Конкурс Тукай оныклары
 Начало  Контакт  Вопросы  Отзывы  О нас  Поиск 
  • Татарский язык: изучить легко!
  • Аудиокурс татарского языка
  • Фонетика татарского языка
  • Грамматика татарского языка
  • Самоучитель татарского языка
  • Русско-татарский словарь
  • Русско-татарский разговорник
  • Татарско-русский словарь
  • Татарско-русский учебный словарь
  • Скачать бесплатно
  • Татарский шамаиль
  • Татарская поисковая система
  • Татарская электронная библиотека




  • Рекомендуй нас друзьям:

    1
    – Ял йортында ошадымы?
    – Бик тә ошады! Анда шулай начар ашаталар. Хәтта мин җиде килограммга ябыктым…

    2
    Бер хатын ахирәтенә сөйли:
    – Берничек тә иремне тәртипкә өйрәтә алмыйм – һәрчак акча калтасын башка урынга куя…

    3
    Ике кыз сөйләшә:
    – Мин кияүгә тик мәхәббәтем буенча гына чыгачакмын!
    – Мин дә… Нинди булса да шәбрәк очрак килеп чыкмаса…

    4
    Бер хатын ахирәтенә сөйли:
    – И-их, хәзерге яшьләр! Беләсеңме, уналты яшьтәге кызымның инде егете бар. Ә миңа бүген утыз тулганын ул оныткан!

    5
    Гаилә өстәл артында ашап утыралар. Әнисе улына:
    – Улым, бу сөякне атаңа бир. Аны кимерергә син эт түгелдер бит!

    6
    – Мәктәпне тәмамлагач, син улым табибга укы!
    – Әти, мин бит чебенне дә үтерә алмыйм…

    7
    Кораб кечкенә генә утрау яныннан үтә. Ә анда сакаллы бер кеше кычкыра һәм куллары белән нәрсәдер бик җитез селки…
    – Бу кем соң? – дип соры пассажир капитаннан.
    – Кем белгән? Һәр ел моннан узганда, ул шулай саташа…

    8

    – И-их, дивана инде этем. Мин аңа гәзит алып килергә кушам, ә ул миңа аш пешерә башлый…

    9
    – Минем этем шундый акыллы: ишек янына килә дә ишеккә шалтырата, һәм мин аны кертәм…
    – Ә минеке шалтыратмый…
    – И-и, юләр икән этең…
    – Юк ла, аның үзенең ачкычы бар…

    10
    – Минем хатыным төрле хайваннарны ярата. Аеруча этләрне һәм мәчеләрне…
    – Ә минеке ит ашамый…

    11
    Ике пеләш кеше кычкырышалар.
    – Ә син миннән дә пеләшрәк!
    – Ничек ул: синең дә, минем дә бер бөртек чәч юк!
    – Ә синең башың зуррак!

    12
    – Беләсеңме, күрше Радик эшкә урнашты бит.
    – Мин сиздем: акча өчен ул әллә нинди юләрлек башкарасын!

    13
    – Тыңлагыз, сез миннән инде бишенче тапкыр билетлар сатып аласыз, – ди кассачы бер ир-атка.
    – Гафу итегез, әмма анда холлга керүгә, ниндидер бер саташкан миннән аларны ала да ерта.

    14
    Бер кафега этен ияртеп бер кеше керә дә, андагылар белән эте сөйләшә ала дип пари тота. Әмма эте тынын да чыгармый. Баягы кеше пари акчасын түли дә моңсуланып чыгып китә.
    – Син беләсеңме, синең аркаңда мин күпме акча оттырдым, – ди. – Син нигә бер сүз дә дәшмәдең?
    – И-их, юләр, син иртәгә күпме отуыбыз турында уйла.

    15
    – Сания, чәй кайда ул? Эзлим, таба алмыйм…
    – Әй, шуны да белмисең. Чәй «Аптечка» капында, анда какао банкасы, аңа «Тоз» дип язылган..

    16
    – Нигә сезнең һәр шимбә фатирыгызда мәче кычкыра?
    – Мин аны юам…
    – Мин дә юам, минеке кычкырмый бит алай!
    – Ә син аны сыкмыйсыз мәллә?

    17
    – Сез Кипрга җыендыгызмы? Анда бит күләгәдә кырык градуслы эссе?!
    – Ә мин күләгәгә кермәммен…

    18
    Бер түрә янына ачулы бер кеше килеп керә дә:
    – Хайваннар саклау җәмгыяте мондамы? – дип кычкыра.
    – Монда… Ә сезне кем дә булса рәнҗеттеме әллә?

    19
    Авторемонтлау остаханәсендә
    – Әйтегезче, минем машина белән нәрсә дә булса эшләп буламы?
    – Әлбәттә, – ди оста, – аның алгы һәм арткы бамперларын алырга да һәм араларына яңа машина кыстырып куярга кирәк.

