үзенең күкрәгенә кыскан һәм аның кабыргаларын сындырган да, ире шунда ук үлгән, дип сөйләделәр.
АЙДАРХАН ЬӘМ СӘХАБӘЛӘР
Болгар шәһәре элек бик зур булган, зур-зур кибетләр буеннан-буена тезелеп киткән. Аның башында Айдархан дигән гайрәтле патша торган.
Айдарханның егерме яшькә җиткән Туйбикә атлы кызы бар икән. Ул авырый икән.
Мөхәммәд пәйгамбәр өч сәхабәне (якын көрәштәшләрен) янына чакырып алган. Ал арның берсе — Зөбәер бине Тәлка*, икенчесе — Зөбәер бине Җәдга*, өченчесе — Габдрахман*. Шуларга таяк биргән, чалмасын салып биргән, кара савыты биргән:
— Менә Шәһре Болгар йортына юнәлегез, урамнарында йөрегез, без табибларбыз диегез,— дигән.
Болар Болгар йортына килеп җитәләр, урамда йөри башлыйлар.
Айдарханның вәзире дә урамда йөри икән. Ул сәхабәләрне күрә дә яннарына килә. Сорый ал ардан:
— Сез кемнәр, каян килдегез?
— Без менә Мәккә-Мәдинәдән* килдек.
— Нәрсә, сату итәргәме?
— Юк, без сатучылар түгел, без табиблар,— диләр болар. Тегеләрне калдырып, вәзир патша янына китә. Айдарханнан сөенче ала бу:
— Безнең шәһәргә өч сәхабә килгән, дәва итеп йөрибез, дип әйтәләр,— ди.
Айдар патша әйтә:
— Алып кайт үзләрен,— ди.
Вәзир сәхабәләрне алып кайта сарайга. Айдархан патша сорый болардан:
— Сез каян килдегез? — дип.
— Без Мәккә-Мәдинәдән им итү, дәва итү өчен килдек,— диләр алар.
— Менә минем егерме яшьлек кызым бар, авырый, ше-шеп-шешеп чыккан.
— Дәва бар,— диләр сәхабәләр,— хәзер каен себеркесе кирәк булыр.
— Ә-ә, каен себеркесе бездә күп,— ди патша.
— Юк,— диләр алар,— безнең таяктан үскән себерке кирәк.
Бер урынга таяк кадап куялар.
Габдрахман сәхабә намаз укып тора, таяк утырткан җирдән су чыга, күз алдында каен себеркесе үсә.
Айдархан патша бу эшкә хәйран кала.
Себеркене бирәләр патшага.
Менә кызны мунчага алып киләләр. Аны җәймә белән кәнизәкләре күтәреп керә. Туйбикәне чабындыралар, юындыралар.
Туйбикә үзе киенә.
— Мин,— ди,— үзем генә чыгам,— ди. Аякка баса, тәмам терелә бу.
Кыз әнисенең бүлмәсенә керә. Әнисе бик аптырый, Айдархан патша янына кереп китә, кызның терелүе турында хәбәр
бирә.
Хәзер Айдархан сәхабәләргә әйтә:
— Кызымны бирәм берегезгә,— ди. Кызны Коръәнхафиз* Тәлкага бирергә була. Сәхабәләр Мөхәммәд пәйгамбәргә хат язалар. «Ал»,— ди
пәйгамбәр җавабында. Кызына да, атасына да:
— Иманга килегез,— диләр.
— Бөтен шәһәрне иманга китерәм,— ди патша. Ул бөтен шәһәрне мөселман итә.
Туйбикә белән сәхабә Тәлка егерме биш ел бергә торалар.
Ә теге тылсымлы таяк утырткан җирдән чыккан коены халык изге кое итеп саный, Туйбикә коесы дип йөртә. Аның суы бик чиста, бик тәмле була. Хәзер ул кое юк инде.
ТУЙБИКӘ МӘДРӘСӘСЕ
Шәһре Болгарда бик галим бер абыстай яшәгән. Аның исеме Туйбикә булган. Ул бик данлыклы хатын икән. Шәһре Болгарның олысы-кечесе Туйбикә абыстайны беләләр, һәрбер эшләрендә аңар, «ана» дип, киңәш итәләр икән. Туйбикә абыстайны Шәһре Болгар ханы да олылый икән.
Туйбикә дип бу абыстай шуның өчен аталган, ди: ул туйларда була торган үпкә-сапкаларны, бозылышу, аерылышуларны бетерә, кыз белән егет арасын килештерә икән, һәркемне үгет-нәсыйхәт белән димли, дуслаштыра икән. Туй
бит бер дә үпкәсез булмый, диләр, менә бу Туйбикә абыстай шул үпкәләрне бетерә икән.
Туйбикә абыстай үзе хан нәселеннән булган, ди. Шәһре Болгарда аның бик зур кызлар мәдрәсәсе булган икән. Анда төрле илләрдән бик күп кызлар, килеп, зур галим булып чыкканчы укый торган булганнар, ди.
Ул мәдрәсәне «Алтмыш алты абыстай мәдрәсәсе» дип йөрткәннәр, ди. Аны «Алтмыш алты абыстай мәдрәсәсе» дип шуның өчен атаганнар, ди: бу укып йөрүче абыстайлар изге абыстайлар булганнар икән. Алар үзләре Биләр* шәһәреннән Шәһре Болгарга барып сабак укыйлар икән.
Бу алтмыш алты абыстай иртә намазның сөннәтен* — Биләр шәһәрендә, ә фарызын* Шәһре Болгарда укыйлар икән. Болар сәхабәләрнең шәкертләре булганнар, ди. Болар-ның кулларында тимер таяклар булган, ди. Биләрдән Шәһре Болгарга сабак укып йөри-йөри, аларның кулларындагы тимер таяклары ашалып, кыскарып беткән икән. Болар Биләрдән Янбактыга*, аннан Ширбәтлеге*, аннан Шәһре Болгарга баралар икән.
Туйбикә абыстайның әмере белән, бу алтмыш алты абыстай, алтмыш алты якка таралып, күп халыкны хак юлга күндергәннәр, ди.
