←   34 дәрес

УТЫЗ БИШЕНЧЕ ДӘРЕС

Әлфия: Марат, син нигә моңсуланып торасың? Әллә ьагын ниндидер уй борчыймы?
Марат: Юк. Бүген мин абыем белән кычкырыштым. Ул миңа соңгы вакытта бик ачулана. «Син миңа өйдәге эшләргә аз булышасың», – ди. Әй, минем Илдар абыема ярап буламы соң?
Әлфия: Ә менә минем гаиләмдә бер генә бала. Минем абыйларым да, апаларым да юк.
Рәмзия: Без гаиләдә өч бала. Мин иң кечесе. Апаларым инде эшлиләр, алар икесе дә кияүгә чыктылар. Ә синең, Искәндәр, гаиләң зурмы?
Искәндәр: Минем гаиләм турында күп сөйләргә була. Без бит алты була. Мин – иң олысы. Минем тагын өч энем һәм ике сеңлем бар. Илһам белән Таһир – игезәкләр, алар бишенче сыйныфта укыйлар. Алардан да тавышлырак малайлар юктыр. Илһам белән Таһир гел сөйләшәләр, гел көлешәләр, гел сугышалар. Бер сеңлем – Асия исемле – җиденче сыйныфта укый, икенчесе – икенчедә. Ә энекәшем әле балалар бакчасына йөри. Айдарны һәр көнне балалар бакчасына Асия алып бара.




Уртаклык юнәлеше эшкә берничә үтәүче катнашуын белдерә, уртаклык юнәлеше «-ш, -еш, -ыш» кушымчалары ярдәмендә барлыкка килә.


Марат: Ә сез бер-берегез белән еш кычкырышасызмы?
Искәндәр: Бергә яшәгәндә, бөтенесе була инде. Ләкин күбрәк без бер-беребезгә булышабыз, дусларча яшибез.

Миңа/сиңа/аңа + фигыль -сы/-се калган
Мисал: Барасы калган – надо было сходить (жаль, что не сходил).
1. Алексей: Кичә «Чаллы» биш туп кертте…
Марат: Их, телевизордан да күрсәтмәделәр, үзем дә Чаллыга бармадым. Барасы калган икән.
2. Марина семинарда бик авыр сөйләде. Аңа әйбәтрәк әзерләнәсе калган.
3. Искәндәрнең икенче лекциядә үк ашыйсы килгән. Аңа иртә белән күбрәк ашыйсы калган.


Мәзәкләр



Шагыйрь хатынына:
– Син минем яңа язган шигыремне күрмәдеңме? Бәлки аны Лилиябез ерткандыр?
– Ничек Лилия синең шигыреңне ерсын?! Ул бит әле укый белми..




Марат: Искәндәр, мин болай уйлыйм, син үзеңнең җырларың белән бик күп акча эшли аласың.
Искәндәр: Син чыннан да шулай уйлыйсыңмы? Мин беркайчан да үземне шулай матур җырлыйм дип уйламаган идем.
Марат: Юк, сиңа акчаны җырлавыңнан туктатыр өчен түләрләр…




– Әти, мин үскәч, рәссам була аламы?
– Үзеңнән генә тора, улым: рәссам булыр өчен, күп нәрсә эшли белергә кирәк.
– Ә мин нәрсәләр эшли белергә тиеш соң?
– Беренчедән, ашамыйча яши алырга…




– Нигә алар бу рәсемне стенага элеп куйганнар икән? Бигрәк начар рәсем бит бу!
– Ә син каян беләсең? Бәлки, аның рәссамы яхшы кешедер?




Китап кибетендә:
– Бер нинди дә булса яхшы укыла торган китап бирегез әле миңа.
– Сезгә җиңелрәк китап кирәктер?
– Авырлыгы турында борчылмагыз: мин машинада…




Язучыдан сорыйлар:
– Быел чыккан әсәрләрдән иң әһәмиятлесе, иң яхшысы дип нинди ике әсәрне билгели аласыз?
– Кызганычка каршы, мин быел бер генә әсәремне чыгардым…




– Марат, син караган фильмның ахыры бәхетлеме?
– Әлбәттә, фильм бетүгә залдагы бөтен тамашачылар үзләрен бәхетле итеп сизделәр…




Бер кеше күршесенә:
– Сез кичә эт алгансыз икән.
– Әйе, шундый акыллы эт.
– Шулайдыр, ләкин безнең Фәридәбез кичә җырлый башлагач, сезнең этегез улый башлады.
– Гафу итегез, сезнең Фаридәгез үзе беренче башлады…




Бер күп сөйләшергә яратучы хатын ашына кәбестә салган да иренә әйткән:
– Кара әле, мин бер генә минутка күршегә кереп чыгыйм, ә син ашны карый тор. Ярты сәгать үткән саен бер болгатып алырсың, – дигән.


КҮНЕГҮЛӘР
1. Үрнәкләр буенча эшләгез:
а) Үрнәк: Марат Искәндәргә өй эшләрен эшләргә булыша.
Марат Искәндәргә өй эшләрен эшләшә. Марат помогает Искандеру сделать домашнее задание.
1) Илһам белән Таһир бергә көләләр.
2) Бай да, Хуҗа да бер-берсенә кычкыралар.
3) Хәбир һәм Әлфия рәсемне стенага эләләр.

б) Үрнәк: Марат футбол карый алмаган.
Маратка футбол карарга барасы калган. Марату надо было съездить посмотреть на футбол.
1) Искәндәр иртә белән ашый алмаган.
2) Быел язучы ике китап чыгара алмаган.
3) Искәндәр җырчы була алмаган.
4) Рәссам ашамыйча тора алмаган.
5) Берәү машинасыз китабын алып китә алмаган.

