Татарские сказки


Татарские народные сказки
Зөһрә
Турай батыр


Татарнамәсе, ягъни Фәргать һәм Камал батырлары маҗаралары

Халыклар Интернет белән танышкан,
Гаяз Исхакый һәм Гали Рәхим әсәрләре дөнья күргән,
Ултимер таҗда утырган,
«Ак Барс» бай клуб булган,
Стивен Кинг үзенең куркынычлы хикәяләрен язган,
Язучылар спонсор таба алмаган,
Тәнкыйтьчеләр бер-берсе белән аралашкан
Заманында ике батыр – Фәргать вә Камал яшәгәннәр.


Борын-борын заманда түгел, ә нәкъ бүгенге көндә яшәгәннәр, ди, ул батыр угъланнар. Күп уйламыйча, Казанның меңьеллыгына багышлап, болар шәһәрне Явыз Иван гаскәреннән коткарып калырга уйлаганнар.
Татарлар – бик башлы бәндәләр буларак тиз генә Герберт Уэллс исемле язучы фикерләренә таянып һәм ашарга пешерүче Макаревич белән киңәшләшеп Вакыт Машинасын да уйлап тапканнар.
Утырганнар, ди, Фәргать белән Камал батырлар Машинага һәм Ултимер указы белән киткәннәр Казан ханлыгы, Сафа Гәрәй вә Сөембикә чорына сәяхәткә.
Әлбәттә, машинаның кимчеклекләре дә булган: шуңа күрә туп-турыдан Явыз Иван заманасына килеп төшү урынына болар Олуг Мөхәммәд чорына килеп бакканнар.
Баралар, ди, егетләр, бөек Идел елгасы буеннан. Каршыларында бер авыл тора, ди. Авыл зур да түгел, кече дә түгел. Уртача бер татар авылы. Урамнары яшел, тротуарлары юк, җир астында метро казу турында уйлаганнары да юк. Тәк, әкиятләр сөйләп яткан халык инде. Томана дисәң, үзләре томана да түгел, надан дисәң, татарлар беркайчан надан булмаганы билгеле. Әмма алар чыннан да пәриләргә, диюләргә, аҗдаһарларга ышанып яшәгәннәр.
Фәргать белән Камал бу кешеләр алдында үзләрен бик коры тотканнар. Аларның киемнәре, гадәтләре, сөйләшүләре авыл халкы өчен гаҗәп күренгәндер. Аеруча Камал үзенең ноутбугы белән кешеләрне аптырашта калдырган.
Килеп керүе белән, батырларыбыз кәкре муенлы яшь егетне очратканнар:
– Хәлләр?
– Ал да гөл, артта – чәчәк, – дип җаваплаган тегесе.
– Исемең ничек?
– Ә бездә исемнәр юк, нәмәемә кирәк соң алар? Монда бер-берен беләләр. Монда кушаматлар гына бар, – ди икән егет.
– Бәтәч! – ди Камал.
– Чорт побери! – ди Фәргать.
– Ә сез кемнәр соң? Ниндидер шамаильле вискозадан ясалган киемнәр киеп йөрисез! Бу бит эшкә ярамаган Кытай товары!
– Аңгра! – ди Камал. – Бу кием футболка дип атала. Мондый кием белсәң, 600 сум тора!
– Мин андый зур акчаны күргәнем дә юк! – ди егет. – Безнең монда түләү хакын да вакытында бирмиләр. Олуг Мөхәммәд Казанга кереп таҗга утыргач, беренче вәзир итеп үзенең оныгын куйды. Хәзер ул Орда-Энерго җитәкчесе. Орлый да, орлый. Албастылар ачка үлә язды инде. Аларга да якты дөнья юк. Менә Батый, Идегәй чорларында алар бит рәхәтләнеп яшәгәннәр: халык күп, бөтенесе алардан курка, алар турында авыздан-авызга мифлар, ышанулар сөйләп йөргәннәр. Ә хәзер аларга хөрмәт тә юк, ышаныч да бетте. Могҗизалар үлеп бара шул…
– Бәтәч! – ди Камал.
