←   24 дәрес

ЕГЕРМЕ БИШЕНЧЕ ДӘРЕС

Беренче сентябрь кояшлы булды. Институт каршында безнең таныш студентлар җыелдылар. Марат белән Искәндәр яздан бирле күрешмәгәннәр. Бүген бөтенесе дә иртә килделәр. Бүген Марат та соңга калмады.
Марат: Син, Хәбир, җәй көне кайда булдың?
Хәбир: Мин быел туганнарым янына Казанга бардым.
Әлфия: Без дә Рамзия белән анда булдык, ләкин сине очратмадык.
Хәбир: Казан кечкенә шәһәр түгел шул, анда миллионнан артык кеше яши һәм бөтен танышларны очратып булмый. Ә сез анда кайларда булдыгыз?
Әлфия: Без анда кайда гына булмадык!
Хәбир: Тукай музеенда булдыгызмы?
Әлфия: Юк, булмадык…
Хәбир: Ә Муса җәлил исемендәге опера һәм балет театрына бардыгызмы?
Әлфия: Юк, анда да бармадык…
Хәбир: Тагын кайда булмадыгыз?
Әлфия: Аның каравы без циркта, матур зур кибетләрдә, пляжда, татар театрында булдык.
Марат: Хәбир, Казан турында күбрә сөйлә әле. Ошадымы сиңа анда?
Хәбир: Казанга килгәч, аптырап китәсең: машина күп, кешеләр каядыр ашыгалар. Мин туганарыма троллейбус белән бардым. Троллейбуста да кеше күп иде, туганнарга барып җиткәнче арып беттем.
Әлфия: Әйе, анда трамвай белән дә, автобус белән дә йөрергә авыр. Ләкин без туганнарыбызның машиналарында да йөрдек. Бакчага барсак та, кибеткә, базарга барсак та…
Хәбир: Ә мин күбрәк трамвай һәм маршрут автобусларында йөрдем. Беренче көннәрендә үк мин китап кибетләрен әйләнеп чыктым, татар театрына бардым, консерватория концерт залына барып, орган концертын тыңладым. Август аенда Бөтендөңья конгрессы ачылуында да булдым… Казанда миңа бик ошады. Мин яңа әйберләр белдем, яңа кешеләр белән таныштым.
Искәндәр: Башкалабызда бәяләр ничек соң?
Хәбир: Нәрсәләргә?
Искәндәр: Әйтик, икмәккә, иткә, сөткә һәм башка ашамлыкларга.
Хәбир: Белмим, минем аны карарга вакытым булмады.
Искәндәр: Андый нәрсәне карарга кирәк инде.
Марат: Ә «Рубин» уйнаганын карадыңмы соң? Ул хәзер бик шәп уйный башлады бит.
Хәбир: Юк, карамадым.
Марат: Әй, мин Казанга кадәр барып, футбол кармыйча кайтаммы? Ә син, Искәндәр, кайда ял иттең җәй көннәрендә?
Искәндәр: Мин туган авылымда иртәдән кичкә хәтле туйганчы «ял иттем». Печән чаптым, утын ярдым, урманда эшләдем, өйдә дә эш күп булды. Мин авылымнан башка беркайда да бармадым.
Марат: Син дә Казан ягына кайттың бит?
Искәндәр: Әйе, шулай дип әйтеп була.
Марат: Минем шикелле әйбәт ял итүче булмагандыр. Мин шәһәрдә дә ял иттем, авылга әби янына да кайттым. Ә тагын без дустым Алксей белән Чаллыга «Камаз» уеннарына футболга бардык. Футбол – куркыныч уен икән. Алексей шул уенны яратып, футбол корбаны булды.
Искәндәр: Әллә, футбол уйнап, аягын авырттырдымы?
Әлфия: Әллә аягын сындырдымы?
Марат: Юк, ул стадионда кычкырып, тамагын авырттырды. Хәзер, мескен, көчкә сөйләшеп йөри…

