←   33 дәрес

УТЫЗ ДҮРТЕНЧЕ ДӘРЕС


Татар теле
Тел – кешеләрнең үзара аралашу чарасы. Тел булмаса, кешеләр бер-берсен аңлый алмаслар иде. Тел шулай ук белем, тәҗрибә туплау, халыкның фән, мәдәният өлкәләрендәге тәҗрибәсен яңа буынга тапшыру чарасы. Кешеләр һәм буыннар аралашмаса, кешелек җәмгыяте барлыкка килә һәм үсә алмаган булыр иде.
Татар теле – Татарстанның дәүләт теле. Ул үзбәк, казакъ, төрек, башкорт, төрекмән һәм башка телләр белән төрки телләр гаиләпсенә керә. Татар телендә җиде миллион чамасы кеше сөйләшә. Татарча аңлаган һәм сөйләшкән кешеләр кайбер башка төрки телләрне аңлый ала.
Татар теле – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Мең ел элек ислам кабул итү белән татар халкының үзенең әлифбасы барлыкка килә. Ул гарәп язуына нигезләнә. Шул вакыттан бирле татар телендә йөз меңләгән китап, газет һәм журналлар чыккан. Беренче әдәби әсәр татар телендә 1212 нче елда язылган дип санала. Ә 1913 нче елда татар телендә егермегә якын журнал һәм шул ук чама газет чыгып бара.
Совет чорында татар теленең кулланышы тарайган. Ул сәяси-иҗтимагый өлкәдә бик аз кулланылган. 70-80 нче елларда татар телендә дүрт журнал һәм өч газет кенә чыккан, ә район үзәкләрендә һәм авылларда татар мәктәпләре ябылып барганнар.
Татарларның тарихы катлаулы. Тарихта «татар» дип күп халыкларны атап йөргәннәр. Мәсәлән, безнең эрага кадәр 4-3 нче йөзләрдә Бөек Кытай стенасы (дивары) татарлардан саклану өчен төзелгән. Ә унөченче йөздән башлап руслар үзләреннән көнчыгышта булган бөтен халыкларны «татары» дип атаганнар. Унтугызынчы гасырның уртасына кадәр руслар һәм европалылар барлык төркиләрне татар дип атыйлар. Шуңа күрә Казан яки Идел татарларын Кырым татарлары һәм Себер татарлары белән бутарга ярамый.
Татар теле 1928 нче елга кадәр гарәп алфавитына нигезләнә. 1928 нче елдан 1939 нчы елга хәтле татар теле латин алфавитына күчә. Ә инде 1939 нчы елда аны рус алфавитына күчерәләр.
Татар теле – татар мәдәниятенең нигезе. Татар әдәбияты бай. Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Һ. Такташ, М. җәлил, Г. Бәширов һәм башкалар татар әдәбиятының абруен югары күтәргәннәр. Аларның әсәрләре күп телләргә тәрҗемә ителгән.



Безне сүбъект кызыксындыра икән, без фигыльне төп юнәлештә кулланабыз: Төзүчеләр (субъект) йорт (объект) төзиләр.
Безне объект яки хәрәкәт күбрәк кызыксындырса, без фигыльне төшем юнәлешендә кулланабыз: Йорт (объект) инде өченче ел төзелә (хәрәкәт) (төзүчеләр (субъект) тарафыннан).
Хәрәкәт сүбъектның үзенә кайтса, без кайтым юнәлешен кулланабыз. Кайтым юнәлешен кулланабыз икән – субъект белән объект бер була (субъект = объект).


