←   30 дәрес

УТЫЗ БЕРЕНЧЕ ДӘРЕС



→ авырырга – болеть; ул авырый – он болеет
авыртырга – болеть; баш авырта – голова болит


Искәндәр: Нигә бүген Хәбир институтка килмәде икән?
Әлфия: Хәбир авырып китте бит.
Марат: Әллә бакчада салкын тигәнме?
Рәмзия: Әйе, ул үзе җылы киенгән иде, ләкин барыбер бакчада ул төчкерә башлада.
Әлфия: Ә бүген иртә белән ул миңа шалтыратты. Аның томау, тамагы авырта.
Марат: Мин шуңа күрә көз көне өйдән чыгарга да куркам. Көзге салкын җилләр һәм салкын яңгырлар миңа бигрәк тә зыянлы.
Искәндәр: Ә кайберәүләр, киресенчә, көзне яраталар. Мәсәлән, мин. Көзнең бик матур көннәре була.
Әлфия: Ләкин нәкъ көзен күп кешегә салкын тия.
Марат: Минем Рәис Абыйны (аңа алтмыш яшь тулды инде) көз көне йөрәге борчый. Яңгырлы көннәрдә аның, өйдә ятып, башлары әйләнә башлый. Ул нәрсә эшләргә белмичә, яңгыр астында гөмбәгә дип урманга чыгып китә.
Әлфия: Хәзер бит гөмбәләр белән дә агуланырга була…
Марат: Гөмбә җыйганда, белгән гөмбәләрне генә алырга кирәк.
Искәндәр: Хәзер шулай инде: нәрсә ашасаң да, нәрсә эшләсәң дә, кая гына барсаң да – сакланырга кирәк.
Марат: Авыруларның да хәр көнне яңалары чыгып тора бит.



Әлфия: Марат, син башың авыртканда, нәрсә эчәсең?
Марат: Башым көчле авыртканда, «Парацетамол» эчәм, ә бераз генә авырткан чакта йокларга ятам. Минемчә, йокы – дөньяда иң яхшы дару.
Искәндәр: Ә минемчә, кешегә күбрәк саф һава суларга, ешрак табигатькә чыгарга, физкультура белән шөгыльләнергә кирәк.
Рәмзия: Әйе, чыннан да. Мин дә нәкъ шулай уйлыйм. Авылда яшәгәндә, бер дә авырмыйм, чөнки анда физик эш. Ә шәһәрдә китапханәдә утырасың, тулы автобусларда интегәсең, ә аннары бүлмәгә кереп бикләнәсең.
Марат: Бәлки, сез сөйләгән дөрестер, ләкин сәламәтлек турында кайгырырга вакыт та кирәк бит. Ә минем, кызганыч, физкультура белән шөгыльләнергә вакытым юк.
Әлфия: Ә нәрсәгә вакытың бар соң синең?
Марат: Минем вакытым китаплар укырга, ьелевизор карарга, йокларга гына җитә. Андый әйберләргә минем нәфесем бик зур. Теге табиб янына килгән кеше кебек. «Доктор, миңа, зинһар, нәфескә каршы таблетка бирегезче… Ләкин ул таблетка зур, бик зур булсын!» – дигән ул.



Әлфия: Мин бүген Хабир янына барырмын. Хәбирнең хәлен белеп кайтырга кирәк. Кем минем белән бара?
Марат: Мин шалтыратырмын гына инде һәм аңа бер-ике файдалы киңәш бирермен.
Рәмзия: Мин дә, Әлфия, синең белән барырмын.
Искәндәр: Мине дә үзегез белән алсагыз, барыр идем… Бәлки Хәбирнең кәефе күтәрелер. Дәвалану өчен тынычлык кына түгел, ә бераз күңелне күтәрергә дә кирәк, дип уйлыйм.

Педиатр: Педиатр дип балалар табибын атыйлар. Ул балалар хастаханәсендә эшли. Балаларга махсус дәвалану кирәк. Олыларга яраган дарулар кайчак балаларга ярамый.

Терапевт: Терапевт – кешенең эчке авыруларын караучы табиб. Аның янына кешеләр йөрәк, ашказаны, үпкә һәм башка эчке әгъзалары авыртканда киләләр. Терапевт гадәти укол кадый яки таблеткалар бирә. Гадәттә ул үзенең муенына фонендоскоп киеп йөри.

Стоматолог: Бу табиб тешләрне дәвалый. Аның кәнәфисенә утырырга да куркыныч. Аның махсус җиһазлары бар. Тагын тавышланып эшли торган бормашинасы бар, аның белән стоматолог пациентның тешләрен дәвалый.

Отоларинголог: Колакны, тамакны һәм борынны дәвалаучы табиб отоларинголог дип атала. Сезнең шул әгъзаларыгыз авыртса, сез аның янына барыгыз. Ул сезгә булышыр.

Окулист: Окулист кешенең күзләрен дәвалый. Бу табиб сезгә кирәкле күзлек табар.

Дерматолог: Дерматолог кешенең тире авыруларын дәвалый. Ә тиренең сәламәтлеген саклар өчен, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Тагын нинди махсус табиблар бар? Алар бик күп: онколог, анестезиолог, невропатолог, уролог һәм башкалар. Чөнки, Марат әйткәнчә, һәр елны яңа авырулар барлыкка килә. Алар турында сез үзегез дә сөйли алырсыз, дип уйлыйм.




Шәфкать туташы авырулар янына палатага килеп керә дә:
– Вәлиев! – дип кычкыра, – әйдәгез, уяныгыз тизрәк. Мин сезгә йокы даруы бирергә тиеш! – ди.