– Чорт побери! – ди Фәргать.
– Ә үзегез кайсы чордан соң? Монда бер-ике татар егете килеп киткән иде! Аларның кылануларын күрсәң: берсе үзенең электрон адресын тарата, икенчесе ниндидер компутер дигән нәмәстәкәй чыгарып мактана. Утырып көлдек… Без 21 гасырның уртасыннан, диләр. 21 нче гасырның уртасында теге Билли Гейтс үлгән, Майкрософт дигән могҗизаларны онытканнар, ә алар… – егет көлеп җибәрә.
– Ә без шул Ултимер чорыннан. Нәкъ Гейтс яшәгән чордан, әмма без фикер йөртүебездә алга киткән бәндәләр, без сиңа килде-китте түгел, без тарихта тәртип салып йөрүчеләр…
– Ышанам, җәмәгать… Әмма нигәдер тарих үзгәрми. Сез начар эшлисез ихтимал.
– Әле без башлыйбыз гына. Ултимер указына буйсынып Явыз Иван Казанны алмасын, татар халкын хәтәр итмәсеннәр дип тарих сәяхәтенә чыккан идек, – ди Фәргать.
– Алайса бездән киңәш алырга кирәктер сезгә!
– Әлбәттә! Синең белән авыз чайкап торыр өчен туктамадык. Киңәш сорар өчен генә сүз әрәм итәбез, аңгра!
– Мин аңгра түгел. Мин – Дивана. Кушаматым шул. Бәлки үзегез белән мине алырсыз?..
– Нәрсәмә?
– Мин Дивана булсам да, файдалы киңәшләр бирергә яратам…
– Әйдә, беренче киңәшеңне тыңлап карыйк, – ди Камал-батыр.
– Минем киңәшем шул: Аҗдаһаны бетерергә кирәк, ә монда һәм бөтен ханлыгыбызда сайлаулар үткәрергә кирәк. Авылның рәисен алыштырырга иде… Олуг Мөхәммәд урынына да башканы куйсаң ярар иде…
– Аңгра! Тарих бит ул. Аны алыштырырга ярамый. Урта гасырларда сайлаулар булмый түгелме соң?! Моны Дивана гына уйлап чыгара ала!
– Менә һәрвакыт шулай – халык фикере берсен дә кызыксындырмый: сезнең чорда да, безнең томана заманнарда да…
Әңгәмә кыскача тукталып калды. Батырлар матур һәм экология ягыннан сәламәт авылга карадылар да, «Бу Дивана чыннан да кирәкле малай», – дигән фикергә килделәр.
– Әллә алыйкмы? – ди Камал.
– Нәмәемә? – сорый Фәргать.
– Бәлки татар эпосында да бер рәтле дивана булыр. Урысларда Иван Дурак бар ич! Аннары Дәрдемәнд дә гариблар турында язганда, бу исемсез аңграны искә алыр?
– Дәрдемәндкә кадәр әле дүрт гасыр бар. Онытмаслар микән?
– Татар хәтеренә диваналар нык керә. Аннан аны бернинди перфоратор белән дә бәреп чыгарып булмый… – ди Камал. Һәм Фәргать килешә.
Шулай итеп, ике батырыбызга Дивана да кушылып китә. Чыннан да, диванасыз бернинди тарих та барлыкка килә алмый. Коры фактлар, Олуг Мөхәммәдләр, Мамайлар, Алтын Урда чорлары турында без Һади Атласов, Лев Гумилев китаплары буенча да таныша алабыз. Ә менә чын тарих! Кайда ул? Казанга мең ел тулды, диләр. Кем белгән? Бәлки нәкъ батырларыбыз шунысын да ачыклар… Шуңа күрә, укучым, сабырлык кирәк, тарихка фәнни караш кирәк…

Беренче бүлек. Аҗдаһа
Аҗдаһалар даими татар халкына каршы торганнар. Бу үзенчәлекле бәндәләр нинди генә җирләрдә яшәмәгәннәр. Алар диңгез, тау артларында, ерак урманнарда да качып тормыш корырга омтылганнар. Ә барыбер аерым алган батырлар аларны табып юк иткәннәр. Шулай итеп, 21 нче гасырда аждаһалар турында мифлар гына калган икән, аларны могҗизалы җәнлекләр санына кертеп, кешеләр оныта да башлаган. Ә Олуг Мөхәммәд чорында «Кызыл китап» булмаганга күрә, аларны бетерергә тырышканнар.