    20
    Хаким тәртип бозучыдан сорый:
    – Сез исерек хәлдә театрга кергәнегезне икърар итәсезме?
    – Әлбәттә, аек башта мин анда керү турында уйлаганым да юк…

    21
    Горбачев үз чорында урамдагы зур чират күрә дә машинасыннан чыгып:
    – Нәрсә артыннан торасыз?
    – Аракы артында, Михал Сергеич.
    – Ә арагызда коммунистлар бармы?
    – Бар!.. Бар!..
    – Партия өчен мыскыллык бу! Сезне партия сафларында түзә алмабыз – куарга кирәк!
    – Куар идек тә, чүпрә белән шикәре дә юк бит!

    22
    Берәү даруханәгә керә дә:
    – Сездә бәрәңге бармы?
    – Гафу итегез, бу даруханә, бездә бәрәңге сатылмый…
    Икенче көнне баягы кеше тагын керә:
    – Сездә бәрәңге бармы?
    – Нинди бәрәңге?! Монда дарулар сатыла бит!
    Бу күренеш биш көн рәттән кабатлана. Даруханәче түзми, зур хәрефләр белән «БӘРӘҢГЕ ЮК» дип белдерү элеп куя.
    Баягы кеше килеп керә дә, белдерүне укып даруханәчегә:
    – Менә бит, кайчандыр монда бәрәңге булган, – ди.

    23
    Тукталышка китәргә җыенган автобус янына берәү йөгереп килә дә:
    – Җәмәгать, бу нинди автобус?
    – Мерседес…
    – Юкла, нумеры нинди?
    – A169BC 16rus

    24
    Юлда ГИБДД хезмәткәре машинаны туктата:
    – Сез сәгатенә 60 километр тизлегендә бардыгыз, ә монда 40 билгесе тора…
    – Гафу итегез, минем тизлегем төп-төгәл 40 иде, иптәш постовой…
    – Менә радар күрсәтте бит…
    Монда йөртүченең хатыны кысыла:
    – Иптәш лейтенант, бәхәсләшмәгез. Салган чакта минем ирем шулай: бик тә үзсүзле…

    25
    – Мин үлеп бокс яратам. Хәтта шул спорт төре аркасында бик тә бай яшәп ятам…
    – Сез танылган боксчы мәллә?
    – Юк, мин теш табибы…

    26
    – Нихәл, дус, исәнме?
    – Бик яхшы, үзеңдә ничек?
    – Минем хәл ярыйсы. Кара әле, синдә илле-йөз сум акча юкмы?
    – Монда юк шул, янымда йөртмим.
    – Ә өйдә ничек?
    – Бер килеш. Кечесенә бераз салкын гына тиде. Авырып тора.

    27
    Ялкау юлда барганда егылган. Торып бераз киткәч, абынып тагын барып төшкән. Шуннан соң:
    – Икенче тапкыр егыласымны белсәм, бая ук тормаган булыр идем, – дигән.

    28
    Авыру бабалары мич башыннан олы оныгына әйтә:
    – Улым, су гына алып кил әле.
    – Кече оныгыңа әйт, суга ул якынрак, – дигән олы оныгы.
    – Шул ялкаудан су сорап торасың. Үзең тор да эч, бабай. Бер уңайдан миңа да бирерсең, – дигән кече оныгы.

    29
    Берәү сукыр хәерчегә акча тондырган да, тегесенең акчаны алып кесәсенә тыкканын күреп:
    – Сез нәрсә монда сукыр булып кыланып утырасыз?!
    – Гафу итегез, мин чын сукырны алыштырып кына торам. Ул кинога карарга киткән иде, мине үзе өчен утырырга сорады. Ә үзем мин телсез…

    30
    Бер хәерче үтеп баручыга:
    – «Баюга мең дә бер ысул» китабы авторына сәдакә бирегезче.
    – Сез аның авторы?! Ә нигә алайса хәерчеләнеп утырасыз?
    – Ә бу нәкъ шул ысулларның берсе…

    31
    – Сез урамда сәдакә сорап утырырга оялмыйсызмы?
    – Өйгә алып килсәләр уңайлырак булыр иде дә, кызганычка, минем өем юк…

    32
    Урам буйлап бер таза гына хатын бара. Аннан хәерче:
    – Ханым, минем инде биш көн ашаганым юк…
    – Мин сезнең белән соклана гына алам! Шуның кадәр үз-үзеңне кулыңда тота алырга кирәк бит…

    33
    Теш табибы:
    – Сез елмайсагыз, миндә сезне үземә чакырырга теләк туа…
    – Сез минем күземә кызыллык чыгарасыз бит…
    – Юк ла. Мин бит теш табибы…
    Изучаем языки:
  • Крымскотатарский
  • Турецкий
  • Удмуртский