БАРАҖ НӘСЕЛЕ
Аксак Тимер* Хаҗи Тархан (Әстерхан) шәһәренә килде. Орышып-тукышып, Хаҗи Тарханны алды. Анда биш-алты ел торды. Аннан соң янә Болгар шәһәренә килергә әзерләнде, күп-күп катаргылар (көймәләр) белән Болгар шәһәрен алырга... менде. Чирүенең (гаскәренең) санын-хисабын Аллаһы-дан гайре кем исә белмәс иде... Ул дәвердә Болгар шәһәрендә ханнары Габдулла хан дигән иде. Габдулла ханга иреште: Аксак Тимер киләдер, дип. Шул заман Габдулла хан ләшкәр (гаскәр) җыйдырды, зур чирү хәзер кылып каршы йөрде. Ахыр бер-берегә юлыгышып, каты орыш кылдылар. Аксак Тимернең орышына түзмәделәр, сындылар... Үлгәне үлде, калганнар шәһәргә кереп бикләнделәр. Аксак Тимер килеп, Шәһре Болгарны җиде ел камап торды. Тарих җиде йөз елда иде* Шәһре Болгарны алдылар, хәрап кылдылар. Йөз дә егерме дүрт олуг бикләр бар иде, аларның тәмамысын кырдылар. Һәркайсының тезелгән энҗе кебек хатыннарын Аксак Тимер әсир кылды. Ул бикләр эчендә дүрт олуглары бар иде, асыл шаһзадәләр иделәр. Берсе — Икбали бик, берсе — Кол Гали бик, янә берсе — Хаши бик, янә берсе Миркаши бик диерләр иде, тәмамыны һәлак кылдылар. Күп-күп халыклар һәлак булдылар. Габдулла ханны да үтерде, әмма Габдулла ханның ике углы бар иде, берсе — Алтын бик, икенчесенең аты Гыйлем бик дигән иде. Яудан, кыргыннан качып калган кешеләр Алтын бикне урман төбенә илтеп яшерделәр. Бере — җиде яшендә, бере тугыз яшендә иделәр. Ал арны яхшы асрар иделәр. Аннан соң Аксак Тимер, Шәһре Болгарны харап кылганнан соң, Бүләр (Биләр) шәһәренә килде. Чирүе белән, Бүләр шәһәренең каршысына килеп, урын казып яттылар, орыш-тукыш кылмадылар. Ул вакытта Бүләр шәһәренең ханы Самат хан дигән иде... Халкы Бараҗ атлы иде. Бараҗ халкының әүвәл замандагы борынгы төп йорты ошбу Зәй* тамагында булыр иде. Алыплар заманы иде. Бер Бараҗ дигән аждаһа елан килде. Ул шәһәрнең халкына көч зыян кыла башлады. Чыгып аждаһа белән сугыштылар, җиңә алмадылар. Ахыры үзләре шәһәрне ташлап качтылар. Болгар шәһәре якынына барып, Бүләр суының өстенә йорт салдылар. Ул шәһәрләрен Бүләр дип атадылар. Ул сәбәптән халыкны Бараҗ халкы диеп иделәр. Ораннары* Бараҗ иде. Анда Самат хан әйтте:
— Аһ, әй Бараҗ халкым, борын олуг бабаларыбыз, Бараҗ зыяныннан качып, ошбу җиргә килгәннәр иде. Инде Бараҗ-дан көчлерәк Аксак Тимер килде, шәһәребез каршысына төште, ни кылырбыз? — диде.
Анда ул Бараҗ халкы әйттеләр:
— Әй ханым, ирек сезләрнеңдер, безләр һәр ни дисәк, ирегебез юктыр,— диделәр.— Әмма боерсагыз, Аксак Тимер ләшкәре белән һәм орышырбыз, үтерербез, йә үзебез үләрбез,— диделәр.
Анда Самат хан әйтте:
— Инде минем каршымда бер кешем бардыр, аннан сорыйм, ул ни боерыр, аның сүзеннән чыкмамын,— диде. Ул вәли (изге) кешене алдырып сорадылар, тәкый әйттеләр:
— Әй безнең олугыбыз, инде безләр ошбу өстебезгә килгән Аксак Тимер белән орыш кылыйкмы?
Анда ул вәли әйтте:
— Хуш, карыйк,— дип. Бер манараның башына менде, тәкый Аксак Тимернең чирүенә бакты. Карады исә, күрде кем, Хозыр* галәйһессәлам Аксак Тимернең чирүендәдер. Ул, манарадан төшеп, Самат ханның каршына килде: тәкый әйтте:
— Орышырга рөхсәт юктыр, Хәзрәт Хуҗа Хозыр галәйһессәлам аның чирүендә бергәдер. Тәңре Тәгаләнең тәкъдиренә муен сонмак кирәктер, капкаларны ачтыр,— диде ирсә, ул Самат ханның Бараҗ халкы йыглаштылар, тәкый әйттеләр:
— Ни кылмак кирәк, Хак сөбханә вә Тәгаләнең хөкеменә муен сонмак кирәк,— диеп, тәмам шәһәрнең капугларын ачтылар. Ирек салдылар, орышмадылар. Аннан соң хәзрәте Аксак Тимер чирүе белән шәһәргә иңделәр, халыкны кырдылар. Әмма анда Аксак Тимер, кич булды исә, үзе шымчы булып, турысын орып, хал аек ларның эченә кереп, сынап йөрер иде.
— Әй халаеклар, егетләр, бу белеклек, бу кыргын безләргә кемнән булды? — диеп сорар иде.
Анда утырганнар әйтер булсалар:
— Безне Аксак Тимер бөлдерде, аның шомлыгыннан бөлдек,— дигән кешеләрне иртәгесен тәмам ыруы-тамыры белән һәлак кылыр иде. Нәркем исә, гөнаһны үзеннән белеп, әйтер булса иде «белеклек үз шомлыгыбыздан» диеп, аны үтермәде, таламады, аны җибәрделәр. Шулай кичләрдән бер кичә Аксак Тимер, үзе шымчы булып, Бараҗ халкының арасына иңде. Тәкый әйтте:
— Әй Бараҗ халкы, бу бәла сезләргә кайдан килде? Анда алар әйттеләр:
— Кемнән идеген белмисеңме? Комсыз Аксак Тимер килде, безне кырды, бөлдерде,— диделәр. Анда ул кичәнең эчендә бер олы бикнең гакыллы тол калган хатыны бар иде, ул әйтте:
— Әй егетләр, бу белеклекләрне үз гөнаһыбызның шомлыгыннан беләйек. Ул Аксак Тимер ни кылыр иде? Тәңренең тәкъдиредер,— диде. Ул хатынның ире Җәдәш дигән иде, ул хәзрәте Аксак Тимер килмәс борын үлгән иде. Ул Җәдәш бикнең ике углы бар иде, берсе — Инсан вә берсе Ихсан дигән иде. Ул кичнең иртәгесен Аксак Тимер бу хатынны угланнары белән үз кашына алдырды. Болар ни эшкә алдыр-дыгын белмичә, безләрне үтерер, диеп йыглашып килделәр.
