←   28 дәрес

ЕГЕРМЕ ТУГЫЗЫНЧЫ ДӘРЕС

Эт өрә, мәче мыраулый. Тычкан чиный, ат кешни, сыер мөгри, ә кәҗә белән сарык бәэлдиләр. Ә балык бернәрсә дә әйтми.



Әлфия: Минем әни мәчебезне бик ярата, шуңа күрә минем бүген песигә нәрсә дә булса аласым бар. Рәмзия, син минем белән кибеткә барасыңмы?
Рәмзия: Ярар, барырмын. Ләкин без авылда мәчегә кибеттән бернәрсә алмыйбыз.
Искәндәр: Авылда шулай инде: эткә дә, мәчегә дә ашарга кибеттән аласы юк. Мәчегә авылда һәрвакыт сөт бар, ә эткә калган аш, сөякләр.
Хәбир: Мин дә, кызлар, сезнең белән барыр идем, ләкин бүген вакытым юк: концерт белән балалар бакчасына барасым бар…



Искәндәр: Ә синең, Хәбир, этең бармы?
Хәбир: Әйе, безнең кечкенә генә этебез бар. Тагын безнең тутый кошыбыз бар.
Марат: Минем өйдә мәче генә бар, ә менә минем Зөлфия апаның бик акыллы эте бар иде…
Әлфия: Нигә «бар иде» дисең? Әллә үлдеме?
Марат: Белмим, эте ничектер, ә Золфия апа үзе һәлак булды… Бу чыннан да булган хәлне сезгә сөйлисе бар икән.
Рәмзия: Нинди хәлне?
Марат: Зөлфия апа һәм аның эте турында. Ышансагыз ышаныгыз, ләкин бу чыннан булган хәл. Тыңлагыз:
Зөлфия апа үзе генә кечкенә шәһәрдә яши иде. Пенсиягә чыккач, аның эше юктан эче пошты, һәм ул сапаниель сатып алган иде. Моңа кадәр Зөлфия апаның беркайчан да эте булмады, ләкин бу спаниельне ул үлеп яратты. Этнең исеме Актырнак иде. Зөлфия апа өчен ул иң якын дус булып китте. Алар һарвакыт бергә, беркайчан аерылмадылар. Ә Актырнак бигрәк акыллы эт булып чыкты. Ул хуҗабикәсен гел тыңлап тора иде. Хәтта бераздан соң аның бөтен хәрәкәтләрен кабатлый башлады. Әйтик, Зөлфия апа чәй эчәргә утыра. Актырнак шунда ук аның каршына урындыкка менеп утыра иде дә аягы белән чынаяк алырга тырыша иде. Зөлфия апа телефизордан сериал караганда, Актырнак та канәфид нәкъ кеше сыман утырып, күзләрен экраннан алмый торган иде. Ә сериалның мәзәкле урыннарында ул авызын ачып көлеп җибәрә торган иде…
Рәмзия: Марат, бу чыннан да булган хәлме?
Марат: Әйттем бит инде. Бу чыннан булган вакыйга… Ә соңрак Зөлфия апага бер бик яхшы уй килде. Шуны әйтәсем килә: Зөлфия апага һәрвакыт яхшы идеяләр, фикерләр килеп тора иде. Менә шул чакта ул Актырнакны сөйләшергә өйрәтмәкче булды. Эт бит бөтен нәрсәне Зөлфия апа артыннан кабатлый, әмма сөйләшмәде генә. Ә Зөлфия апага сөйләшергә әңгәмәдәш кирәк булгандар, дип уйлыйм… Озак уйлагач, апа, базарга барып, сөйләшә торган өч-дүрт тутый кошларын алып кайткане да һәм аларны Актырнакка бареп ашаткан. Ләкин бу да булышмаган.
Шулай бервакыт Зөлфия апа белән Актырнак балконга чыкканнар. Менә шул чакта килеп чыккан ул бәхетсезлек. Зөлфия апа балконда, урындыкка менеп, юган керне элмәкче булган, ә урындыкның бер аягы сынык булган икән. Актырнак Золфия апаның егылып китүен күреп «Сак булыгыз!» – дип өреп әйткән. Ә Золфия апа яраткан спаниеленә сокланып һәм аптырап караган да: «Абау! Этем сөйләшә башлады бит!» – дип кычкырган һәм, урындыктан да, балконнан да егылып төшкән. Кызганычка каршы, Зөлфия апа җиденче катта яши иде…
Рәмзия: Нинди кызганыч хәл!
Искәндәр: Бу чыннан да булган хәлме соң, Марат?
Марат: Бу чыннан булган вакыйга… Ә Актырнак өреп елап җибәргән дә аска карап: «Бигрәк кызык бу кешеләр! Алдан үзләре сөйләшергә өйрәтәләр, ә соңыннан аларга әйткәнне тыңламыйлар!» – дигән.
Искәндәр: Гомеремдә ышанмыйм! Ничек инде эт сөйләшергә өйрәнсен инде?!
Хәбир: Марат, ә син бу вакыйганы нәкъ шулай булганын кайдан беләсең соң?
Марат: Бу булган хәлне миңа елый-елый Актырнак үзе сөйләгән иде…

Кемнең нәрсә эшлисе бар?
Искәңдәрнең йокыдан торгач, ашарга пешерәсе бар, аннары институтка соңга калмыйча лекцияләргә ашыгасы бар. Аның һәр көнне кибеткә керәсе бар: анда икмәк, сөт сатып аласы бар. Ә кич белән тагын семинарларга әзерланәсе бар.
Хәбирнең ашарга пешерәсе юк, ләкин аның һәр көнне эт белән урамга чыгасы бар.
Маратның һәр көнне иртә белән кофе эчәсе бар, ә кич белән телевизор карап йоклыйсы бар.