2. Сорауларга җавап бирегез:
1) Марат нигә моңсуланып тора?
2) Әлфиянең гаиләсендә балалардан кемнәр бар?
3) Рәмзиянең абыйлары бармы? Ә апалары?
4) Илдар абыйсы Маратка нигә ачулана?
5) Искәндәрнең гаиләсендә ничә бала бар?
6) Илһам белән Таһир, гадәттә, үзләрен ничек тоталар?
7) Нигә дүрт яшьлек Лилия шигырьне ерта алмаган?
8) Искәндләр үзенең җырлавы белән акча эшли аламы?
9) Рәссам булыр өчен беренчедән нәрсә эшли белергә кирәк?
10) Нигә кайберәүләр стеналарына шундый начар рәсемнәр эләләр?
11) Сез нинди китапларны укырга яратасыз: авыр яки җиңел язылганнармы?
12) Язучы иң әһәмиятле әсәр дип кемнекен саный?
13) Сез бәхетле тәмамланган киноларны яратасызмы?
14) Нигә күршеләрнең эте улый башлаган?
15) Хатын-кызның бер минуты гадәти вакытта ничә сәгать була дип уйлыйсыз?

3. Тәрҗемә итегез:
Васыять
Татар халык әкияте
Борын заманда булган икән бер карт. Аның булган, ди, өч улы. Үләр алдыннан карт олы улына әйткән:
– Син, улым, хәлеңнән килсә, авыл саен йорт сал, – дигән.
Шуннан соң уртанчы улына:
– Син, улым, гел тәмле әйбер генә ашап тор, – дигән.
Ә кечесенә:
– Син ешрак өйләнергә кара, – дигәню
Ярар. Карт үлгән. Әтиләре үлгәч, уллары: «Әти әйткән васыятьне ничек булса да үтәргә кирәк. Ничек үтәрбез икән?» – дип баш вата башлаганнар.
Олысы йорт салу турында уйлый, уртанчысы тәмле ризыклар эзләп чыгып китә, ә кечесе ешрак өйләнү турында хыяллана.
Көннәрдән бер көнне боларга бер карт килеп керә. Егетләрнең тормышлары белән кызыксына.
– Тормыш бик шәп түгел әле, бабай, – ди олы уллары. – Менә әти үлгән вакытта: «Авыл саен йорт сал», – дигән иде, әле әтинең васыятен үти алганым юк, – ди.
Уртанчысы әйтә:
– Миңа әти тәмле ризыклар гына ашап тор дип әйткән иде, – ди.
Иң кечеләре дә сүзгә катнашып әйтә:
– Әти миңа: «Ешрак өйләнергә кара, улым», – дип әйткән иде. Мин дә әти васыятен үтәргә тырышып карыйм да, барып чыкмый, – ди.
Карт боларның сүзләрен тыңлап-тыңлар тора да, болай ди:
– Әй, улларым, сез әтиегезнең васыятен ялгыш аңлагансыз икән, ди. Ул сезгә менә болай дип әйткән: «авыл саен йорт сал» диюе – «авыл саен дуслар тап, чөнки дөньяда дуслар белән яшәве җиңелрәк була» дип әйтүе булган; «тәмле ашлар гына ашап кына яшә» диюе – «эшләп ашасаң, кара икмәк тә бик тәмле булыр» дип әйтүе; аның «ешрак өйлән» дип әйтүе – «эш артыннан йөреп, хатыныңны сагыныбрак кайтсаң, көн дә өйләнгән кебек булыр» дип әйтүе ул, ди. Әтиегез сезне эшләп көн итәргә өндәгән, – ди.
Шулай дип әйтә дә карт чыгып китә. Шуннан соң болар әтиләренең васыятьләрен ул әйткәнчә үти башлыйлар.

4. Нокталар урыннарына сүзләр куегыз:
1) – Син, улым, … килсә, авыл саен йорт …, – дигән.
2) – Син, улым, гел … әйбер генә ашап тор, – дигән.
3) – Син ешрак … кара, – дигән карт.
4) Әти әйткән … ничек тә булса … кирәк.
5) «Ничек үтәрбез икән?» – дип … … башладылар.
6) Карт боларның сүзләрен …-… тора да болай ди.
7) – Әй, улларым, сез әтиегезнең васыятен … аңлагансыз икән.
8) «Авыл саен дуслар тап, чөнки … дуслар белән яшәве җиңелрәк була».
9) «Эшләп ашасаң, … … тә бик тәмле булыр».
10) «Эш артыннан йөреп, хатыныңны … кайтсаң, көн дә өйләнгән кебек булыр».

5. җөмләләр төзегез:
1) Булган, бер, карт, заманда, борын, икән.
2) Йорт, салу, уйлый, турында, олысы.
3) Чыгып, тәмле, китә, ризыклар, эзләп, уртанчысы.
4) Турында, хыяллана, өйләнү, ешрак, кечесе.
5) Тормышлары, егетләрнең, кызыксына, карт, белән.
6) Үтәгән, юк, әтинең, әле, васыятен.
7) Әтиегезнең, васыятен, аңлагансыз, ялгыш, икән, сез.
8) Кара, икмәк, булыр, эшләп, ашасаң, тә, бик, тәмле.
9) Дуслар, яшәве, белән, дөньяда, була, җиңелрәк.
10) Сезне, өндәгән, әтиегез, көн, итәргә, эшләп.

6. Әкиятнең эчтәлеген кыскача сөйләгез.



Основной курс: 36 дәрес.  →


←  Начало              наверх   ↑