Татарская орфография и татарские орфографические словари

Татар орфографиясе һәм орфография сүзлекләре

1. Татар орфографиясе һәм орфография сүзлекләре тарихыннан
2. Хәзерге татар телендә орфографик проблемалар
3. Хәзерге татар теленең орфография сүзлекләренә күзәтү

Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка милләт вәкилләренә дә өйрәтү зарури. Рус теле күп дистә еллар милләтара аралашу теле булып яшәгәнгә күрә, аны укыту методикасы да, фәнни-дидактик нигезләре дә, программа һәм дәреслек төзү мәсьәләсе дә, бу телне өйрәнүнең мотивациясе дә ачыкланган. Хәзерге чорда да рус телен укыту методикасы камилләшеп бара, дәреслекләрнең сыйфаты да яхшыра, телгә һәм сөйләмгә өйрәтү проблемалары да эшкәртелә.
Хәзерге шартларда «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы Законны тормышка ашыру, татар телен гамәлгә кертү өчен объектив шартлар җитәрлек.
Татар теленә өйрәтүнең тарихы бай. Бүгенге көндә татар теле мәктәпләрдә, югары уку йортларында укытылып килә. Ләкин татар телен рус һәм башка татар булмаган аудиториядә укыту өлкәсендә проблемалар шактый. Шул авырлыкларны төгәлрәк аңлау өчен, аларның төп сәбәпләренә төшенү өчен татар телен рус балаларына укытканда язуны һәм орфографияне үзләштерүе әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып санала.
Бүген рус балаларын язуга өйрәтүдә нинди дә булса төп методика юк дип карарга була. Шуңа күрә хезмәтнең актуальлеге бәхәссез. Бу өлкә дәреслекләр төзүчеләр һәм төрле әсбаплар авторлары тарафыннан аерым каралмый. Бу проблема лексиканы өйрәнү, уку кагыйдәләренә ияреп кенә килә.
Татарча язарга өйрәткәндә төп мәсьәләләрнең берсе, һәм без бу проблема турында эшебездә бер генә тукталмабыз, – татар алфавитының еш үзгәреп торуы. Кириллицага күчүенә 60 ел гына үтү, һәм 1939 нчы елга кадәрге язарга өйрәтү өлкәсендәге бөтен җыйналган тәҗрибә юкка чыгу татарча язуга бик зур кыенлыклар тудырды.
Моны Ф. Ибраһимов та үтеп уза: «Татар теле белеменең аеруча фонетика һәм графикасының, фәнни яктан җитәрлек эшләнмәгән булуы, татар алфавитының еш үзгәреп торуы (гарәп, яңалиф, рус) сәбәпле, аваз һәм хәрефләрне өйрәтүне, аналитик-синтетик аваз методына нигезләп, җиңелдән авырга таба бару тәртибендә бирү әлеге әлифба (беренче рус графикасында төзелгән) елларда бигрә тә җиңел эш булмый».
Орфография тел өйрәнгәндә әһәмиятле урын алып тора. Шуңа күрә безнең тарафтан аерым орфографиягә өйрәтү проблемалары да каралып үтте.
Язма сөйләмнең нигезләре башлангыч сыйныфларда салына. Югары сыйныфларда язма сөйләм камилләшә, әмма ул мәктәптә тәмам формалашып бетә дип уйлау ялгыш булыр.
Н.И. Жинкин билгеләп үткәнчә, «... һәрбер тел системасы шулкадәр катлаулы, аның законнарын өйрәнү һәм төрле төр сөйләмдә, бигрәк тә язма сөйләмдә куллану мәктәптә тәмамланмый, ә гомер буена дәвам итә» .
Шуңа күрә, язу методикаларның әһәмияте бик зур, чөнки алар балаларда дөрес язуның кагыйдәләрен бөтен гомергә нигез салалар.


Безнең тарафтан соңгы елларда чыккан сүзлекләр анализланды. Алар арасында Х.Х. Сәлимовның орфоэпик-орфография сүзлеге, А.Х. Нуриеваның башлангыч мәктәпкә төзелгән сүзлеге һәм башкалары. Алар арасында ике графикага нигезләнгән (кириллица һәм латиница) Ф.М. Газизова тарафыннан төзелгән сүзлекне дә билгеләп китәргә кирәктер. Сүзлекләрдән тыш, без шулай ук алфавит, орфография, графикага багышланган хезмәтләрне һәм аерым мәкаләләрне кулландык. Бу Ф.Ә. Ганиев, Э.Р. Тенишев, Х,Р. Курбатов хезмәтләрен әйтеп китеп була.
Хезмәт керештән, төп өлешнең ике бүлегеннән, йомгаклаудан һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

