←    35 дәрес

УТЫЗ АЛТЫНЧЫ ДӘРЕС

Алексей: Иртәгә безнең татар теле дәресе булачак. Безгә өй эше итеп бер текстны тәрҗемә итәргә биргәннәр иде.
Марина: Ләкин без икәү өй эшен эшли башлагач кыенлыклар килеп чыкты. Бу юлы омонимнар кыенлыклар тудырды.
Алексей: Татар телендә саф омонимнар күп түгел. Күбесе кайбер формалары белән генә омонимнар булып киләләр. Әйтик, мисал өчен: карама сүзлектә вяз дип бирелгән. Ә шул ук вакытта текстларда ул ешрак не смотри итеп тәрҗемә ителә.
Искәндәр: Андый мисаллар татар телендә күп шул. Ләкин фигыль формалары җөмләдә күренеп торалар. Алар, гадәттә, җөмләнең ахырында киләләр. Монда исем фигыль белән исемне аерырга кыенрак. Әйтик, агу – течение, течь һәм агу – яд. Боларын аеру өчен җөмләнең төгәл мәгънәсенә һәм контекстка таянырга кирәк.
Марина: Рәхмәт. Минем тагын бер соравым бар. Бу – фигыль формалары турында. Мәсәлән, укый, укыштыра һәм укыштыргалый формаларын мин аңлап бетермим.
Марат: Бу бик авыр түгел: укыштыра һәм укыштыргалый дип без сирә укый торган кеше турында әйтәбез. Менә мин газетларны укыштыргалыйм, ә Искәндәр укыштыра. Без икебез дә газетларны даими укып бармыйбыз, ләкин Искәндәр барыбер миңа карата аларны ешрак укый.
Искәндәр: Чөнкеи укыштыра дигән форма, сирәк булса да, кабатлана торган хәрәкәтне белдерә.
Марат: Мин сезгә бер гади киңәш бирәм: бөтенесен аңлап бетермәсәгез дә, татар газетларын караштыргалагыз.
Марина: Мин «Татарстан яшьләре» газетыннан кыска хәбәрләрне укыштыргалыйм, ләкин күбесен әлегә аңлап бетермим.
Искәндәр: Оригинал тектсларның төп мәгънәсенә төшенергә тырышырга кирәк. Мәскәү дә бит бер көндә генә салынмаган: укый торгач, татар теленең үзенчәлекләренә дә төшенерсез әле.

Марина «Татарстан яшьләре» газетыннан кыска хәбәрләрне укый. Күп сүзләрне аңласа да, аңа әлегә еш кына сүзлек белән эшләргә туры килә.
1) Казанда «Вариант» телекомпаниясе эшли башлады. Әлегә ул 16 сәгатьтән төнге 1 гә кадәр генә күрсәтә. 25 августтан иртәнге 7 дән алып төнге 2 гә кадәр эшләргә планнаштыра. Киләчәктә «Хөррият плюс» телеканалы эшли башлар дип көтелә.
2) Бүген Мәскәү янында урнашкан Жуковский аэропортындагы халыкара авиасалонда Татарстанда эшләнгән очкычларны да күрергә була. Делегацияне Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли.
3) Ижевскида бер бизнесмен шәһәр читендәге иске баракны ремонтлап бомжлар өчен шифаханә ачкан. Кырык кешегә исапләнгән бу шифаханә үзенчәлекле: ул үз-үзеңә хезмәт күрсәтүгә көйләнгән. Монда ял итәргә теләсәң, азык-төлек төшү-бушатудан алып, ашарга пешерүгә хәтле бөтен эшне үзең башкарасың.
4) «Башлык» акционерлык җәмгыяте Икенче бөтендөнья конгрессы делегатларына бүләккә ирләр өчен чигүле түбәтәйләр, хатын-кызлар өчен калфаклар әзерләп ята. Баш киемнәренә татар милли бизәкләре энҗе белән чигелә. Болардан тыш, милли гореф-гадәткә туры китереп, борынгы милли ефәк күлмәкләр тегелә, хатын-кызлар һәм ирләр өчен сумкалар әзерләнә.
5) Бүген республикабызда ике дистәдән артык студент төрле компанияләрнең, дәүләтнең исемле стипендияләрен алып тора. Киләсе уку елыннан Казан дәүләт техник университетының (элекке КАИ) двигательләр төзү факультеты студенты Алексей Максимовка да ай саен 100 шәр долларны АКШның «Дженерал электрик-авиация двигательләре» дигән фирмасы түли.


КҮНЕГҮЛӘР
1. Үрнәкләр буенча языгыз һәм тәрҗемә итегез:
а) Үрнәк: Марат семинарда әйбәт сөйләр өчен әзерләнергә тиеш.
Семинарда әйбәт сөйләр өчен Маратка әзерләнергә туры килә.
1) Хәбир, яхшы концерт бирер өчен, күп репетиция ясарга тиеш.
2) Марина, татар телен өйрәнер өчен, газетларны укып карарга тиеш.
3) Алексей, фигыль формаларын аңлар өчен, күп күнегүләр эшләргә тиеш.
4) Хуҗа Насретдин, байны алдар өчен, ике куян алырга тиеш.
5) Мин теш табибы янына барырга бөтен батырлыгымны җыярга тиеш.
6) Рамзия, авырмас өчен, күбрәк авылда яшәргә тиеш.
7) Көне буе үзеңне сизәр өчен, иртә белән физик күнегүләр ясарга кирәк.

