←   27 дәрес

ЕГЕРМЕ СИГЕЗЕНЧЕ ДӘРЕС


Хуҗаның «акыллы» куяннары
Беркөнне Хуҗа Насретдин, акчасы беткәч, бер аучыдан ике тере куян алып кайткан да хатынына:
– Мин бу куяннарның берсен байга алып барам, ә син тавык шулпасы һәм пәрәмәч пешер. Без бай белән бергә кайтырбыз. Бай синнән: «Мине кунакка килүемне ничк белдең?» – дип сораса, куян әйтте, диярсең», – дигән.
Бай янына баргач, Хуҗа сүз башлаган:
– Безгә барабызмы әллә, бай? Минем хатыным безгә аш әзерләп куяр.
– Хатының безнең киләсен ничек белер соң? – дигән бай.
Ә Хуҗа:
– Менә шушы капчык эчендәге куян тиз генә өйгә кайтып, безнең кайтасын һәм нәрсә пешерергә икәнен хатыныма әйтер, – дигән.
Бай ышанмаган. Хуҗа моңа көлеп:
– Син шушы көнгә кадәр минем куян турында белмәдеңмени? Аның акылы безнең мулланың акылы кадәр. Менә хәзер әйт, син нәрсә ашар идең?
Бай:
– Пәрәмәч ашар идем, – дигән.
Хуҗа:
– Ә мин тавык шулпасы ашарга телим, – дигән дә капчыктан куянны чыгарып, аның колагына:
– Хәзер кайт та, хатынга әйт, ул безнең кайтуга пәрәмәч белән тавык шулпасы пешерсен, – дигән дә куянны ишектән чыгарып җибәргән.
Хуҗа белән бай, Хуҗа өенә килеп керү белән, өстәлдәге пәрәмәч белән тавык шулпасын күргәннәр. Өстәл астында тыныч кына утырган куянны да күргәннәр.
– Йә, Хуҗа, синең куяның, чыннан да, могҗизалы икән, сат миңа аны, – дигән бай, ә Хуҗа:
– Ай, мондый куянны сатарга ярыймы соң? – дигән.
– Әгәр мин синең куяныңа йөз сум бирсәм? – дигән бай.
– Юк, юк! – дигән Хуҗа.
– Ә ике йөзне бирсәм?
– Әйттем бит, куянымны сатмыйм.
– Биш йөз сум бирәм, зинһар, сат инде, – дигән бай.
Ә Хуҗа һаман үз сүзендә торган. Бай җиде йөз, сигез йөз бирсә дә, Хуҗа риза булмаган. Соңында бай мең сум бирергә булган. Шуннан Хуҗа:
– Ярый инде, дуслыгыбыз хакына сатсам сатыйм инде, – дигән.
Бай мең сум акчаны санап биргән дә:
– Йә, хәзер инде куян безгә барып, минем хатынга әйтсен. Сезгә нәрсә пешерергә, әйт, – дигән.
Хуҗа нәрсә теләгәнен әйткән.
Шуннан бай куянның колагына нидер пышылдаган да аны чыгшарып җибәргән.
Бай белән Хуҗа байның өенә кайтканнар. Бай ишектән кергән дә хатынына:
– Йә, хатын, без теләгән ашлар пешерелдеме? – дип сораган.
– Мин аны каян белим. Белгән булсам, пешереп куйган булыр идем, – дигән бай хатыны.
– Мин җибәргән куян сиңа килеп әйтмәдемени? – дигән бай.
Хатын бернинди дә куян килмәгәнен әйткәч, бай ачуланып Хуҗадан акчасын кире сорый башлаган.
Хуҗа:
– Син куянның колагына нәрсә әйттең соң? – дип сораган.
– Без килгәнче хатыным пилмән белән пылау пешерсен дип әйттем.
– Башка без сүз дә әйтмәдеңме?
– Юк, башка бернәрсә дә әйтмәдем, – дигән бай.
Шуннан соң Хуҗа көлеп:
– Их, син, юләр, юләр! Соң, адресыңны әйтмәгәч, ул синең өеңне ничек белсен, менә хәзер тот инде куяныңны, – дигән.

күрергә
Эшли күр! – смотри, сделай (обязательно сделай!).
Эшли күрмә! – смотри, не делай (не вздумай делать!)