1. Татар орфографиясе һәм орфография сүзлекләре тарихыннан аерым мәсьәләләр

Татар графикасы тарихы аеруча катлаулы. Х.Р. Курбатов әйтүенчә, «Татар культурасының иң катлаулы һәм иң бәхәсле өлкәсе – язу тарихы, хәреф алыштыру һәм имла төзәтү тарихы дисәк, һич тә ялгыш булмас» .
Шулай итеп, кыскача әйткәндә, татар алфавиты һәм орфографиясе уйгур язуына, гарәп алфавитына килеп тоташа. Билгеле булганча, ХХ йөзнең 20 нче елларында латин алфавиты күчерелә. Ә 1939 нчы елда татар телен кириллик графикага күчерәләр.
Әмма кириллик графикасы татар фонетикасының үзенчәлекләрен тулысынча канәгатьләндерми. Шуңа күрә татар орфографиясе тарихында берничә тапкыр алфавит үзгәреше турында сорау туа.
Монда без егерменче-утызынчы елларда күп бәхәсләр тудырган латин графикасы, һәм аннары 1990 нчы елларда яңача латин графикасына күчү проблемалары аеруча әһәмиятле.
Бүгенге татар теле кириллица алфавитына һәм графикасына нигезләнгән, һәм 1983 нче елда барлыкка килгән сүзлек (бибилиографияне карагыз) хәзерге көндә дә норматив булып кала. Шуннан, татар орфографиясе тарихы, 1939 нчы елдан башлап, нинди дә булса зур үзгәрешләр кичерми.
1970 нче елларда, һәм 1990 нчы еллар башында кулланыла торган алфавитка өч өстәмә билге-хәреф өстәү проблемасы карала. Әмма алар тормышка ашмый.
1990 нчы елларда бу мәсьәлә яңадан туды. Әлбәттә, галимнәр тарафыннан я латин графикасы, я өстәмә өч хәреф өстәргә тәкъдим ителде. Моның турында Х.Р. Курбатов, В.Х. Хаков язды.
Шулай итеп, татар алфавиты мәсьәләсендә, татар теле орфографиясендә һәрдаими бәхәсле сораулар булып торуы мәгълүм, әмма аларның үзенчәлеге бүгенге көндә дә ачыкланып бетмәгән.

Татар орфографиясе мәсьәләләре турыдан-туры орфоэпия проблемаларына йогынты ясый. Монда без күп хаталар күзәтергә мөмкин. Әйтик, бер тапшыруда «Татарстан казчылык белән шөгыльләнүче ике хүҗалык бар» дигән җөмләдә моңа караган ике хата бар. Беренчесе – [казчылык] сүзендә, икенчесе – [шөгөлләнүче]. Алар [казтш’ылык] һәм [шөгөлләнүтш’е] кебек әйтеләләр. Бу мисалны ике сәбәп белән аңлатып була. Беренчедән, рус телен йогынтысы сәбәбе белән, шул телдән килеп кергән аффрикаты дип. Икенчедән, диалект йогынтысы дип. Шул ук хата өч сүзендә дә ачык ишетелә.
Шул ук чакта «Татарстан хәбәрләре»н алып баручы диктор сөйләмендә кайбер очракларда [ң] авазының дөрес әйтелмәвенә тукталырга мөмкин. Мәсәлән: «Соңгы вакытта Чистай җәмгыятенә аның файдасы юк» җөмләсендә [соңгы] [сонгы] итеп әйтелә.
Икенче очракта [җиңел] сүз әйтелеше [җингел] кебек яңгырый. Бу әйтелешне, безнең фикеребезчә, нәкъ диалект йогынтысы белән генә аңлатып була.
Аерым очракларда «Татарстан хәбәрләре»нең диктор сөйләмендә гарәп-фарсы алынмаларында да хаталар күзәтелә. Мәсәлән: [икътисадый] сүзе [ихтисади] кебек әйтелә. Монда без татар теле уңайлы артикуляцион вариантны сайлау, ягъни гади сөйләм тәэсирен күзәтәбез.
Кайбер очракларда шул ук дикторның язу белән әйтү аермасына нигезләнгән һәм киң таралган хаталар да күзәтелә. Мәсәлән, [төзөлә] урынына [төзелә] дип әйтү. Әмма мондый хаталар бик очраклы. Әйтик, шул ук тапшыруда диктор [бөтөнөсө] сүзен дөрес әйтә.
Без анализлаган тапшыруларга килгәндә, тагын бер күренешкә тукталып китәргә кирәк. Бу кайбер рус алынмаларын әйткәндә вариантлык. Мәсәлән: «Татар радиосы»ндә [гәҗит] яңгыраса, «Татарстан хәбәрләре» тапшыруында шул ук сүз [гәзит] итеп әйтелә. Бу, безнең фикеребезчә, шулай ук орфография проблемаларына барып тоташа.
Шул ук проблемалар [рәсәй], [русийә], [российа] кебек әйтелешләрдә чагыла. Мондый сүзләрнең әйтелеш вариантлары күбрәк тә булуы ихтимал.

Шулай итеп, татар орфографиясе тарихы һәм бүгенге проблемалары аеруча мөһим проблема булып тора, чөнки бу татар сөйләменә көчле йогынты ясап, хәтта радио һәм телевидение сөйләмендә дә хаталар ясарга мөмкинлек бирә.