Аксак Тимер ул хатынга әйтте:
— Син, гөнаһыбызны үзебездән белербез, һәр эш үзебезнең шомлыгыбыздин, диеп әйтерсең. Инде бу көннән соң сине тәмам углың-кызың, кардәшләрең белән ярлыкадым. Һәр кайда сөйсәң, шул тарафка киткәнсез,— диде. Үзе һәм тәмам чирүгә хәбәр салды:
— Бу кешегә тимәгез, малын таламагыз, һич нәрсәсенә зыян китермәгез,— диде.— Үзенә белеклекне, гөнаһны үзеннән күргәне өчен тәмам углы, кызы, кардәшләре белән ярлыкап җибәрдем.
Аннан соң ул ике бик, бере — Инсан вә бере — Ихсан, икәү-се киңәш итеп, күчмәгә ният кылдылар. Инсан бик әйтте:
— Әй анам, мин ошбу олуг өйнең эч ягына, тау җиренә барырмын, анда йорт тотармын. Аның өчен кем, ул җир һәр җирдән саклангандыр,— диде.
Анасы һәм аның сүзен яратып кабул кылды. Әмма энесе Инсан бик ул тарафка барырга өнәмәде.
— Иске бабаларым йортына барырмын, шунда йорт тотармын,— диде.
Инсан бик әйтте:
— Мин ул җиргә бармамдыр,— диеп аерылды, тау тарафына китте. Анасы һәм аның белән китте. Анда барып, Гәбенә* дигән суның буенда яши башлады.
ЯНМЫЙ ТОРГАН КЫЗ
Үзенең дошманы — Туктамышның* артыннан килгәндә, Тамерлан (Аксак Тимер) Ука елгасының урта агымы буйларына килеп җитә һәм монда аның армиясен, бөтенләй тар-мар итеп, Иделгә кадәр куып китә.
Шөһрәтле Болгар шәһәрен Тамерлан утка тота һәм кешеләрен кылычтан үткәрә. Җиңүчеләр дәрәҗәгә дә, картлыкка яки яшьлеккә дә карамыйча, мондагы кешеләрне һич тә кызганмыйлар, бөтенесен дә диярлек юк итәләр, калган хатын-кызлар һәм балалар әсирлеккә алына.
Болгарларда ул вакытта патшалык иткән Габдулла хан, үзенең шәһәрне саклап кала алмавын аңлагач, семьясы һәм кайбер якыннары белән, шәһәрнең иң нык таш пулатларыннан исәпләнгән хөкем палатасына* кереп бикләнә. Шәһәргә кергәч, җиңүчеләр бу бинаны бүрәнәләр һәм янучы матдәләр белән әйләндереп алалар да яндыралар. Габдулла хан һәм аның белән бергә бинага бикләнгәннәр, ханның кызыннан башкалары, барысы да һәлак булалар.
Болгарлар ханның бу кызын, үзенең акыллылыгы һәм яхшылыгы өчен, изге дип атаганнар, гадәттән тыш матурлыгы өчен аңа «хур кызы» дигән исем биргәннәр.
Тәңре бу гадел кызны газаплап үтерергә ирек бирмәгән.
Хөкем палатасы янганнан соң, җиңүчеләр аның эченә керсәләр, хан кызының болгарларда изге кеше дип йөртелгән Хисаметдин исемле мулланың ак киеме итәгендә янмыйча утырып калганлыгын күрәләр.
Үлгән ханның матур һәм акыллы бу кызын, аның кече энесе белән, Тамерлан үзенең пайтәхете булган Сәмәркандка алып китә...
Канлы һәлакәттән Габдулла ханның бу кызы гына исән калмый: кызның ике туганы Галимбик һәм Алтынбик тә исән калалар... Габдулла ханның якыннары аның бу улларын Кама елгасының аръягына урлап качалар, сугыш беткәнгә кадәр алар шунда, артык куркыныч булмаган җирдә, качып торырга тиеш булалар. Ләкин, сугышлар тынса да, бу ханзадәләргә үзләренең туган шәһәрләренә әйләнеп кайтырга туры килмәгән. Биредә аларның аталарының токымы бөтенләй өзелә.
Качып котылган патша уллары бу чорга кадәр инде яшәп килгән Казанга килеп урнашалар. Шулай ук Казанга тар-мар ителгән Болгардан һәм аның тирәләреннән шактый күп кешеләр күчеп киләләр.
МӘРҖӘН КАЛАСЫ ҺӘМ УНИКЕ КЫЗ ХИКӘЯТЕ
Яңа Үзи авылы янындагы кырда, урман эчендә Хуҗалар тавы дигән тау бар. Шул тауда борынгы заманнарда Мәрҗән исемле болгар шәһәре булган. Мәрҗән шәһәрендә Тырышмал Хуҗа хөкем сөргән.
Тырышмал Хуҗаның берсеннән-берсе сылу, берсеннән-берсе акыллы унике кызы булган. Хуҗа ал арны, яшьләре җиткәч, Бүләр шәһәренә Рабига остабикә мәдрәсәсенә укырга җибәргән. Алар арасында Мәрҗән иленең батыры Иштирәк баһадирның сөйгәне Нәркәс сылу да бар икән.
Рабига остабикә мәдрәсәсе Бүләрдәге Хуҗалар тавы итәгендә бик зур чишмә буена урнашкан була. Рабига көн саен Шәһре Болгардан Бүләргә җир асты юлы буенча 66 шәкертен ияртеп укытырга килгән.