Дивана батырларга өмет итеп, шул аҗдаһаның соңгысын бетерергә уйлаган. Татар авыл халкына комачауламаса да, Дивана үзенең батырлыгын күрсәтү өчен, Фәргать һәм Камал батырларга аҗдаһа янына барырга өндәгән.
– Аҗдаһаны җиңсәк, безгә Олуг Мөхәммәдтән зур хөрмәт булачак. Халык безнең турында дастан язачак, – дигән ул.
Ә Фәргать белән Камал җавапка бер сүз дә кайтармыйча:
– Ярар, чорт побери, – дигәннәр дә, Аҗдаһа яшәгән урынга юл тотканнар.
Баралар, ди, болар, баралар. Кара урманнар аша, биек таулар яныннан, тирән диңгез ярларыннан. Табигатьнең матурлыгына сокланганнар, Еникины искә алып, шигырьләр дә язганнар:
Сак белән Сок турында…
Нечкә билле җилләр турында…
Йөгерә торган кылганнар турында…
Зөбәрҗәттәй чишмәләр турында…
Шахтерлар сагынулары турында…
Батырларның аһәңле шигырьләре-җырлары шуның кадәр Дивананың күңеленә ятканннар, ул аларны язып татар авыл халкына алып кайткан, ди.
Аҗдаһаның адресын төгәл бер кеше дә белмәгән. Шуңа күрә батырларыбыз емайл аша бер албасты белән сөйләшеп караганнар. Әмма теге албасты хәйләкәр һәм нәфесле булган. Исеме дә Емалетдин. Безнең батырларыбыз бит инде төгәл адрес белмәгәч, Аҗдаһаны таба алмыйлар.
Әмма эзләгән табар, ташка кадак кагар – батырларыбыз да спам ярдәмендә бер су анасына чыкканнар. Тегесе яшь чагында батырлар белән бик кызыксынган икән, шуңа монда да аська аша Фәргать һәм Камал белән элемтәгә кергән.
– Сәлам, су анасы. Адының ни? – дип яза Камал. Ә тегесе кириллица алфавитын белми, ул латиницада гына яза. Үзе сизә, әмма төгәл җавап кайтара алмый. Уйлап торгач, яза:
– Hәllәr yariy, latin grafikasynda yazigiz. Beznen әle rus alfaviti modaga kermәgәn. Su anasy…
Ярый әле, Камал мәктәптә инглиз телен укыган, әз-мәз латин графикасын белә. Көчкә-көчкә болар су анасы сүзләренең мәгънәсенә төшенгәннәр дә, җавап язганнар: Безгә, димәк, Аҗдаһаның яшәгән урыны кирәк! Без сиңа ярдәмегез өчен бер бик матур шамаильле футболка һәм алтын тарак бүләк итәрбез һ.б.
Ышана боларга су анасы, хәтта исемен дә атый – Русала. Шулай итеп, Русалага батырларыбыз өр яңа футболка һәм алтын тарак бүләк иткәннәр. Шул алтын таракны Русала исемле су анасы биш йөз ел саклаган. Хәтта бер малай шуны орлагач та, өенә барып алган, ди.
Шунысын да әйтергә кирәк – Русала бик матур тавышлы җырчы да булган. Бер ерак Европа илендә бәйгедә җиңеп, «Кыргый биюләр» дигән җыры белән хәтта вокал тарихына кереп калган, дип сөйләнәләр.
Ә Емалетдин белән без әле очрашырбыз. Аның хәйләкәрлеге сәяхәтнамәдә үзенчәлекле урын алып торыр. Алайса без аны хәзергә калдырабыз. Тәнкыйтьчеләр моны булдыксызга санамасынннар…
Ә безнең батырларыбыз яңа гына машинада үзләренең сәяхәтен дәвам итәләр. Әлбәттә, арткы урында Дивана утыра. Сөйләнә-сөйләнә, ди ул. Я дөньяны сүгә, я Олуг Мөхәммәднең сәясәтен тәнкыйтьли.