2. Хәзерге татар телендә орфографик проблемалар
Кириллицада татар теленә карта берничә төркем проблема билгеләп чыгарга мөмкин. Беренче төркем проблемалар алфавит һәм сөйләм белән аермасы нигезендә барлыкка килгән проблемалар.
Икенче төркем, алынмалар һәм совет чорында рус теленнән һәм рус теле аша кергән сүзләр язуы проблемасы.
Һәм өченче төркем: кайтарылган сүзләр язуы проблемасы.
Татарча орфографиясендә һәм язарга өйрәтүдә төп кыенлыклар булып түбәндәгеләрне билгелибез:
1) аваз белән хәреф еш кына туры килми;
2) татар телендә күпчелек сүзләрнең язлышын сингармонизм законы (рәт гармониясе) билгеләсә дә, алынма һәм кушма сүзләр бу законга буйсынмыйлар;
3) ассимиляция, диссимиляция, редукция, иренләшү, элизия очраклары сүзнең әйтелеше белән язылышы арасында зур аерма булуы турында сөйлиләр;
4) рус орфографиясендә фонетик-морфологик язылыш өстенлек итә, татар телендә фонетик һәм морфологик язылыш төп принциплары булса да, алдагы фонетик үзгәреш төрләре боларга каршы килә.


2.1. Алфавит һәм сөйләм белән аермасы нигезендә барлыкка килгән проблемалар
Бу проблемалар турында Х.Р. Курбатов болай яза: «1987-1990 нчы елларда кириллицасы камилләштерү омтылышы тагын кузгала – алфавитка «к», «г» фонемалары өчен генә түгел, «w» фонемасы өчен дә махсус хәреф бирелеп (башта «у», соңрак «v») орфографиянең яңартылган проекты төзелә» .
Бу беренче проблема. Бүгенге чорда җәмгыятьтә татар теленең абруе, куллану даирәсе киңәя барганда бу проблема, әлбәттә, зур кыенлыклар тудыра. Бу мәсьәлә шулай ук татар балаларын укытканда да сораулар тудыра. Чөнки орфография еш кына сөйләмгә дә йогынты ясый башлый. Һәм шул йогынтының ешрак очрый торганнарыннан «в» хәрефен әйтеп китәргә кирәктер.
Еш кына укучылар «вакыт»ны [вакыт], ә «тавык»ны [тавык] ([wакыт] һәм [таwык] урынына) дип әйтәләр. Хәтта мондый әйтелешне без радио һәм телевидение тарафыннан да ишетә алабыз.
«В» һәм «у» хәрефләре бер үк фонеманы белдереп еш кына бер-берсен алыштырып киләләр. Бу татар орфографиясендә шулай ук проблема тудыра: сорау – соравы, тау – тавы.
Шул ук йогынты нигезендә «сәгать», «канәгать» сүзләрен китереп була. Монда еш кына ахыргы авызны йомшартуны билгеләп була.
Әмма бу һч хәрефтән тыш, орфография һәм сөйләм аермасы күп кенә башка проблемалар да тудыра. Еш кына рус аудитория өчен язылган әсбапларда һәм дәреслекләрдә татар теленең орфографиясенең төп принцибы итеп «фонетик принцибын» билгелиләр. Башкача әйткәндә, «ничек ишетәбез, шулай язабыз». Әмма бу принцип чынбарлыкта күп кенә хаталарга китерә, бигрәк тә татар телен рус аудиториясендә укытканда.
Беренчедән, без «о», «е», «ы» хәрефләренә туктала алабыз. Монда без татар телендәге кыска сузыкларның әйтелеше турында сүз бара. Әлбәттә, рус аудиториясендә дә, аерым очракларда (икетеллелек ситуацияләрендә) татар аудиториясендә дә орфография шулай ук сөйләмгә хәтта көчле йогынты ясый. Рус аудиторисенә килгәндә, аеруча кыенлык «а» хәрефе тудыра. Беренче иҗектәге һәм сүз башындагы татар [а] авазы рустелле кешесенә [о] авазы кебек ишетелә. Шулай итеп, татар орфографиясендә бу, безнең фикеребезчә, хәл ителүен көтә.
Икенчедән, тартык авазлар арсында да проблемалар тууы ихтимал. Мәсәлән, «ч» хәрефе саф татар сүзләрендә һәм алынмаларда төрле авазлар билгеләп килә. Шул ук хәл «х» ягъни «т» хәрефләре белән дә килеп чыга (моның турында Х.Х. Сәлимов хезмәтләрендә).

Шулай итеп, хәзерге татар теленең кириллицага нигезләнгән графикасы татар орфографисендә күп кенә кыенлыклар тудыра. Әмма, аерым билгеләр (хәрефләр) өстәп кенә бу проблема хәл ителә алмый, чөнки күп кенә хәрефләр төрлечә яңгырыйлар. Галимнәр тарафыннан аерым татар хәрефләреннән тыш (к, г, в, у), монда тагын башка хәрефләрне дә кертеп була. Бу проблема бигрәк тә татар телен рус аудиториясендә укытканда, барлыкка килә.