Бәйлекләр (бәйләү – связывать)
Бәйлекләр рус теленә «послелог» дип тәрҗемә ителә, һәм рус телендәге предлоглар мәгънәсен белдерәләр. Мәсәлән: … өчен – для …, … кадәр – до …, … кебек – как …, … белән – с ….
Татар телендә бәйлекләр өч төрле булалар:

1. Баш килешне сораучы бәйлекләр: (…) белән, (…) өчен[Алмашлыклар белән иялек килешен сорый. Мәсәлән: минем өчен, аның өчен.], (…) кадәр, хәтле, чаклы, саен, кебек, төсле.
Марат кебек соңга калучы бармы? Рәмзия белән Әлфия гел бергә йөриләр. Ул Хәбир өчен китап алып килгән.

2. Юнәлеш килешне сораучы бәйлекләр: (…)га кадәр, (…)ка таба, (…)гә таба (…)кә чаклы.
Чаллыга кадәр автобус белән барып була. Марат автобуска таба китте. Мин Мәскәүгә хәтле поезд белән бардым.

3. Чыгыш килешне сораучы бәйлекләр: (…)тан башка, (…)дан соң, (…)тән бирле.
Автобустан башка Чаллыга нәрсә белән барып була? Алабугадан соң Мамадыш булыр. Марат Искәндәрне яздан бирле күрмәде.

Кадәр, хәтле, чаклы
1. Марат Искәндәр кадәр укыймы? Юк, Марат Искәндәр кебек күп укымый.
2. Әлмәттән Казанга кадәр ничә километр? = Әлмәттән Казанга хәтле ничә километр?
3. Мәскәүдән Казанга чаклы сигез йөз километр.

Белән
1. Әлфия әти-әниләре белән Казанга барды. Бу китап рәсемнәр беләнме?
2. Хәбир Казанга автобус белды. = Хәбир Казанга автобуста барды.

Кебек, шикелле, төсле
Безнең кебек эшлә. = Безнең шикелле эшлә.
Рәмзия Әлфия кебек матур киенергә яратмый. = Рамзия Әлфия төсле матур киенергә яратмый.

Таба
Бу автобус Казанга барамы? Юк, ул Казанга таба гына бара. Казанга барып җитми. Бу автобус Алабугага кадәр бара.

Турында
Хәбир Казан турында аз сөйләде, чөнки аны Искәндәр белән Марат бүлдерделәр.

Өчен
Бу китап студентлар өчен язылган. Минем өчен бу авыр түгел.

Бирле
Быел майдан бирле яңгыр яумады. Хәбир автобуста Мамадыштан бирле йоклап кайтты.

Башка
1. Рәмзия Әлфиядән башка беркая да бармый.
2. Башка әйтәсе сүзем юк, сау булыгыз.

Соң
1. Казаннан автобус белән барганда, Алабугадан соң Чаллы булыр. (соң – после).
2. Син кичә футбол карадыңмы соң? = Син кичә футбол карадыңмы? (соң – частица: ли).
3. Искәндәр лекциягә иртә килде, ә Марат соң килде. Ул еш соңга калып килә. (соң – поздно).


|||||
– Нәрсә якынрак: Аймы, әллә Америкамы?
– Әлбәттә, Айга кадәр якынрак.
– Нигә шулай дип уйлыйсың?
– Чөнки мин Айны һәр төнне күрә алам, ә Американы күргәнем юк әле

|||||
– Сезнең балаларыгыз бармы?
– Әйе, минем улым бар.
– Ул тәмәке тартамы?
– Юк, тартмый.
– Бик әйбәт. Тәмәке кебек агуны өйгә кертергә ярамый. Ә ул аракы эчәме соң?
– Юк.
– Бик әйбәт. Аракы – кеше өчен бик зарарлы нәрсә. Ә кич белән улыгыз өйгә вакытында кайтамы?
– Әйе.
– Сезнең улыгыз бик акыллы икән. Аңа хәзер ничә яш соң?
– Бүген ун ай була…

|||||
– Нигә бүген син соңга калдың соң?
– Мин өйдән соң чыктым.
– Ә нигә иртәрәк чыкмадың?
– Ә иртәрәк чыгарга мин өлгермәдем.