– Сез Урта гасырларга яшәве җиңел дип уйлыйсыздыр. Монда бит экология генә рәтле, ә калганы күңелсез. Әйтик, бездә рәтле фломастер да юк. Кара белән язабыз, күмер белән рәсемнәр ясыйбыз, кәгазь урынына тозга язабыз. Тозга язмаганны өйрәнәбез… Ә кытайлар шартлы торган матдәләр уйлап тапканнар. Бездә юк инде. Чөнки бу ханлык белән ерак китеп булмый. Безгә Шура кирәк, республика сыман дәүләт. Халык бит демократияне ярата… Ә беләсезме, Колумб яңа җирләр ачкан икән. Җир түгәрәк, дип сөйләнәләр кайберләре. Мин ул Коперникларны утта ягыр идем, мөмкинлегем булса.
– Ягырлар әле. Ике йөз елдан соң Джордано Бруноны ягырлар, – ди Фәргать.
– Ә беләсезме, татар шагыйре Сәйф Сараи да җирне түгәрәк дип санаган…
– Башны әйләндермәле, Дивана. Син Аҗдаһага ничек кыска юл белән барып җитүен өйрәт…
– Менә шул юл белән барырга кирәк тә инде. Монда авыллар сирәк, әмма урыннары матур. Идел буе ярыннан барабыз, аннары бераз эчкәрәк керербез. Анда таулы урыннар булыр. Шунда чикләвек агачлары арасында аның оясы булыр…
– Аны ничек җиңеп була соң? – кызыксына Камал батыр.
– Аҗдаһа – тел бистәсе, сөйләшергә ярата. Аңа төрле ияләр, ышанулар сөйлисең дә, үзеңнең зыялылыгыңны һәм акылыңны белдерсәң, ул үзе дә Иделгә чума, – сөйләнә Дивана.
– Ул җен пәрие сыман ич, ул кайдан татарча сөйләшә белә соң? – гаҗәпләнә Фәргать.
– Моның тарихы катлаулы. Бездә бер язучы бар иде. Ул татарча белмәгәннәр өчен махсус «Үзөйрәткеч» бастырды. Берничә ел тозда язды ул аны. Сезнең заманда кебек тиз генә бастырып булмый шул… Алдан балчыктан битләр ясарга кирәк, аннары аларны тозга күчерергә кирәк… Менә шул кешенең хезмәтен Аҗдаһа да алган, диләр. Һәм хәзер ул шартлатып татарча сөйләшә, хәтта сүгенергә дә өйрәнгән, диләр.
– Кит моннан! «Үзөйрәткеч»ләрдә сүгенү сүзләре булмый бит!
– Ә безнең язучыбыз аларны керткән иде: аның фикере буенча, сүгенү сүзләре – шулай ук татар теле байлыгы…
– Аларны соңрак алып ташларлар әле… Беренче үк кәгазьдә язылган сүзлекләргә андый әшәке сүзләр кермәячәк… – ди, уйланып, Фәргать. – Бәлки алар шул 21 гасырда яңадан татар теленә кайтырлар. Кем белгән? Без киләчәккә сәяхәт итмәдек шул…
– Кыскасы шул, батырлар: Аҗдаһаның иманын алабыз да, аннары сабан туена авылга кайтабыз…
– Ни калган безгә ул сабан туенда?
– Көрәшкә чыгарсыз, җиңүчегә тәкә бирәләр ич…
– Ул тәкәне машинада утыртып йөреп булмый… – ди Фәргать.
– Ә без ул тәкәдән корбан ясарбыз. Борынгы яһүдләр китабында шулай әйтелгән: Исаак улы урынына корбанга сарык китергән…
– Ярар…
Шулай, сөйләшә-сөйләшә, геройларыбыз бер киң буш урынга килеп төшәләр. Монда зур чокырлар, чокырларда күп итеп чикләвек агачлары, карамалар, каеннар үсә, ди. Дивана сүзе буенча, нәкъ монда Аҗдаһа оясы урнашкан.