2.2. Алынмалар һәм совет чорында рус теленнән һәм рус теле аша кергән сүзләр язуы проблемасы
Әйтеп киткәнчә, күп кенә рус авазлары татар телендә шул ук хәреф белән билгеләнгән авазларга туры килмиләр. Мәсәлән, «а», «о», «ы», «е». Әмма әле Ә.М. Әхунҗанов тарафыннан канунлаштырган принцип буенча, рус алынмалары татар теленә үзгәрешсез керәләр. Әлбәттә, аларның язылышы һәм әйтелеше шулай ук рус телендәге кебек булырга тиеш .
Бу проблема татар теленә кергән алынмалар саны артуы белән тагын да зарурлана, чөнки икътисади, сәяси-иҗтимагый тормышта үзгәрешләр нигезендә, хәзер бик күп яңа терминнар һәм аңлатмалар кереп бара. Алар бөтенесе дә рус телендәге кебек формалашалар. Бу күренешне яңа чыккан орфографик сүзлектә күзәтергә мөмкин . Монда күп кенә мисал китереп була: принтер, дистрибьютор, секьюрити, монитор һ.б.
Әлбәттә, бу проблема татар орфографиясенә, бер яктан, җиңеллек кенә китерә. Чөнки рус телендәге кагыйдәләр турыдан-туры татар теленә күчәләр, һәм мәсьәлә хәл ителә кебек. Әйтик, рус телендәге вариативлык рэкет – рэкит – рикет рус телендә рэкет формасында тукталып чишелде. Татар теле бу вариативлыкны кабатлап кына чыга.
Әмма, икенче яктан, без монда татар телендәге орфография нигезләренең төп кагыйдәләре бозылуын күзәтә алабыз. Мәсәлән, шул ук әйтелеш һәм язылыш белән зур аерма тууы: дистрибьютор сүзе татар теленә хас түгеллеге билгеле.
Рус алынмаларына бәйләнешле тагын бер проблемага тукталып китәргә кирәктер. Бу – совет чорында кереп татар теле тарафыннан тулысынча үзләштерелгән сүзләр. Күп кенә очракларда монда киң вариативлык очратып була. Мәсәлән, газета – газет – гәзит – гәҗит. Мондый киң вариативлык төрле мөхәррирләр һәм язучылар тарафыннан тудырыла, һәм алар шулай ук бүгенге көнгә кадәр канунлаштырылмаган.
Икенчедән, совет чорында кергән алынмалар еш кына яңача график формада куллана башлыйлар. Бу шулай ук аерым очракларда вариативлык тудыра. Мәсәлән, скрипка – эскрипкә, карточка – кәртечкә һ.б.
Мисаллар: «Музыкаль мәктәптә фортепьяно, баян, эскрипкә, халык уен кораллары һәм тынлы оркестрда уйнарга 93 укуы өйрәнә» («Татарстан», 1997, 5, №.18); «Ул, яраннары белән бергә, берничә минут кукуруз басуында басып тора, кәртечкәгә, киного төшә («Татарстан», 1996, №9, Б.5).

Шулай итеп, рус алынмалары хәзерге татар телендәге орфографиягә күп кенә кыенлыклар тудыралар. Бу проблеманы берничә яклы хәл итеп була. Беренчедән, татар сөйләменә караган вариантларны каннулаштырырга. Мәсәлән, китерелгән мисалларадан эскрипкә, кәртечкә кебекләрне. Алар өстәл, кенәгә аналогиясе буенча кабул ителә алалар. Икенче яктан, алар Ф.Ә. Ганиев редакциясендәге кебек сүзлектә рус вариантларында куллануы кагыйдә рәвешендә каралырга тиеш. Бу очракта, безнең фикеребезчә, яңа алынмаларны һәм совет чорында кергән сүзләрне татар орфографиясе кагыйдәләре буенча рәсмиләштерү уңышлырак. Чөнки, монда татар сүзләренең язылышы аларның әйтелешенә якынлашалар, һәм нигездә торган «фонетик принцип»ка карыйлар.