КҮНЕГҮЛӘР
1. Кирәкле сүз куеп җәяләрне ачыгыз:
1) Мин Алабугага (кадәр, бирле, турында) автобус (кебек, тагын, белән) кайттым.
2) Хәбир Казан (белән, турында, өчен) бик аз сөйләде.
3) Рәмзия базарга (кебек, кадәр, таба) (автобус, автобустан, автобуска) белән барды.
4) Автобус Казаннан Чаллыга (кадәр, аша, таба) барганда Мамадыш (шикелле, турында, аша) үтә.
5) Бу поездлар (Мәскәү, Мәскәүгә, Мәскәүдән) (кебек, аша, таба) барамы?
6) Алексей Марат (турында, белән, шикелле) футбол карарга ярата.
7) Марат, самолетка утырып, Мәскәүдән (башка, бирле, таба) Бегишево аэропортына (хәтле, башка, соң) йоклап кайтты.
8) Искәндәр авылдан (бирле, башка, соң) беркайда да булмаган.
9) Әлмәт Зәй шәһәреннән (бирле, башка, соң) булыр.
10) Марат (кебек, хәтле, белән) Искәндәр яздан (хәтле, башка, бирле) күрешмәгәннәр.

2. Тәрҗемә итегез:
1) Я не видел своего друга Сергея с зимы.
2) Ильдар в июне был в Москве, но там Марата не встречал.
3) Зато Альфия с Рамзией были в татарском театре, на рынке и в цирке.
4) В Казани тяжело ездить на трамвае или троллейбусе – очень много людей.
5) В Казани Хабиру очень понравилось, он узнал там много нового, познакомился с новыми людьми.
6) Когда приехал в Москву, то очень удивился.
7) Оказывается, футбол – весьма опасная игра.
8) Автобус из Казани в Челны проезжает через Елабугу.
9) Все, кроме Марата, летом уехали из Альметьевска.
10) Он до Стамбула (Истанбул) долетел на самолете.

3. җөмләләр төзегез:
1) Мин, карамыйча, барып, футбол, кадәр, Казанга, кайтаммы?
2) Хәтле, туйганчы, ял, иттем, мин, кичкә, туган, иртәдән, авылымда.
3) Дустым, Чаллыга, уеннарына. «Камаз», футболга, бардык, без, Алексей белән.
4) Белән, Марат, яздан, Искәндәр, бирле, күрешмәгәннәр.
5) җыелдылар, безнең, каршында, студентлар, таныш, институт.
6) Рәмзия, очратмаганнар, белән, Әлфия, Хәбирне, Казанда.
7) Аптырап, килгәч, Хәбир, Казанга, киткән.
8) Агуны, тәмәке, кебек, кертергә, ярамый, өйгә.
9) Улыгыз, өйгә, кич, вакытында, белән, кайтамы?
10) Бүген, калдың, соңга, нигә, син?

4. Бү сүзләр белән җөмләләр языгыз:


5. Үрнәкләр буенча языгыз:
а) Үрнәк: җәй җитә. Хәбир Казанга китә.
җәй җиткәч, Хәбир Казанга китте.
1) Көз җитә. Марат институтка килә.
2) Марат ашый. Марат чәй эчә.
3) Автобус Мамадыштан үтә. Автобус Алабугага килә.
4) Лекция бетә. Искәндәр ашханәгә бара.
5) Студентлар җыела. Хәбир Казан турында сөйли.

б) Үрнәк: Марат өенә кайта. Яңгыр ява.
Марат өенә кайтканчы, яңгыр яуды.
6) Марат чәй эчә. Марат ашый.
7) Искәндәр ашханәгә бара. Искәндәр лекциядә утыра.
8) Яңгыр ява. Студентлар институтка керәләр.
9) Көз җитә. Марат ял итә.
10) Сәгать унике тула. Хәбир китап укый.


Основной курс: 26 дәрес.  →


←  Начало              наверх   ↑