Бервакыт Болгар илен яу баскан. Ул Бүләргә кадәр килеп җиткән һәм шәһәрне камап алган. Бүләрне якларга Кызыл -таудан*, Кызлардан*, Нократтан* һәм башка шәһәрләрдән батырлар килгән. Иштирәк баһадир да үзенең иптәшләре белән дошманга каршы чыккан. Сугыш бик каты булган, бик күп батырлар башларын салган. Иштирәк баһадир белән өч батыр, сугыша-сугыша, Хуҗалар тавына менгәннәр. Батырлар тау башында туган илләре өчен тамчы каннары калганчы көрәшергә ант эчкәннәр һәм, дошманнар өстенә ыргылып, тигезсез сугышта шәһит булганнар. Аларны тау башында җирләгәннәр. Тырышмал Хуҗаның кызлары, Бүләр өчен сугыш барганда, яу артыннан каргап торганнар, шуның белән баскынчыларның көчләрен какшатканнар. Моны күреп ачулары чыккан илбасарлар кызларны куа башлаганнар. Нәркәс сылу, мәдрәсәдә алган гыйлеме белән, куа килүчеләргә каршы ау корган. Үзе курка икән, бу ауга киекләр генә эләкмәсә ярар иде дип, һәм, җиргә ятып тыңлап, туганнарыннан сорый икән:
Корып куйдым ау ишкән, Шаулап килә, яу микән?
Кызлар куркышын: «Яу, яу!!!»— дигәннәр. Шуннан унике кыз Мәрҗәнгә таба йөгерек атларын куганнар. Ә яу алар артыннан калмаган, урман, алмагачлар эчендә утырган гүзәл Мәрҗәнгә хәтле җиткән һәм шәһәрне көл иткән.
Ә Тырышмал Хуҗаны, аның унике кызын, тотып алып, Хуҗалар тавы кырына китергәннәр. Монда алар дошман кушуы буенча, яланаяк килеш көне-төне туфрак ташып, яңа бер тау өйгәннәр. Дошманнар, биек тау өелеп беткәч, Хуҗаны һәм аның кызларын шул тау башына тереләй җиргә күммәкче булганнар. Шулчак кызлар унике йолдыз булып күккә күтәрелгәннәр, ә Тырышмал Хуҗа, таудан сикереп, елга суына әйләнеп, агып киткән. Халык, хәзер дә шул елга башланган чишмәне изге санап, аңа табына, ә кызлар өйгән тауны «Кыз тавы» дип атый.
ИСКЕ КАЗАН КАЛАСЫНЫҢ КОРЫЛУЫ
Аксак Тимер Болгар шәһәрен харап итеп, аның халкын аскан, кискән, үтергән чакта, Болгар иленең ханы Габдулла ханны да үтергән икән.
Габдулла хан Аксак Тимер тарафыннан үтерелгәч, аның ике сабый баласы - шаһзадәләр һәм хатыны ханбикә калган. Болгар шәһәренең олылары, ханның нәселе киселмәсен өчен, ханбикә вә шаһзадәләрне ничек тә Аксак Тимер золымыннан саклап алып калырга тырышканнар.
Шуның өчен Болгар шәһәренең олылары, гәрчә үзләре Аксак Тимер тарафыннан үтерелеп бетереләчәк булсалар да, зур тырышлык белән, бик тиз арада ханбикә вә ханзадәләрне, Болгар шәһәреннән чыгарып, Бүләр шәһәренә озатканнар.
Аксак Тимер үзенең сансыз күп явы белән Болгар шәһәрен ватып, җимереп, соңыннан яндырып, үзен җир белән тигез иткән. Ул шул ук чакта Суар, Кызлар, Юкәтау* һәм башка болгар шәһәрләрен дә яндырып, кешеләрен үтереп йөргән. Моннан соң Аксак Тимер ул заманның иң күп халыклы, атаклы һәм дәүләтле шәһәрләреннән булган Бүләр шәһәренә үзенең чирүе белән яу булган.
Аксак Тимернең кызык кына бер гадәте бар икән: әгәр дә үтерелергә мәхкүм кешеләр үтерелер алдыннан Аксак Тимер тарафыннан «ни өчен үтереләсез?» дип сораганда, «үз гөнаһ шомлыгыбыз сәбәбе белән үтереләбез, безнең башыбызга гөнаһыбыз җитте, Битимер хәзрәтне Хода безгә гыйбрәт өчен җибәрде, ул туры юлны күрсәтүче» дигән сүзләрне сөйләсә, ул кешене үтерми, гафу итеп, күп акча, бүләкләр биреп җибәрә икән.
Аксакның менә бу гадәтен, Болгар вә башка шәһәрләр харап ителгәндә, халык аңламаган икән. Шуның өчен алар Аксак ерткычка кан хәмере булганнар. Әмма Бүләр шәһәренең халыклары Аксакның бу холкын төшенгәннәр икән. Шуның өчен Бүләр шәһәрендәге асыл затлар, хан үтерелгәч, Болгардан качып килгән ханбикә вә аның балалары — ханзадәләрне сәламәт саклап калу өчен бер чара күрергә булганнар. Алар бу турыда үзара уйлашканның соңында, Аксак Тимернең югарыда сөйләгән холкыннан файдаланырга уйлаганнар. Бу турыда ханбикәгә дә белдергәннәр. Ханбикә бик гайрәтле, батыр, сүзгә оста, мәһабәт вә гүзәл хатын булган. Шуның өчен аның белән гади кешеләр генә түгел, ул чакның аксөяк вә асыл затлары да киңәшеп эш итәләр икән. Аның биргән киңәшләре, сөйләгән сүзләре, әйткән ишарәләре — барысы да дөрес булып чыга икән. Үзен һәм балаларын саклап калу турында ханбикә бер дә аптырамаган: бар авырлык вә читенлекләрен үз өстенә алган да эшкә керешкән. Ул Аксак Тимернең Бүләр шәһәренең тирә-юнендә булган бөтен авыл вә шәһәрләрне яндырып, кешеләрен үтереп, Бүләргә якынайганын көтеп торган. Аксак Тимернең Бүләр өстенә яу булуы, халык өчен үләт чиреннән яман бер куркыныч булган.
Ханбикә бер дә аптырамый, каушамый гына үзенең Ал-тынбик һәм Галимбик исемле ике улын алып, Аксак Тимергә каршы чыккан. Ханбикә, Аксак Тимернең янына барып, оста сүзләр белән йомшак иттереп, үзенең үтенечен сөйләгән. Ул болай дигән: «Падишаһларның падишаһы, олы ханым-солтаным хәзрәти Битимер! Менә мин ике улым — ханзадәләрне алып, синең хозурыңа мәрхәмәтеңне өмет итеп килдем. Мин гөнаһлы Габдулла ханның хатыны, бу балалалар — аның ике улы. Мәрхәмәт итеп, бу ике балага аталарының рухына Коръән укырлык бер җирдә урнашып, үзебезнең Болгар йортында безгә торырга рөхсәт итсәгез иде. Сез күп яшәгез, бөтен җиһанның дәүләте, көч вә кодрәте сезгә булсын. Сез безнең йортыбыздагы гасыйларны* бетерер өчен Тәңре тарафыннан җибәрелгән бер күндерүче, без барыбыз да сезнең гөнаһлы бәндәләрегез, үтенеч бездән, әман сездән».