2.3. Кайтарылган сүзләр язуы проблемасы
1990 нчы елларда татар теленә «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә (1977-1981) иске китап сүзләре катламына кертелгән сүзләр актив сүзлек составына кайтарыла башладылар.
Күп кенә кайтарылган сүзләр «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә табылмый, ягъни аларның язылышлары аерыла. Мәсәлән, Шәрык – Шәрыкъ. Мондый мисаллар, әлбәттә, татар телендә укучы балаларга зур кыенлыклар тудыра.
Шунысын билгелән китәргә кирәк: гарәп-фарсы алынмалары татар телендә актив кулланылып, татар теленең фонетик законннарына буйсыналар. Мәсәлән, сингармонизм законына. Әмма язуда аларның үзенчәлекле әйтелешләре нечкәлек билгеле, «ә» урынына «а» хәрефе ярдәмендә билгеләнә. Әлбәттә, мондый язылыш проблемалар тудыра: кәгазь, сәгать һ.б. Мондый язылыш, кагыйдәгә керсә дә, татар сөйләменә тискәре йогынты ясавы ихтимал.
Монда ук без орфография проблемаларының гамәли яктан чагылышын билгеләп китәбез.
Хатасыз язарга өйрәтүдә төп принцип итеп әсбап авторлары комплекс күнегүләр, хаталар өстендә эшләүне һәм орфоэпия проблемаларын хәл итүдә күрәләр. «Дөрес язарга өйрәткәндә, кече яшьтәге укучыларның татарча язганда, җибәрә торган типик хаталарын өйрәнү зур әһәмиятка ия. Язганда хаталар җибәрү, беренче чиратта, укучыларның сүзләргә аваз анализы камил булмавы белән аңлатыла. Мәсәлән, башлангыч сыйныфларда укучылар «аваз» хаталары якынча 40 % тәшкил итүе мәгълүм. Бу факт Л.В. Щербаның хаклыгын тагын бер кат дәлилли. Ул: «Орфография мәсьәләләрен хәл итү өчен, башта орфоэпия мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк», – дип язган» .
Шул ук рәвештә язарга өйрәтү турында Ф.С. Сафиуллина хезмәтендә сүз бара. Ләкин автор рус балаларын татарча язарга өйрәтүдә төп кыенлыкларны да билгеләп үтә. Шулай, ул: «татарча грамоталы язарга өйрәтү рус мәктәбендә гаять авыр. Моның сәбәпләре дә күп: 1) аваз белән хәреф еш кына туры килми; 2) татар телендә күпчелек сүзләрнең язлышын сингармонизм законы (рәт гармониясе) билгеләсә дә, алынма һәм кушма сүзләр бу законга буйсынмыйлар; 3) ассимиляция, диссимиляция, редукция, иренләшү, элизия очраклары сүзнең әйтелеше белән язылышы арасында зур аерма булуы турында сөйлиләр; 4) рус орфографиясендә фонетик-морфологик язылыш өстенлек итә, татар телендә фонетик һәм морфологик язылыш төп принциплары булса да, алдагы фонетик үзгәреш төрләре боларга каршы килә» .
Ф.С. Сафиуллина язарга өйрәтүнең татар телен өйрәнгәндә ярдәмче ысул икәнен һәм аның әһәмияте зур булмаганлыгын да билгеләп үтә. «Шуңа күрә татар мәктәпләре дәрәҗәсендә грамотага өйрәтү, безнеңчә, төп мбулып тормый. Дөрес язуга өйрәтү тел системасын, грамматик һәм орфографик кагыйдәләрне үзләштерү процессына һәм сөйләшүгә бәйләнеп тора. Сүзләрне дөрес язу ишетүгә, күрүгә һәм хәрәкәткә (мотор хәрәкәтенә) нигезләнеп, ягъни гамәли юл белән үзләштерелә» .

Шулай итеп, кайтарылган сүзләргә килгәндә, алар үзләренең әйтелеш үзенчәлекләре белән нигездә татар орфографисендә чыгармалар ясап, проблема тудыралар. Сүзнең нечкәлеген белдерер өчен, еш кына бу сүзләрнең ахырында нечкәлек билгесе куела. Әмма бу хәреф рус телендәге нечкәлекне белдерми, һәм бу күренеш массакүләм икетелллелек шартларында күп кенә татар сөйләменә тискңре йогынты ясый. Өстәмә кайбер кайтарылган сүзләрдә шулай ук вариативлык очрый.

