←   21 дәрес

ЕГЕРМЕ ИКЕНЧЕ ДӘРЕС

Сезнең көз көне авылда булганыгыз бармы? Көз көне авыл җирендә уңыш җыялар. Безнең авылда икмәк үстерәләр: арыш, бодай, арпа, карабодай чәчәләр. Шулай ук безнең авылда бакчалар бар иде: чия бакчасы, зур алма бакчасы. Хәзер алар юк инде. Бакчаларны бетерделәр, һәм хәзерге көннәрдә анда шәһәр кешеләре ял йортлары салалар.
Әлфия белән Рәмзия җәй көне Рәмзиянең әти-әниләре янына кайтканнар иде. Һәр көнне алар иртә белән тордылар һәм авыллыларга булыштылар. Алар печәнгә дә бардылар, җиләк-җимешләр җыярга һәм эшкәртергә булыштылар. Ә һәр кичне алар, арсалар да, күлгә су коенырга китәләр иде. Ә аннары мәдәният йортына авылдаш яшьләре белән җыелалар иде. Әлфия белән Рәмзия җәен авылда яхшы эшләделәр, әйбәт ял да иттеләр.

Искәндәр: Мин институтны бетергәч, авылга кайтмакчы булам.
Марат: Авылда яшәргә күңелсез, мин авылда яши алмам дип уйлыйм.
Хәбир: Минем дә шәһәрдә яшисем килә. Ләкин авылда әйбәтрәк дип саныйм. Анда табигать, саф һава.
Марат: Авылда бер кибет, бер генә мәдәният йорты – анысы да кечкенә. Цирклар, театрлар килми. Килсәләр дә, бик сирәк кенә. Шәһәр кешеләре авылыңа килеп ял итәләр, ә синең гел эшең бетми. Ә кыш көне эш аз булса да, бик күңелсез. Трамвайлар юк, автобуслар юк, кешеләр аз…
Искәндәр: Авылда эш күп булса да, яшәргә бер дә күңелсез түгел. Анда, Хәбир әйткәнчә, гел саф һава. Анда бөтен кешене беләсең, бөтенесе синең белән исәнләшәләр. Ә бакчада эшләве үзе бер рәхәт! Кышкы урманнарга барып йөрүе генә нинди күңелле! Ә җәен, эшне бетереп, күлдә су коену, нинди рәхәт…
Хәбир: Авылда күп йокларга ярамый шул. Бәлки, шуңа күрә дә Марат авылны яратып бетерми.



Безнең авылда кышлар салкын булса да, кыш көне бик күңелле була. Балалар урамга-урам каршы хоккей уйныйлар, чана һәм чаңгы шуалар. Балалар гына түгел, олылар да бала-чага кебек беренче карны сагынып көтәләр, шатланалар. Кышның бит үзенең рәхәте бар. Салкын урамнан җып-җылы өйгә кайтып керүе генә ни тора!
Яз көннәрендә авылда ташулар ага, һавада ниндидер тылсымлы исләр сизелә – бу яз исе. Бөтен дөнья йокыдан уянган кебек була. Шәһәрдә моны сизеп булмый. Сыерчыклар килгәч, урамнар аларның җырлары белән тула.
җәй көннәре авылда – эш вакыты. Бөтен авыл халкы кышка җиләк-җимеш, печән, аннары утын әзерли. Ләкин авыл кешесе эштән курыкмый, ул иртәдән кичкә кадәр бакчада, басуда, урманда.
Татар авылларында сабан туе бәйрәме бик күңелле үтә. Татар халкының бу бәйрәме чәчү һәм башка эшлә бетүгә багышланган. Шуңа күрә авыл җирендә сабан туен зур бәйрәм итәләр. Көрәшчеләр милли көрәштә ярышалар. җиңүчегә зур тәкә һәм төсле телевизор бүләк итәләр. Ә соңгы елларда машиналар да бүләр итү бар. Тагын сабан туенда ат чабышлары була, чүлмәк вату һәм башка кызык уеннар үткәрелә.
Ә көзен авылда уңыш җыялар. Халык бәрәңге басуларына чыга, басуларда комбайннар шаулый. Мәктәп балалары да олыларга булышырга чыга.

Кояш килеп карый безгә,
Күзләр чагыла.
Елгаларда бозлар ага
Диңгез ягына.
(Ф. Кәрим)
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде;
Егълап елгалар
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт?
Я, әйтеп кара.
(Г. Тукай)
Иптәшләрем арасында
Минем генә юк чанам.
Әни, нигә син миңа да
Чана алмыйсың һаман?
– Хәзер, кызым, җәй җитә ич,
Чана алмыйм шуңа мин.
– Син ал гына, чанам булса,
җәй көне дә шуармын.
(Ш. Галиев)

Сүзлек: чагыла – здесь: ослепляются; озая – озыная; егълап – елап; әйтеп кара – попробуй сказать (угадать); һаман – здесь: все еще; ич – ведь; я – ну.


Авылым
Минем авылым зур түгел. Анда йөз чамасы гына йорт бар. Яшь кешеләр бездә бик аз. Күбесе – картлар. Мәктәптә укуларын бетергәч, егетләр һәм кызлар шәһәргә ашыгалар. Авылда калырга теләмиләр. Мин дә, мәктәпне бетергәч, укырга Казанга килдем. Ләкин мин институтны бетергәч, авылга кайтмакчы булам. Безнең авыл мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы олы яшьтәге кеше. Ул пенсиядә, ләкин барыбер укыта. Мин аның урынына укытырга кайтам. Хәзер авылда укытучылар, яшьләр җитми. Ә мин авылымны яратам, шәһәрдә укыганда, аның урамнарын, урманнарын сагынам. Минем тизрәк институтны бетерәсем килә.
Безнең урманнарда каен һәм җир җиләге күп. Мин бигрәк тә усаклыкта һәм каенлыкта каен җиләге җыярга яратам. Ә куаклык арасында кура җиләге дә күп була. Табигатьнең матурлыгы игътибарлы кешеләргә генә күренә.