Ярдәмче фигыльләр
Сез «итәргә, чыгарга, бетәргә, куярга, алырга» кебек фигыльләрне ярдәмче фигыльләр булу алуын беләсез. Тагын башка фигыльләр дә ярдәмче фигыль булып килә алалар.


Килергә
1. «Искәндәр институтка килә» – бу җөмләдә килергә фигыле төп мәгънәдә тора.
2. «Маратның ашыйсы килә» – бу җөмләдә килергә фигыле ярдәмче фигыль булып килә, ул теләкне белдерә.
3. «Укытучы сыйныфтан чыгып килә» – бу җөмләдә килергә фигыле процессның әлегә баруын, дәвам итүен күрсәтә, һәм тагын хәрәкәтнең безгә таба юнәлүен белдерә.
Барырга
1. «Автобус Чаллыга бара» – бу җөмләдә барырга фигыле төп мәгънәдә.
2. «Укытучы сыйныфтан чыгып бара» – бу җөмләдә барырга фигыле ярдәмче фигыль булып килә, һәм процессның әлегә баруын һәм дәвам итүен күрсәтә.
Торырга
1. «Сергей Мәскәүдә тора» – монда торырга фигыле төп мәгънәдә тора.
2. «Сергей басып тора» – ә монда ул хәрәкәтнең дәвам итүен күрсәтә.


КҮНЕГҮЛӘР
1. Сорауларга җавап бирегез:
1) Этләр мыраулый беләме?
2) Нәрсәләр бәэлди белә?
3) Сезнең өйдә мәче яки эт бармы?
4) Булса, аның (аларның) исеме ничек?
5) Зөлфия апаның нинди эте булган?
6) Зөлфия апа этен сөйләшергә өйрәтер өчен, аңа нәрсәләр ашаткан?
7) Актырнак акыллы эт булганмы? Нигә?
8) Ә сезнең этегез (мәчегез) акыллымы? Ул сөйләшә беләме?
9) Искәндәр Марат сөйләгән хәлгә ышанганмы? Нигә?
10) Ә сез үзегез ничек уйлыйсыз: Марат чыннан да булган хәл турында сөйләдеме?

2. Курсив белән язылган сүзләргә сораулар куегыз:
1) Юк, сыерлар кешнәмиләр. Алар мөгриләр.
2) Зөлфия апаның эте спаниель булган.
3) Хәбирнең өендә тутый кош бар.
4) Чөнки Искәндәр сөйләшкән этне гомерендә күргәне юк.
5) Зөлфия апа җиденче катта яшәгән.
6) Золфия апа урындыкка менеп юган керне элгән.
7) Марат күп мәзәк хәлләр турында сөйли ала.
8) Ярар, мин синең белән кибеткә барырмын.
9) Искәндәрнең этен ашатасы бар.
10) Хәбирнең балалар бакчасына барасы бар.

3. җөмләләр төзегез:
а)



в)
1) Мәчебезне, ярата, минем, бик, әнием.
2) Балалар, барасы, Хәбирнең, бакчасына, бар, бүген.
3) Апа, үзе, Зөлфия, иде, шәһәрдә, яши, кечкенә генә.
4) Мәчегез, этегез, бармы сезнең, өегездә, яки?
5) Апага, бер, уй, Золфия, килде, бервакыт, яхшы.
6) Бар, пешерәсе, Искәндәрнең, торгач, йокыдан, ашарга.
7) Хәбирнең, көнне, белән, эт, чыгасы, бар, урамга, һәр.
8) җөмләдә, барырга, мәгънәдә, төп, фигыле, бу.
9) Марат, ышанмаган, сөйләгән, Искәндәр, хәлгә.
10) Күп, Марат, хәлләр, мәзәк, ала, сөйли, турында.

4. Татарчага тәрҗемә итегез:
1) Искандер в этом году был в деревне. И каждый день ему надо было кормить собаку.
2) Завтра Хабиру надо ехать в Бугульму. Там он будет давать концерт ы детском саду.
3) Алексей сегодня не поедет в Челны на футбол. Ему надо готовиться к семинару.
4) Марат может рассказать много смешных историй. Сегодня он рассказывал правдивую историю о тете Зульфие и ее собаке.
5) Вчера по телвизору показывали очень смешной фильм. Искандер его, конечно, не посмотрел. Марату надо будет рассказать ему этот фильм.
6) В этом году осень была холодная. Надо одеваться теплее.
7) Ходжа Насретдин взял у охотника двух живых зайцев. Одного он оставил у себя дома, а второго понем к баю. Ему надо было, обманув бая, взять у него побольше денег.
8) Кто оказался счастливым человеком во всей стране? Бедняк, который был доволен тем, что имел.
9) Лошадь ржет, корова мычит, собака радостно лает, а вот овца печально блеет. Почему? Потому что ее надо лучше кормить.
10) Глагол «идти» в этом предложенни стоит в основном значении.

5. Үзегезнең этегез (мәчегез) турында инша языгыз.


Основной курс: 30 дәрес.  →


←  Начало              наверх   ↑