Ханбикәнең бу сүзләре Аксак Тимернең хушына килгән. Ул, ханбикә вә аның балаларына әман биреп, аларга Болгар йортының теләгән урыннарына кала корып торырга рөхсәт иткән. Ханбикәнең үтенүе буенча, башка берничә аксөяк вә асыл затларны да гафу итеп, ханбикә белән бергә кала корып яшәргә рөхсәт иткән.
Болар, барысы бергә җыелып, Бүләр шәһәреннән төньякка таба китеп, бер кечкенә инеш буенда кала корып яши башлаганнар. Менә болар корган кала — Иске Казан* каласы булган икән.
Бу калада ханбикәнең зур улы Алтынбик беренче хан булган. Алтынбик Иске Казан каласында мәсҗедләр, мәдрәсәләр эшләткән, зур-зур бакчалар ясаткан, читтән бик күп укымышлы кешеләр чакырткан, балалар укытыр өчен мәктәпләр салдырган. Укымышлы кешеләргә хәзинәдән акчалар бирдергән. Алтынбик, Иске Казан каласында илле елдан артык ханлык итеп, йөзгә якын яшәп вафат булган.
Алтынбик атасы ханлык иткән атаклы Болгар шәһәренең җимерелүе өчен бик кайгыра икән. Ул Болгар дәүләте атасы чагындагы шикелле зур бер дәүләт булуы өчен дә тырышкан. Әмма халкы үтерелеп беткәнгә күрә, яңадан аякка бастыра алмаган.
Шулай да Алтынбик Болгар шәһәрендә янмый калган Хәлиф Җәмигы шәрифне* һәм олы мәдрәсәне, төзәттереп, имам, мөдәррисләр чакырып, яңадан тергезгән.
Менә шушы Алтынбик — Иске Казан каласының беренче ханы һәм Иске Казан каласын коручы кеше икән.
Алтынбиктән соң Иске Казан каласында кардәше Галимбик хан булган. Бу кеше утыз елдан артык ханлык иткән, күп яхшы эшләр эшләгән, йөзгә якын яшәп* Болгарга, атасына зиярәткә барган* чагында вафат булган.
Болгар ханы Габдулланың балалары Иске Казан шәһәрендә барлыгы йөз дә дүрт ел гомер сөргәннәр*. Соңыннан Иске Казан каласының урыныннан күчеп, Казан суының тамагында яңа кала корганнар. Бу кала инде Яңа Казан каласы урыны була. Бу Яңа Казан каласында йөз илле сигез ел ханлык иткәннәр.
ШӘКӘР НИГӘ КАЗАН ДИП АТАЛГАН
Казан бикләреннән берәүнең бер хезмәтчесе булган. Ул су алыр өчен бакыр казан белән елгага килгән. Елганың кырые текә ярлы, су алыр өчен уңайсыз икән. Ул, шундый уңайсыз җирдән су алам дип азапланганда, кулындагы бакыр казанын су төбенә төшереп җибәргән.
Менә шуннан соң бу елга «Казан» дип аталган икән. Казан елгасы буена корылган шәһәр дә, шул ук исем белән — «Казан*» дип аталган, ди.
СИХЕРЧЕ КЫЗ
•
Иске Казан бик текә тауда урнашкан булган, шуңа күрә Казансу елгасына төшү бик авыр икән. Ниндидер патша заманында бер кыз, елгадан су алып менгәндә, арып, тауның уртасында туктаган да шәһәргә начар урын сайлаган өчен патша галиҗәнапләренә ачу белдергән. Шушы вакытта гади кеше киеменнән йөрергә чыккан патша бу гүзәлнең зарын ишеткән дә чыннан да шәһәрнең урыны, бигрәк тә суга йөрү өчен, җайсыз икәнен әйткән. «Әйбәт урын кайда бар соң?» — дип тә сораган. Шуннан кыз Казанның хәзерге урынын әйткән.
— Син күрсәткән урын чыннан да шәп,— дигән патша,— әмма анда куркыныч еланнар оялаган.
— Алар, әфәндем, шәһәр төзүгә комачаулый алмый. Мин сихри көчкә ия. Әгәр әмер бирсәң, аларны кырып бетерә алам. Ә син урманны кисәргә һәм шәһәр корырга куш.
Патша кызның киңәшен тыңлаган һәм аңа еланнарны бетерергә кушкан. Кыз, хәзерге Казан урынына барып, берничә урынга чокыр казыткан, салам, чыбык-чабык әзерләткән. Бөтенесе әзер булгач, ул берничә сихерле сүз әйткән. Еланнар, ояларыннан чыгып, аңа таба шуыша башлаганнар. Кыз аларның бөтенесен өяргә һәм чокырларга салырга кушкан да саламны яндырып җибәргән. Шулай итеп, барлык еланнар кырылып беткән. Тик берсе, унике башлы очар елан, коточкыч тавыш чыгарып, һавага күтәрелгән. Әмма ул да, ут көйдергән булганга, Казаннан унике чакрым җирдәге бер авыл янына егылып төшкән.
МИНЕМ ШӘҺӘРЕМ ЭТЛӘРГӘ ЭЛӘГЕР
Казансуның текә ярында урнашкан Иске Казанда ханның килене булган. Бер көнне ул елгага суга барган. Тулы чиләкләре белән тауга күтәрелгәндә, егылган да суын түккән. Ул шунда ачуланып әйткән: «Тапканнар шәһәр төзергә урынын». Бу турыда ханга җиткергәннәр. Хан киленен чакырып сораган: «Шәһәрне кайда төзергә соң? Әйт миңа!» Моңа килене җавап биргән: «Балыкчыларны ятьмә белән Казансу буйлап җибәр. Шәһәрне алтын балык эләккән җирдә төзергә кирәк».
Хан балыкчыларны җибәргән. Алар бик озак бара торгач, ниһаять, бер алтын балык тотканнар. Ханга бу турыда әйткәннәр. Хан урынны карарга киткән. Хәзер Казан урнашкан урын элек начар булган, чокырлар, баткаклыклардан торган. Өйгә кайткач, килененә әйткән: «Мондый урында ничек шәһәр салырга соң?»