– Кайсы җирдә икән бу Аҗдаһа? – дип әйтеп тә бетерми Камал, алар алдында кап-кара, өч анаконда зурлыгында, дүрт аяклы елан килеп тә чыга.
– Бәтәч, – ди Камал.
– Чорт побери, – ди Фәргать.
– Ә мин Дивана, мин батыр түгел, алар белән сугыш, – дип кычкыра Дивана, машина астына качып.
– Сез нишләп йөрисез монда? – калын Аҗдаһа тавышы берничә километрга яңгырый, – монда көтүчеләр генә йөри ала, – ди, – авызыгызны шулай итим, – ди.
– Син миемне чәйнәмә, тыгылырсың, – ди Фәргать батыр. – Каян шулай татарча сөйләшергә өйрәндең? Син бит фарсыда сөйләшергә тиешсең!..
– Мин күп телләрдә сөйләшәм: кытай, славян, төрки һ.б. Ә менә сүгенү сүзләре татарча матур яңгырый. Эшем юк, берәр сыер ашыйм да, телләр өйрәнергә утырам. Берчак хәтта татарларның ышануларын да җыя башлаган идем…
– Ә нигә син кешеләрнең чибәр кызларын орлыйсың, рептилия? – дип кычкыра усалланып Камал батыр, һәм пычак белән Аҗдаһага сикерергә тырыша. Ярый, аны Фәргать тотып кала.
– Күңелсез, брат, – ди Елан тәресе. – Ә кызлар күп сөйләшергә ярата… Мин аларга әкиятләр сөйлим… Берсенә мең дә бер әкият сөйләп биргән идем, качты, юньсез… Шәхрезадә исемле кыз иде. Апасын да алып китте үзе белән. Мин артларыннан усал казларымны җибәрдем, алар мич эченә кереп качканнар. Тиле казларым борылып кайтканнар. Мин аларны кудым, мәйтәм, кешеләр янында яшәгез, аларның матур җырларына бер тема булырсыз дидем.
– Алар көзен кешеләрдән дә очып китәләр, көньякка…
– Кайталар алар… Озын муеннары белән гарәп дөньясында Шахрезадә белән апасын эзләп карыйлар да, борылып кайталар, – Аҗдаһа әңгәмәгә чумды. Хәзер инде батырларга үзләренең акылларын күрсәтергә вакыт җитте.
– Нәрсә? – гел усаллана Камал, – сугышып карыйбызмы? Мин сине тәпиләреңнән тотып алып, карамага бер-ике чап-чап иттерсәм, син исән калырсыңмы?!
– Мин андый сугышны яратмыйм, егет, – ди моңсуланып Аҗдаһа, – туйдым сугыш-көрәштән. – Сез бит 21 нче гасырдан, ә анда көчкә карата күбрәк IQ индексы каршылана. Ә минем ул индекс хәтта югары – 120 дән артык. Әйдә мантыйги (логик) күнегүләрдә ярышып карыйк. Ә сугышучар хәйран килде инде минем янга. Берсе 30 ел мичтә яткан да, ике чиләк ниндидер сихерле су эчеп килгән иде, икенчесе «мин Җүләр – миңа барыбер» дип, зур колаклы ишәккә утырып килеп җиткән, өченчесе хатынын эзләп килгән. Мин аңа «Бәйләнмә, әнә баганадан сора», дигән идем дә, ул хәзергә кадәр җилнең, болытның, кояшның, агачларның башларын катырып йөри. Ә хатыны алма дип белеп агулы гөмбә ашаган да ятып йоклаган…
– Син дә башымны әйләндермә, әйдә үзеңнең башваткычларыңны әйт, козгын… – ди Фәргать.
– Дүрт елга сайлана, диңгезнең теге ягында яши, гарәпләрнең башын катыра…
– Бу нинди буш сорау! – гаҗәпләнә Фәргать.