б) Үрнәк: Әлфия «Ватаным Татарстан» газетасын сирәк укый.
Әлфия «Ватаным Татарстан» газетын укыштыргалый.
1) Марат иртә белән сирәк кенә физик күнегүләр ясый.
2) Рәмзия кышын авылына сирәк кайта.
3) Искәндәр кинога бик сирәк йөри.

2. Сорауларга җавап бирегез:
1) Көне буе үзеңне сәламәт сизәр өчен нишләргә кирәк?
2) Марина белән Алексейга татар телен өйрәнүдә кем булыша?
3) Сез татар телендә нинди омонимнар беләсез?
4) Омоформалар нигә татар телен өйрәнүчеләргә кыенлыклар тудыра?
5) Мәһабәт белән мәхәббәт сүзләренең мәгънәләрендә һәм кулланышларында аерма нинди?
6) Фигыль формаларын аңлар өчен нишләргә кирәк?
7) Укыштыргалый һәм укыштыра формалары арасында мәгънә аермалары бармы?
8) Аларны Марат ничек аңлата?
9) Сез үзегез оригинал татар текстларын укып караганыгыз бармы?
10) Омонимнарга сез тагын нинди мисаллар китерә аласыз?

3. Курсив белән язылган сүзләргә сораулар куегыз:
1) Марат газетларны укыштыра.
2) Шуңа күрә алар рәсемне стенага элеп куйганнар.
3) Әйе, безнең этебез бик акыллы.
4) Марина семинарда бик авыр сөйләде.
5) Аңа әйбәтрәк әзерләнәсе калган.
6) Искәндер иртә белән сәгать алтыда ук тора.
7) Лилия шигырьне ертмаган, чөнки ул укый белми.
8) Автор, куркып, атна буе тешен дәваламаган.
9) Белгән гөмбәләрне генә җыярга кирәк.
10) Көз көне Рәис абыйның хәлләре начарлана.
11) Хәбир гармунда әйбәт уйный.
12) Тел – кешеләрнең үзара аралашу чарасы.
13) Татар телендә җиде миллионга якын кеше сөйләшә.
14) 1000 ел элек татар халкының гарәп язуына нигезләнгән әлифбасы барлыкка килгән.
15) Мин омонимнарга тиен (белка) һәм тиен (копейка) мисалын китерә алам.

4. Тәрҗемә итегез, таныш булмаган сүзләрне сүзлектән карагыз:

Сүз турында сүз
Халыкларның үзара аралашу процессында бер телдән икенчесенә яңа сүзләр алына. Чит телдән кергән сүзләр үзгәртелеп тә, үзгәртелмичә дә кабул ителә. Кайбер очракларда аерым сүзләр, икенче тел аша үзгәреп, яңадан туган телләренә кире дә кайта. Шулай ук сүзләр бер телдән икенчесенә, икенчесеннән өченчесенә дә күчә. Татар телендәге тәлинкә сүзе әнә шундый. Савыт мәгънәсендә һәркемгә аңлаешлы тәлинкә сүзе татар теленә рус теленнән килеп кергән. Ул сүз рус телендә тарелка формасында йөри. Татар теленә ул, сингармонизм законына буйсындырып, нечкәртелеп алынган.
«Тарелка» чыгышы ягыннан рус теленең дә үз сүзе түгел. Ул рус теленә поляк теле аша герман телләреннән алынган булса кирәк. Әлбәттә, ул алман (немец) телендәге теллер (таллер), талер сүзеннән шактый үзгәртелгән.

5. Сорауларга җавап бирегез:
1) Бер телдән икенче телгә кергән сүзләр ничек атала?
2) Бер телдән икенче тел аша өченче телгә (мәсәлән, инглиз теленнән рус теле аша татар теленә) күчкән сүзләргә мисал китерә аласызмы?
3) Рус теле аша алман теленнән кергән сүзләргә нинди мисаллар бар?
4) Рус тьеле аша француз теленнән кергән сүзләрне беләсезме?
5) Ә итальян теленнән?
6) Татар теленә грек һәм латин телләреннән кергән фәнни терминнарны атый аласызмы?
7) Ә татар телендә гарәп һәм фарсы телләреннән кергән сүзләр күпме? Аларның нинди үзенчәлекләре бар?
8) Рус теленнән кергән һәм сингармонизм законына буйсынган сүзләргә мисаллар китерегез.
9) Рус теленнән революциядән соң кергән сүзләргә мисал китерегез. Алар сингармонизм законына буйсынгамы?
10) Ә татар теленнән рус теленә кергән сүзләргә мисаллар китерә аласызмы?


Основной курс: 37 дәрес.  →


←  Начало              наверх   ↑