Килене яңадан балыкчыларны ятьмәләре белән җибәрергә кушкан. Хан җибәргән. Балыкчылар янә дә алтын балыкны шул ук урында тотканнар. Бу турыда ханга әйткәннәр. Хан әйткән: «Димәк, Ходай шулай язгандыр! Шәһәрне шунда төзи башларбыз».
Хәзер Кремль урнашкан җирдә еланнар мыжлап торган тирән чокыр булган. Хан килененә әйткән: «Анда еланнар бик күп. Аларны ничектер юк итәргә кирәк, югыйсә алар кешеләрне чагар. Нишләргә икән?» Килене әйткән: «Кышын чокырны салам белән күмәргә, ә язын, еланнар уянгач, саламны яндырырга кирәк. Еланнар янып бетәр». Хан шулай эшләгән дә. Язын саламны еланнары белән яндырганнар, ләкин барысын да түгел. Карт еланнар тирә-якка шуышканнар. Хан, аларны үтерергә дип, батырларын җибәргән. Баһадирлар бөтен еланнарны кырып бетергәннәр, иң карты гына исән калган. Ул үзенә ташланган батырны алтыга өзгәлән ташлаган да каядыр качкан. Бу урында Алты Кутар исемле авыл төзегәннәр.
Еланнарны кырып бетергәч, шәһәр төзи башлаганнар. Хан мәчет төзергә кушкан. Ул эшчеләргә әйткән: «Нигез салганда, сезнең яныгызга кем беренче булып килсә, җиргә шуны тереләй күмегез!»
Төзүчеләр янына хан малае килгән. Алар аны җиргә тереләй күмәргә батырчылык итмәгәннәр, аның урынына эт күмгәннәр. Бу турыда белгәч, хан: «Димәк, минем шәһәрем этләргә эләгер»,— дигән.
ЯҢА КАЗАН КАЛАСЫНЫҢ КОРЫЛУЫ
Элгәре чакларда Казан кешеләреннән берәүнең Елан тавы урманында умарталыгы бар икән. Җәйнең матур көннәрендә бу кеше үзенең бала-чагалары белән шул умарталыгына барып хозур кыла булган.
Умарталык, төз вә биек үскән матур наратлыкта булганга күрә, ул бик хозур, һәркемне кызыктырырлык икән. Анда җәй көне җиләк-җимеш тә бик күп булган.
Бу кешенең бер кызы да булган. Бу кыз, чибәрлектә дан тоткан атаклы матур кызлардан булып, буйга үсеп җиткән. Ул кызның чибәрлеген олысыннан кечесенә хәтле беләләр икән. Менә шушы кызны кияүгә биргәннәр.
Бу кыз, килен булып баргач, Казан елгасына су алырга төшкән. Яр буенда су алырлык нык басма, яхшы урын булмаган. Бу яшь килен, Казан елгасыннан суны бик азап белән алып, аның текә ярыннан бик мәшәкать белән күтәреп менгән.
Елгада басманың булмавы, су алуның читенлеге, ярның текәлеге яшь киленгә ошамаган. Ул зарланырга тотынган, шул турыда байтак сүзләр сөйләгән, шундый текә ярлы су буена кала корган кешегә дә ачуланган.
Яшь киленнең бу зарлануы, кала коручыны ачулануы шул чакта Иске Казанда хан булган Галимбиккә ишетелгән. Галимбик, яшь киленне үзенә чакыртып, кала коручыга ни өчен ачуланганлыгын сораган.
Яшь килен батыр һәм акыллы хатын булганга, Галим-биктән курыкмыйча, үзенең нәрсә сөйләгәнен әйтеп биргән. Ул түкми-чәчми:
— Мин, ханым-солтаным, сезне ачуланмадым. Мин берәүне дә атамыйча, каланың уңышсыз урынга корылганлыгын сөйләдем. Сезнең гомерегез озын булсын, дошманнарыгызга өстен булыгыз, сезгә сөйләсәм, минем сүзләремне сез дә яратырсыз. Әгәр дә йөкле хатыннар су белән шундый текә ярлардан менсәләр, ул бичараларның хәлләре ничек булыр, менә мин шул арны кызганып сөйләдем,— дигән.
Галимбиккә бу яшь киленнең акыллы сүзләре ошаган. Ул, аның сүзләрен барын да урынлы табып, каланың нинди урынга корылуы муафыйкъ булуы турында киңәш иткән.
Яшь килен кала корыр өчен атасының умарталыгы булган Елан тавы тирәсен мәгъкуль күргән. Анда атасының умарталыгы барлыгын да сөйләгән.
Галимбик, яшь киленнең сүзен ошатып, каланы Елан тавы тирәсенә күчерергә мөмкин икәнлеген сөйләсә дә, анда, еланнарның бик күп булганлыгыннан, халыкка торырга читен булачагын аңлаткан. Яшь килен моның чарасын күрсәткән.
Ул Галимбиккә, көз көне һавалар салкынаеп, еланнар җир астына кергәч, шул урынга бик күп салам, чыбык вә утыннар өйдереп, яз көне һавалар җылынып, еланнар җир астыннан чыгып салам тирәсенә җыелгач, шуңар ут төртергә кушкан.
Галимбиккә яшь киленнең бу киңәше бик ошаган, чөнки Галимбик шәһәрнең Иске- Казан урынында булуын үзе дә яратмый икән. Әмма аны күчерергә җаен гына таба алмый тора икән. Менә инде ул, яшь киленнән мондый киңәш ишеткәч, каланы күчерергә карар кылган.
Галимбик, Казан каласын иске урыныннан күчерер өчен, үзенең олыларыннан ике кеше белән улын һәм йөз чирүне (гаскәрине) яңа шәһәр урынын карарга җибәргән.
Бу кешеләр барып тикшереп йөргәннән соңында хәзерге кала урынын яратып кайтканнар. Ләкин бу урында да, Елан тавындагы шикелле, еланнар бик күп булып, анда торырга бик җайсыз булачак икән. Бу еланнарны бетерер өчен яшь килен киңәше буенча эш күргәннәр. Көзеннән ул урынга бик күп итеп салам, чыбык вә утын өеп калдырганнар. Кыш; үтеп, яз җитеп, көннәр җылына башлагач, еланнар, җир астыннан чыгып, шул салам астына җыелганнар. Коры гына һавалы, җилле бер көнне, яхшы атка атландырып, шул салам һәм чыбыклар өеменә ут төртергә бер батырны җибәргәннәр.
