Конкурс Тукай оныклары
 Начало  Контакт  Вопросы  Отзывы  О нас  Поиск 
  • Татарский язык: изучить легко!
  • Аудиокурс татарского языка
  • Фонетика татарского языка
  • Грамматика татарского языка
  • Самоучитель татарского языка
  • Русско-татарский словарь
  • Русско-татарский разговорник
  • Татарско-русский словарь
  • Татарско-русский учебный словарь
  • Скачать бесплатно
  • Татарский шамаиль
  • Татарская поисковая система
  • Татарская электронная библиотека




  • Рекомендуй нас друзьям:



    Татар телен өйрәнергә... чират

    Казан урамнарыннан узыгыз, тыңлагыз... Татар телендә яшьләр оялмыйча, мәгънәле итеп сөйләшеп бара. Апарга карап, урыс кешеләре дә телебезне өйрәнергә, аңларга омтыла шикелле. Әле 10 ел элек кенә кибетләрдә, транспортта телебезнең яңгырашын ишетеп тә булмый иде бит. Бүген татар теле бетеп бара, дип күпме сөйләмәсеннәр, ул үсеш мәсләгендә. Моңа сокланмаска мөмкин түгел. Әмма... Мәкаләмдә үз карашымны гына белдерергә телим. Шулай да, татар теленә битараф булмаган барча зыялы мине аңлар, дип уйлыйм.

    Минем тарафтан ярты ел элек шәхси фонд оештырылды. Максатым - татарларгамы, урысларгамы, башка милләтләргәме - татар телен өйрәтү иде. Мин дигәнем - ул бай эшмәкәр дә, иганәче дә түгел, тик татар телен өйрәтергә теләүче бер адәм генә.

    Курсларыма карата берничә фикер яши. Беренчедән, күп кенә татар "зыялысы" елмаеп кына карады:
    "Әй, урысларга татар теле ниемә соң, синең түләүле курсларыңа йөрмәсләр!" Димәк, җитди карамыйлар. Фонд ачылуга безгә бер ханым килде дә: "Мин дә татар телен укыта алам, миңа да бер төркем курсант бирмәссез микән?" - диде. Сөйләшеп киткәч, ул: "Татар кешесе ике телне белә, ә урыслар татар телен өйрәнми! Шуңа күрә, татарлар - яхшы, ә урыслар - мыскыл итүче», -диде. Моны ишеткәч, мин: "Гафу итегез, минем урыс халкына хөрмәтем зуррак, чөнки алар үзләренең телен Казан татарлары сыман аяк астына салып таптамый", - дидем. Без саубуллаштык.

    Бүген дә шул фикеремдә калам. Курслардан тыш, безнең фондта Интернет челтәре аша "Самоучитель татарского языка", "Аудиокурс для начинающих", "Совершенствуй свой татарский" һ,б. курслар таратыла. Бу курсларга көненә бөр заказ булса да килеп тора. Статистиканы карасаң, аптырарлык: заказ саны ягыннан Казан егерменче урыннарда. Мәскәү, Пенза, Ульяновскидан, Төмән өлкәсеннән, Омски, Томски, хәтта Чукоткалардан заказлар алып кына торабыз, ә Татарстанга татар теле кирәкми булып чыга! Хикмәт...

    Мин бернәрсәгә төшенә барам: төрле түрәләр, хакимият вәкилләре татар теле, дип кычкырып йөреп, төрле "тузга язмаган" курслар үткәреп, татар теленең дәрәҗәсен төшерәләр түгелме? Татар телен кайгырткан булып, төрле оешмалар ачып, буш сүз сөйләп йөргәнче, телебезне саклауны, камилләштерүне чынлап торып гамәлгә ашырыйк, җәмәгать!

    Уйлап карасаң, җәмгыятьтә бит телебезгә карата кызыксыну бик югары дәрәҗәдә! Шөкер, минем курсларга татар һәм урыс кешеләре: "Наконец-то, нашли! Только у вас и можно изучить татарский язык!" - дип киләләр. Ә татар теленең башлангыч дәрәҗәсен үзләштергәч: "А почему татары своими учебниками над нашими детьми издеваются?! Неужели нельзя подобные методики везде использовать?" - дигән фикерне ишетүе күңелле дә, авыр да...

    Әлмәтгә дә эшләдем, Алабугада да укыттым мин, әмма Казанда чират торып, акча түләп татар телен өйрәнергә теләүчеләрнең бигрәк тә күп булуы аеруча уйландыра. Башкалабызда иркенләп татар телен өйрәнү курслары юк. Булса, аена ике мең сум түләп, минем курска чират тормаслар иде! "Татар теле курслары" дип күз буяр өчен, "галочка" куяр өчен "кәгазьдә" яшәүче курсларның беркемгә кирәге юк. Нәкъ шулар татар теле укытуның, гомумән дә, телебезнең, хәтта татар халкының дәрәҗәсен төшерә түгелме соң?! Уйланыйк, алга карыйк...

    Равил САБИРОВ, "Татарнамә" фондының татар теле курслары җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты.
    Мәдәни Җомга № 12 31 март 2006 г.
    Изучаем языки:
  • Крымскотатарский
  • Турецкий
  • Удмуртский