– Сез аны кайдан беләсез – Буш икәнен, – Аҗдаһаның аптыравыннан тавышы саңгыраеп китә. – Алайса тагын бер сорау бирәм…
– Юк инде, Алдан, келтә еланы, питон абзые, минем бер юрамашымны тыңлап кара, – ди Фәргать. Батыр аңлаган, аҗдаһаны куркытырга кирәк, аннары ул үзе дә нинди дә булса су табып, шунда чума. Ә суда ул куркыныч түгел: кыргый балык, төрле планктон сыман кечкенә кыслачык ашап, ә салат урынына диңгез кәбестәсен томыра. Шул рәвешчә ул сөйләшүен оныта, кешеләрдән кача башлый. Әнә бер Аҗдаһа ничәмә еллар Лохнесс күлендә йөзеп йөри, анны рәтләп күргәннәре дә юк, ди.
Ә җирдә яшәгәндә, Аҗдаһа сыерын да эләктерә, сарыгыннан да башын тартмый, хәтта әңгәмә өчен югары белемле кызларны да эләктерә. Ул чакта андый кызлар аеруча сирәк булганнар, хәзер ул тулай торак тулы студент кызлар, ә ул чакта ашханәләр булмаган, һәм кызлар ашарга пешереп, оекбашлар бәйләп утырганнар, акыллы һәм акылсыз китаплар укып утырырга вакытлары булмаган.
– Тыңла, – ди Фәргать. – Сиңа бит, мамба белән кобра туганы, Газраил үпкәләгән. Чөнки син аның яраткан сыерын иткә җибәргәнсең. Ә бит Газраил Кеше янына еш кына үгез кыяфәтендә бара. Һәм төштә сөзә торган үгез килсә, үлем якынланганы билгеләнә. Шулай итеп ияләшеп киткән Газраил абзый үгез формасына. Уңайлы, әмма куркыныч та. Кайбер кешеләр үгезеннән дә, мөгезеннән дә курыкмыйлар. Тоталар да ит комбинаты җибәрәләр. Шуннан куркып Газраил авылларга якынлашмыйчан гына, көтү кырыйларында гына йөреп, кешеләрнең җаннарын саный. Көтү белән ияреп кайта, башка үгез-сыерлар арасына кереп поса икән. Йөри-йөри, Газраил тулысынча үгез аңына кереп киткән, һәм бер чибәр сыерга гашыйк булган. Ул сыерның исеме Иһо булган, ди. Газраил хәтта аңа озын-озын тозга язмаган шигырьләр дә багышлаган.
Яза-яза, Газраил Кешеләр җаннарының хисабын да бутый башлаган. Күк хуҗалары моны шул ук чакта кәнсәләренә чакыртканнар. Һәм Газраил урынына Әҗәлне җибәргәннәр. Өстәмә халык – бигрәк тә татар халкы – артык акыллы булып китмәсен өчен, Мокыт белән Әбүҗаһилне җибәргәннәр. Берсе – наданлык таратып йөри, икенчесе – исерткеч эчемлекләр ясап кешеләрне бетерә. Уйлый торгач, бу өч бәндә шул Иһоны табып, анны орлап, нәкъ синең янындагы көтүгә алып килгәннәр, ди. Ә син, ач анаконда кебек, шул яшь тананы эләктергәнсең, диләр. Хәзер Газраил синең кирәгеңне бирәчәк. Ул бит күп уйламый: Кешеме, Аҗдаһамы, Бичурамы – имзасын сыза да, Әҗәлгә тапшыра. Ә теге икесе Газраил фәрманын тыңлап, сине акылдан яздырырлар. Әмма алар суда йөрмиләр, суда башка кәнсә бит… Үзең беләсең, динозаврлар калдыгы… – дип тәмамлый хикәятен Фәргать.
Аҗдаһа уйлана… Газраил белән кычкырышу – рәтле эш түгел икәнен аңлый. Үлем – үлем ул, аннан качып булмаса да, бераз яшәргә иде. Бер-ике мең ел тагын.