3. Хәзерге татар теленең орфография сүзлекләренә күзәтү
Бүгенге татар телендә 2000 елга кадәр орфография өлкәсендә норматив һәм асыл сүзлек буларак, 1983 нче елда дөнья күргән «Татар теленең орфография сүзлеге» саналып килде. Ул А.Х. Нуриева, Ф.М. Фасеев, М.И. Мәхмүтов тарафларыннан төзелгән .
Әмма бу сүзлек егерме ел эчендә норматив сүзлек булып килүенә карамастан, бүгенге көндә дә шул функциядә кала.
2002 нче елда «Раннур» нәшриятында профессор Ф.Ә. Ганиев редакциясендә «Татар теленең орфография сүзлеге» басылып чыга. Сүзлекнең керешендә язылган: «Моңа кадәр орфографиягә булган ихтыяҗны 1983 нче елда басылып чыккан «Татар теле орфография сүзлеге» дигән басма үтеп килде».
Шулай, орфография сүзлекләре бүгенге көндә норматив рәвештә Ф.Ә. Ганиев тарафыннан һәм аның редакциясендә төзелгән сүзлек тора. Әмма шул ук чакта 1983 нче елдагы сүзлек тә күп кенә укытучылар, галимнәр тарафыннан норматив булып кала.
Өстәмә 2003 нче елда басылып чыккан Ф.М. Газизова сүзлеген дә искә алырга кирәктер. Бу – беренче кириллик һәм латин графикасында төзелгән Ф.М. Газизова сүзлеген билгеләргә кирәк. Латин графикасына күчү мәсьәләсе – аеруча үзенчәлекле һәм катлаулы проблема. Әмма күп кенә тел белгечләре тарафыннан ашыгыч һәм тиз рәвештә латин графикасына багышланган әсбаплар, белешмәләр басылып чыгарылды. Ф.М. Газизова сүзлеге шундыйлардан.
Кабул ителәчәк латин графикасындагы мәсьәләләр бүгенге кириллик алфавитына нигезләнгән татар орфографиясе проблемаларын хәл итми, ә аерым очракларда катлауландыра. Мәсәлән, өстәмә хәрефләр, сүзнең язылышы, аның эстетик күренеше һәм башкалар. Шулай ук Ф.М. Газизова тәкъдим итә торган латин графикасында ниниди дә булса төгәл һәм урынлы кагыйдә күзәтелми. Анда турыдан-туры «ничек ишетәм, шулай язам» (ягъни «фонетик принцип») күзәтелә. Ә бу принцип беркайчан язу белмәгән, беренче тапкыр график рәвешкә күчерелә торган телләргә генә ярашлы. Меңьеллык тарихлы татар теле язуын андый ашыгыч рәвештә һәм 30 нчы еллардагы кагыйдәләргә нигезләнгән латин графикасына күчерүнең, безнеңчә, мәгънәсе юк.
Аерым Х.Х. Сәлимов тарафыннан төзелгән орфоэпик-орфографик сүзлекне билгеләргә кирәк. Бу – бүгенге көндә бердәнбер орфоэпик сүзлек булып, чын мәгънәдә татар теле үзенчәлекләрен билгели. Мондый сүзлекләр, безнең фикеребезчә, һәр елны чыгып, яңартылып торылырга тиештер.
Шул хаталарны тикшерү өчен без Х.Х. Сәлимов һәм Ф.С. Сафиуллинаның теоретик хезмәтләренә таяндык.
Шулай, Ф.С. Сафиуллина тарафыннан орфоэпик кагыйдәләрнең сакланмавы өч төрле сәбәпләр белән аңлатыла:
1) әйтелеш белән язылыш арасында зур аерма булу. Вәли [wәли], канәгать [кәнәгәт] һ.б.
2) әдәби телгә диалекталь тәэсир булып, дөрес сөйләм нормалары бозылырга мөмкин. Мәсәлән: төтөн – тетен, җир – дҗир.
3) аерым очракларда теге яки бу авазны дөрес үзләштерергә икенче телнең тәэсире мөмкинлек бирми. Мәсәлән, татар телендәге [һ] авазын шәһәр шартларында [х] дип әйтү киң таралган .
Бүгенге көндә телевидение һәм радио телендә күп кенә орфоэпик хаталар күзәтергә мөмкин. Беренче яктан, алар татар әдәби теле үзенчәлекләре белән бәйле. Билгеле булганча, татар әдәби телендә хәзерге көнгә кадәр аның сөйләм нормалары турында бәхәсләшәләр. Икенче яктан, татар телендә сөйләшүчеләр арасында күп диалектлар билгеләп була. Бу диалектлар татар халкының киң һәм чәчмә рәвештә яшәве беләң аңлатырга була.
Әмма татар теленең нинди дә булса орфоэпик нормалары буларак, аларны саклап һәм телевидение һәм радио өлкәсендә сакларга кирәклеге аңлашыла.

Татар телендәге орфография проблемалары гамәлдә укытучылар һәм методистлар тарафыннан еш тикшерелә. Мәсәлән, «Мәгариф» журналының битләрендә еш кына рус балаларына татар теле укытуы проблемаларына материаллар басылып чыга. Алар арасында дәресләр һәм гамәли тәкъдимнәр дә очратырга мөмкин. Мәсәлән, Чаллыдагы 61 нче гимназия укытучысы Елена Хаджаева тарафыннан безнең темага карата дәрес үрнәге тәкъдим итә. Ул: «авазларны дөрес әйтергә өйрәтү дөрес язарга өйрәтү белән бергә алып барыла» , – дип яза. «Дөрес язарга өйрәткәндә, күчереп язу – башлангыч чорда иң уңышлы алым» , – дип саный укытучы.
Е. Хаджаева тарафыннан еш очрый торган хаталар китерелә. «Укучыларның еш кына түбәндәге очракларда хата ясаулары күзәтелә: ә, е хәрефләрен бутау: о, ө хәрефләрен дөрес язмау; хәреф төшереп калдыру; сүздә булмаган хәрефләр өстәү. Болардан тыш, балалар башка сүзләрне язганда да кыенлык кичерәләр. (Мәсәлән, янәшә тартыклар кергән сүзләрдә, яки къ, гъ, н, ң, ж, җ, һ, х, ш, ч, й хәрефләре булган сүзләрдә)» .
Хаджаева тарафыннан түбәндәге алымнар тәкъдим ителә:
«Типик хаталар:
1) ә, е хәрефләрен бутау:
тәмле, бәрәңге, исәнме, дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, яшелчә, белән, пешерәм;
2) е урынына ә язу:
бүген, кичен, кишер, ишек, җимеш, түгел, ничек, сигез, песи;
3) ә урынына э (е) язу:
ничә, кичә, иләк, чиләк, җиләк, шимбә, үлән, иртән, ишәк;
4) о – ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язылганын белмәү:
болын, колын, борын, соры, солы, орлык, оныт, болыт, төлке, көлке, көзге, бөтен, сөлге, бөре, чөгендер;
5) сүз башында йо – йө кушылмаларын дөрес язмау:
йорт, йокы, йомшак, йолдыз, йөз, йөзә, йөри, йөзем, йөзек;
6) ң, җ, һ, х, ч һәм в тартыкларында хата җибәрү:
бәрәңге, зәңгәр, җиңү, җиңел, яңа, яңгыр;
җиләк, җимеш, җиң, җәй, җөмлә, Җәмилә;
һәм, һәр, шәһәр, һич, һөнәр, һаман, һуш китү;
хат, хезмәт, рөхсәт, рәхәт, рәхмәт, халык, яхшы;
чәй, чәч, чәчәк, чиләк, чыршы, чана, чаңгы;
авыл, тавык, тавыш, ватык, Вафа, Вәли» .
Бу алымнар үрнәкләрендә, безнең фикеребезчә, рус балаларын язарга өйрәтүдә иң уңайлы мисалларын күзәтергә мөмкин.