Искәндәр: Марат, син нигә шулай уйланып торасың?
Марат: Мин шуны уйлыйм әле: унтугызынчы гасырда яшәү яхшырак булган икән…
Искәндәр: Ә син нигә шулай дип уйлыйсың?
Марат: Үзең уйлар кара: хәзерге заманның ни кызыгы бар? Ә унтугызынчы гасырда, беренчедән, тавыш азрак булган. Безнең яныбызда купме техника тупланган бит. Радио, телевизор, телефон һәм бөтенесеннән тавыш чыга. Ә урамда зыр-зыр машиналар йөреп тора. Һава пычранып беткән, химия заводларының торбалары көне-төне күкне агулыйлар. Кеше күп, бөтенесе каядыр ашыга, автобусларда кысан…
Хәбир: Дөрес, ләкин, икенче яктан, унтугызынчы гасырда автобуслар да булмаган, самолетлар да очмаган. Бер авылдан икенчесенә эләгер өчен, көннәр буе җәяү яки атта барырга туры килгән.
Әлфия: Гафу ит, Марат, унтугызынчы гасырда күңелсез булган, дип уйлыйм. Кешеләр бер-берсе белән бик аз аралашканнар. Аралашу чараларыннан хат кына булган: телефон, телеграф егерменче гасырда гына киң кулланыш алган түгелме соң?..
Марат: Нәрсә әйтсәгез дә, мин унтугызынчы йөздә яшәр идем. Уйлап карагыз: тынычлык, саф һава, агуланмаган табигать, урманнарда җәнлек, елгаларда балык… Ә табигатьнең яшел бишегендә ятып йоклау үзе ни тора!
Хәбир: Ләкин йокыдан торгач, синең футбол карыйсың килер һәм аннары шул уен турында Алексей белән телефон аша сөйләшәсең килер?
Марат: Әйе шул, һәр заманның үз кимчелекләре бар…


КҮНЕГҮЛӘР
1. Нокталар урыннарына кирәкле сүзләр языгыз:
1) Тел – кешеләрнең үзара аралашу ….
2) Тел шулай ук белем, тәҗрибә …, халыкның …, мәдәният өлкәләрендәге тәҗрибәсен яңа … тапшыру чарасы.
3) Кешеләр һәм буыннар аралашмаса, кешелек … барлыкка килә һәм үсә алмаган булыр иде.
4) Татар теле – Татарстанның … теле.
5) Ул үзбәк, казакъ, төрек, башкорт, төрекмән һ.б. телләр белән … телләр … керә.
6) Татар теле – бик … һәм бай телләрнең берсе.
7) Совет чорында татар теленең … тарайган.
8) Ул …-… өлкәсендә бик аз кулланган.
9) Унтугызынчы йөзнең уртасына кадәр руслар һәм … барлык төрки … татар дип атыйлар.
10) Татар теле 1928 нче елга кадәр … алфавитына ….
11) Татар теле – татар … нигезе.
12) Аларның … бик күп телләргә … ителгән.
13) Үзең уйлап кара: хәзерге … ни … бар.
14) Радио, телевизор, телефон һәм бөтенесеннән … чыга.
15) Һава … беткән, химия заводларының торбалары көне-төне күкне ….

2. Үрнәк буенча языгыз:
Үрнәк: Төзүчеләр йорт төзиләр.
Йорт төзүчеләр тарафыннан төзелә.
Строители строят дом. Дом строится строителями.
1) Марат татар телен җиңел дип саный.
2) Рәсемне рәссам ясый.
3) Сатучы икмәк сата.
4) Хуҗа Насретдин хатны язмады.
5) Алейсей «Рубин – Спартак» уенын карый.
6) Табиб Маратның тешләрен дәвалый.
7) Көз көне кешеләр гөмбә җыялар.
8) Марина татарча инша яза.
9) Салкын көннәрдә Хәбир тәрәзәне яба.
10) 1939 нчы елда дәүләт чиновниклары татар язуын рус алфавитына күчерәләр.