– Икенче яктан, – ди Фәргать. – Газраил абзый яңа бер «Кызыл китап» ачып җибәргән, диләр. Анда сирәк җәнлекләр, синең кебек Кара җанлы төрле елан, бака, фәлән исемлеге башкарыла икән. Аларга Газраил орынмаска тырыша. Шулай да, аның күз алдында көтүдән сыерлар урлап йөрү килешми. Шуңа күрә, сиңа яшәү даирәсен алыштыру вакытлы булыр дип саныйм. Гомер суда барлыкка килгән, андагы ризык мәңгелек, хәтта китлар, дельфиннар кире шунда кайттылар бит. Сиңа да, бәлки, океан, диңгез тирәләрен карарга кирәктер. Кара син, китлар ничек симереп яшәп яталар анда! Ә монда сыерына орынма, кеше хатыннарын урлама, чикләвекне сындырма.
– Их, шулай шул. Табигать законнары әллә нишли. Кеше шундый йогынты ясыймы, әллә Табигать үзе саташамы? Белмим, – ди Аҗдаһа. – Аларның мөнәсәбәтләрендә кыенлыклар туды. Үрчисез дә, үрчисез…
– Нишлик соң? – ди Камал. – Мәхәббәтне капчык эченә тыгып, яшереп булмый… Ул бездән дә үткенрәк…
– Тагын һинд дуслары Камасытора исемле исемле махсус кулъязмалар алып килгәннәр. Ибн Фазуллан аша биреп җибәргәннәр, аның шәригать арасына, – дип башлый теге тел бистәсе Дивана.
– Туктагыз, батырлар, – Аждаһа уеннан чыкты бераз да, – мин сезнең белән сугышып тормыйм. Әлегә сезнең көчегез дә әллә нәрсә түгел. Бәлкем, бер егерме елдан соң мин сезнең белән ярышка чыгармын….


Канады



Икенче бүлек. Бичура һәм «су анасы Шулай Интим»

Өченче бүлек. Албастылар белән Зур сугыш

Дүртенче бүлек. Казан
Убырлар казыганмы, албастылар тырышканмы, бер казылган җирдә Елан калган. Бөтен динозавр, диплодоклар һәм стегозаврлар үлеп беткәч, берсе суда яшеренеп калган, ди. Озак яшәгән, һәм ике елга арасын казыган. Шулай Казган дигән шәһәр барлыкка килгән.
Инде соңыннан Казанның 1000-еллыгын үткәрер өчен, монда тимер акчалар табып, Ултимер заманында уйлап чыгарылган файдасыз бернәмәстәкәй.


Аңлатмалар

Ултимер – татарларда киң таралган тотемик исемнәр: миналтын, синкөмеш, улагач, тегекаен.
Әйтик, Ултимернең туганнары Ак таныш кешеләре булып нәкъ шундый исемнәр белән аталган. Алар бөтенесе дә түрә (түрдә) булып ихтирам Ак таныш кешеләр булалар: Синагач, Минбакыр, Безсалам, Аларпечән һ.б.
Каратаныштүгел – Ак (тәнле кешеләр) таныш булган, Кара (негр) татарларга таныш булмаган ул чорда.
Актун – карны белдерә. Каратун – Аҗдаһа, Убыр кушаматы.
Кызыл Байрак – Берсе булган Кызыл битле, икенчесе – Сары. Кызыл битле баерак булган ахрысы.
Сыгылма-быгылма – сүгенү сүзенең каты варианты.
Бирәбуга – балык исеме. Киләчәктә муллалар тарафыннан Бирә сүзе Ала сүзенә алышкан.
Камасытора – Һинд эпосыннан кергән сүз. Соңрак «тора» сүзе төшеп калган, чөнки торганы болай да аңлашылган. Кыскартылып һәм түбән стильне белдереп Түбән Камага әверелүе ихтимал.
Тар Чалгы –
Себер – себерке яратучы халыклар, ягъни даими сүгенеп, теге-моны «себер» дип сөйләшүчеләр. Татар арасында андый «себер»ләр шактый, алар Төмән, Омск өлкәләрендә тупланып яшиләр.



Сабый Карт