– Алло, доктор, булышыгыз! Минем дүрт яшьлек улым минем авторучкамны йотты.
– Бераз сабыр итегез, хәзер килербез!.. Ә хәзер сез нишлисез соң?
– Әлегә мин каләм белән язып торам…




– Сез нигә шулай кычкырасыз? Мин бит әле сезнең тешегезгә орынмадым, – ди теш табибы кәнәфидә утыручы пациентына.
– Сез бит минем аягыма бастыгыз!




– Доктор әфәнде, булышыгыз: миңа томау төште. Нинди дә булса киңәш бирегезче.
– Беренчедән, үзегез белән чиста кулъяулык алып йөрегез. Ә монысы да булышмаса, яңадан килерсез…


КҮНЕГҮЛӘР
1. җөмләләр төзегез:
а)
Педиатр
Отоларинголог
Терапевт
Стоматолог
Дерматолог
окулист - кешенең тире авыруларын дәвалый
- янына кешеләр йөрәк, ашказаны, үпкә һәм башка эчке әгъзалары авыртканда киләләр
- сезгә кирәкле күзлек сайлар
- кешенең тешләрен дәвалый
- кешенең колагын, тамагын һәм борынын дәвалый
- муенына гадәттә фонендоскоп элеп йөри
- махсус җиһазлары һәм бормашинасы бар
б)
1) Хәбир, килмәде, институтка, нигә, икән, бүген.
2) Марат, өйдән, курка, көне, чыгарга, көз, дә.
3) Рәис, гел, көне, борчый, көз, минем, абыемны, йөрәге.
4) җыйганда, гөмбәләрне, белгән, гөмбә, генә, алырга, кирәк.
5) Иң, әйбәт, йокы, дөньяда, бу, дару.
6) Бер дә, булганда, авырмыйм, авылда.
7) Яшьлек, дүрт, минем, йотты, ручкамны, улым!
8) Бит, сезнең, әле, мин, орынмадым, тешегезгә.
9) Минем, сез, бит, бастыгыз, аягыма, ләкин.
10) Кешенең, эчке, табиб, караучы, терапевт, авыруларын.

2. җөмләләрне башкача әйтегез:
а) Үрнәк: Алексей мәктәптә укыган чакта татарча өйрәнмәде.
Алексей мәктәптә укыганда татарча өйрәнмәгән.
1) Бакчада эшләгән чакта Хәбиргә салкын тиде.
2) Марат автобуста барган чакта йоклап китте.
3) Хәбир, авырган чакта, күп китаплар укып чыкты.
4) Әлфия сөйләгән чакта елмаеп куйды.
5) Дәрес башланган чакта, студентлар, гадәттә, басалар.

б) Үрнәк: Миңа Казанга кадәр билет бирегез әле.
Миңа Казанга кадәр билет бирегезче.
6) Алексейга парацематол бирегез әле.
7) Мин әйткәнне Хәбиргә әйт әле.
8) Әлфия сөйләгәнне Рәмзиягә әйтмәгез әле.
9) Аңа укол кадагыз әле.
10) Сез аны, табиб әфәнде, әйбәтләп дәвалагыз инде.

3. Сорауларга җавап бирегез:
1) Сезнең туганнарыгызның сәламәтлеге ничек?
2) Хәбиргә кайда һәм ничек салкын тигән?
3) Рәис абыйның кәефе кайчан начарлана?
4) Марат фикере буенча, бу дөньяда иң яхшы дару нәрсә?
5) Марат нәфесле кеше турында нинди мәзәк сөйләде?
6) Рәмзия авылда яшәгәндә нигә авырмый?
7) Стоматолог нәрсә дәвалый? Ә отоларинголог?
8) Терапевт, гадәттә, эшендә муенына нәрсә элеп йөри?
9) Сез соңгы вакытта хастаханәдә кайчан булдыгыз?
10) Сез иң яхшы дару дип нәрсәне саныйсыз?

4. җөмләләрне дәвам итегез:
1) Хәбиргә салкын тигән, чөнки ул (салкын су эчкән,; җылы киенмәгән; бакчага барган; үзен сакламаган).
2) Стоматолог кешеләрнең тешләрен дәвалый, һәм аның (махсус бормашинасы бар; фонендоскопы бар; нәфескә каршы махсус таблеткасы бар).
3) Марат физкультура белән шөгыльләнми, чөнки (аның вакыты юк; аның күп физки эшләре бар; спортны яратмый).
4) Марат көз көне өйдән чыгарга да курка, чөнки (урамда машиналар күп; көзен салкын җилләр һәм салкын яңгырлар ява; көзен көчле бозлавык була).
5) Фәриткә табиб пенициллин эчәргә кушкан, чөнки (аның эче авырткан; аның тамагы авырткан; аны кулы сынган; аның башы әйләнгән).
6) Отоларинголог … дәвалый.
7) Фонендоскоп терапевтның … ….
8) «Вәлиев!» – дип кычкыра шәфкать туташы, – әйдәгез уяныгыз тизрәк, … …!

5. Табика баруыгыз турында инша языгыз. Языгыз, табиб булыр өчен, нинди сыйфатлар кирәк? Сез нинди табиб янына соңгы мәртәбә барган идегез? Бу дөньяда иң яхшы дару нинди?
Инша язганда, түбәндәге сүзләрне кулланыгыз:
Сәламәтлек, хәлсезләнергә, кәеф, хастаханә, дәвалану, борчылырга, кушарга, куркырга, авырганда.



Основной курс: 32 дәрес.  →


←  Начало              наверх   ↑