Шулай итеп, бүгенге татар орфография сүзлекләре уку-укыту таләпләрен канәгатьләндерми, шуңа күрә укытучылар һәм методистлар 1983 нче елдагы басылган сүзлеккә мөрәҗәгать итәләр.


Йомгаклау

Безнең тарафтан хәзерге татар орфографиясендә түбәндәге проблемалар билгеләнде:
1. Алфавит һәм сөйләм белән аермасы нигезендә барлыкка килгән проблемалар.
2. Алынмалар һәм совет чорында рус теленнән һәм рус теле аша кергән сүзләр язуы проблемасы.
3. Кайтарылган сүзләр язуы проблемасы.
Шул проблемаларны анализлап, без түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:
1. Хәзерге татар теленең кириллицага нигезләнгән графикасы татар орфографисендә күп кенә кыенлыклар тудыра. Әмма, аерым билгеләр (хәрефләр) өстәп кенә бу проблема хәл ителә алмый, чөнки күп кенә хәрефләр төрлечә яңгырыйлар. Галимнәр тарафыннан аерым татар хәрефләреннән тыш (к, г, в, у), монда тагын башка хәрефләрне дә кертеп була. Бу проблема бигрәк тә татар телен рус аудиториясендә укытканда, барлыкка килә.
2. Рус алынмалары хәзерге татар телендәге орфографиягә күп кенә кыенлыклар тудыралар. Бу проблеманы берничә яклы хәл итеп була. Беренчедән, татар сөйләменә караган вариантларны каннулаштырырга. Мәсәлән, китерелгән мисалларадан эскрипкә, кәртечкә кебекләрне. Алар өстәл, кенәгә аналогиясе буенча кабул ителә алалар. Икенче яктан, алар Ф.Ә. Ганиев редакциясендәге кебек сүзлектә рус вариантларында куллануы кагыйдә рәвешендә каралырга тиеш. Бу очракта, безнең фикеребезчә, яңа алынмаларны һәм совет чорында кергән сүзләрне татар орфографиясе кагыйдәләре буенча рәсмиләштерү уңышлырак. Чөнки, монда татар сүзләренең язылышы аларның әйтелешенә якынлашалар, һәм нигездә торган «фонетик принцип»ка карыйлар.
3. Кайтарылган сүзләргә килгәндә, алар үзләренең әйтелеш үзенчәлекләре белән нигездә татар орфографисендә чыгармалар ясап, проблема тудыралар. Сүзнең нечкәлеген белдерер өчен, еш кына бу сүзләрнең ахырында нечкәлек билгесе куела. Әмма бу хәреф рус телендәге нечкәлекне белдерми, һәм бу күренеш массакүләм икетелллелек шартларында күп кенә татар сөйләменә тискңре йогынты ясый. Өстәмә кайбер кайтарылган сүзләрдә шулай ук вариативлык очрый.
Бүгенге татар орфографиясе сүзлекләренә килгәндә, аларның 1983 нче елда чыккан норматив сүзлегенә нигезләнүен билгеләргә кирәк. Икенчедән, бүгенге татар теленең орфография сүзлекләрендә алынмаларга карата 60-70 елларда Ә.М. Әхүнҗанов билгеләгән принциплар ята. Безнең фикеребезчә, кайбер принциплар бүген инде искереп бара һәм аларны алыштырыр өчен нәкъ шул орфография сүзлекләре төзүчеләре тарафыннан тәкъдимнәр булырга тиеш.
Кызганычка каршы, бүгенге көндә татар әдәби теленең орфоэпиясенә караган тулы сүзлекләр юк. Әйтеп киткән Х.Х. Сәлимов тарафыннан төзелгән һәм Ф.С. Сафиуллинаның хезмәтләрендә бирелгән үрнәкләрдән башкалары юк. Шуңа күрә, нәтиҗә итеп, үзебезнең тарафыннан без түбәндәгеләрне тәкъдим итә алабыз:
– татар теле орфоэпия сүзлеген төзәргә һәм аны елдан-ел яңартып, радио һәм телевидение хезмәткәрләренә тәкъдим итәргә;
– татар теленең орфографиясендә вариантлыкны бетереп, аларны бер канунга нигезләргә кирәктер;
– радио һәм телевидение дикторларына артистларыбыз һәм галимнәребездән (мәсәлән, Ф. Галимуллин, Х. Миңнегулов кебекләр) үрнәк алырга кирәктер.
Алфавит, графика, орфография һәм орфография сүзлекләре тел тарихының бөтен чорларында да әһәмиятле мәсьәлә булып тордыларю. Э.Р. Тенишев әйтүенчә, «В отношении алфавитов предпочтителен первый путь: целесообразного следования. Мне думается, что проблема алфавита, требующая учета опта и раздумий, должна быть выделена в отдельную отрасль гуманитарных наук – алфавитоведение. Она требует профессиональных занятий» .
Рус балаларын татарча язарга өйрәтүдә бик күп кыенлыклар туа, ләкин бу проблемага карата нинди дә булса аерым караш, аерым методика юк дияргә була. Укытучылар, методистлар рус телендәге әлифба кагыйдәләрен татар теленә механик рәвештә күчерәләр генә.
Татар теленең алфавиты еш үзгәргәнгә (гарәп язуыннан латин графикасына һәм 1939 нчы елда кирилл (рус) алфавитына күчү), татарча язарга өйрәтү методикасы аеруча зур үсеш алмады. Ләкин татар телен туган тел буларак укытканда, алтмыш ел эчендә төрле методикалар эшләнде. Ә рус балалары өчен андый методикалар өстендә соңгы елларда гына тирән эшли башладылар.
Шулай итеп, хәзерге татар теле орфография һәм орфография сүзлекләре проблемалары алфавит һәм башка төрки халыкларның тәҗрибәсенә килеп тоташа.
Безнең тарафтан каралган проблема бүгенге көндә аеруча әһәмиятле һәм үзенчәлекле, чөнки бу мәсьәлә саф тел белеменә карамый, аның экстралингвистик нигезләре дә бар. Шуңа күрә, куелган проблемалар тел үзенчәлекләрен билгеләү рәвешендә генә хәл итә алынмый. Беренчедән, орфография – ул закончылык, ә законнарны милләт тарафыннан галимнәр язып, аларны махсус рәвештә расландарып билгеләргә тиешләр. Туып килә торган проблемалар бүгенге татар теленең торышын һәм киләчәктә үсешен күрсәтәләр.