Батыр, ат өстендә барып, өелгән салам һәм чыбыкларга ут төрткән. Зур өем салам, чыбык һәм утыннар янып көл булган. Андагы еланнар да янганнар. Шулай да ике башлы зур бер елан, уттан качып котылып, сау калган.
Менә шушы аждаһа, әлеге ут төртүче батырның өстенә ташланып, аны үтермәкче булган. Батыр үзенең яхшы аты белән аждаһадан качкан. Әлеге ике башлы аждаһа да батырның артыннан бер дә калмыйча куып киткән. Батыр Казан каласы урыныннан илле чакрымнар җир киткәч, аты арганга күрә, бер чокыр янында аждаһа аны куып җиткән дә алты кисәккә бүлгәләп ташлаган. Батыр да тиз генә бирешмәгән икән: ул үзенең агулы сөңгесе белән аждаһага берничә тапкыр чәнчеп өлгергән. Аждаһа шул агулы җәрәхәтеннән үзе дә үлгән. Менә шушы чокыр, Чүриле дигән авылдан читтәрәк булып, әле дә Алты Кутар дип атала икән.
Менә шуннан соң кала корылачак урын еланнардан тәмам тазартылып беткән дә, шул урынга хәзерге Казан каласы корылган.
Ул чакларда кызык кына гадәтләр булган икән. Әгәр дә яңа кала корасы булсалар, бу яңа корылачак каланың хатирәсе өчен нинди булса да бер зур эш эшлиләр икән. Ул заманның гадәте буенча, бу каланы нигезләгәндә дә шундый бер эш эшләргә кирәк булган.
Галимбик үзенең улы белән ике олысы* арасында шобага салырга һәм, шобага кемгә чыкса, шул кешене яңа корылачак каланың хатирәсе өчен җиргә — нигезгә күмеп калдырырга кушкан.
Шобага Галимбикнең үз улына чыккан. Эш уңайсызланган, аны җиргә күмеп калдыру бик читен булган. Олылар моңар күнмәгәннәр һәм бер хәйлә эзләгәннәр. Эзли торгач, хәйләне тапканнар. Беренче нигезнең астына бер этне күмеп калдырганнар. Соңыннан Галимбик корылачак каланың хатирәсенә ни эш эшләнгәнлеген сорагач, булган хәлне сөйләп биргәннәр. Нигезгә этнең күмелүен ишеткәч, Галимбик уйга калган. Эт күмелүнең шомлыклы бер эш булуын хәтеренә китергән. Шуннан үзенең янындагы олыларына бу эшнең шомлыклы булуын әйткән.
Галимбик, шәһәрнең кайчан булса да этләр кулына калачагыннан бик куркып, үзенең зур галимнәрен җыйган һәм: «Моның киләчәге ни булыр икән?»— дип сораган. Галимнәр, Галимбикнең бу сөаленә төрлечә җавап бирсәләр дә, соңыннан зур бер галимнең фикеренә кушылып, этнең күмелеп калуы шомлыклы эш түгеллеген, бәлки дошманнарның тиздән көчсезләнүенә галәмәт булганлыгын, ә ханзадәнең сау калуы — бу нигездә бүленеп-бүленеп булса да патшалыкның киләсе буыннарда бик озак заманнарга хәтле сузылачагын күрсәтә торган изге бер билге икәнен сөйләгәннәр. Шуннан соң Галимбик Болгар шәһәрендәге Хәлифә мәчетен гыйбадәт кылырлык хәлгә китерәчәген нәзер итеп әйткән. Галимбикнең догасы сәбәбеннән Казан шәһәрендә мөселман яшәп килгән һәм кыямәткә кадәр яшәячәк, ди.
КАЗАН АЛЫНГАНЫ
Иске Казан ханлыгы вакытында вә һәм бу яңа Казанның корылуыннан соң барысы ике йөз илле еллап мөселман ханнары кулында Казан шәһәре бик төзек торды. Галимнәре вә мөдәррисләре вә һәм көтепханәләре күп иде вә Талибләре (шәкертләре) күп иде. Ханнарының дошманнары юк иде. Казан ханлыгы вакытында һичбер дошман килеп Казанга кул сузмады. Күп ханнар үттеләр. Соңыннан Ядгәр* хан дигән кеше хан булды. Ядгәр хан вафат булгач, ир баладан хан булырлык кеше берәү дә калмады. Мәгәр бер тугыз яшәр кызы калган иде, шул кызны атасы урынына хан итмәкче булдылар. Бу кыз ханлыкны кабул итмәде. Ирләр барында миңа — кыз кешегә ханлык ник кирәк, дип, үзен-үзе һәлак кылды. Ядгәр ханның вафатыннан соң, Казан мәмләкәтен вәзир-вөзәра идарә кылып торды. Бу форсаттан урыс ханнары Казанга күп һөҗүм кыла башладылар. Ядгәр ханның балаларыннан хан булырга сәләтле кеше булмагач, Ядгәр ханның нәселеннән Шәгали* хан дигән адәм, Ядгәр ханнан алда да берәр мәртәбә хан булып, урыс кулына әсир төшкән иде. Ул Шәгали ханны күп акча биреп йолып алдылар вә һәм яңадан ханлыкка утырттылар. Шәгали хан булганнан соң Казанда күп тынычсызлык вә фетнә була башлады. Шәгали хан мөселманнарга күп хыянәт кылды. Урыс ханнары белән дуслашып, алардан күп мал алып, мәмләкәтне карауга күп илтифат кылмады. Үз халкы вә һәм үзенең вәзир-вөзәрасы бар да үзенә дошман булдылар. «Хәзинәдәге дарыга су сиптерә»,— диделәр. Казан тирәсендә тоташ җиде ел сугыш булды.