3. Тәрҗемә итегез:
1) Сатучы кибеттә эшли. Ул икмәк, сөт, ак май сата. Андый кибет ашамлыклар кибете була. Ә күлмәкләр ашамлыклар кибетендә сатыламы? Юк, алар кием кибетләрендә сатыла.
2) Әлфия күлмәк сатып алмакчы була. Ул кунакка җыена. Ә кунакка ул яңа күлмәктә барырга тиеш. Ләкин ул өеннән соң чыга. Кибеткә килсә, кибет ябылган инде.
3) Салкын тимәсен өчен нишләргә кирәк? Табиблар салкын су һәм салкын һава белән чыныгырга киңәш бирәләр. Чыныгу һәм салкыннан курыкмыйча яшәү – бәлки, салкын тиюдән иң яхшы дарудыр.
4) Сез нинди татар газетларын һәм журналларын беләсез? «Сөембикә» – хатын-кызлар журналы, «Идел» – яшьләр журналы. Ул татар һәм рус телләрендә чыга. Татар телендә чыга торган газетлардан иң зур тиражлысы – «Татарстан яшьләре». Ә «Казан утлары» – иң абруйлы татар әдәби журналы дип санала.
5) җәй көне көннәр озын була. Иртән кояш күккә сәгать дүрттә үк кып-кызыл булып килеп чыга, кичке сәгать тугызга кадәр әле якты була.
6) Син гитарада уйный аласыңмы? Ә менә Хәбир гитарада да, аккордеонда да яхшы уйный. Ул мәктәпләрдә, балалар бакчаларында концертлар бирә. Әйтик, сишәмбе көнне ул үзенең туган шәһәрендә – Чаллыда – концерт бирергә тиеш.
7) Марат гитарада уйнап карды, ләкин уйнарга өйрәнмәде. Искәндәр шахмат уйнап карады, ләкин шахмат уйнарга өйрәнергә җиңел булса да, яхшы уйнарга өйрәнүе бик кыен.
8) Сез ничек уйлыйсыз: тел – нәрсә ул? Тел – кешеләрнең үзара аралашу чарасы гына түгел, ул халык рухының һәм мәдәниятенең нигезе. Шуңа күрә сит тел өйрәнгәндә, сез яңа халык, аның гореф-гадәтләре белән дә танышасыз.
9) Көз җиткәч, укучылар һәм студентлар мәктәпләргә һәм институтларга баралар. Көз көне көннәр кыскара, агачлардан яфраклар коела. Көзен салкын яңгырлар яуса да, аның матур, алтын сыман көннәре дә була.
10) Егерменче гасырда кешеләр һавага күтәрелеп, космоска кадәр җиттеләр. Бу гасырда телевизорлар, компьютерлар киң куллануга керделәр. Кешеләр үзләре дә үзгәрделәр. Яхшы яккамы, начаргамы? Анысын киләчәктә күрербез.

4. Татарчага тәрҗемә итегез:
1) В советский период область использования татарского языка сузилась.
2) Если бы люди и поколения не общались между собой, то человеческое общество не смогло бы развиваться.
3) Когда Хабир возвращался из Челнов на автобусе, он уснул.
4) А вы знаете, как и когда необходимо принимать анальгин.
5) Я целую неделю боялся идти к зубному врачу, а когда все закончилось, то подумал: «Вмсето того, чтобы болеть целую неделю, лучше потерпеть пять минут».
6) Давайте завтра сходим в кино. Марат уже ходил на этот фильм и сказал, что ему хотелось плакать после просмотра.
7) Когда Алексей учился в школе, он не изучал татарского языка.
8) Хабир в поисках цветов ко дню рождения Альфии обошел весь город.
9) Журнал «Сююмбике» предназначается для женщин, а «Казан утлары» – самый авторитетный литературный журнал на татарском языке.
10) Татарский язык – древний и богатый язык. Тысячу лет назад с принятием Ислама татары стали пользоваться арабской графикой.

5. «Сезнең ничәнче гасырда яшисегез килә?» дигән темага инша языгыз.


Основной курс: 35 дәрес.  →


←  Начало              наверх   ↑