Марат: Мин кичә кинога бардым.
Искәндәр: Ничек булды соң? Кино шәп булдымы?
Марат: Сөйләмә дә! Мин, юләр, матур рекламага ышандым. Анда бик әйбәт комедия дип язганнар иде…
Искәндәр: Шуннан?..
Марат: Ләкин көләргә сәбәп булмады. Кино беткәч, еларга гына сәбәп бар иде.
Искәндәр: Нигә алай?
Марат: Билет бәясен искә төшердем… Син, Искәндәр, ул кинога бара күрмә, акчаңны әрәм итмә…

Әлфия: Без иртәгә Рәмзия белән бакчага барырга уйлыйбыз. Син, Хәбир, безнең белән барасыңмы?
Хәбир: Чакырсагыз, әлбәттә, барам!
Рәмзия: Әлфия чакыра бит инде. Ләкин син авырый гына күрмә!
Хәбир: Аның өчен борчылмагыз. Үзегез дә җылырак киенергә оныта күрмәгез…


КҮНЕГҮЛӘР
1. Нокталар урынына сүзләр куегыз:
1) Минем … килүемне ничек белдең?
2) Минем хатыным безгә аш … куяр.
3) Син шушы көнгә … минем куян … белмәдеңмени?
4) Аның акылы безнең мулланың … кадәр.
5) Ә мин тавык шулпасын ашарга ….
6) Хәзер кайт та … әйт, ул безнең … пәрәмәч һәм тавык … пешерсен.
7) Хуҗа белән бай Хуҗа өенә керү …, өстәлдәге … белән тавык шулпасы күргәннәр.
8) Өстәл … тыныч … утырган куянны да күргәннәр.
9) Йә, Хуҗа, синең куяның чыннан да … икән.
10) Әгәр мин синең … йөз … бирсәм?
11) Ә Хуҗа … үз сүзендә тора.
12) Ярый инде, дуслыгыбыз … сатсам … инде.
13) Шуннан бай куянның колагына нидер … да чыгарып ….
14) Йә, хатын, без … ашлар пешерелдеме?
15) Соң, … әйтмәгәч, ул синең өеңне ничек белсен?!



3. Үрнәкләр буенча эшләгез һәм тәрҗемә итегез:
а) Үрнәк: Син бу гөмбәле ашны ашама.
Син бу гөмбәле ашны ашый күрмә!
Не вздумай есть этот грибной суп.
1) Син бу хатны укыма.
2) Иртәгә сез институтка килмәгез.
3) Син ул әйткәнне эшләмә.
4) Син аңа моны әйтмә.
5) Бу киноны карама.

б) Үрнәк: Хәбирнең компьютер алсы килә. Аның алиы мең акчасы юк.
Хәбирнең алты мең акчасы булса, ул компьютер сатып алыр иде.
Если бы у Хабира было шесть тысяч рублей, он бы купил компьютер.
6) Искәндәрнең ашыйсы килә. Лекцияләр бетми.
7) Маратның Швейцариягә барасы килә. Аның акчасы юк.
8) Рәмзиянең авылга кайтасы килә. Аның вакыты юк.
9) Хәбирнең бакчага барасы килә. Ул авырый.
10) Куянның байга кайтасы килә. Ул аның адресын белми.

4. «Чөнки» сүзе белән башлап, сорауларга җавап бирегез:
Үрнәк: Нигә Искәндәрнең лекциядә ашыйсы килә?
Чөнки ул иртә белән ашамаган.
1) Нигә Хәбир менюның уң ягын карый?
2) Нигә ярлының хатыны тагын бәрәңге пешергән?
3) Нигә чәйгә шикәр салалар?
4) Нигә баш министр бәхетле түгел?
5) Нигә фәкыйрь кеше бәхетле?
6) Нигә Хәбир Әлфиянең туган көнендә бөтен шәһәрне әйләнеп чыккан?
7) Нигә Хуҗа аучыдан ике тере куян алып кайткан?
8) Нигә куян бай өенә кайтмаган?
9) Нигә Марат киного барган?
10) Нигә Маратның кинодан соң елыйсы килгән?



Основной курс: 29 дәрес.  →


←  Начало              наверх   ↑