Урыс ханының гаскәре Казанны җиде ел камап ятты. Бәгъзе кабер ташлары гуаһлык бирәдер: Казан алынмастан элеккерәк елларда Чуел*, Ядрин* өязләрендә күп сугышлар булган. Иван Василич*, Казанны алмак нияте белән бу тарафка күп гаскәр җибәреп, халыкны кырдырган. Шул заманда шәһит булган галимнәр яки башка олуг адәмнәр кабер ташы язып куйдырганнар. Җөмләдән берсе Чуел өязендә Шәгали дигән чуваш авылының зияратында бер таш бар. «Тукыз йөз кырык тукызда... Куҗай углы кяфер тукышындин шәһид...» дип язылган. Моның вакыты 1549 елларга туры киләдер. Моннан башка һәм шул рәвешчә язылган берничә таш бардыр. Гәрчә ни мөселман халкында, ни урыс халкында Казан вакыйгасы буенча язылган язулар булмаса да, халык арасында Казан алынгандагы вакыйгалар бу көнгәчә онытылганы юк. Әлбәттә, артык зур сугыш булгандыр. Һәр ике тарафның туплары атылып, җир йөзендә адәм каны елга кебек аккан. Казансу елгасы кан белән катышып аккандыр. Җылан тавыннан башлап Бишбалта урыннары вә гомумән Казанның төшлеккә таба тарафы һәммәсе, Бакалтай* аралары урыс гаскәре белән тулы булгандыр. Хәзер дә әзрәк беленәдер: Бакалтайга таба җирдә Яңа бистәдән Усиягә* таба сырланып барган җир күренәдер; урыс гаскәре үр казып яткан җир икән, дип әткәй сөйли торган иде. Урыс гаскәре тарафыннан һәм Казанны алырга чара таба алмыйча, хәйран булганнардыр. Ахры урыс патшасыннан әмер булып, Җылан тавы катында җир астыннан канау ясап, крепость астына дары куеп күтәрткәннәрдер. Наласа картының риваяте буенча, урыс гаскәре, берничә вакытлар казыгач, җир астыннан канаудан өскә таба казып чыгып караганнар, тагы ничә көндә крепостька җитәрбез, дип. Хәзер шул урында памят-ник* бардыр. Аннан, янә казып килеп, үзләренең чамалары белән крепость астына җиткәч, югары таба казып менгәннәр. Кала эчендәге халык авазы һәм ханнарның сөйләшкәннәре вә кала эчендәге мөселман гаскәренең гөжләп сөйләшкәннәре канау казучыларга ишетелгән, имеш. Шулай итеп, Казан каласын дары белән ваттырып, урыс гаскәре крепостька кергәндер. 1552 елда октябрь икенче көнендә... ханзадәләрне вә олугларны кайсын үтереп, кайсын әсир кылып һәлак итте. Галимнәрен үтертте. Мәдрәсәләрен яндырды, Коръән китабын җыеп яндырды, йортларын вәйран итте. Шәһәрлек сыйфаты бер дә калмады. Калган мөселманнар вә галимнәр, шәкертләр, һәркайсы ак кием киеп, Казаннан качтылар. Төрлесе төрле тарафка йөз тотты, ләкин тау ягына таба китәргә күп җирләрдә урыс гаскәре ятканлык җәһәтеннән мөмкин булмады. Күбесе Җиләкле тау аркылы Га-лич* тавы юлы тарафына киттеләр, (Җиләкле тау дигәне хәзер Ягодный ыслабада диерләр) вә кайберләре Арча юлы тарафына юнәлде. Шәгали дә Арча юлы белән чыгып китте.
Казаннан чыгып киткәндә, үзенең вәзир-вөзәрасына үпкәләп-җылап әйткән сүзләре ошбудыр:
Дус, дус дигәнем, Дус түгел икәнсез. Дус диебүк йөргәнем, Бар да дошман икәнсез. Әй балалар, балалар, Бездин елап калалар; Бездин калган малларны Кяферләр килеп алалар,—
дип җылап, үзенең кавем-кабиләсе белән бер җиргә барып, авыл ясап утырды. Шәгали авылы* диерләр, хәзер дә Кыш-кардан* ерак түгел бер авыл бардыр. Шәгали ханның кабере дә андадыр вә бәгъзеләре аннан китеп, Мәңгәр* янына күчеп утырганнардыр. Хәзер дә Мәңгәрнең бер кисәге «Шәгалиес-ки пучинка» дип аталадыр. Вә дәхи кайбер шәкертләре качып чыгып төрле җирдә, болыннарда, урманнарда тордылар. Иван Василич, Казанны алганнан соң, калган мөселманнарны Казаннан кудырды. Урыс халкыннан гайре кеше монда тормасын, дип әмер кылды. Казанда мөселманнар бик аз калды, һәммә йортларга урыс халкы килеп урнашты.
Ул заманнан калган нәсел хәзер Казанда бик аз. Бәлки берничә нәсел генә булсалар кирәк. Рәхмәтулла Әмирханов-ның* риваяте буенча, Казан алынган вакытта Казанда байлар, хуҗалар вә сәүдәгәрләр күп икән. Казанга урыс халкы күчеп килгәч, кайсы кая таркалып беткәннәр. Иван Василич, Казанны алып, калган мөселман татарлар белән солых булгач, әмер кылды: «Хуҗалар вә сәүдәгәрләр, миңа бәйгать биреп (буйсынып), үз йортларына кайтып утырсыннар»,— диде. Чыгып киткән мөселманнар әйттеләр: «Инде без күчеп чыктык, кире кайтмабыз»,— диделәр. Иван Василич әйтте: «Алайса коллары хуҗалары йортына керсеннәр»,— диде. Кайбер хуҗаларның малайлары, коллары, хуҗаларыннан баш тартып, әзер йорт безгә ярар дип, кире кайттылар вә һәм Казанда калган кайбер мөселманнар йортсыз, җирсезләре Кабан күленең көньяк тарафы ягына бер урам ясап утырдылар. Хәзер Шиһаб хәзрәтләр* вә Җиһаншалар* урамыдыр, вә һәм бу мәхәллә — Казанның иң иске мәхәлләседер. Вә янә берничә елдан соң кайбер фәкыйрь-фөкара вә ятим-йотама, җыелышып, Иван Василичтан үзләренә урын сорадылар. Иван Василич ал арга шәфкать итеп, «вон вам место» дип, Яңа бистә урынын күрсәтте. Яңа бистә урыны болынлык эчендә бер таусу җирдер. Әмма Аитов Мөхәммәтҗан* хәзрәтләренең атасыннан риваять кылган сүздән аңланадыр: «вон вам место» дип күрсәткәне — күлнең төшлеккә таба ягы, Захария урамнары Пләтәнгә чаклы һәммәсе бистәдер. Ягъни шул «место» дигән сүздән бозылып бистә дип аталгандыр...
Статистика ¤ Обмен ссылками ¤ Использование ¤ Лаборатория
© Фонд развития татарского языка и культуры «Татарнамэ»