Кулланылган әдәбият
1. Сүзлекләр
Газизова Ф.М. Татар теленең орфография сүзлеге (кириилица һәм латин графикасында). – Казан, 2003. – 436 с.
Нуриева А.Х. Татар теленең орфографик сүзлеге: Башлангыч мәктәпләр өчен. – Казан: Мәгариф, 1998. – 144 б.
Сәлимов Х.Х. Татар теленең орфографик-орфоэпик сүзлеге. – Казан: Яңалиф, 2004. – 191 б.
Татар теленең орфография сүзлеге / Профессор Ф.Ә. Ганиев редакциясендә. – Казан: Раннур, 2002. – 431 б.
Татар теленең орфография сүзлеге / А.Х. Нуриева, Ф.М. Фасеев, М.И. Мәхмүтов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1983. – 280 б.

2. Әдәбият
Ахунзянов Э.М. Русские заимствования в татарском языке. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1968. – 367с.
Әсәдуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре. – Казан: Мәгариф, 1998. – 151 б.
Бареев Т.Р., Гильмуллин А.А. Некоторые принципы систематизации татарского алфавита // Төркиләрнең телләре, рухи мәдәниятләре һәм тарихлары: традицияләр һәм заман. 3 томда. Беренче том. – Казан, 1992. – Б. 31-34.
Гарипов Т.М. Латиница как оптимальный алфавит для тюркских языков // Төркиләрнең телләре, рухи мәдәниятләре һәм тарихлары: традицияләр һәм заман. 3 томда. Беренче том. – Казан, 1992. – Б. 35-37.
Ибраһимов Ф. Белем әлифбадан башлана (татарча грамотага өйрәтү методикасы һәм әлифбалар). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1973. – 336 б.
Курбатов Х.Р. Татар әдәби теленең алфавит һәм орфография тарихы. – К.: Татарстан китап нәшрияты, 2002. – 144 б.
Сафиуллина Ф.С., Фатхуллова К.С., Юсупова А.Ш., Ризванова Л.М. Татарский язык (интенсивный курс). – Казан: Хәтер, 1998. – 272 б.
Сафиуллина Ф.С. Тел белеменә кереш. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. – 383 б.
Сәлимов Х.Х. Татар теленең орфоэпик сүзлеге. – Чаллы: Камаз нәшрияты, 1995. – 124 б.
Татар телендә тыныш билгеләре: Белешмә. – Казан: Мәгариф, 2004. – 47 б.
Тенишев Э.Р. Размышления об алфавитах тюркских языков // Төркиләрнең телләре, рухи мәдәниятләре һәм тарихлары: традицияләр һәм заман. 3 томда. Беренче том. – Казан, 1992. – Б. 5-7.
Хаджаева Е. Дөрес сөйләргә һәм язарга өйрәтү // Мәгариф, 2001, № 7. – Б. 25-27.