КҮНЕГҮЛӘР
1. Нокталар урынына сүзләр өстәп языгыз:
1) Көз көне авыл җирендә … җыялар.
2) Безнең авылда икмәк үстерәләр: …, бодай, …, карабодай чәчәләр.
3) Бакчаларны …, һәм … көннәрендә анда шәһәр кешеләре … йортлары ….
4) Һәр көнне Әлфия белән Рәмзия иртә белән иртә тордылар һәм … булыштылар.
5) Ә һәр кичен алар … да, күлгә су коенырга китәләр иде.
6) Авылда яшәргә …, мин авылда яши алмам дип ….
7) Авылда бөтен кешене …, бөтенесе синең белән ….
8) Бәлки, шуңа күрә дә Марат авылны яратып ….
9) Балалар гына түгел, олылар да …-… кебек беренче … сагынып көтәләр, ….
10) Татар … бу бәйрәмне чәчү һәм башка язгы эшләр бетүгә ….
11) Көрәшчеләр … көрәштә ярышалар.
12) җиңүчегә зур … яки … телевизор бүләк итәләр.
13) Тагын сабан туенда … чабышулары була, … вату һәм башка … уеннар үткәрелә.
14) Анда бер йөз … йорт бар.
15) Яшь кешеләр бездә бик …. Күбесе – ….
16) Мәктәптә укуларын бетергәч, егетләр һәм … шәһәргә ….
17) Авылда калырга ….
18) Ул пенсиядә инде, ләкин … укыта.
19) Мин аның … укытырга кайтам.
20) Мин авылымны яратам, аның урамнарын һәм … шәһәрдә ….

2. җөмләләр төзегез:
1) Кыш, безнең, салкын, авылда, көне, була.
2) Усаклык, каен, эчендә, күп, җиләге, үсә, һәм, каенлык.
3) Булганыгыз, бармы, сезнең, көз, авылда, көне?
4) Институт, авылга, бетергәч, кайтмакчы. Искәндәр, була.
5) Яшәргә, авылда, Маратка, күңелсез.
6) Матур, авылның, табигате, игътибарлы, ләкин, кешеләргә, генә.
7) Безнең, арпа, бодай, арыш, карабодай, авылда, чәчәләр, һәр, елны.
8) Авылда, туен, бәйрәм, сабан, зур, итәләр.
9) Куаклык, күп, кура җиләге, арасында, була.
10) Әлфия, Рәмзия, авылда, белән, печәндә, булыштылар.

3. Үрнәк буенча языгыз һәм тәрҗемә итегез:
Үрнәк: каен – каенлык (березняк, березовый лес).
Имән, усак, печән, куак, биек, ерак, тигез, матур, дөрес, тырыш, сүз, дәрес, игътибарлы.

4. Үрнәк буенча җөмләләр төзеп языгыз һәм аларны тәрҗемә итегез:
Үрнәк: Марат авырый. Марат институтка бара.
Марат авырса да, институтка бара.
1) Сәгатт җиде тула. Марат йокыдан тормаган.
2) Искәндәр арыды. Искәндәр концертка барды.
3) Кыш көне салкын була. Кыш көне кызык һәм күңелле була.
4) Кар күп яуды. Балар чаңгы шуалар.
5) Кыш көне көннәр кыска була. Өйгә керәсе килми.
6) Күлдә иртә белән су салкын була. Искәндәр су коенырга ярата.
7) Авылда эш күп. Авылда күңелле.
8) Әлфия физкультура дәресен яратмый. Әлфия физкультурадан зачет бирде.
9) Алар һәр кичне аралар. Алар күлгә су коенырга китәләр иде.
10) Казанда миллионнан артык кеше яши. Казанда әле метро юк.

5. Сорауларга җавап бирегез:
1) Көз көне авыл җирендә нәрсә эшлиләр?
2) Авылда нәрсәләр чәчәләр?
3) Әлфия белән Рамзия җәй көне авылда нишләгәннәр?
4) Нигә Марат авылда күңелсез дип саный?
5) Сабан туе бәйрәмен кайчан бәйрәм итәләр?
6) Сабан туе бәйрәме нәрсәгә багышланган?
7) Сабан туенда нинди уеннар була?
8) Көрәштә җиңүчегә нәрсә бүләк итәләр?
9) Имәнлектә нәрсә үсә? Ә каенлык белән усаклыкта?
10) җир җиләге кайда үсә? Ә кура җиләге?

6. Курсив белән язылган сүзләргә сораулар куегыз:
1) Күктә якты кояш балкый.
2) җәй көне көннәр озын була.
3) җәен Әлфия белән Рәмзия авылда әти-әниләренә булыштылар.
4) Марат авылда күңелсез дип саный.
5) Каенлыкта каен җиләге күп.
6) Безнең урманнарда нарат, чыршы, каен, усак агачлары үсә.
7) Искәндәр бүген сәгать алтыда торган иде.
8) Юк, печәндә эшләгәндә яңгыр яуса, бик начар була.
9) Иртәгә болытлы көн булыр.
10) Имәнлектә имәннәр. ә каенлыкта каеннар үсә.



Основной курс: 23 дәрес.  →


←  Начало              наверх   ↑